Акыл ияләреме без, табигать ялгышымы?

Карагыз әле, җәмәгать! Без бит фаҗигаләр, тирән тетрәнүләрдән башка яши алмый торган җан ияләре икән. Балачакта мин үземне бөтен кызык нәрсәдән, барлык мөһим вакыйгалардан мәхрүм ителгән дип сизә идем. Революция инде булган, сугышка да өлгерми калдым, тормышымны нәрсәгә багышлармын, ни дип яшәрмен хәзер? Шулай тәрбияләндек бит, тик сугышта гына батырлык күрсәтеп була дигән атмосферада үстек.

Һәм бу һаман шулай дәвам итә түгелме: корал белән мактану, мускуллар уйнату, тегендә-монда сугышлар ачу… Сәясәтчеләр әйтә: «Акыл җиңде, зур сугыш булмаячак». Чынлыкта, акыл түгел, курку гына зур сугышны булдырмый тора бит. Урындагы сугышларның тынып торганы бармы?

Әфган сугышы турында тапшыру бара. Интервью бирүчеләрнең барысы да, бу сугыш безнең хата булды, ди. Генерал Громовка кадәр: «Без анда юкка гына миллионлаган мөселманны үтердек», – диде. Шуннан соң экранда православ дине әһеле пәйда була. Аның сүзләрен ишетеп, шаккаттым. «Без дөрес эшләдек, бу сугыш безнеке иде», – диде бу. Шул турыда икенче көнне язучы Рәшит Бәшәргә сөйләгән идем, ул әйтә: «Нигә аңа аптырыйсың, шундый кешеләр башлады бит инде ул сугышны», – диде.

Без кемнәрдән герой ясыйбыз, кемнәр тарихта кала? Дистәләгән илне көл иткән, җитмеш мең кешенең баш сөягеннән пирамида өйдерткән Аксак Тимер. Үзен бөек дип тарихта калдырыр өчен сугыш башлаган Наполеон. Үз халкын кырып бетерер өчен концлагерь уйлап тапкан Сталин. Храмның төзүчесе билгеле түгел, аны яндыручысы тарихта калган… «Атилла нигә Римны җимертмәгән?» – дип аптырыйлар. Җимертү – гадәти хәл, аңлашыла; җимертмәве – гаҗәп!..

Әгәр дә без акыл ияләре икән, бу шулай була алыр идеме? Һәм мондый цивилизациянең киләчәге бармы, ул яшәргә хаклымы?

Кешегә кадәр табигать гүзәл бербөтен булып, миллион еллар яшәгән. Җир шарына кеше хуҗа булып алгач, тереклекнең язмышы кыл өстендә калды. «Кыл иртәгә өзелерме, берсекөнгәме?» – сорау шулай гына тора. «Кеше, ач күзеңне, алдыңда упкын!» – дип кычкырасы килә. Әмма кем сине ишетер, кычкыручылар бит күп булды инде. Тавышлары кирәк кешеләргә барып та җитмәде. Чөнки аларның радиоалгычы башка дулкынга көйләнгән.

Әллә инде бу болаймы: һәр үсемлек, һәр хайван кояш астында урын даулый, яшәү өчен туктаусыз көрәш алып бара бит. Көрәш – яшәү кануны. Кеше табигать көчләрен җиңде, аңа каршы торырлык көч калмады. Ә көрәшергә кирәк, югыйсә тормышның мәгънәсе югала. Шуңамы кеше үзе белән үзе сугышырга мәҗбүр? Бәлки, кешене яралтканда ук бу шулай уйланылгандыр һәм ни булса да үзгәртү инде мөмкин түгелдер? Алай булгач, акыл безгә нәрсә өчен бирелгән соң? Иң ышанычлы юл белән табигатьне һәм үзебезне юк итәр өченме? Үзенең бу язмышына каршы тора алырмы табигатьне җиңгән кеше? Әллә инде безне Бөек җиңелү көтәме?

Баш миләренең программасын үзгәртергә вакыт түгел микән безгә, ә, кешеләр? Бигрәк тә рульдәгеләргә. Үзгәртә алмыйбыз икән, сценарий билгеле инде. Безнең цивилизация җир йөзендә беренче генә түгел бит. Соңгысы булмагае.

Марс ЯҺУДИН,

язучы, журналист

Комментарии