«Умарта кортларыннан үрнәк алсак, бу көрәштә җиңәргә була»

«Умарта кортларыннан үрнәк алсак, бу көрәштә җиңәргә була»

Бармакның кайсын тешләсәң дә авырткан кебек, балаларны да бер-берсеннән аерып карап булмый, дип әйтәләр әйтүен… Ләкин Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу әйтемне белми, ахрысы. Әнә бит, республика умартачылары: «Без әти-әнисе исән була торып та ятим калган бала хәлендә. Әти-әни безне танырга теләми», – дип зарлана. «Әти-әниле ятимнәр», ягъни «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы узган атна ахырында җыелышып, проблемаларны уртага салып сөйләште.

Иң үзәккә үткән проблемалары – басуларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә кортларның күпләп агуланып үлүе. Законнар, норматив документларның бөтенесе диярлек бер генә «брат»ның – аграрийның мәнфәгатьләрен истә тотып эшләнгән. Ә икенче «брат» – умартачы – читтә калган. Ләкин бал җитештерүчеләр үзләре бу роль белән килешергә теләми. 2019нчы елда агулаулар бик күп кортны кырып салганнан соң, җитди көрәш башлады алар. Нәтиҗәсе дә бар икән.

Иҗтимагый оешма рәисе Шәүкәт Хәйруллин ясаган хисапта мондый сан бар иде: рәсми булмаган статистикага караганда, шушы 2 ел эчендә республикада агулаулар аркасында 25 меңгә якын умарта гаиләсе үлгән. Рәсми статистика саннары, әлбәттә, кимрәк: алар үзләренә мөрәҗәгать иткәннәрне генә саный. Ләкин бөтен умартачы да кортлары кырылуын министрлыкка, рәсми идарәгә әйтеп тормый. Компенсация аласы килсә, җиде кат тире чыкканчы артыннан йөрергә кирәклеген белә чөнки (әле алай да бирәләрме, юкмы?!). Ул тирне министрлык, суд юлларында йөреп түгел, исән калган умарталары белән мәш килеп түгүне хуп күрә. Зарын йә күршесенә, йә таныш умартачыларга гына әйтә. Иҗтимагый оешма менә шундыйларны да статистикага керткән.

Ә узган 2020нче елда агулану аркасында үлгән кортлар бермә-бер әзрәк булган. Моңа ирешүнең сере гади: аграрийлар белән әйбәтләп сөйләшергә кирәк. Дөрес, химикат сиптерергә дип басуга кереп барган трактор каршысына чыгып баскан умартачылар да булган булуын. Шулай да иң нәтиҗәле ысул дип, аграрийлар белән яхшылап сөйләшүне һәм төрле инстанцияләргә хатлар язуны атадылар.

«Һәр районда үз эш алымы. Менә Биектауда умартачыларны кисәтми-нитми, көпә-көндез басуларны эшкәртүләре турында газетада басылган мәгълүматны җыеп барып, министрга тапшыра башладык. Шундый бер хаттан соң районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе шалтырата: «Ник безне начар итеп күрсәтәсең, ник жалобалар язасың? Соңгы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, химикатлар белән эшкәртү булмый калды бит», – ди. «Без газетадан алып язабыз, эшкәртү булмау турында язылмаган иде», – дим. «Әйдә, районда бер кешеңне билгелә, проблемалар булса, аның белән урында хәл итик, бүтән бездән зарланып язма», – диде. Алмаз Шакировны тәкъдим иттем. Алмаз умартачыларны җыйган. Басуларны эшкәртү турында мәгълүмат алалар һәм аның белән килешмиләр икән, җыелышалар да идарәгә йә агроном янына баралар, үзара килешәләр. Дөрес, башта әзрәк каршылык булып алган иде. Ә хәзер эш майлап куйган кебек бара. Идарә җитәкчеләре белән якыннан сөйләшеп килешү – иң нәтиҗәле алым. Тәмле телеңне, күчтәнәчкә балыңны жәлләмәскә кирәк. Ул бит якынайта гына», – дип мисал китерде Шәүкәт әфәнде.

Күп җирдә «ятим бала»ны таный башлаганнар икән. Аграрийлар умартачыларны тыңлап, үзара килешеп эш итәләр, диделәр. Ә танырга теләмәгәннәр белән рәсми телдә – закон телендә сөйләшергә кала. «Ятим бала»ны танымасалар да, законны танымый хәлләре юк. «Татарстан умартачылары» оешмасы төрле инстанцияләргә хатлар яза. «Сез язган хатларны укымыйбыз да, дип ачыктан-ачык әйтүче чиновниклар да бар. Хатлар язганда шундый фикергә килдек: иң нәтиҗәле орган – прокуратура. Ул үзе җәза бирми, ләкин безнең мәсьәлә белән кайсы орган шөгыльләнергә тиеш – хатны шунда юллый, үз контрольлегенә ала. Шундый бер очрактан соң табигатьне саклау прокуратурасы үзе безнең белән элемтәгә чыкты. Әйдәгез, прокуратура аша түгел, турыдан-туры эшлик, диделәр. Бу эшне тизләтә. Ә оперативлык бик мөһим. Умарталык янында химикат сиптерә торган агрегат басып торганда, хат язарга соң инде, анда оператив эш итәргә кирәк», – ди Шәүкәт Хәйруллин.

Шушы оешма әгъзасы, Зәй умартачысы Алексей Андреев тагын бер мисал китерде: «Эре агрохолдингларга караганда, зур булмаган агрофирмалар, аерым фермерлар белән килешү җиңелрәк. Менә, мәсәлән, «Агросила»ның бер бүлекчәсе булган «Нива» ҖЧҖ. Узган елның 14нче маеннан 20нче июненә кадәр ул СанПиН кагыйдәләрен 7 тапкыр бозды. Әйтик, басуларны эшкәртүләре хакында умартачыларны һәм авыл халкын кисәтмәделәр, өстәвенә, химикатны көн яктысында һәм көчле җил булганда сиптерделәр. Санитар-саклау зонасын да боздылар. Ә Роспотребнадзорның Зәй районы буенча белгече умартачылар дүртенче (!) тапкыр зарланып мөрәҗәгать иткәч кенә «Нива» басулары урнашкан Поповка авылына килде. 112 номерына да, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль идарәгә дә, Зәй районы прокуратурасына да шалтыраттык. Нәрсә булып чыга инде бу: закон сагында торырга тиешле органнар үз функцияләрен үтәргә теләми, ә «Нива» моннан рәхәтләнеп файдалана, димәк. Умартачылар гаиләсе Минеевлар көрәшүдән туктамады. Татарстан, Русия прокуратурасына, Роспотребнадзор, Росприроднадзор, Табигатьне саклау прокуратурасына, хәтта Русия Президентына да хатлар язды. «Нива» җитәкчелеге белән кешечә сөйләшергә дә тырышып карадылар, ләкин тыңлаучы булмады.

Әлеге каршы торуның кульминациясе – 23нче июньдә умарталар өчен 1нче дәрәҗәдә зыянлы булган пестицидлар белән рапс басуын эшкәрттеләр (бу хакта тулырак газетабызда язган идек: «Бал кортлары агулануын дәвам итә…», 2 июль, 2020, №26). Бәхеткә, Минеевлар кортларны саклап кала алды. Бу хәлдән соң тагын төрле инстанцияләргә хатлар яздык. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Нива» административ җаваплылыкка тартылды. Ә иң мөһиме: агрофирма, ниһаять, сөйләшүгә бара башлады».

Кыскасы, кул кушырып утырмасаң, үз хокукларыңны якласаң, җиңәргә була. Язма башында «ятим бала» дип атасак та, иҗтимагый оешма бөтенләй үк ялгыз түгел. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе белән тыгыз элемтәдә торалар, бергәләп эшлибез, диделәр.

Гомумән, берләшүнең әһәмияте турында сүз күп булды бу җыенда. «Бердәм булсак, фальсификат алып килеп сатучыларга да каршы торырга, аларны безнең базарга кертмәскә мөмкин. Алтай, Кузбасс мисаллары шуны күрсәтә», – диде Шәүкәт Хәйруллин.

Бу бердәмлеккә чакыруга бөтен районнар да колак салса гына эш барачак, билгеле. Әлегә читкә каеручылар да бар икән. Тискәре мисал дип Саба, Мөслим районнары аталды. Басуларны эшкәртү турында мәгълүмат чыгып бара торган «ватсап»-төркемнәренә күрше район вәкилләрен кертмәгәннәр. Нәтиҗәдә, күрше районнар чиктәш басуларда эшкәртүләрнең кайчан буласын белми калган. Шуның аркасында Теләчедә 400 умарта оясы үлгән, ә мөслимлеләр Актаныш районы умарталарын агулаган.

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин җыенда тагын бер фикерен җиткерде: «Безгә саннарны яшермәскә кирәк. Күпме табыш алуны, кортлар үлгән очракта күпме табыш югалтуны әйтеп сөйләшергә. Салым салырлар дип куркабыз. Саласы булсалар, аны бездән сорап тормаслар. Ул салым акчасы республика казнасына керә бит. Шуңа күрә республика күпме миллиардлар югалтканын белеп торсын».

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии