Керемле һәм үлемле сәүдә

Керемле һәм үлемле сәүдә

Наркотиклар белән сату итү иң табышлы җинаятьчел кәсепләрдән санала. Совет чорында юк дәрәҗәсендә булган наркомания афәте белән үзгәртеп кору дип аталган 80нче елларның икенче яртысында очраштык. Берничә ел эчендә яман чир җәмгыятьне эчтән җимерә торган эпидемиягә җитеп, киләчәгебез яшьләрне кыра торган олы проблемага әверелде. Русия гигант әфьюн базарын хәтерләтә башлады.

МӘК ЗӘХМӘТЕ

Элек: «Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, чүп үләне белән бутадым…» – дип башлана торган лирик җыр популяр иде. Ул чакларда әлеге үсемлек «үз белдеге» белән дә шытып чыга, түтәлләрдә чәчеп тә үстерәләр иде аны. Тыныч вакытларда бары тик матурлык кына өләшкән ошбу чәчәк хәзер яманатлы булып калды. Аннан чимал – әфьюн (наркоманнар телендә «ханка») алалар, монысыннан химик ысул белән героин җитештерелә. Шуңа күрә әлеге нәфис чәчкәне хәзер ялгышлык белән өзү түгел, махсус рәвештә таптыйлар, утыйлар, юк итәләр, ә наркоманнар бакчалардан урлап җыя. Сату өчен кача-поса үстерүчеләр дә бар. Кыскасы, мәк чәчәге хаксыз рәвештә зәхмәт чыганагына әйләнде.

Заманалар үзгәрде шул. Элек елга-ерганак, чокыр-чакырда үскән киндергә дә исебез китмәде. Аңа да марихуана дигән исем тагылды да ул законсыз, үсәргә хокуксыз үсемлек дип игълан ителде. Монысын юкка чыгару буенча максатчан айлыклар уздырыла. Шул ук вакытта аны заманча технологияләр белән өй шартларында, хәтта шәһәр фатирларында чәчеп уручылар да бар.

«Доза», «ломка» кебек сүзләрне, героинның «белый», «герыч» дигән «кушамат»ларын беләбез. Наркокурьер, наркопритон, наркомафия, наркотрафик ише төшенчәләрне балалар да аңлый. Иң куркынычы – урлау, талау, бер «доза»лык акча өчен кеше үтерү очраклары чамасыз артты. Узган бер ел эчендә генә дә республикабызда наркотиклар белән бәйле 5678 җинаять теркәлүен әйтү дә җитә. Наркология сырхауханәләрендә исәптә торучы һәм шул агуны куллану аркасында җан тәслим кылган япь-яшь кешеләр санын әйтеп торуның кирәге дә юк. Чөнки алар реаль вәзгыятьне чагылдырмый, чынлыкта, бу аяныч саннар берничә тапкыр күбрәк. Ә менә бер мәгълүматны искә алырга кирәктер. Эчке эшләр органнары тәкъдиме буенча тикшерелгән 7,6 мең транспорт йөртүченең 251енең наркотик куллануы ачылган. Менә бусы хәлнең чын-чынлап яман икәнен күрсәтә. Рульдәге әфьюнче икеләтә хәтәр бит.

Үзебездә үскән мәк, киндердән ясалган агулы матдәләр, әлбәттә, наркотик елгасына килеп кушылган бер кечкенә гөрләвек кебек кенә. Төп ташкын читтән, башлыча, тау-кыялы көньяк илләреннән килә. Әфганстанның төп байлыгы кыргый мәк һәм аннан алынган героин икәне мәгълүм. Безгә күрше Урта Азия республикалары да кимен куймый.

Әле күптән түгел генә Татарстан Югары судында оперативниклар «Киргизский наркотрафик» дип исемләнгән җинаять эше каралып, бер төркем Кыргызстан һәм Татарстан кешеләре озак срокка ирекләреннән мәхрүм ителде. Әлеге төркем 2007нче елда ук оешып, Кыргызстаннан килгән героин һәм гашишны бездә генә түгел, күрше Чуашстан һәм Мари Илендә дә тарату белән шөгыльләнгән. Оператив чаралар нәтиҗәсендә алардан 6,5 кг героин, 13,3 кг гашиш алына.

САТЫП АЛЫНГАН БӘЛА

Ә менә күпме агу сатып алучыларга барып җитүен беркем әйтә алмый. Стажлы наркоманнар кулына эләгүе – бер хәл. Аны тәүге тапкыр кулланып «кәефләнгән» һәм гомерлеккә «энәгә утыручылар» да булмаган түгелдер. Әлеге чирдән дәваланырга мөмкин, дисәләр дә, элеккеге наркоманнар юк, ягъни аннан котылып булмый, дип раслаулар хактыр кебек.

Бу җәһәттән, әлеге афәт тарала гына башлаган чорда булган бер очрак искә төшә. Ачысын-төчесен күп татыган өлкән яшьтәге ир кеше героин бәйлелегенә эләккән улына ошбу золымнан котылып булуын исбатларга тели. Карт коммунист «наркота»ның кешенең ихтыяр көченнән куәтлерәк икәнен чамалап бетермичә, үзенә героин кадата башлый. Наркоманга әйләнгәч, әлеге «гадәтен» ташлый да малаена шәхси үрнәк күрсәтә, янәсе. Аннары аны да үз артыннан ияртә, имеш. Чарасызлык та артыннан эткәндер, күрәсең. Ничек кенә булмасын, тиздән абзый үзе дә ныклап «энәгә утыра». Наркотик алкоголь генә түгел, «ломка»ны да махмыр белән чагыштырып булмый шул.

Алкоголь дигәннән, бер чорда наркотик кулланудан шуның ярдәме белән биздереп, ягъни бер явызны икенчесе белән җиңеп була дигән фикер таралган иде. Имеш, даими рәвештә аракы эчертеп торып, кешенең игътибарын читкә юнәлтәсең, сәрхушне наркотикны онытырга мәҗбүр итәсең. Аннан соң алкоголизмнан дәвалыйсың. Бусы алай ук авыр түгел бит. Аптыраганнан, әлеге «алым»ны сынап караучы ата-аналар күп була. Әлбәттә, наркотик белән агуланган тән һәм аңны хәмер белән «дәвалау» мөмкинлеге турындагы сүзләр сафсата булып чыга.

Шулай ук богаулап кую, бикләп тоту кебек чаралар да ярдәм итми. Республикабыздагы мәгълүм шәхесләрнең берсенең коттеджында наркоман малае өчен тимер ишек, корыч рәшәткә тәрәзәле чын карцер бар иде. Егетне барыбер саклап кала алмады.

Әйтелгәннәр әлеге афәт тозагына эләккән кешеләргә өметсезлеккә бирелергә дигән сүз түгел – Ходай биргән гомер өчен көрәшергә кирәк. Ә тәүге тапкыр «кәефләнү» мөмкинлеге чыгып, беләген агулы шприцка таба сузучылар алдан гомерләре белән хушлашырга тиеш. Кызганыч, аяныч чынбарлык шундый. Адәм баласының шушы төпсез сазлыкка батуын теләүчеләр дә күп хәзер. Наркотик сәүдәгәрләре аларның һәрберсен бары тик табыш чыганагы итеп күрә. Базар сатып алучы ихтыяҗына карап формалаша. «Кара базар»да да шул ук хәл.

ЗАМАНА ҖИНАЯТЕ

Наркотик сәүдәгәрләре белән әле соңгы елларда гына махсус рәвештә төзелгән Нарко-контроль федераль хезмәте һәм милиция, иң беренче чиратта, Эчке эшләр министрлыгының 4нче оператив-эшләү часте (элеккеге УБНОН) көрәшә. Оперативниклар халык ярдәменә таяну өстенә, мәгълүматларны наркоманнарның үзләреннән дә ала. Чөнки әфьюнче «ломка» вакытында анасын да сатарга сәләтле. Шуңа күрә алардан хәтта оешкан җинаятьчел төркемнәр дә котылырга тырыша. Мәсәлән, Чаллыдагы «29нчы комплекс» бандасының хәвефле елъязмасында «энәгә утырган» кәсептәшләрен тереләй җиргә күмү очрагы да теркәлгән.

Агу сатучылар аеруча яшертен кәсеп итүләре белән аерылып тора. Кай-ара «контактсыз» алыш-биреш ясау алымы кулланыла. Бу алучы сатучыны күрми, «доза»лы төргәк һәм акча махсус тайниклар аркылы йөри дигән сүз. Бу сатучыларны кулыннан эләктереп алуны кыенлаштыра, еш кына вак арадашчылар тотыла, алар артындагы эрерәк наркодилерлар күләгәдә кала.

Республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә эш иткән И.Часовский шушы җинаятьчел шөгыльгә 8-9 сыйныфларда укучы малайларны тарта. Часовский үзе дә, аның ярдәмчеләре дә тотыла, ләкин эзләү-тикшерү чаралары алга таба бара алмый, ягъни героинның кайдан килүе ачыкланмый кала бирә.

Быел оперативниклар Казанның Гудованцев урамында 1984нче елда туган егеттән 1,7 грамм героин ала. Аның аркылы 24әр яшьлек тагын ике Түбән Кама кешесе тоткарланып, 19,6 грамм шушы агу табыла. Тикшерә торгач, Казанда аеруча зур күләмдә наркотик саклаучы фатир ачыклана. Тентү үткәргәч, анда 678,7 грамм «герыч» алына, тагын ике ир-егет тоткарлана. Әлеге яшьләрне бик кырыс җәза көтә. Ә менә аларны «товар» белән тәэмин итеп торучылар билгесез, димәк, җәзасыз калачак.

Машинасында 1,3 кг героин табылган ир кеше дә күпләп сатучыны яшерә. Күптән түгел, ЮХИДИ инспекторлары «Ниссан» машинасыннан ярты кило марихуана, синтетик наркотиклы дарулар (таблетка) гына түгел, өй шартларында наркотиклы үсемлекләр үстерү җиһазлары да алалар. Мондый мисаллар бик күп. Алар законсыз әйләнештәге агуны алуда зур роль уйнаса да, «чишмә»не корытуга ярдәм итми диярлек.

Керемле һәм үсемле кәсеп кай-ара әлеге золым белән көрәшергә тиешле кешеләрне дә җәлеп итеп куя. Узган ел сентябрь аенда Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлеге идарәсе (УСБ) хезмәткәрләре Идел буе район милициясе оперативнигын наркотик сатканда тоткарлыйлар. Тикшерү барышында аның тагын бер хезмәттәше һәм элек милициядә эшләгән дусты белән кылган явызлыгы ачыклана. Алар 21 яшьлек егетнең агу сату белән шөгыльләнүен ачыклап, үзләренә өлеш чыгаруын, ягъни 120 мең сум акча түләвен таләп итәләр. Куллары богауланган «клиент»ны кыйнап, җинаять җаваплылыгына тарту белән куркыталар. Егет 55 мең сумны бирә дә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Аларның икесе 5 һәм 3,5 еллык срок алды, өченчесе әле дә качып йөри.

Составына наркоконтроль полицейские Г.Фәтхуллин да кергән җинаятьчел өчлек тә нәкъ шушы ысул белән акча эшләгән. Алар 32 яшьлек наркотик сәүдәгәрен эләктереп, «товар»ның кайдан килүен, дөресрәге, адресларны әйттерергә керешә. Тегесе 8 мең сум акча төртә, тагын 150 мең сум түләргә вәгъдә итә. Узган ел ноябрьдә аннан 80 мең сум алганда, төркемне Наркоконтроль федераль хезмәте һәм милиция оперативниклары эләктереп ала. Тикшерү барышында аларның тагын берәүдән 400 мең сум таләп итүләре мәгълүм була.

Оперативниклар соңгы 25 елда наркотик сәүдәсен һөнәргә әверелдергән гаиләләр, хәтта династияләр дә бар, диләр. Малае, оныклары белән бергәләп сату итүче әбине мисалга китерәләр. Гомере буе «ханка» кулланган ир кеше күптән түгел үлеп киткән, калганнары бертуктаусыз төрмә юлын таптый, берсе тотылып «утырып» чыгарга өлгерми, икенчесе эләгә икән. Ләкин «династия» башкача акча эшли белми, шуңа күрә әлеге кәсепне дә ташламый.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии