Кем биюен биербез?

Абхазиядә вакытта чын ир-егет нинди ике эшне эшли белергә тиеш, дигән сорау биргәннәр иде. Беренчесенең корал белән эш итә белергә тиешлек икәнен чамалап була иде инде, ә менә икенчесенең милли биюне бии белүе икәнен мин һич тә уйлап таба алмадым. Ә бит аларда бии белмәгән егет егеткә дә саналмый икән!

Әле менә күптән түгел япь-яшь көенчә ут астына барып кереп, үз җирләрен дошманнан азат иткән азербайҗан солдатларының Шуша шәһәрендәге биюләрен карагач, аналарча теләктәшлек һәм соклану хисләрен кичердем. Азербайҗан гына түгел, гомумән Кавказ халыкларының биюләре беркемне дә битараф калдырмыйдыр ул. Чөнки искиткеч матур бии бит алар! Егетләренең баш югары, күкрәкләр киерелгән, чып-чын тау бөркетләре инде менә! Бөтен кыяфәт: «Карагыз, сокланыгыз – мин нинди матур, батыр!» – дигән горурлыкны кычкырып тора. Ә кызлары назлы аккошлар кебек, алар тирәсендә йә әзрәк якынаеп, йә ераграк китеп тыйнак кына бөтереләләр. Бернинди дә артык сикеренү дә юк. Ә инде егетләре түгәрәккә җыелып, бер-берсенең иңсәләренә кулларын салып биегәндә алардагы бердәмлек, милли горурлыкка сокланмый калырга мөмкин түгел. Һәм бу урында, ә без үз биюебезне бии беләбезме соң, дигән сорау туа да инде.

Дөресен әйтим, минем 1нче урында да, 100нче урында да иң мөһиме – эш дип санаган әтиләренә охшаптыр, ике улым да бии белмиләр. Юкса, аларның кечкенә чагы әзрәк милли күтәрелеш чорларына туры килеп, берничә ел хореография дәресләре дә укытылды әле мәктәпләрдә. Тик, нишләптер, билгеләре «3»ледән артмаганга микән, алар аны яратып китә алмадылар шул.

Кайвакытта: «Әле ярый Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор ансамблебез бар, юкса кемнәрне күрсәтер идек дөньяга?» – дип уйлап куясың. Тик җиде миллионлы татар өчен бу бик аз шул инде. Әле берничә ел элек, үзебезнең авыл кызы (ул бик зур татар авылының мәдәният йортында хореограф булып эшли) авылларының һәвәскәрләре концертының язмасын күрсәткән иде. Ул анда үзе дә бик матур
итеп башкорт биюен биеде. Без мәктәптә укыганда да төрле төсле ленталар тагып – молдаван, сарафаннар киеп – урыс, кара киемнәрдән – грузин, тирәсенә мех тегелгән бүрекләрдән башкорт биюләрен бик теләп бииләр иде. Юк, мин һич кенә дә башка милләт биюләрен биергә кирәкми дип әйтергә җыенмыйм. Башта үзебезнекен өйрәнергә иде дип кенә әйтүем. Менә бит әле соңгы вакытларда әби-бабалары, әти-әниләре үзләрен татар дип санаган, татарча сөйләшеп үскән кайбер яшьләрнең кинәт кенә башкортка авышып китүләрен күрәбез. Бу безнең балаларыбызда милли рух, милли горурлык тәрбияләмәвебезгә бер дәлил бит инде. Бездән аермалы буларак, башкортлар моның белән нык шөгыльләнделәр һәм эшлиләр. Ә без милли рухның үзеннән-үзе һавадан башыбызга шапылдап төшүен көтәбез кебек.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим-Чаллы

Комментарии