Тәвәккәл баш яра

Гадәттә, таш яра дигәнне ишетергә туры килә. Гәрчә ахырын уйлап, исәпләп тормыйча баш яручылар күбрәк булса да. Бу бигрәк тә эшмәкәрләргә хас. Еш кына алар акланмаган тәвәккәллек кылып, закон рөхсәт иткән чикләрдән үтеп чыга. Бу исә мәгълүм нәтиҗәләргә китерә.

ӘҖӘТ САЗЛЫГЫ

Узган ел декабрь аенда Чистай эшмәкәре Нәкыя Камалова мошенниклык, ялган документлар әзерләү һәм җинаятьчел юл белән табылган акчаны куллануда гаепләнеп, берьюлы өч маддә буенча хөкем ителде. Бу еш кабатлана торган хокук бозу очрагы асылын берничә җөмлә белән аңлатырга мөмкин. Эшмәкәр законлы һәм законсыз ысуллар белән кредит алып, банкка бурычка баткан, бизнес көтелгән керемне бирмәгән яисә бөтенләй таркалган, әҗәтне кайтарып булмаган. Банк милициягә мөрәҗәгать иткән…

Сүз дә юк, эшкуар тапталган, шома юлдан гына йөрмичә, үз сукмагын сала һәм кайда абынасын белеп бетерә алмый. Шуңа күрә аңа карата теләктәшлек хисе дә уянмый калмый. Судларда, кагыйдә буларак, шартлы хөкем бирелү дә шуны раслый булса кирәк. Нәкыя ханым да 6 елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде.

Ләкин әхлакый яктан караганда, аның гаебе зур. Чөнки кредит алганда законсыз алымнар куллануы өстенә, ул әҗәт сазлыгыннан башкаларны бурычка батыру хисабына чыгарга теләгән. Судта аның “ярдәме” белән банк алдында бурычлы булып калган 14 кеше катнашты. Барысы да туган-тумача, үзе белгән, дөресрәге, үз предприятиесендә эшләүчеләр яисә таныш-белеш. Эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльвира Батыршина әйтүенә караганда, Камалова үзенең улы, кызларын да шушындый ук хәлгә төшергән. Әлбәттә, алар әниләре өстеннән гариза язмаган.

Эш итү алымы гади аның. 2004-2006 елларда үзенә бәйле яки белгән кешеләрен банктан 500 меңнән 990 меңгә чаклы күләмдә кредит алырга күндерә. Алар турында ялган белешмәләрне төрле оешмалардагы танышларыннан ала. Ул вакытта пилмән җитештерүче “Экстра” дигән ит эшкәртү цехы эшләп торган уңышлы эшмәкәрнең сүзе кайда да үтә. Банкта да төпченеп тормыйлар. Теге кешеләр авырсынмыйча кредитны алып, Камаловага тоттыра.

Ләкин банк алдындагы бурычны процентлары белән үзем каплыйм дип ышандырып килгән эшмәкәр бер-ике түли дә туктый. Ә аннары икенче берәүне үгетләп, тагын шул көнгә төшерә. Кайберәүләр хәтта аның кармагына икешәр тапкыр эләгә. Нәтиҗәдә, судта чит кешеләр исеменә 18 кредит алу очрагы тикшерелде. Аларның гомуми бәясе 10 млн сум чамасы булып, банкка бары тик 1,8 миллионы гына кире кайтарылуы билгеле булды. Моңа өстәп, судта зарар күрүче буларак аның цехына түшкәсе белән ит тапшырып та, акчасын ала алмаучылар да катнашты әле.

Суд Камалованы түли алмыйсын белә торып, кешеләрне алдап, кредит алдыру юлы белән акча эшләү, ягъни мошенниклыкта гаепле дип тапса да, банк алдында бурычлы булып зарар күрүчеләр кала. Чөнки имзаңны куеп, акча алгач, аңа син хуҗа. Үз кирәгеңә тотасыңмы, әллә Камаловага бирәсеңме, барыбер банкка процентлары белән кайтарырга тиешсең. Димәк, аларга Камалова белән тагын бер – гражданлык тәртибендә судлашырга туры килмәгәе әле.

Банкка заемщик һәм поручительләр үзенең “Экстра” фирмасында аена 20-30 мең сум акча алып эшли дигән ялган белешмәләр яудыруы, рәсми документлар алдап ясау буларак, Җинаять кодексының 327нче маддәсе кысаларына эләгә. Монда “Чистопольагрохим”, “Ямбургаз” җәмгыятьләреннән алынган ялган белешмәләр дә бар әле. Тикшерү һәм суд аларның кайдан килүен төпченеп торуны кирәк санамаган. Ә инде ит эшкәртү цехына 1-5 миллион торучы җиһазлар алу җинаятьчел юл белән табылган акчаны легальләштерү буларак тагын бер маддәгә “азык” булган.

Эшмәкәрнең тәвәккәлләнеп миллионлаган бурычка батуы – бер хәл. Ирексездән, ә банк кая караган дигән сорау туа. Әйтик, 2006 елның мартында Ф.Р.Зиннәтова, Камалова кушуы буенча, 500 мең сум кредит алып бирә. Алты ай да үтми, шул ук заемщикка банк 990 мең сумлык тагын бер кредит тапшыра. Ул гына да түгел, Зиннәтова әле тагын ике тапкыр поручитель буларак та чыгыш ясый.

Витушкина, Панаева, Бакироваларга да йөзләгән мең сум бурычы була торып, 700-720 меңәр сумлык икенче кредитлар бирелгән. Барысының да хезмәт хакы турындагы белешмәләрнең ялган икәнен һәм бер үк кешеләрнең берничә тапкыр заемщик һәм поручитель булуын да исәпкә алсак, “Ак барс” ачык акционерлык җәмгыятенең Чистай филиалының хәвефсезлек хезмәте турында, димәк, күрергә теләмәгәннәр дигән нәтиҗә ясарга гына кала.

Нәтиҗәдә, банк үзе дә авыр хәлдә кала. Хәвефсезлек хезмәтен хәзер яңа кеше – Сергей Чернышев җитәкли һәм бурычны кайтару өчен тырыша. Ләкин Камалованың бүгенге көндә кереме юк дәрәҗәсендә, “Экстра” цехы да эшләми. Анысы да Нәкыя ханымның кызы исемендә икән әле. Димәк, аңа кредит алып булмый. Гадәттә, мошенниклар мөлкәтне яшерү хәстәрен алдан ук күрә бит ул. Әйтик, автокредитка алган кайдадыр чит өлкәдә янып беткән диг ән белешмә юнәтеп бирә ул. Банк җибәргән запроска исә янгын булган, машинага зарар гына килгән, ягъни төзәтеп була дигән җавап алынган.

Кыскасы, Чистайдагы тарткалашуның очы-кырые күренми әле.

БАНК БЕЛӘН КАЧЫШЛЫ УЙНАУ

Әлмәттә яшәүче Наталья Масленикованы эшсезлектә гаепләп булмый. Ләкин әлеге “ТЗД Мажнам”җәмгыяте хуҗасы да банклар белән качышлы уйнап файда алырга тели.

2007 елның декабрендә ВТБ банкының Казандагы филиалыннан зур суммада кредит алырга уйлый ул. Һәм максатына ирешә дә. Банкка үзенең фирмасыннан финанс-хуҗалык эшчәнлеге ал да гөл икәнен күрсәтүче ялган бухгалтер кәгазьләре биреп, 6 млн сумны алып китә.

Акча булгач, яңа мөмкинлекләр ачыла. Эшмәкәр транспорт хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнергә ниятләп, “Траст-сервис” дигән яңа оешма ачып җибәрә. Һәрберсе икешәр млн торучы ике “Фрейтланер” машинасы һәм аларга һәркайсы 1,2 миллионлы ярым тагылма-цистерналар ала.

Ләкин бизнес көтелгән нәтиҗә бирми. Тагын акча кытлыгы сизелә башлый. Наталья Михайловна бу юлы Агропромбанкның Әлмәт бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә. Монда инде яңа фирманың уңышлы эшләве турындагы ялган кәгазьләр бирә, теге машиналарны закладка сала һәм тагын 3 миллион кредит алуга ирешә. Монысына 2,8 млн сум торучы ярымтагылма әрҗәле “Рено-Магнум” машинасы ала.

Ләкин базар мөнәсәбәтләре кырыс ул. Нефтьчеләр каласында да нефть продуктлары ташу өлкәсенә кереп үз урыныңны алу авыр. Шул сәбәпле “Траст-сервис” та хәлләнеп китми. Масленникова бурычны кайтара алмый. Алай гына түгел, кайтарырга теләми дә. Аның белән Әлмәт эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге кызыксынып тикшерә башлый. Теге машиналарга арест салына, чөнки алар ялган документлар нигезендә, ягъни җинаятьчел юл белән табылган акчага алынган дигән нәтиҗә ясала.

Өстәвенә, Масленникованың банкка залог итеп чит оешма мөлкәтен салып куюы да ачыклана әле. Монда тагын банк хезмәткәрләре “уяулыгына” игътибар итми булмый. Документларның ялган икәнен ачыклый алмау – бер хәл. Масленникова кредит алганда, “Промстройкомплект” дигән җәмгыять складындагы товарын үзенеке итеп күрсәткән. Ә инде банк хезмәткәрләре залогка салынган матди байлыкны исәпкә алырга килгәч, теге оешма җитәкчесенең күзе маңгаена менгән.

– “ТЗД Мажнам”ның бар байлыгы менә шушы, – дип склад почмагындагы берничә киштәгә төртеп күрсәтә ул. – Гафу, егетләр, калганы безнеке…

Шулай итеп, аның гамәлләрендә мошенниклык билгеләре ярылып ята. Ләкин тикшерү органнары эшне хәзергә җинаятьчел ысул белән табылган акчаны легальләштерү турындагы 174нче маддә буенча гына ачты. Аны эчке эшләр министрлыгы каршындагы Тикшерү идарәсе тикшерүчесе Антон Баров алып бара. Суд тәвәккәлли торгач, бурычка бату өстенә закон белән каршылыкка килгән эшмәкәргә азмы-күпме теләктәшлек күрсәтерме? Әллә инде моңа кадәр дә салым түләүдән читләшкән өчен шартлы хөкем алуын исәптә тотып, ташлама да ясап тормасмы? Монысын киләчәк күрсәтер.

Наил ВАХИТОВ.

-Чистай-Әлмәт- .

Тапшыру

Ошбу сүз вакытында халкының теленнән төшми икән. Әйтик, зачет, бирүчеләр арасында “тапшырдыңмы?”, “тапшырдым”, “тапшырып булмады” кебек сорау-җаваплар гел ишетелеп тора. Сынауга кергәндә, иң явыз студент та ярдәмгә өметләнеп: “Аллага тапшырдым”, – дип куя икән. Контроль, курс, диплом эшләре тапшыру турында да җанлы фикер алышулар еш була. Бер-береңә сәлам тапшыруларны әйткән дә юк.

Ләкин әлеге сүз башка төрле мәгънәләрне аңлату өчен дә кулланыла. Бу очракта, кагыйдә буларак, шыпырт кына әйтелә. Мәсәлән, староста сабакташларына “доцентка тапшырдым”, – дип пышылдый, ди. Шикләнмәскә була, сүз мөгаллимгә бирү турында бара. Димәк, сынау тапшырып торасы булмый, зачет кенәгәләрен җыеп тапшырасың да билгене аласың. Шуңа күрә ошбу пышылдау студент халкы, бигрәк тә әлифне таяк дип белмәүче надан, ләкин бай шәкертләр чыраена яшереп булмаслык тантана чаткылары сибә.

Быелгы сессия вакытында әлеге популяр сүзне шом катыш канәгатьләнү хисе белән мыштым гына ышандыру очраклары аеруча күп булган, ди. Үзара киңәшәләр, килешәләр дә: “Доцентка тапшырабыз”, – диләр икән. Студент булмаган кеше аңламаска да мөмкин. Бусы ришвәтче мөгаллимне милициягә тапшыру ише бик астыртын чараны белдерә. Шуңа күрә аеруча әкертен әйтелә. Аның каравы, соңрак аяз көнне яшен суккандай тавыш чыгара.

дәүләт гуманитар университетының филологиясе факультеты студентлары чит ил һәм рус әдәбияты кафедрасы доценты Виталий Сергеевны икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренә тапшыра (“БГ”ның 2008 ел, 17 декабрь саны). Белемне күрсәтмичә генә зачет куйган өчен җыелган 48,5 меңне оперативникларга үзе тапшыра ул. Вазыйфаларын да башка укытучыга тапшы ра. Чөнки аны шул ук көнне эшеннән алалар.

Мондый мисаллар биниһая күп. Энергетика университетының информатика кафедрасы укытучысы студентның белем дәрәҗәсен билгеләүнең яңа ысулын уйлап тапкан. “Бишле” билгесе өчен 1200 сум тапшырасың, “дүртле” өчен – бер мең тәңкә, “өчле”гә 800 сум төртү дә җитә. Бары тик “икеле” генә бушлай. Зачет алуның шушы алдынгы алымын кулланып, ул шәкертләреннән 51 мең сум сәмән җыя. Алыш-бирешне үз машинасында ясыйлар. Ләкин доцент бик сизгер булып чыга. Үзенең студентлар тарафыннан “сатылган” икәнен сизеп алгач, машина тәрәзәсеннән теге акча, зачет кенәгәләрен урамга ыргытып, бар халыкны хәйран калдыра. Ул гына да түгел, теш-тырнагы белән оперативникларга каршылык күрсәтеп, урам уртасында тамаша оештыра. Һәм ошбу гамәл белән “Ришвәт алу” дигән гамәл өстенә, власть вәкиленә явызларча каршылык күрсәткән өчен, тагын бер маддәгә азык була.

Иҗтимагый белем академиясенең Уголовное право кафедрасы укытучысы исә укучыларына җинаять эшләүнең ничек булуын үз мисалында күрсәтә. Ягъни 15 студентка белемнәрен тикшермичә генә “зачет” куя да 15 меңне кесәсенә шудыра. җинаять кодексының практикада кулланышын студентлар бик яхшы үзләштерә. Чөнки җинаять кылган кешене тоткарлау, әлеге фактны документлаштыру кебек процессуаль гамәл алар катнашында башкарыла.

Менә шулай хәзер студент халкы бик актив тапшыра. Имтихан, зачет тапшырулар турында уйлый күрмәгез тагын…

Наил ВАХИТОВ.

Казан.

Комментарии