- 13.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бүген дөньядагы иң куркыныч нәрсәне әйтеп бирә аласызмы? Ислам дине дип җавап бирәм. Юк, гади кешеләр өчен түгел, ә төрле хакимиятләр һәм миллиардлар белән эшләүче корпорацияләргә мөселманнар бәла булып күренә. Монда мантыйк кайда соң, диярсез? Ислам динен тотучы кешеләр алкоголь эчеп, хакимияткә кол булып йөрми, үзенчә фикер йөртә, һәрнәрсәгә аерым аңлатмалары бар. Шулай ук төрле начар эшләрдән дә саклана мөселманнар, ришвәтчелек тә кирәкми аларга. Телевидениедән һәр көнне әйләндерелүче оятсыз гамәлләрне дә өнәмиләр, кыскасы, ислам динендәге кешеләр белән идарә итү кыен, алар фәкать Аллаһ кушканны гына үти, ул тыйганнан тыела. Ә бүгенге зур түрәләргә, «акча капчыкларына» коллар кирәк, башларын иеп, үз язмышларын кемдер хәл итә дип яшәүчеләр кулай.
Ә бит ислам диненә меңәрләгән, миллионлаган кеше килә, эшләр болай барса, берничә дистә елдан дөньяны мөселманнар басачак һәм идарә ителүче коллар калмаска да мөмкин. Нишләргә соң? Бер юлы бар аның, ул да булса, динне пычратучы бер «фишка» уйлап чыгару. Бүген аны халыкара террорчылык дип йөртәләр. Шушы исем астында исламга каршы берсеннән-берсе куркынычрак чаралар күрелә башлады. 2001нче елның 11нче сентябрендә Нью-Йорк шәһәрендәге ике бинаны җимерүдән соң, АКШ теләсә нинди илгә «Террорчылыкка ярдәм итәсең», дип бәреп керергә карт-бланш алды. Халык арасында ислам динендәгеләрне үтерүчеләр, террорчылар, пычрак кавем буларак тасвирладылар. Голливуд та бу эшкә кушылды: киноларның күп өлеше мөселманнарга тап төшерү кебек күренә.
Русиядә дә бу юнәлештә эш башладылар. Дистә еллар элек Мәскәү, Волгодонск, Буйнакс шәһәрләрендә йортлар шартлау мәкерле планның бер өлешен хәтерләтә. Шулардан соң илдәге халык ислам диненә каршы чыга башлады. Димәк, максатка ирештеләр. Төп ислам тормышы гарәп илләрендә кайнаганга күрә, Америка андагы король һәм солтаннарны үз карамагына алды.
Бүген алар белән курчаклар белән идарә иткән кебек кенә уйныйлар. Мөселман илләрен камап маташкан НАТО гаскәрләренә, АКШ армиясенә каршы сүз дәшүче юк. Ислам терроры, аның, башкисәрләре белән көрәш әле дә дәвам итә, имеш. Уран җитештерәсең, бомба ясыйсың, ракеталарың күп дигән сылтау белән теләсә нинди илгә бәреп керәләр. Гарәп илләре авызларын да ачмый. Әллә алар аңламыйлар инде, тиздән чират аларга да барып җитәчәк бит. Әнә тыңлаусыз Венесуэла Президенты Уго Чавесны да үтерде бит америкалылар. Үтерделәр дим, чөнки бүген аның якты дөнья белән хушлашуы болай гына булмаган, ә АКШ ЦРУсының махсус операциясе дип атаучылар артканнан арта гына бара.
Русиядә дә ике төрле стандартлар күзгә чалына, һәрхәлдә ислам диненә кагылышлы сорауларда. Әйтик, атаклы актер Андрей Панин вафат булды. Әмма аны үтергәннәр диючеләр дә табылып тора. Русия Тикшерү комитеты эшне үз кулына алган. Шунысы билгеле: элегрәк шушы актер авызыннан ислам диненә чакырулы сүзләр ишетелде. Бу хакта Интернетта да шактый язылды. «Бригада», «Бой с тенью», «Сволочи» кинолары аша яшьләргә нык таныш булган әлеге «йолдызның» мондый нәрсәләр сөйләве күп түрәне пошаманга салгандыр. Шулай булмый ни, ислам дине белән кызыксынучылар саны артырга мөмкин бит.
Татарстанда да вәзгыять гаять кызыклы. Толерантлык дип бер милләтне кысалар, икенчесенә теләсә нәрсә эшләп йөрергә мөмкинлек бирелә. Сер түгел, бик күпләр милләт һәм дин дип үзләренә пиар ясый. Дәүләт Советында да бар андыйлар, төрле милли оешмаларда да җитәрлек. Ниндидер татарлар өчен генә хас булган ислам «җитештермәкче» булалар, хәер, «җитештерүчесе» Төркиягә китеп барды инде.
Ислам дине бүген куркыныч өлкәләрнең берсенә әйләнде. Бер яктан, хакимият һәм эре корпорацияләр аннан курка, халыкны аннан биздерү өчен барын да эшли, икенче яктан, кайберәүләр мөселманнарны үз карамагында кулланмакчы. Әмма шунысы билгеле: динле кеше беркайчан да провокацияләргә бирешмәс.
Гафил КӘРИМОВ.
Исламга һөҗүм туктарга ашыкмый,
Комментарии