Әфьюн корбаннары

Әфьюн корбаннары

Кешенең баш миен агулый торган наркотикларның меңләгән төре бар, ди белгечләр. Шулай булса да, ел саен яңаларын уйлап чыгаралар. Табигыйлары гына түгел, синтетиклары да гел яңара. Героин, мәк саламы, опий, метадон, марихуана, гашиш, эфедрон... Адәм баласын юлдан яздыру өчен әллә никадәрле җинаятьчел төркемнәр, яшерен лабораторияләр эшли. Алар карамагында миллиардларча сум акча. Дөньяның барлык почмакларына таралган бу афәт, әйтерсең лә гигант бер үрмәкүч сыман Җир шарын үзенең ятьмәләре белән урап, корбаннарын бер-бер артлы шуның эченә суырып ала тора.

ЯНӘШӘДӘ АФӘТ БАР

Ни кызганыч, Татарстан да мондый бәла-казадан читтә түгел. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр бездә дә арта. Республиканың хокук саклау органнарында ел башыннан алып ноябрь аена кадәр 7 меңнән артык шундый җинаять теркәлгән. Әйтергә оят: наркотиклар белән бәйле җинаятьләр саны буенча без Русия буенча җиденче урында! Бу – бер яктан республиканың хокук саклау органнары тарафыннан наркотикларга каршы аяусыз көрәш алып бару нәтиҗәсе булса, икенче яктан – халык арасында аңлату эшләренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын раслый. Һәрхәлдә, мондый күренешләргә битараф калмыйча, наркоманиягә каршы бергәләшеп көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Башкача булганда, әлеге афәт бер көн килеп, үзебезнең яисә якыннарыбызның ишеген шакырга да мөмкин.

Югыйсә, аяныч хәлләр турында көн саен ишетеп торабыз. Шушы көннәрдә генә Казанның Космонавтлар урамында яшәүче 34 яшьлек ир-ат «мефедрон» дип аталучы наркотик матдә сатарга маташканда тоткарлана.

...Полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган икенче берәүдә шактый күләмдә наркотик матдә табыла. Аңа хәзер 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

... Тимер юл вокзалында тоткарланган хатын-кыз наркокурьердан 3 килограмм героин алынган, һ.б.лар.

Бу криминаль хәбәрләр тупланмасыннан алынган хәбәрләрнең берничәсе генә.

Бу кешеләрнең һәркайсы безнең янәшәдә яшәгән, яши бит. Әти-әнисе, гаиләсе, туганнары, якыннары, дуслары бар. Көндәлек тормышта күбебезнең күз алдында эшләнә торган мондый аяныч гамәлләргә битараф калу нәтиҗәсе дә бит бу. Йорт тирәләрендә, хәтта подьездларда буш шприцлар аунап ята. Дәшмибез. Япь-яшь егетләр, кызлар шикле төркемнәргә оешып, «шыпырт» кына кәеф-сафа корганнан соң, сәер карашлары белән битараф дөньяны күзәтә – чаң какмыйбыз. «Ярый әле, минем туганым, улым яки кызым бу нәрсәләрдән ерак», – дип сөенеп куючылар да бардыр. Ә бит куркыныч афәт янәшәдә генә йөри. Казанның Декабристлар урамында яшәүче Галиуллиннар гаиләсенә дә әлеге афәт кинәт кенә килмәгәндер...

БӘХЕТЕҢНЕ ҮГЕЗ СӨЗСӘ

Бу гаиләне күптәннән беләм дияргә дә була. Гаилә башлыгы Сабир Галиуллин белән кайчандыр бер коллективта эшләдек. Хәтта фатирларны да бер үк йорттан бирделәр. Күршем бик гаилә җанлы кеше: кибетләргә йөрү, чүп чыгару, коляска белән урамда бала йоклату кебек эшләрне бик теләп, яратып башкара. Шуңадыр, күпләр аны үрнәк итеп куя. Сабир хатынына тун алган, өендә ремонт ясаган, дип үземне дә көнләштерергә тырышулары хәтердә.

Беренче балалары кыз булгангамы, әллә тормышта һәрнәрсәдән ямь табып яши белгәнгәме, уллары тугач, Сабирның шатлыгы без яшәгән ундүрт катлы өйгә дә сыймады. Бәбине каршы алучы күп санлы туганнары белән бергәләп ишегалдындагы кечкенә генә өстәлдә зур мәҗлес ясап, яшь гаиләнең чиксез куанычын уртаклаштык.

Балаларыбыз бер ишегалдында бергә әүмәкләшеп үскәнгәдер, Салих минем күңелгә бик якын. Кеп-кечкенә чагында көн саен үзе кадәр букча асып мәктәпкә китүләре бүгенгедәй күз алдымда. Әдәпле итеп татарча исәнләшүе, һәр нәрсәдә зурларга охшарга тырышуы да йөрәккә ятышлы иде аның.

Еллар үтә торды. Сабирлар өч бүлмәле фатир алып, шәһәрнең Киров районына күчеп китте. Безнең танышлык сирәк-мирәк очрашканда кыскача хәл-әхвәл сорашудан ары китмәде.

Казан – зур авыл ул, дип тикмәгә әйтмиләр. Төрле имеш-мимешләр башкалада кайчагында авылдагыдан да тизрәк тарала. Озын колаклардан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Сабир соңгы вакытларда салгалый башлаган, имеш. Башка берәү турында булса, ышаныр да идең. Тормыш – ормыш дигәндәй, кайчак имән баганасыдай кешеләрне да бөгә бит ул. Тик, шул кадәрле уңган, булдыклы ир-атны кинәт «яшел елан» чагуына ышанасы да килми.

Утсыз төтен булмый икән шул. Бер көнне Сабирны урамда очраткач, баштарак танымый тордым. Шактый бетеренгән, йончылган, ябыгып та калган.

– Бәхетеңне үгез сөзсә, шулай була икән ул. Малай начарларга иярде. Ни эшләргә белгән юк. Әле менә эштән китәргә туры килде. Салган килеш рульгә утырган идем, праваны алдылар. Хәзер грузчик булып, кибет тирәсендә буталам. Ни акчасы, ни эше...

Гаиләсендә тәртип чамалы булгангадыр, өйгә кайтасы да килми, ди.

– Хатын үзенчә сукалый, мин – үземчә. Малай хәзер икебезне дә санга сукмый. Урамнан кайтып кергәне юк...

Озак сөйләшеп торып булмады. Маңгаеннан чыккан бөрчек-бөрчек тир тамчылары, үзеннән аңкып торган аракы исе Сабирның эчке халәтен әллә каян сиздереп тора. Баш төзәтергә дип «бурычка» бераз акча алды да, җәлт-җәлт атлап үз юлы белән китеп барды.

БЕРЕҢ – ЧУРТАН, ИКЕНЧЕҢ – КЫСЛА

Озакламый Сабир белән кабат очрашырга туры килде. Бу юлы тагын да күңелсезрәк вакыйга уңаеннан, суд залында күрештек.

– Улыбыз тәмам юлдан язды бит. Иптәшләре белән бер әбине талаганнар. Суд карарын көтәбез, – диде Сабир, уңайсызланудан карашын читкә борып.

Гаилә башлыгыннан рөхсәт алып, бу хәлләр белән якыннанрак кызыксындым. Хокук саклау, тикшерү органнары тарафыннан җинаять эшенә теркәлгән калын-калын томнардагы рәсми документлардан, күпме тырышсам да, япь-яшь кешенең нинди сәбәпләр аркасында фаҗигале юлга басуын аңлавы читен булды. Гадәттә, гаепләнүченең әти-әнисе, туганнары, дуслары белән сөйләшү күбрәк ачыклык кертә. Салихның әнисе әйткәннәре дә уйландыра:

– Үзебез азындырдык малайны. Ни теләсә – шуны алып бирергә тырыштык. Акча – күпме кирәк. Сүз әйтергә ярамый – киресен эшли. Мине генә түгел, әтисен дә санламый. Икебез дә гел эштә булдык. Салих кайда, кемнәр белән – сирәк кызыксына идек. Өстәвенә, Сабир эчә башлады. Тәрбияли белмәдек, – ди ана күз яшьләрен тыя алмыйча.

Сүзгә Салихның бертуган апасы Сания кушыла:

– Соң, дөньясы әллә нинди бит. Атлаган саен бозыклык. Ул интернет дигәннәрен карарга куркыныч. Кемнән үрнәк алып үссеннәр? Иптәшләре дә җыен башкисәр булды. Шуларга ияреп, начар юлга кереп китте. Тегеләре бер эләктергәч, ычкындырмый инде.

Якыннары сөйләвенчә, бик яшьли сыра, тора-бара «катырак» эчемлекләр татып карый малай. Тәмәкене дә кулыннан төшерми. Көч-хәл белән тугызынчыны тәмамлагач, укуын бөтенләй ташлый. Берәр төрле һөнәр алу, эшкә урнашу турында сүз чыккач, кулын гына селти ул. Янәсе, өлгерермен әле. Урам исә андыйларны көтеп кенә тора. Беркемгә кирәге калмаганнарны кочак җәеп каршылый.

Менә шул чагында ата-ана, кем әйтмешли, «каравыл» кычкырырга тиеш тә бит! Юк шул, икесе бердәй булып, малайның һәр көнен, һәр сәгатен күзәтеп барасы урында, тәрбия юрганын Сабир үзенә тарта, Сания үзенә таба өстери. Әти кеше кайчагында дилбегәне ныграк та тарта. Андый вакытларда малайны әнисе яклый. Бердәнбер улын күз алдында кыйнатып торсынмы, янәсе.

Гаиләдә берең чуртан, икенчең кысла сыман икең ике якка тарту бервакытта да җүнлегә алып бармый. Салих әлеге хәлне үз файдасына файдалана. Әтисенә: «Үзеңне бел!» – дип кенә җибәрә.

Ә урамның үз кануннары, үз тәртибе. Наркотиклар белән эш итүчеләр, зур хезмәт куймыйча гына әкияттәгедәй табыш алучыларга яңадан-яңа корбаннар кирәк. Гадәттә алар карамагына матди мөмкинлеге булган гаиләдә үсүче егет-кызлар эләгә. Яшь кеше үтә кыю һәм кызыксынучан була. Берничә тапкыр наркотик татып караганнан соң, күбесе үзенең нинди ятьмәгә эләгүен сизми дә кала.

БЕРНИЧӘ ДОЗА ХАКЫНА

Мондый бәлагә тарыганнар аяныч хәлләр турында читкә чыгармаска тырыша. Киләчәктә таянычың, нәсел дәвамчың булыр дип тәрбияләп үстергән бердәнбер улың, урам хулиганнарына ияреп, наркотиклар куллана башласын әле! Хурлыгыңнан әллә ни кылырсың! Сания ханымның улы аркасында күпме кайгы-хәсрәт кичергәне дә йөзенә язылган.

– Баштарак Салих сорамый-нитми өйдәге әйберләргә кагылмады. Булдыра алган кадәр акчасын бирә килдек. Кайчак бурычка батып булса да. Берничә тапкыр дәвалап та карадык. Күпмедер вакыт әйбәт кенә яшәдек, – дип искә ала ул.

Тик урамдагылар Салихны тынычлыкта калдырмый. Мең төрле хәйлә табып аралашырга җай табалар. Алар белән күрешкәч, тагын мәхшәр башлана. Ата-ана ут йотып яши, ә Салихның кыңгыр эшләре артканнан-арта. Аптырагач, икәүләшеп улларын җылылык батареяларына богаулап куярга мәҗбүр булалар. Тик озакка түгел. Балаңның җәфалануын күреп, нинди йөрәк чыдасын?

Көн туды исә наркотик кулланучының уе – ничек кенә булса да бер доза өчен акча табу. Кайчагында дуслары Салихны «кызганып», бурычка да биреп тора. Бу кадәресе тагын да куркынычрак. Бурычны вакытында кайтармасаң, көн саен процентлар өстәлә. Анысыннан мәңге котылырлык түгел.

Улларының мондый хикмәтләре аркасында өйдәге барлы-юклы байлык кына түгел, бер-бер артлы дача белән машинаны да сатарга туры килә. Бурыч түли-түли ата-ана тәмам аптырый. «Өйгә кайтырга да курка башладым. Әй, үзәкне өзде дә инде бу бала», – дип өзгәләнә Сания ханым.

– Элегрәк, наркотиклар белән кайнашучы берничә доза өчен иң якын туганын да сата, дисәләр, ышанмас идем. Без бит ике бөртек туган. Ә ул мине шундый хәлгә куйды – әйтеп, кеше ышанырлык түгел. Туй мәҗлесенә санаулы көннәр кала туй күлмәгемне, хәтта кода-кодачаларга дип әзерләп куйган бүләкләрне урлап сатты, – ди бертуган апасы.

Салихны Татарстан Югары Суды бинасында тимер рәшәткә артында күргәч имәнеп киттем. Егерме яше яңа тулып узган егетнең карашында әйтеп-аңлатып булмаслык ачы сагыш, үзәкне өзгеч үкенеч бар иде. Тимер рәшәткә белән бүлеп алынган махсус урынга кертеп, богауларыннан арындыргач, әти-әнисе ягына борылып елмайгандай итсә дә, барып чыкмады. Их, шушы тимер рәшәткәләр артында аның белән янәшәдә әфьюн җитештерүчеләр дә утырсын иде. Республикага төрле урау юллар белән наркотик кертүчеләр, бу эшне оештыручыларның урыны шушында бит. Тик, ни кызганыч, тимер рәшәткә артында күбрәк аларның корбаннары утыра.

Суд материаллары белән таныш булганга мин инде бернигә дә өметләнмим. Гәрчә әти-әнисенең күзендә өмет чаткылары сүнмәсә дә. Суд барышында Салих үзе дә «мин әбине үтерергә теләмәдем» – дип исбатларга тырышты. Әмма үлемтеккә дип җыйган акчасын талап алу өчен сигезенче дистәсен түгәрәкләп баручы әбине кыйнауда аның гаебе тикшерүчеләр тарафыннан инкарь итеп булмаслык дәлилләр белән расланган.

Татарстан Югары Суды, үзенең ачык утырышында әлеге эшне карап, Салих Галиуллинны Русия Җинаять кодексының 105нче матдәсе нигезендә каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 16 елга ирегеннән мәхрүм итте.

 Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии