Авыл афәтләре вәхшәте

Авыл афәтләре вәхшәте

Авыл җирләрендә эшсез калып эчеп йөрүчеләр шактый булса да, аларның күбесе зыянсыз сәрхуш. Ләкин араларында хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга сәләтле вәхшиләр дә очрап куя.

Чүпрәле районындагы Яңа Уби авылы кешесе Николай Смирнов шундыйлар рәтеннән. 1985нче елгы ошбу ир-ат Чүпрәле генә түгел, Саба районы һәм Ульян өлкәсендәге судлар тарафыннан күп тапкырлар хөкем ителгән. Урлау, талау, кыйнау, үтерү белән янау кебек җинаятьләре өчен җиңелрәк җәза белән котылган очраклары да, колониягә озатылганы да булган. Күрәсең, рәшәткә артына эләккәч тә үзен тәртипле тоткан, шул сәбәпле ике мәртәбә вакытыннан алда азат ителгән, шулай да җиде ел гомерен япкынлыкта уздырган. Ышанычсыз кеше туган якларына кайткач та административ күзәтүгә куелган, ләкин кәттә егет аның ирекне чикләүче таләпләрен, әйтик, полициягә барып күренеп йөрү, төнлә белән өйдә булу кебек шартларын үтәүне кирәк санамаган. Бу һәм башка законсыз гамәлләре өчен соңгы бер елда гына 18 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, башлыча, унар тәүлеккә зинданга ябып тотылган, узган ел азагында ярты еллык шартлы хөкем дә алган әле.

Чүпрәле якларындагы чуаш авылларында аның кебекләр шактый. Смирнов эчке эшләр бүлеге подвалындагы камерада шундыйларның берсе – Алешкин Саплык кешесе Анатолий Ясонов белән бергә утыра. Николайдан өлкәнрәк әлеге абзый да үз гомерендә төрмә юлын күп таптаган, иректә чагында 1989нчы елгы бердәнбер кызы Татьяна (исеме үзгәртелә) гаиләсе белән гомер иткән. Узган ел август аенда өзлексез эчеп йөрүче агай, якыннары белән тынышмыйча, каршы йорттагы 1955нче елгы ялгыз күршесе һәм шешәдәше В.Портнов белән бер түбә астында тора башлаган.

Быелның 31нче гыйнварында Алешкин Саплыкка Николай Смирнов та килеп чыга. Ул анда «крестная мать» дип йөртелүче ханым белән көмешкә эчеп утырганда, иш янына куш дигәндәй, күрше Матак авылыннан Юрий Одиноков дигән тагын бер төрмәче пәйда була. Анысы төрмә сәндерәсендә бергә яткан дусты, ягъни «крестная»ның «сожителе» В. Ефимовны күрергә дип килгән була. Хуҗа шабашкада чак туры килә, димәк, хәмерле мәҗлес аннан башка дәвам итә. Искәртик, Одиноков белән килгән тагын бер ир-ат Н. Смирновны күргәч тә шул ук таксига утырып китеп бара, чөнки аның холык-фигылен яхшы белә һәм зур күңелсезлекләрдән котылып кала.

Ә тегеләр, кем әйтмешли, хәмернең мичкәсенә төшәләр, әйтүләренә караганда, шул авылдагы «самогонщик» янына дүрт тапкыр барып кайталар һәм төн уртасы якынлашканда Портнов белән Ясонов яшәгән йортка керәләр. Бу исә бер өстәл артында, йомшаграк итеп әйткәндә, бигүк ышанычлылардан булмаган дүрт сәрхуш, иң хәтәре – котырынкы Смирнов та утыра дигән сүз.

Алешкин Саплыкта шаукым 1нче февральдә төштән соң күтәрелә. Ясоновның кызы янына күз төпләре күгәргән В. Портнов килеп керә, узган төндә өендә булган мәхшәрне сөйләп биреп, аңсыз килеш идәндә яткан әтисенә ярдәм чакыртырга куша. Татьяна өйгә авыл табибәсе белән бергә керә, әтисенең җансыз икәнен күрү белән урамга чыгып полиция килгәнне көтә. Одиноков белән Смирнов «крестная» йортында тоткарлана. Аларның беренчесе шаһит итеп калдырыла, икенчесе исә чынлыкта бик озакка ябып куела. Тиздән суд карары белән кулга алына, чөнки үтерүченең ул икәне шик уятмый.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Портнов йортына явыз нияттән керми алар, үзләре белән «төнлә туган» эчемлекләре дә була. Ызгыш сыйлаучы, ягъни стаканнарга салучы Одиноков Ясоновның савытын буш калдыра башлагач чыга. Ошбу гамәлен Ясоновның 4 мең тәңкәлек бурычын кире кайтармавы белән аңлата ул. Әлбәттә, мондый кимсетү Ясоновка да ошамый, үзара тарткалашу башлана, әйтүләренчә, яшьрәк, ләкин кечерәк гәүдәле Юрий агайга башы белән тондырмакчы булып талпына, ләкин буе җитмәү сәбәпле эләктерә алмый. Н. Смирнов дигән «текә» егеткә көч-куәтен күрсәтергә җай чыга. Кыскача гына әйткәндә, Ясоновны ярсып типкәләп, кыйнап кына калмый, идәндә чалкан яткан кешенең күкрәгенә дә менеп сикерә. Нәтиҗәдә аның кабыргалары сына, эчке әгъзаларга зыян китерелә, баш җәрәхәтләре ясала.

Смирнов арага кереп маташкан Портновка да сугып авыз-борынын каната, үзе үк ишегалдына чыгып бер көрәк кар алып керә һәм аңсыз яткан Ясонов битендәге канны Одиноков белән сөрткәндәй итеп чыгып китәләр. Әле шуннан соң да үзләре кебекләр рәтендәге бер абзый өендә иртәнге сәгать 5кә кадәр эчеп утыралар. Административ күзәтү шартлары буенча Н. Смирновның кичке сәгать 10да өендә булырга тиешлеген дә искәртик.

В. Портнов дустының хәле мөшкел икәнен күрә, әлбәттә. Ләкин теге явыздан куркып, тавыш чыгарырга базмый, күрәсең, могҗизага өметләнә. Әйтүенчә, иртә белән бусага төбендә яткан күршесе исән була, бары тик төш вакытында аның җансыз икәнен күргәч кенә Татьянага хәбәр итә ул. Мәрхүмнең энесе һәм дүрт кыз туганы була, ләкин алар тайгак юлдан киткән Анатолий белән күптән аралашмыйлар, аны җирләргә берсе дә кайтмый.

Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров Н. Смирновка кеше сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән үтерү һәм административ күзәтү кагыйдәләрен бозу дигән ике гаепләү белдерә. Н. Смирнов киресен сукалап тормый. Апрель аенда җинаять эше район суды карамагына тапшырылды.

***

Лаеш районының Урта Девятово авылында яшәүче Владимир Русанов карап торырга явыз кешегә охшамаган үзе. Яшь чагында армиядә дә хезмәт иткән, аннан кайткач шактый вакыт җирле совхоз һәм урман хуҗалыгында эшләгән. Дөрес, шул елларда урлашкан һәм тыелган ысул белән балык тоткан өчен дүрт тапкыр хөкемгә тартылган, ләкин төрмәгә утыртылмаган, ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән яисә штраф түләп котылган.

Беркайчан да өйләнмәгән 45 яшьлек карт буйдак төп нигезләре янәшәсендә, чынлыкта ата-анасы салып биргән барлык уңайлыклары булган йортта яши. Соңгы җиде-сигез елда эчүе аркасында даими эшләми, очраклы эшләргә генә йөргән. Аның 69 яшьлек әнисе улының декабрь азагыннан февраль ае башына чаклы туктаусыз исереп йөрүен әйтә, әмма В. Русанов ошбу галәмәтен кыш көне эш булмау белән аңлата, үзен ташланып эчүче сәрхуш дип санамый.

Чыннан да, 7нче февральдә аек була ул. Кич белән янәшә йорттагы ата-анасы янына кереп тамак туйдырып чыгып китә. Әлбәттә, аны даими рәвештә исерек килеш күреп һәм эчмәскә кушып әрләп-тиргәп торган картлар өчен куанычлы хәл була бу. Ә икенче көнне алар өендә бөтенләй башка Николай пәйда була һәм коточкыч ерткычлык эшләп куя.

Мәгълүм булганча, 7нче февральдә ул ата-ана йортыннан чыгып шактый вакыт узгач, аның янына Н. Горбунов дигән дусты килеп керә. Буш кул белән түгел, тулаем исәпләгәндә, 9 литр «Жигулевское» сырасы һәм литр ярым самогон күтәреп килә. Шул рәвешле сәрхушләр төн буе сыйланып утыралар, иртәнге сәгать 5тә генә йокларга яталар. Төш җиткәндә уянып, кунак чыгып китә, ә хуҗа калган хәмерне эчеп баш төзәтеп утыра, исерүе җиткәч картлар янына барып керә.

Сәрхуш башында нинди уйлар кайнавы билгесез. Әнисе Галинаның әйтүенә караганда, аңа: «Давай, разберемся», – дип, ни хакындадыр сөйләшергә теләвен белдерә ул. Ләкин әни кеше исерек белән әңгәмә корасы килмәвен әйтеп түр бүлмәгә кереп китә, ә кухня ягында әтисе Вячеслав кала. Күп тә үтми хатын-кыз иренең кычкырганын ишетеп йөгереп чыга һәм аны диванга таянып идәнгә тезләнгән хәлдә күрә, ә Владимир юкка чыккан була.

1952нче елгы В. Русанов шул тирәдә генә яшәүче фельдшер Г. Кузьмина килеп җиткәндә үлгән була инде. Ул мәрхүмнең күкрәгенең сул ягында пычак җәрәхәте булуын әйтә. Соңрак үткәрелгән экспертиза пычакның йөрәкне, бавыр һәм башка әгъзаларны җәрәхәтләвен белдерә.

Хуҗабикә моның Владимир эше икәнен белә, әлбәттә. Кухня өстәлендәге пычакның юкка чыгуын да күрә, полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче уртанчы улының өенә керергә курка. В. Русанов погонлы кешеләргә әтисенә бер тапкыр пычак чәнчүен шунда ук әйтә һәм алардан атасының үлүен ишетә, җинаять коралын бәдрәфендәге унитаз артына яшерүен дә күрсәтә.

В. Русанов гаебен таный. Әйтүенчә, әтисе аның инде ике ай буе эчүен, сәрхушлеккә чыгуын белдереп орыша башлагач пычакка ябыша ул. Тикшерү комитетының Биектау районара бүлегеннән юстиция подполковнигы Марсель Фатыйхов аңа аңлы рәвештә кеше үтерү дигән рәсми гаепләү белдерә. 1976нчы елгы В. Русанов хәзергә тикшерү изоляторында хөкем көтә.

***

Азнакай якларындагы Тымытык авылында яшәүче Рафис Харисов та эчә торгач явыз кешегә әйләнгән. 1960нчы елгы ошбу абзый да артыгын эчәсең дип телләнә башлаган 25 яшьлек туганын пычак белән җәрәхәтли һәм үзе дә картаймыш көнендә олы бәлале була. Югыйсә, рәсми кәгазьләрдә хөкем ителмәгән, яшәү урынында уңай бәяләнүче кеше дип күрсәтелә, бары тик эчкече буларак исәптә торуы гына әйтелә. Аның кебекләр турында, гадәттә, эчү дигән бер генә кимчелеге бар, диләр. Ләкин көтелмәгән явызлыкларга этәрә торган яман кимчелек шул ул.

Рафис абзый узган елның 8нче декабрендә дә салмыш була. Кичкә таба күршедә яши торган сеңлесенең 25 яшьлек улы Дәвит Харисов килеп кергәч тагын эчәргә җай чыга, чөнки егет литр ярым сыра тотып керә. Низаг тәнәфес вакытында, ягъни ирләр верандада тәмәке көйрәткән чакта чыга. Яшь кешенең, соңгы вакытта күп эчәсең, дип акыл өйрәтергә керешүе ошамый агайга. Шул рәвешле сүз артыннан сүз чыга, сүгенү, кимсетүләр дә ишетелә башлый. Ахыр чиктә лаякыл исерек абзый өенә кереп пычак алып чыга да Дәвитнең күкрәгенә кадап ала.

Туган-тумача ашыгыч ярдәм чакыра, ярадан аккан канны чүпрәк каплап туктатып азапланалар. Соңрак кайбер табиблар, пычак бер сантиметр тирәнрәк яисә түбәнрәк кадалса, егетне коткарып та булмас иде, диләр. Шөкер, Д. Харисов тиз тернәкләнә, 11 көннән сырхауханәдән чыгарыла, тагын 3 көннән яраны теккән җепләр алына. Шулай да эксперт, аның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән, дип белдерә. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән өлкән тикшерүче Э.Р. Мусина Рафис Харисов гамәлләренә кеше үтерергә омтылыш ясау дигән бәя бирә, ягъни ул үтерергә дигән ниятен ахырына кадәр җиткерә алмаган булып чыга.

Зарар күрүче Д. Харисов моңа кадәр дустанә мөнәсәбәттә булган туганының үтерү нияте булуы белән килешми, үтерәм дисә тагын кадаган булыр иде, мине куркытырга гына уйлагандыр, дип саный. Әлбәттә, гаепләнүче Р. Харисов та шундый ук фикерне алга сөрә, ягъни авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен җиңелрәк җәза алырга тели. Ләкин гаепләү ягы кешенең йөрәк тирәсенә чәнчегән 1960нчы елгы Р. Харисов кырыс җәзага лаек дип саный. Хөкем шушы көннәрдә чыгарылачак.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии