Олыгайган агайлар бозыклыгы

Олыгайган агайлар бозыклыгы

Минзәлә шәһәре читендәге «Аланлык» дигән балалар лагеры сакчысы О. Кузякин ишегалдында йөргән ир-атны күргәч, сагая кала. Җәйге челләдә түгел, салкынча 4нче октябрьдә яланаяк һәм билдән югары ялангач булуы бер хәл, өстәвенә кулында балтасы да бар бит. Әлбәттә, тимер челтәр койманы тарткалап, баганаларга бәргәләп йөргән хәтәр кеше янына барырга базмый ул, «хәвеф төймәсе»нә басып, Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәтенә хәбәр сала.
Өч хезмәткәрле экипаж тиз килеп җитә. Аның төс-кыяфәте, сугышкан да, кыйнаучылардан үч алырга чыккан, дигән фикер уята. Әмма үзен Виктор Кокуев дип таныштырган өлкән ир-ат кеше ышанмаслык сәер хәлләр турында сөйләнә башлый. Ягъни үзенең моннан ике-өч ел элек 10-12 яшьләрендәге малайны көчләвен, шуннан бирле намусы газаплавын, шул сәбәпле үзенә кул салырга йөрүен, суга батып үләргә уйлавын, урманда агачка асылынуы җеп өзелү сәбәпле барып чыкмавын әйтә. Соңыннан моны муенындагы бугалак эзе дә раслый. Ул көнне исә үзен агачлыкта балта белән чабып үтерергә чыгуын әйтә, моны ни рәвешле башкарырга җыенуын аңлатып тормый, шулай ук җәрәхәтләренең җан тәслим кылу ниятеннән агачларга бәрелү-сугылу нәтиҗәсе икәнен дә белдерә.
Ошбу бәян, абзый акыл ягыннан кимчелекле яисә эчкечеләрдә булгалый торган «ак авыру» (белогорячка) аркасында тилереп йөри, дигән уй тудыра. Ничек кенә булмасын, ошбу мәгълүматны игътибарсыз калдырырга ярамый. В. Кокуев полициягә алып кайтыла, анда да шуларны ук кабатлый һәм 2021нче елның җәендә үз фатирында кече яшьтәге малайны көчләве хакында тәүбәле рәсми беркетмә яза.
Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Д. Тәхәвиев шул көнне үк бик җитди маддә буенча җинаять эше кузгата, чөнки В. Кокуев атаган 2010нчы елгы Динар (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә), аның әти-әнисе белән әңгәмә коргач та икеләнергә сәбәп калмый. Кайсы елда булуын тәгаен хәтерләмәсә дә, коррекцион мәктәпнең 6нчы сыйныфында укучы малай вакыйганы нәкъ В. Кокуев сөйләгәнчә сурәтли, кешегә әйтергә курыктым, ди. Бусын инде оялдым, хурландым, дип аңларга кирәктер.
1965нче елгы В. Кокуев Минзәләдә ялгызы яши. Әгәр күп еллар элек тыелган ысул белән балык тоткан өчен ике тапкыр хөкемгә тартылып бер еллык төзәтү эшләренә йөрүен һәм 3000 сум штраф түләвен исәпкә алмасак, суд алдында җавап тоткан зат та түгел. Ул чакта шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгында машинист булып эшләгән. Даими эше булгач, эчкече түгел дигән фикер туа, әмма үзе һәрвакыт салып йөрүен таный, бозыклык кылган көнне гадәттәгедән артыграк эчкән идем, ди.
Күршеләр булгач, Динар белән еш аралаша ул. Әйтик, малай аннан велосипедын төзәтергә ачкыч алып торырга мөмкин. Бу кадәресе гадәти хәл, әлбәттә. Җәйге көннәрнең берсендә аның фатирында гадәттән тыш хәл дә чыгып куя. Әйтүләренчә, алдан икәүләп чәй эчеп утыралар, аннары малайны бәдрәфкә алып керә, үзе чишенә, аның да киемнәрен салдыра... В. Кокуев аннан соң да Динарның аның фатирына кереп йөрүен, мондый бозыклыклар кылмавын, аннан гафу үтенүен дә әйтеп тора.
Мондый вакыйгалар сәер, ләкин булгалый торган хәлләр. Бу очракта ир-атның ике елдан артык вакыт узгач җинаятьне үз теләге белән «казып» чыгаруы гаҗәп, чөнки мондый кешеләр гадәттә гаепләрен танымый, җәзадан котылырга тырыша бит. Аннан соң үз-үзенә кул салырга дип йөрүләре дә кайбер фикерләргә этәрә. Психологлар экспертизасы В. Кокуевның акыл ягыннан җиңелчә тайпылышлары булуын күрсәтә, әмма барысы да исереклек нәтиҗәсе дип табыла. 
АВЫЛДА ЯВЫЗ АБЗЫЙ
Чаллы янәшәсендәге авылда яшәүче 70 яшьлек бабай да шундый ук җинаятьтә гаепләнә. А. Емельянов хөкемгә, административ җаваплылыкка беркайчан да тартылмаган. Балалары мөстәкыйль яши, ун ел чамасы элек хатыны вафат булгач, туган авылында ялгызы гомер итә, күптән пенсиядә булса да эшсез утырмый, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, төгәлрәге, баянчы булган, хезмәт хакын аз түләгәнгә аннан киткәч тә концерт һәм башка чараларда катнашып килгән зыялы кеше ул. Соңгы вакытта җирле фермер хуҗалыгында эшләгән абзый эчү ягыннан тотнаклы, психик һәм җенси тайпылышлары сизелми. Хәер, ике-өч ел элек клубта эшләгәндә бию түгәрәгенә йөрүче кыз баланы сәеррәк итеп кочаклаганы өчен азрак шаукым чыгып алган, ул чакта ялгызак абзыйның янында оныклары булмау нәтиҗәсе дип, эш зурга җибәрелмәгән. Узган елның җәй азагында исә А. Емельянов бик ныклап килеп капты.
Мәгълүм булганча, җәйге чорда авыл җирләрендә бала-чага күп була, әби-бабай туганнар янына кайтучылар өстәлә. А. Емельянов йорты тирәсенә дә җыела алар, «дядя Толя» рөхсәте белән аның ишегалдында, салынып бетмәгән мунчасында уйныйлар. Узган елның 23нче августында бер төркем шул тирәдә кайнаша, төш вакытында фермадан кайткан хуҗа өенә кереп китә. Бераздан чыгып, бала-чагага үзенең бик яхшы рәсем ясавын әйтә, кайсыгызны ясыйм дип сорый. Әлеге тәкъдимгә сигез яшендәге Рөстәм ризалаша, өч яшькә олырак абыйсын да тыңламыйча, Толя дәдәйгә ияреп кереп китә, әйтүенчә, үз сурәтен күрәсе килә.
Берникадәр вакыт узгач малайлар өй ишеген ачып карыйлар, әмма икенче каттан, рәсем ясарга комачауламагыз, дигән тавыш ишетелгәч, кире ябалар. Рөстәм әллә-ни озак тормый үзе, чыккач А. Емельяновның 500 тәңкә акча бирүен әйтә, портрет иртәгә әзер булачак, ди. Малай-шалай күктән төшкән сәмәнне тиз арада кибеткә барып татлы әйберләргә әйләндерә.
Рөстәм, «позировать» иткән өчен бирде, дип торса да, әлеге акча мәсьәләсе кызыксындыра замана балаларын, бигрәк тә, абыйсы Руслан аптырата. Нәтиҗәдә, малай А. Емельянов кыланмышларын әйтеп бирә, моны кайбер дуслары да ишетеп тора, арада ошбу хәбәрне җиткерүче дә табыла. 
70 яшьлек абзый тоткарлана, аның өеннән авторучка белән ясалган басып торган малай сурәте, хуҗаның «Айфон» телефоны алына, суд аны сак астына ябарга дигән карар чыгара.
Тикшерү барышында өлкән агай «Айфон»ында, йомшаграк итеп әйткәндә, сәер, ягъни ирләрнең үзара яисә малайлар белән җенси бозыклыклар кылуы турындагы порнографик язмалар булуы һәм аларның каралуы мәгълүм була. 23нче августта эш чын мәгънәсендә көчләүгә барып җитми үзе. Кыскасы, йортының икенче катында малайны диванга бастырып рәсемен ясарга керешә, тора-бара аны тулысынча чишендерә, үзе дә анадан-тума ялангач кала, малай карыша башлагач туктый һәм кешегә әйтмәскә кушып 500 тәңкәне төртә.
Декабрь азагында, аңа бер генә түгел, дүрт җинаятьтә рәсми гаепләү белдерелә. Эш шунда, авылда шаукым чыккач, абзыйның 2019нчы ел җәендә үк кыз балаларга карата кылган, әмма ул чакта йомылып калган юньсезлекләре турында да сөйли башлыйлар. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүче Е. Сәйфетдинов игътибарсыз калдырмый моны.
Әлеге галәмәтләр турында ул чакта да сүз чыкмый калмый, абзый янына «разборка»га барган ханым да була. Ләкин, күрәсең, четерекле вакыйганы зурга җибәрергә теләмиләр, узган ел исә тикшерүчегә барысын да сөйләп бирәләр. Дүрт эпизодлы җинаять эше быел гыйнвар аенда суд каравына бирелде.
ЯРТЫ ГАСЫР ГОМЕР ИТКӘЧ
Чаллыда яшәүче 71 яшьлек бабайны да җенси рәвештәге җинаяте өчен кырыс җәза көтә. Узган елның октябрь аенда 49 ел бергә гомер кичкән хатынын көчләүдә гаепләнә ул.
Галия һәм Георгий Бикмуллиннар (исемнәре үзгәртелә) гаиләсе гадәти кебек үзе. Өч кыз үстергәннәр, дүрт бүлмәле фатирлары, дачалары бар, хәзер дә эшлиләр әле. 7нче октябрьдә 72 яшьлек хатын-кыз ире тарафыннан көчләнүе турында гариза язгач кузгатылган җинаять эшендәге аңлатма-күрсәтмәләр белән танышкач, ничек шулай озак бергә тора алдылар икән, дип гаҗәпләнергә дә мөмкин. Чөнки хәләл җефет һәм кызларының гаилә башлыгы турында бер генә уңай сүзе дә юк, аны, заманча әйткәндә, гаилә залимы дип саный алар.
2004нче елгы улын әби-бабасы янында калдырып Мәскәүгә киткән кызлары Арина, Чаллыда торучы Анна әтиләренең әниләрен генә түгел, балачакта үзләрен дә гел җәберләп-кыерсытып торуын, аның, бар да ул теләгәнчә булырга тиеш, дип санаучы дорфа, үз җаен гына кайгыртучы саран, көнче икәнен сөйлиләр, башка тискәре сыйфатларын санап үтәләр һәм өйдәге ызгыш-талашларның аннан башлангыч алуын әйтәләр. Һәм әтиләре үзләренә һәм әниләренә күрсәткән җәбер-золым өчен җәзасын алырга, димәк, төрмәгә китәргә тиеш, дип санауларын рәсми рәвештә белдерәләр.
Шул ук вакытта инде 19 яшендәге онык, вакытлыча әби-бабай янында яшәүче төпчек кыз, әрләшүләр карчык кеше ризасызлык күрсәтергә керешкәч башлана, ир-ат аны тынычландырырга тырышкан саен, ул катырак кычкыра, дип, башка төрлерәк фикерне дә әйтәләр. Ләкин алар да бабайның тупас, котырынкы булуын белдерәләр. Бу җәһәттән, кызлар күп еллар элек, кыйнау нәтиҗәсендә әниләренең сырхауханәдә ятып чыгуын, җинаять эше кузгатылуын, хатын-кызның соравы буенча гына әтиләренең җәзасыз котылуын искә алалар. Мондый очраклар, гадәттә, эчкече гаиләләрдә килеп чыга, ә монда исә барысы да Г. Бикмуллинның артыгын эчмәвен, ә әни кешенең «запой»га киткән чаклары булуын, ике мәртәбә дәвалануын, әмма җиде-сигез ел эчмәвен әйтәләр.
Үзара мөнәсәбәтләрнең киеренке икәнен Г. Бикмуллин үзе дә таный, шуңа күрә инде күп еллар аерым бүлмәләрдә торабыз, ир белән хатын кебек яшәмибез, ди. Шулай ук хатынының башка ирләр белән «аралаша» дип уйлавын, үзенең утыз яшькә яшьрәк сөяркәсе булуын да яшерми. 72 яшендәге әби исә аерым йоклауларын этле-мәчеле яшәү генә түгел, әйтүенчә, 130 килолы абзыйның ир кеше буларак җәлеп итмәве белән дә аңлата.
6нчы октябрьдә Г. Бикмуллин тәүлеклек эштән соң дачасында ял итә, иртә белән төнге сменадан чыккан хатынына бакчага бер ярты алып килергә кушып шалтырата. Галия ханым бер шешә «Бөгелмә» дигән бәлзәм китерә. Бу кадәресен икесе дә бер төрле сөйли алар, ләкин алга таба фикерләр үзгәрә башлый. Әйтик, бабай шешәне алдан ук салмыш килгән карчыгы белән бергә бушаттык дисә, әби кеше кире кага.
Бусы бер хәл, бабай көчләвен дә танымый, ирекле рәвештә караватка ятты, җенси якынлык барып чыкмады, күрше бүлмәгә кереп йокларга яттык, дип, сүзне кыска тота, күптәннән төрмәгә тыгасы килеп йөри, дип хатынын яла ягуда гаепли.
Карчык исә чын мәгънәсендә көчләнүен әйтеп тора. Дөрес, алданрак үзен тикшергән экспертка булдыра алмады дигән фикерне җиткергән була ул да. Әлеге эшне тикшерүче Е. Корчемная чираттагы сорау алуда бу хакта сорый аннан. Зарар күрүче, ул чакта табиб соравын дөрес аңламаганмын, дип, көчләнүен раслый. Мондый каршылыклы күрсәтмәләр икеләнүләр тудыра үзе. Әмма бу очракта эксперт карчыкта җәрәхәтләр булуын күрсәтеп, шикләнергә урын калдырмый. Алар Г. Бикмуллин «тырышлыгы» нәтиҗәсе дип санала.
Зарар күрүченең әйтүенчә, әлеге хәлдән соң дачадан өенә кайта ул. Йокысыннан уянган Георгий да шәһәргә юл ала. Фатирда тагын хатынын җәберләргә керешә, анысы кызларына хәбәр итә, Анна әнисен полициягә алып китә, бары тик шунда гына кыйналу гына түгел, көчләнүе турында да ишетә.
Җинаять эше кузгатылгач та, суд өлкән кешене кулга алмыйча иректә калдыра. Ләкин аңа өч елдан алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә гаепләү белдерелә.
Наил ВАХИТОВ,
Минзәлә – Тукай – Чаллы

Комментарии