- 07.02.2024
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
1956нчы елгы Роберт Насыйбуллин аяныч язмыш кешесе. Вакытлы хатыннар белән торган, әмма юньләп яшәмәгәнгә, ныклы гаиләсе, балалары булмаган. Соңгы вакытта Әлмәттәге төп нигезләрендә ялгызы көн күргән ул, әтисе күптән, әнисе өч ел элек вафат булган. Үзе 2012нче елдан бирле инвалидлык алган, чөнки инсульт чире аркасында аяклары, бер кулын паралич сугып, чынлыкта, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү мөмкинлеген дә югалткан, караватыннан, коляскасыннан егылып төшкәндә дә ярдәмгә күршеләрен чакырган.
Туганнарыннан бары тик мәрхүм агайнесенең хатыны Әлфия генә ташламаган аны, килеп йорт эшләрендә ярдәм иткән. Якын-тирәдә яшәүче таныш ир-атлар да кергәләп йөргәннәр, 70 яшендәге Фәрит агайда өенең ачкычлары да булган, янәшәдәге йортны сатып алып ремонт эшләре белән мәшгуль Наил дә аралашып торган. Таныш-белешләр Роберт турында начар сөйләми, әмма эчәргә яратуын, исергәч низаг чыгарырга сәләтле икәнен, үзе генә, яисә сәрхушләр белән сыйлануын әйтми калмыйлар.
2нче июльдә Робертны өч көн күргәне булмаган Фәрит абзый аның хәлен белеп чыгарга уйлый, ишекне үзендәге ачкыч белән ачып кергәч шикләнердәй сәбәп күренми, сул яктагы йокы бүлмәсенә күз төшергәч туздырылган өй идәнендә коляскасы янында яткан хуҗаны күрә, аның җансыз икәнен шунда ук аңлап алып кире борыла, бу хакта шул мәлдә килеп туктаган күрше Наилгә җиткерә, анысы полициягә хәбәр итә.
Наил өйгә кереп тормый, ә менә күрше йорт янындагы ирләрне күреп килгән Марсель исемле егет Робертның үле икәнен дә ачыклый, караңгы коридордагы диванда яткан ир уртасы кешене торгыза. Мәет янәшәсендә ятасың дигәч, мин аны йоклый дип уйладым, дип ишеккә таба юнәлә ул.
Соңгы вакытта Р.Насыйбуллин янында торган Сергей атлы әлеге бомжны Фәрит абзый да, кайбер башка күршеләр дә белә. Нишләп үлсен, йоклап ята дип, аларга да сөйләнә ул. Шуннан соң, Фәрит өйгә яңадан кереп Робертның үле икәненә ышанып чыга. Шул арада теге бәндә табан ялтыратырга керешә, Марсель машинасы белән куып җитеп кире кайтара аны.
Шул рәвешле полиция килеп җиткәндә үтерүче ачыкланган була инде. 44 яшендәге Сергей Белый үтерүен таный, әмма андый ниятем булмады дип белдерә, шулай ук Р.Насыйбуллинга ярдәм итеп торуын, йорт эшләрен башкаруын, ашарына пешерүен җәза биргәндә исәпкә алуны сорый. Соңгысын шул тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре раслый.
Ошбу бәндәнең дә тормыш юлы сикәлтәле, явыз хулиганлык өчен беренче хөкемен Әлмәттә 16 яшендә үк ала да, ике еллык шартлы сроктан амнистиягә эләгеп котыла. Шуннан соң берничә ел тынып тора, ә 2002нче елда Мәскәүдә талау, урлау кебек җинаятьләр кылып дүрт елга утыртыла, иреккә чыгып Татарстанга кайткач Әлмәт һәм Чүпрәле районнарында бер-бер артлы ике мәртәбә хөкемгә тартылып тагын ике ел ярым гомерен колониядә уздыра, аннары наркотиклар белән бәйле җинаять өчен ике елга ябыла, 2014нче елда Әлмәттә кеше үтереп җиде елга озатыла, аннан кайткач та караклыгы өчен ун ай утырып чыга. Шулай итеп 2022нче ел азагында азат ителгән 44 яшьлек ир-ат 16 ел гомерен япкынлыкта уздырган була инде.
Әйтүенә караганда, 9 яшькә кадәр балалар йортында, аннан соң «приемный» гаиләдә тәрбияләнә ул. Үзе Әлмәттә пропискада тора, әмма соңгы вакытта кайда эләксә шунда кунып йөри, чөнки үги атасы белән әрләшеп өеннән чыгып китә. Әгәр җинаятьләр һәм, гомумән, юньсез тормыш рәвешенең исереклек нәтиҗәсе икәнен искәртсәк, ошбу бәндәнең йөгәннән ычкыну куркынычы зур булуы аңлашыла. Моңа хуҗаның исерек чакта әрләш чыгаруга сәләтле икәнен дә өстәргә кирәк бит әле. Шуңа күрә 1нче июль мәхшәрен көтелмәгән хәл диярлек тә түгел.
С.Белый ул көнне кичкә таба Роберт өенә бер ярты аракы һәм хуҗага бер кап тәмәке алып керә, диванда яткан инвалидны коляскасына утырта һәм икәүләп сыйлана алар. Алдан да салмыш ирләр тагын да исергәч үзара низаг чыга. Сергейның әйтүенчә, хуҗа аңа куна калырга рөхсәт итми, кимсетергә, сүгенергә тотына һәм аны чыгырдан чыгара. Нәтиҗәдә, берничә тапкыр сугып аны коляскасыннан идәнгә мәтәлдерә, чалкан яткан гарип кешегә тибәргә, котырынып таптарга тотына. Экспертиза баш тирәсендә дүрт, күкрәккә кимендә унсигез, гәүдәнең башка өлешләренә тагын биш мәртәбә эләктергән дип белдерә. С.Белый үлә күрмәсен дип туктадым да коридорга чыгып яттым дисә дә, Робертка исән котылу мөмкинлеге калдырмый ул. Аның 24 җирдән кабыргалары сынып үпкәгә зыян килү аркасында җан бирүе ачыклана.
2нче июльдә тоткарлангач та иреккә чыгарылмый ул, ике көннән суд карары белән сак астына алына. Сентябрьнең соңгы көнендә тикшерү комитетының Әлмәт бүлегенең өлкән тикшерүчесе Карина Артамонычева С.Белыйга аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән гаепләү белдерә.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бинага үтеп кереп урлау дигән тагын бер җинаятьтә гаепләнә ул. Чөнки узган ел май аенда бер подвал ишеген ватып кереп, андагы «Стингер» велосипедын чәлдергән була. Сергей әлеге гамәлен дә сөйләп бирә. Аның бәяненнән күренгәнчә, төнге сәгать өчләр тирәсендә подъездга, аннан соң кунып һәм берәр әйбер эләктереп чыгу ниятеннән ишекне каерып подвалга керә ул, әмма эш кораллары, башка әйберләр тутырылган урынның, үзе әйтмешли, яшәү өчен яраксыз икәнен күрә һәм великны алып урамга чыга да, китеп бара. Урланган сәпидне шәһәрнең икенче почмагындагы күпер астына яшерә, хак булса, икенче көнне аның юкка чыгуын күрә. Хуҗасы 20 мең сум дип бәяләгән мөлкәтне урлавын да таный ул. Аның башка чарасы булмый. Чөнки полиция эксперты подвалдагы ут кабызгыч, ишек тоткасы кебек урыннардагы кул-бармак эзләренең берничә күчермәсен ала, тикшереп карагач аларның өчесен рецидивист җинаятьче С.Белый калдырганы ачыклана.
Хөкем карарына әлеге бурлыкның йогынтысы зур булмый. 2023 елның 5 декабрендә Әлмәт шәһәр суды 1978 елгы С.Белыйны 12 ел ярымга кырыс режимлы колониягә озатырга дигән карар чыгарды.
***
Буа районының Яңа Тинчәле авылында булган балталы вә пычаклы вәхшәт исерекләр арасында килеп чыккан «гадәти» җинаять үзе. Ләкин аның бер үзенчәлекле ягы бар, чөнки башлыча ирләр кыла торган явызлыкны 35 яшьлек хатын-кыз эшли.
Өлкән яшьтәге Наил Абдрахманов ике малайлы гаиләсе белән утыз ел чамасы элек аерылыша. Олы улы Марсельнең әйтүенчә, аерым тора башлагач алар сирәк аралаша, әтиләре күбрәк Ульяновск каласында яши, слесарь булып эшли, бары тик сигез-тугыз ел элек Яңа Тинчәлегә күченә, буш вакытларында үз машинасында таксист булып йөри.
Марсель әтисен үзе генә торды, беркайчан да өйләнмәде дисә дә, Яңа Тинчәледә яшәүче В.Антонов аны үги әти дип атый, димәк, бер гаилә булып көн күрүләрен әйтә. Валерий хәзер мәрхүмә әнисеннән мирас булып калган өйдә 1988нче елгы Алиса Андреева белән гомер итә. Тумышы белән Чуашстандагы Канаш шәһәреннән булган ошбу хатын белән бер мәктәптә укыган күптәнге танышлар булсалар да, 2019нчы елда гына аралаша башлый алар. Күрәсең, охшаш тормыш рәвеше берләштерә, чөнки ул чакта икесе дә колониядә утыралар, башкача хәбәрләшү мөмкинлеге булмагач, хатлар язышалар, 2021нче елда икесе дә азат ителгәч, Яңа Тинчәлегә кайталар.
Алиса Андреева колониягә Канашта пычак чәнчеп кеше саулыгына авыр зыян китереп, ике ел ярымга утыртылган була. Өстәвенә, узган ел Чабаксарда урлап тотылып бер ел да сигез айлык шартлы хөкем алырга өлгергән. Ул рәсми кәгазьләрдә гаиләсез, баласыз хатын санала, әмма «сожителе» Валерий аның төрле ирләрдән тапкан өч баласына ана хокукыннан мәхрүм ителгән зат икәнен әйтә. Шулай ук кызып китүчән икәнен дә белдерә, укыган чакта да яшьтәшләре белән тынышмавын искә ала, әмма үзенә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтә. Хатын исә ир-атны тавыш-гауга куптармый торган тыныч кеше дип сөйли.
В.Антонов Казанда эшли, ике-өч атнадан берничә көнгә беркайда да эшләмәүче хатын янына кайтып китә. Узган елның октябрь ае уртасында да өендә була ул. Күрәсең, хезмәт хакы алып кайта, чөнки өстәлләрендә аракы гына түгел, шампан шәрабы да пәйда була. 19нчы октябрьдә кичкә таба авыл кибетеннән исерткеч эчемлекләр янына, торт та алалар. Күрәчәк арттан этә дигәндәй, шул мәлдә Наил абзый белән очраша алар, бераз сөйләшкәннән соң «отчим» үз юлы белән китеп бара, әмма яшьләргә кунакка киләчәген әйтә. Н.Абдрахманов аларның капка төбенә кичке сәгать җиделәр тирәсендә үз машинасында килеп туктый. Бәхетсезлегенә каршы димичә булмый, берәр сәгатьтән А.Андреева Буа полициясенә аны үтерүе турында шомлы хәбәр ирештерә, аннан соң да берничә тапкыр шалтыратып тизрәк килергә кушып ашыктыра. Оператив-тикшерү төркеме авыл өенең йокы бүлмәсе идәнендә канга баткан җансыз гәүдәне күрә.
Мәхшәрнең ничек булуы шунда ук ачыклана, моны исерек хатын үзе дә сөйләп тора, өстәвенә, төп шаһит та бар бит әле. Дөрес, Валерий тавыш күтәрелгәч һәм хатыны белән кунакны тынычландыра алмагач бүлмәдән чыгып китә, әйләнеп кереп хатынын туктатканда, ягъни кулындагы пычагын алып читкә ыргытканда абзыйның язмышы хәл ителгән була инде.
Алар икесе дә сыйланып утырганда Н.Абдрахмановның Алисаны әҗәткә алып торган акчасын кире кайтармауда гаепли башлавын, начар сүзләр кычкыруын, мәсәлән, хатынны «крыса» дип атавын әйтәләр. Ошбу гаепне нахак дип санаган ярсу хатынга шул җитә кала, шкафтан балта алып, аның түтәсе белән арты белән утырган кунакның башына ике тапкыр ора. Күрсәтмәләренә караганда, идәнгә мәтәлгән абзый ул чакта исән була, ниндидер тонык сүзләр мыгырдый, имеш, хатын-кыз торыр да «җавап кайтарыр» дип курка кала һәм өстәлдәге пычакны алып ике мәртәбә күкрәгенә чәнчи, әйтүенчә, үлсен дип бөтен гәүдәсе белән басып кадый. Шулай итеп, абзыйны аңлы рәвештә үтерүен таный ул, телдән биргән күрсәтмәләрен җинаять урынында раслап та бирә.
Экспертиза Н.Абдрахмановның сул үпкәсе, йөрәк чите яралану аркасында тиз җан бирүен күрсәтә, шулай ук башка сугу нәтиҗәсендә дә сәламәтлеккә авыр дәрәҗәдәге зыян китерелүе, мәрхүмнең мигә кан саву һәм башка сәбәпләр аркасында үлү мөмкинлеге булу да әйтелә. Аңкы-миңке хәлдәге ханым да кан идәнгә акмасын өчен башына полиэтилен чүп пакеты кидереп куйган аның.
Тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән И.Шәйхетдинов та ирләрчә кылынган ошбу явызлыкта В.Антоновның катнашы юкмы дигән шик тә тумый калмый. Аның киемнәрендә дә Н.Абдрахманов каны булуы ачыклана. Валерий таплар чәбәләнеп йөргән хатынны тынычландырып маташканда, аның кулларыннан йоккан дип саный, А.Андреева да шулай сөйли, абзыйны ул чыгып торган мәлдә ялгызы үтерүен кабатлый. Гомумән, А.Андреева гамәлләре акылга тулы кешенекенә охшамый, психологлар исә аның рухи яктан тайпылышлары алкогольгә бәйлелек нәтиҗәсе икәнен, ни кылганын аңламаслык хәлдә булмавын белдерәләр.
Шулай туры килә, Наил абзый олы улына 44 яшь тулган көнне һәлак була. Ульяновскида яшәүче Марсель зарар күрүче мәрхүмнең рәсми вәкиле итеп билгеләнә, гаеплене кырыс җаваплылыкка тартуны сорый. Җинаять эше быел гыйнвар уртасында Буа шәһәр судына тапшырылды. Алдан да хөкем ителгән, гамәлдәге шартлы җәзасы булган А.Андрееваның бик озакка колониягә озатылачагына шик юк. Аңлы рәвештә кеше үтерүчеләргә 8дән 15 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган бит.
Наил ВАХИТОВ,
Әлмәт – Буа районнары
Комментарии