ТЕРРОРНЫҢ НИГЕЗЕ КАЙДА?

ТЕРРОРНЫҢ НИГЕЗЕ КАЙДА?

Мин террорны акламыйм. Чөнки аның асылында дин ятмый, күбрәк сәясәт, йә гореф-гадәтләргә корылган үч алу була. Нәтиҗәсе исә нәкъ менә динебез Исламга зыян сала, бер гаепсез мөселманнарны эзәрлекләү башлана… Аклый алмавымның бер сәбәбе шул булса, икенче сәбәбе – динебезнең гөнаһсыз кан кыюны тыюы. Ә актлары вакытында гөнаһсыз хатын-кызлар һәм бала-чагаларның зыян күрүе бар. Борынгы мөселманнар сугыш барышында да коралсыз кеше, хатыннар вә балалар канын коймаган… Шулай ук акты вакытында корбаннар арасында иман китергән мөселман булырга мөмкин, аның канын агызу да – харам.

Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйтә: «Әгәр мөселман кардәшегез сезнең өегезгә корал тотып килсә, сезгә аны үтергәнче, үзегезне үтерергә юл кую хәерлерәк булыр иде», – ди. Чөнки мөселман мөселманның канын коярга тиеш түгел.

Димәк, террорчылык кылучыларны дини яктан гаепләү, «Ислам террорчылары» дип атау дөрес түгел?! Алар бит Шәригать кануннары нигезендә эшләми! Ник соң алайса Русиядә берәр иске бәдрәф ишелеп төшсә дә, мөселман террорчылары эзли башлыйлар. Менә бу хакта тәфсилләбрәк сөйләшү кирәктер.

***

Террорны акламавымны сүз башында ук әйттем. Әгәр кайберәүләр андый гаеп тагарга телиләр икән (ә андыйлар бар!), алдан ук кисәтеп куям: бу мәкаләм белән берәүне дә террорга чакырмыйм, ә бары тик кайбер мәсьәләләргә шәхси карашымны гына белдерәм.

Минемчә, террор актларының иң гаугалылары артында сәяси амбицияләр тора һәм аларда ни мөселманнарның, ни милли гореф-гадәтләрнең бер катнашы юк. Бары тик күнегелгән гадәт буенча гына Исламга сылтап калдырырга тырышалар. Беренчедән, шулай әйткәндә кешеләрне ышандыру җиңелрәк, икенчедән, мөселманнарның имиджын гел бераз каралап, аларны дошман итеп күрсәтеп тору илнең сәясәте өчен кирәк бугай. Русия эчке һәм тышкы дошманнарсыз яши алмый шул.

Әмма мондый «ясалма» терактлар ничек шаулап алсалар, шулай тиз тыналар да. Сентябрь аендагы Волгоградта автобус шартлатуны мин «ясалма»га саныйм. Белмим, ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма бөтен фактларны исәпләп карагач, шундый нәтиҗә ясадым. Бигрәк тә автобус эчен сурәтләгән фотолар һәм машина регистраторы яздырып алган видеокадрлар моңа дәлил булып тора. Әгәр игътибар итсәгез, бу автобусның тәрәзәләре генә очып чыккан, кузовы вә түбәсе изгәләнмәгән иде.

Әгәр халыкка бирелгән мәгълүматтагыча, бомба эчтә булса, бу автобусның түбәсе, як-яклары кабарып чыгар иде. Әмма мин видеокадрларны, фотоларны күпме өйрәнсәм дә, автобуста андый «җәрәхәтләр» күрмәдем, ә менә эчендә бер җирдә идән кабарып торган кебек фотога юлыктым. Әгәр бомба аска куелса шундый эз калырга тиеш. Димәк, автобус эчендә барган һәм шартлатучы буларак танылган Наида Асиялованың монда бер катнашы юк түгелме соң? Бәлки ул башкалар кебек үк каза күргән пассажир гынадыр? Бөтен фотоларына да кыска итәк, джинсы чалбар киеп төшкән, бер мәчеткә дә йөрмәгән, шартлаудан соң өченче көнне генә хиҗаплы фотосы «табылган» бу ханымның ник террорчы итеп «билгеләнүе» аңлашыла – милләтнең кавказлы булуы «кемнәрнеңдер» күңеленә хуш килергә мөмкин…

Әгәр видеорегистратор язмасын яхшылап карасаң, тагын сораулар туа. Автобуста шартлау булып, ул читтә туктауга, аның артыннан баручы «УАЗ» «буханка» да туктады. Аннан өч-дүрт ир-ат йөгереп төштеләр дә, башта кире якка чаптылар, аннан соң автобустан коелган пассажирлар арасына кереп буталдылар. Интернет сәхифәләрдә нәкъ менә шушы шикле бәндәләрнең матбугатка интервью биреп, җәмәгатьчелек фикерен тудыруы хакында мәгълүмат бар. Шуңа күрә бу террор актын «ясалма», мөселманнарга бер катнашы юк дип бәяләрлек җирлек табам. Аннан соң, интернетта халык энәсеннән җебенәчә сүтеп бәхәсләшә, хакыйкать ачыла башлагач, рәсми даирәләр бу «теракт»ны чәйнәүдән туктады, тизрәк оныттырырга тырышты. Монысы да шиккә сала.

***

Әмма шул ук Волгоградтагы соңгы шартлаулар ясалмага охшамаган кебек. Боларында ниндидер эзлеклелек бар. Әмма ник бер-бер артлы ике шартлау оештырылды соң? Әлбәттә, куркыту, паника тудыру, Олимпиадага аяк чалу өчен ише версияләр байтак. Ләкин мин башкачарак фикердә торам.

Террор кайчан барлыкка килә? Миңа калса, моның өчен «хакимият машинасы» җирлек тудырганда. Гади кешеләр үзара да килешә, көч кулланып булса да, вәзгыятьтән чыгу юлын таба. Ләкин кечкенә кешегә карата тулы бер «дәүләт машинасы» эшли башлый икән, ул көчсез, ул гаҗиз кала. Кемнәрдер үзләренең бу халәте белән килешә, ә кемдер кызурак канлы шул – үч алу юлына баса.

Әйтик Дагыстан, Чичән республикаларында хокук сакчыларының тиктомалдан кешеләрне тотып алып китүен, җәзалауларын кичерәләрме? Миңа калса, бөтенесе дә түгел. Әллә кайбер сәясәтчеләрнең уйламый яки уйлап мөселманнарга каршы әйтелгән сүзләре шунда ук истән чыгамы? Юк!

РФ Президентының Кавказдагы вәкәләтле вәкиле Александр Хлопонинның сүзләрен күпме теләсәм дә оныта алмыйм. Ул бит мөселманнарга Русиядән Якын Көнчыгыш илләренә китәргә тәкъдим итте. Ягъни, безне үзебезнең туган, дистәләгән буын ата-бабаларыбыз яшәгән, яу килгәндә корал тотып яклаган җиребездән куарга җөрьәт итте. Минем бабаларым – татар кешеләре, яки чичәннәр, дагыстан халыклары, ингушлар һәм башка мөселманнар 1812нче елда француздан, Урыс-Япон, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында бу илне, аларның оныкларын биредән ниндидер Хлопонин кусын өчен яклаганмы? Шуның өчен канын түккәнме?

Шул теле ни сөйләгәнне колагы ишетмәүчеләр өчен татар Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов (ул да татар егете, урыс исемен балалар йортында кушканнар) амбразурага күкрәкләре белән капланганмы? Ә башка мөселман кавемнәренең күпме асыл егетләре «туган ил өчен» дип утка ташланган? Хлопонин исә безне моннан куа… Моны, мин – татар кешесе кичерә аламмы? Юк, әмма берни эшли алмыйм – инде ничә ай кесәмдә «кукиш» итеп саклап йөрим һәм матбугатта ачуланам гына… Әлбәттә, бу илгә карата булган патриотизм хисләре дә кимегәннән кими бара. Мин әле сүгенеп язам гына, ә бит кызу канлы тау егетләре дә бу сүзләргә гарьләнгәндер?! Алар моны ишеткәч, ата-бабалары түккән канны бу ил өчен харам санагандыр… Аларның да патриотизм хисләре эреп юкка чыккандыр…

Ул да булмады, бу ялкынлы йөрәкләргә утны Владимир Жириновский өстәде. Анысы Кавказны чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алып, андагы халыкларның үрчүен үк киметергә тәкъдим итте. Болай фашистлар гына, анда да яһүдләргә карата гына кыланганнар түгелме соң? Хәзер атасының кабере Израильдә булган «юрист малае» үзе фашистка әвереләме? Хәер, яһүдләр Фәләстәйндә мөселманнарны үтереп, чәнечкеле чыбык артында яшәтеп өйрәнгән инде анысы… Ә бу теләсә ни акыруы белән даны чыккан бәндәнең сүзләре халыклар дуслыгын ныгыттымы, толерантлык нигезенә таш булып яттымы соң? Юк, Кавказ тауларының гаярь егетләре мондый мыскыллауларны алай тыныч кына йотып җибәргәннәрдер дип уйламыйм. Аларның да кесәсендә «кукишлар» җыеладыр…

Инде менә динебезне сөймәүчеләрнең берсе, исламовед булып саналучы Роман Силантьев: «Без аларны фашистларны үтергән кебек үтерәчәкбез», дигән чыгыш ясаган, имеш. Әлбәттә, сүз ваһһабчылар хакында бара дигән булалар. Әмма кемнәр соң ул «ваһһһабчылар»? Бу ярлыкны бүген теләсә кайсы мөселманга тагарга һәм диварга терәп атарга була бит. Мөгаен, Р. Силантьев әфәнденең бу сүзләре дә Русиядә толерантлык принципларын ныгытуга этәргеч була алмас. Тагын кемнәрдер кесәләренә «таш» салып куяр. Ә бу «ташлар» киләчәктә дөньяга чираттагы шартлаулар буларак чыкмас дип кем әйтә ала?

***

Илдә бар һәм ул Русиянең бөтен гражданнарының хокукларының гаранты. Әмма Кавказдан килгән берәр егеткә аның хокукларын Мәскәүдә кем дә булса гарантияли аламы? Юк! Аларны адым саен туктатып тикшерүче полиция, өйләренә, кунакханәләргә бәреп керүче миграция хезмәте канәгатьләндерәме? Юк! Русия гражданы үз илендә үзен чит итеп тойсын өчен бу илдә барысын да эшлиләр: иң югары мөнбәрләрдән чит илгә куалар, чәнечкеле чыбык артында яшәтергә, фашистларча атарга вәгъдә бирәләр. Әле илнең үзәк матбугаты хезмәт мигранты белән кавказлы русиялене «бутый» – эттән алып эткә сала. Аннан соң Кремль террорның каян килеп чыгуы хакында сүз алып бара! Аның нигезе илнең сәясәтендә үк ята түгелме?

Әгәр илдә бөтен диннәр дә тигез, бөтен халыкларның да хакы хаклана икән, анда террорга җирлек тумый. Кешеләр гаҗизлектән үз-үзләрен корбан итү бәрабәренә мондый канлы адымга бармыйлармы икән? Мин юкка гына Президентны кеше хокуклары гаранты буларак искә алмадым. Әгәр ул үз вакытында Хлопониннны эшеннән алып атса, Жириновскийны депутатлык кагылгысызлыгыннан мәхрүм итеп җавапка тарттырса, башкалар сүзен үлчәбрәк сөйләрләр иде. Бәлки, ничәдер корбан да булмый калыр иде… Миңа калса, күп очракта террорның нигезендә гаҗизлек ятадыр…

Искәндәр СИРАҖИ.

  ТЕРРОРНЫҢ НИГЕЗЕ КАЙДА?, 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии