- 23.12.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №50 (20 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Яшьләр арасында үзен башкалардан өстен куючылар, шул сәбәпле, тайгак юлга басучылар күп. Ноябрь аенда дүрт яшь кешегә карата кузгатылган җинаять эше Актаныш район судына тапшырылды. Кәттә егетләр балигъ булмаган яшүсмерне талау һәм урлап китүдә гаепләнә.
Такталачыкта яшәүче 17 яшьлек Илһам Кадыйров (исеме үзгәртелә) 2023нче елның августында күрше абзыйның банк картасын чәлдереп, андагы 7 мең сум чамасы акчаны урлаучы буларак безнең язмага эләккән иде («Ярамыйга карамыйлар». «БГ», 29 ноябрь, 2023). Хәзер исә аны җинаятьтән зарар күрүче итеп искә алырга туры килә.
28нче сентябрь кичендә район үзәгендәге һөнәри техникумда укый башлаган Илһам Актанышка сабакташы Дамир янына килә. Анысы ул шимбәдә өлкәнрәк курс студенты Муса Хәбетдиновның күңелен күрергә, үзен кыерсыта, кимсетә торган «текә» егетне җайларга тиеш була. Шул нияттән, һәрберсе литр ярымлы 6 шешә сыра алып бер танышы машинасында Куян авылында яшәүче Мусага илтеп бирә, абыйсы һәм Илһам булган «Жигули»га сөйгән кызын да утыртып Актанышка кайта.
Андагы парковкада яшьләр шактый җыела, күпчелек шул ук техникумда укучы егетләр һәм кызлар була, әмма тумышы белән шушы яклардан, ләкин Чаллыда яшәүче Илфат Ялалов, Актанышта янгынчылар отрядында хезмәт итүче 22 яшьлек Альмир Галиев та шунда аралаша. Төрле «катлам» кешеләре очрашкан җирдә бар да дусларча гына бармаганга охшый. Соңрак балигъ булмаган И. Кадыйров абруйлырак И. Ялаловның ниндидер «косяк»лары өчен акча түләргә кирәк булачагын әйтүен белдерә. Ләкин иң беренче чиратта «батыр» егетләр өчен аяныч төгәлләнгән хәлләр Актанышта түгел, ә Куянда, безгә мәгълүм Муса Хәбетдиновтан башлангыч ала.
Ул чакта 18 яше дә тулмаган ошбу яшүсмер тугыз литр сырага ия булгач, аны авылдашы Айдар Сәрвәров белән эчеп йөри, алар белән Куянга кунакка килгән ике кыз да була, әйтүләренчә, бикле клуб янында да аралашалар, төнгә каршы туңа башлагач бер мунчага да кереп утыралар. Хәлләр сәрхуш Муса урамга чыккач сөйгән кызын китерергә килгән Дамирны очраткач кискенләшә, юк сәбәпне бар итеп дуслашу бәрабәренә дип бер чиләк сыра китергән кешегә бәйләнә, кызып китеп эченә дә тибеп ала ул. Кызлар арага керү сәбәпле бәрелеш шуннан ары узмый. Ләкин нокта куелмый аңа.
Дамир бу хакта Актаныштагы парковкага кайткач әйтә. Тиздән ике машина, шул исәптән, янгынчы А. Галиев «Жигулие»нә төялгән төркем Куянга бара. Беренче карашка «разборка»га килүне хәтерләтә бу, ләкин ул икенче якка борылыш ала, И. Ялалов белән А. Галиев танышлары Мусаны яклый башлагач, анысы тәмам котырына, Дамирга, аның абыйсына да суга, аларны аралап маташкан кайберәүләргә дә эләктерә. Агайнеләргә машинага утырып качып китәргә туры килә...
Бу кадәресе замана яшьләре арасында була торган һәм гадәттә, йомылып кала торган юньсезлек кебек. Әлеге вакыйгадан соң Куян яшьләре өйләренә юнәлә. Такталачык малае Илһам да аларга иярмәкче була. Ләкин туктаталар аны, бусы да шул ук Муса атлы явыз эше була. Менә шуннан соң законда җинаять дип атала торган гамәлләр кылына башлый да инде.
И Ялаловның әйтүенчә, И. Кадыйров Актанышта чакта ук А. Галиевка үзен Такталачыкка кайтарып куярга тәкъдим итә, моның өчен 5 мең сум акча бирәчәген, банктагы счетында «байлыгы» булуын да әйтә. Сүз уңаеннан, Илһамның сабый чагында детдомнан алынып, үги атасы ялгызы үстергән малай икәнен, инвалидлык буенча пенсия алуын искәртик. Кыскасы, ошбу малайда «сәмән» барлыгы билгеле була. М. Хабетдиновның аны куркытып һәм этә-төртә машинага утыртуын башкача аңлатырлык түгел. Анда А. Галиев, И. Ялалов, М. Хабетдинов, А. Сәрваровтан кала, үз теләге белән Илһамның Илдус атлы бер дусты да кереп кысыла. Ошбу егет җинаять кылуда катнашмый.
Шактый вакытлар узып иртәнге 3нче яртылар тирәсендә алты кеше төялгән «Лада-Самара» Дамирның сөйгән кызы йорты каршына килеп туктый. Күрәсең, котырынкы Муса «разборка»ны дәвам иттерергә тели, чөнки аннан качып киткән Дамир шунда килеп машинасын ишегалдына кертеп куйган була. Әлеге мөмкинлектән чынлыкта тоткынлыкка эләккән Илһам файдаланып өлгерә, И. Ялалов машинада калдырган телефонын эләктереп ишегалдына кереп ычкына, аңа Илдус дусты да иярә.
Шул рәвешле төнге мәхшәр ахырына якынлаша башлый, ишегалдындагылар ярсу бәндәләр, иң әүвәл, М. Хәбетдинов янына чыкмыйлар, койма аша кычкыру-акыруларның файдасы тими. Монда хуҗабикәнең өлешен билгеләп үтми булмый, ханым үзенә таныш булган егетләрне пыр туздырып куып җибәрә, шактый ишле яшьләр төркемен чыгарып җибәрмичә кунарга калдыра.
Өйдәгеләргә Илһам Кадыйровның банк счетыннан 10 мең сум акча чигерелүе, ягъни тегеләрнең талау дигән җинаять кылуы шунда ук билгеле була. Ләкин ул чакта мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү мөмкинлеге була әле. Илһам бу хакта әтисенә дә белдерми, борчыйсым килмәде, дисә дә, әлбәттә, кискен егетләрдән курку нәтиҗәсе була бу. Битараф калмаган авыл апасы да юньсез яшьләргә ялгышларын төзәтү мөмкинлеге калдыра, ягъни «өч көн эчендә 10 меңне кайтарып бирмәсәгез, полициягә хәбәр итәм», дигән смс хәбәрне Муса Хәбетдиновка җибәрә. Күрәсең, хатын-кыз кисәтүенә колак салырга хурлана егетләр. Бары тик, гадәттәгечә, эш узгач кына акылга килә алар, акчаны да кайтарып бирәләр, И. Кадыйровны үгетләп тә маташалар. Ләкин полиция һәм тикшерү комитеты эшкә керешкән була инде.
Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Вилсур Сәлахов алдан төркем белән талау дигән җитди гаепләү белдерә. Бусы бәхәссез, 10 меңнең кайдан кая йөрүе банк кәгазьләрендә күренеп тора чөнки. И. Кадыйровны утырткач та, алар клуб яныннан авыл читендәге автобус тукталышына китәләр. Калганнарының күрсәтмәләрендә әйтелгәнчә, яшүсмернең телефонын алдагы утыргычтагы И. Ялалов тартып ала, әмма Илһам «Сбербанк онлайн»га керү өчен пин-кодны әйтүдән баш тарта, туктап машинадан чыккач аны кыйнау гына түгел, тукталыш әйләнәсендә йөгереп йөрергә, хәтта, җиргә таянып «отжимание» ясарга мәҗбүр итәләр. Әлеге җәбер-золымны чыгырдан чыккан Муса күрсәтә, башкалар И. Ялалов та кыйнады, диләр. Әмма ул үзе исә типмәкче булган идем эләктерә алмадым, дип аклана. Гомумән, итәкләренә ут капкач кикрикләре шәлперәя аларның, барысы да гаепләрен шомартып күрсәтергә тырыша, гаепне дустына аударырга да азапланалар, әйтик, И. Ялалов акчаны рульдәге А. Галиев күчерде, дип белдерә. Ләкин калганнар телефон белән ул эш итүен сөйләп торалар.
Юл чатында интернет элемтәсе булмау сәбәпле алар Актанышка бара, андагы «Лиана» дигән кибет янына туктагач, М. Хәбетдинов Илһамны урамга алып чыгып тагын берничә тапкыр суга, ниһаять, яшүсмер пин-кодны, парольне әйтергә мәҗбүр була. Ялалов ун мең сумны алдан А. Сәрвәров счетына җибәрә, анысы үзенә бер мең калдырып, калганын И. Ялаловка озата, Илфат 3000 тәңкәне шофер А. Галиевка күчерә, ә банк картасы булмаган М. Хабетдиновка 3 мең сум кәгазь акча бирә. Шул рәвешле биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган алыш-биреш ясала.
Иң хәтәре шунда, юстиция подполковнигы В. Сәлахов әлеге дүрт кешенең яшүсмерне куркытып һәм ирексезләп утыртып алып китүләре РФ Җинаять кодексындагы «Кеше урлау» дигән 126нчы маддә кысаларына эләгә дип саный. Төркем белән һәм талау ниятеннән кылынган ошбу гамәл өчен 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Аеруча явыз кыланган М. Хәбетдинов әлеге гаепне өлешчә генә таныйм, ди, ә калганнар тулысынча кире кага. Янгын сүндерүче А. Галиев талауда да катнашмадым дип бара, Ялалов акчаны машинада йөрткән өчен түләде, бензин бәясен кайтарды ди. Калган өч кеше төркемләп талауларын таныйлар... Актаныш район судында хөкем чыгарылмаган әле.
* * *
Моның ише кискен егетләргә малай-шалай да охшарга тырыша. Баулы районының Шалты авылында 14-15 яшьләрендәге ике яшүсмер җәй көннәрендә шул төбәктә торучы малайдан акча каермакчы булалар. Яклаучысы булмаган Алексай (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә) аларга 25нче августтан да соңга калмыйча 3500 сум акча бирергә тиеш була. Бу хакта аңа август башында Оренбург өлкәсенә керүче якындагы Габдрахман авылыннан Т. Садриев СМС хәбәр җибәрә, берничә көннән шундый ук язу Шалты малае И. Халитовтан килә. Куркытуларга карамастан, 14 яшьлек малай түләргә теләми, ул кадәр акчасы да булмагандыр бәлки. Һәм билгеләнгән вакыт чыккан 26нчы август төнендә өенә йөзе-бите шешенгән килеш кайтып керә.
Иртә белән әлеге галәмәтне әнисенә ишегалдында егылу нәтиҗәсе дип әйтә. Лениногорск районы сырхауханәсендә табибларга да шулай аңлата. Ул сөйләгәннәр әни кешене ышандырмый. Күрәсең, малай тегеләрнең тынгылык бирмәячәген үзе дә аңлый башлый, кыскасы, өч көннән соң моның әнисенә мәгълүм малайлар кыйнау нәтиҗәсе булуын да, 3500 сум акча бирмәгән өчен икәнен дә сөйләп бирә.
Шул рәвешле, полициягә кыйнау очрагы буенча гариза керә. Тикшеренү малайдагы җәрәхәтләр саулыгына зыян китерерлек дәрәҗәдә түгел дип белдерә. Зарар күрүче һәм шикләнелүчеләр өчесе дә малай-шалай булганга эш тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Олег Смирновка тапшырыла. Ике малай гаепләрен танып «явка с повинной» дигән беркетмә яза.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ул төндә Т. Садриев мотоцикл белән Шалтыдагы дусты И. Халитов янына килә. Теге ниятне тормышка ашыру йөзеннән Алексейны авыл кибете янына дәшеп чыгаралар. Садриев аның телефонын да тартып ала, акча түләгәч кайтарып бирәчәген әйтә. «Разборка»ны авыл зираты янындагы аулак урында үткәрәләр, теләкләренә ирешә алмагач, ягъни Алексей түләүдән баш тарткач, аны икәүләп тукмыйлар, телефонын биреп китеп баралар.
Шулай итеп явыз малайлар акчага элгәшә алмый, димәк, алар гамәлләрен талау дип бәяләп булмый. Әмма РФ Җинаять кодексында көч кулланып, куркытып чит мөлкәтне таләп итү (вымогательство) дигән җитди җинаять бар. Тикшерүче О. Смирнов аларга шундый гаепләү белдереп эшне судка җибәрә. Төркем белән кылганда моның өчен законда 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә бар. 9нчы сыйныфта укучы малайларга мондый кырыс җәза бирелмәс, шәт.
* * *
26нчы август кичендә Азнакайда яшәүче 14 яшьлек малай белән исерек килеш фатирларына килеп кергән таныш ир-ат арасында ызгыш чыга. Икенче көнне 8нче сыйныф укучысы Камил, әйтүенчә, үзен һәм әнисен хурлаган 43 яшендәге Илнар белән «сөйләшергә», ягъни мәсәлән, аны акылга утыртырга ниятли. Бу хакта әнисенә дә әйтеп чыгып китә. Ике-өч сәгатьтән кайтып теге сәрхуш белән сөйләшү барып чыкмавын, шуңа күрә аны кыйнавын һәм телефонын алып чыгып китүен сөйләп бирә. Күп тә үтми полиция хезмәткәрләре алып китә аны.
Эшнең асылын белешкәч тә, аларга берсе генә 18дә, калганнары 13-14 яшьләрендәге тагын алты батыр малайны тотып алып кайтырга туры килә. Чөнки Камилнең «разборка»га төркем җыеп алып баруы билгеле була. Аларның икесе генә урамда калган, дүртесе фатирга үткән һәм хуҗаның 71 яшьлек анасы алдында тукмап, Камилгә ярдәм иткән булып чыга. Ярый әле, тикшерү барышында аларның талауда катнашы булуы расланмый. Чөнки зарар күрүче акчаны Камил гына таләп итте, дип тора, телефонын да ул алып чыгып киткән була. Акча бирүче булмый аңа, шул рәвешле, законсыз рәвештә торакка үтеп кереп һәм көч кулланып 3500 тәңкәлек телефонны талауда рәсми гаепләү белдерелә.
Тайгак юлга баскан әлеге малайга да хөкем чыгарылмаган әле.
Наил ВАХИТОВ,
Актаныш – Баулы – Азнакай
Комментарии