Үләт базы янында ветераннарга өй салдырган Балтач түрәсе Түбән Камага җибәрелде

Үләт базы янында ветераннарга өй салдырган Балтач түрәсе Түбән Камага җибәрелде

Түбән Кама педагогика көллиятенә яңа җитәкче билгеләнгән. Ул – күпләргә таныш булган, әле узган ел гына Балтач районының башкарма комитеты җитәкчесе булып торган Рамил әфәнде Шакиров. Аны бер уңайдан яңа вазифасы белән дә тәбриклик, түбәнкамалыларны үзе белән якыннанрак та таныштырыйк дип, шушы язманы язарга булдык әле…

Рамил Шакировның башкарма комитеттан китүе эшләп арганга да, җитәкче кәнәфиендә утырып туйганга да булмады. Тикшерү комитеты ялган документлар хәстәрләве өчен җинаять эше ачып, эшен судка кадәр илтеп җиткергәннәр иде. Судның нинди карар чыгаруы – аерым мәсьәлә, башта Шакировның нинди җинаятьләрдә гаепләнүен аңлатып узыйк.

ФИЗКУЛЬТУРА УКЫТУЧЫСЫННАН – ТҮРӘЛЕККӘ…

Балтач районының башкарма комитет җитәкчесе урынында Рамил Шакиров 8 ел утырган кеше. Аның монда ничек килеп эләгүе – аерым мәсьәлә. Педагогика вузын тәмамлаганнан соң Балтач районының Кенә авылы мәктәбендә өч ел физкультура укытучысы булып эшли ул. 1992нче елда районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлеген җитәкли башлый. Шуннан башлап муниципаль хезмәттә. Безгә Балтачтан бер хат килде. «Шакиров Яшьләр үзәгендә эшләгәндә әбисе белән генә үскән 5-6 яшьлек сабыйга Республика дәрәҗәсендә узган җыр конкурсында җиңү яулаганы өчен Грециягә бирелә торган путевканы бирдертмәде. Ул путевка каядыр юкка чыкты», – дип язганнар иде анда. Монысы чынлап та булган хәлдер дип ышанып әйтергә алынмыйбыз, бары тик шундый хәбәр килде генә диюебез.

2010нчы елдан башлап Шакиров югарырак үрләде – Балтачның башкарма комитеты җитәкчесе булды. 8 ел эшләгәннән соң, 2018нче елның гыйнварында җинаять эше фигуранты булса да, иреген дә, эшен дә саклап кала алды. Шулай да, тикшерү эшләре барышында өч факт буенча үз вазифаларыннан файдалануын таныды тагын.

Беренче вакыйга Шакировны әле башкарма комитет җитәкчесе итеп куйганчы ук башланган иде. Аңа кадәр утырган башкарма комитет җитәкчесе Балтачтагы Нариман урамының 24нче йортын авария хәлендә дип тапкан һәм кичекмәстән, сүттерергә дигән карар чыгарган булган. Ләкин 2014нче елда да бинаны җимерү түгел, анда яшәүчеләрне дә башка җиргә күчермәгәннәр. Шуңа күрә, район прокуроры башкарма комитетны чара күрмәүдә гаепләп, судка мөрәҗәгать итте. Чөнки Русия Федерациясенең 57нче кодексы нигезендә, торак яшәргә яраксыз дип табыла икән, анда яшәүчеләргә соцнайм килешүе буенча чиратсыз яшәү урыны бирелергә тиеш. Шакиров аңлатуынча, мондый яшәү урыннары һәм аларны төзү өчен муниципалитетның акчалары булмаган. Әмма аның каравы махсус республика программасы бар иде. Ул программа нигезендә, авария хәлендәге йортта яшәүчеләрнең иминлеген кайгыртып эш иткән җитәкче берәр чыгу юлын таба алган булыр иде. Шакиров җитәкче булганда бу эшләнмәде, әле киресенчә, «могҗиза» булып, башкарма комитетның юристы судка Шакиров имзалаган яңа карарны китереп тоттырды. Анда язылганча, элеккеге башкарма комитет җитәкчесенең Нариманов урамындагы 24нче йортны авария хәлендә дип табуы үз көчен югалткан. Нәтиҗәдә прокуратура да судка язган шикаятен кире алган, Рамил әфәндегә бернинди җәза да бирелмәгән.

Башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Шакиров тормышындагы икенче махинация авыл хуҗалыгы җирендә коттедж салыну мәсьәләсендә. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның улы Айнур Нотфуллин өчен төзелгән бу җәннәт куышы. Тик авыл хуҗалыгы җирләрендә мондый объект төзү – тыелган, шуңа күрә закон белән андый-мондый кыенлыклар килеп чыкмасын дип, анда торак йорт түгел, умартачы йорты төзергә рөхсәт бирүләре турында документ ясап ыргыталар. Хәйләкәр ысул. Әмма авыл хуҗалыгына кагылышлы, дип, документлар буенча гына әйтеп буладыр бу өйне. Чөнки умартачыга мондый зурлыктагы коттедж төзүләре Татарстанда гына түгел, Русиядә дә башка сыймаслык хәл. Гинессның рекордлар китабына кертерлек булган бу умартачы өе. Мондый өй салып бирсәләр, мин дә умартачы булыр идем. Балтачка умартачы буларак алмаслар микән, белешергә кирәк әле.

Шушы йортны салып чыгуга рөхсәтне глава улына башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Рамил Шакиров биргән булган да инде. Дөрес, бу рөхсәтне бирү Шакировның үзенең башына килмәгәндер, бәлки. Берәрсе ярдәм итеп җибәргәндер, дигән шөбһәләр дә бар. Чөнки район башлыгының улына өй салынсын дигән борчулар беренче чиратта башкарма комитеты җитәкчесенең түгел, башка берәрсенең күңелен бимазалап торырга мөмкин бит.

«Умартачы йорты»ның авыл хуҗалыгы җирләрендә төзелүе бер хәл булса, борчылырлык икенче сәбәп бар: себер түләмәсе (язвасы) авыруыннан үлгән терлек күмелгән үләт базына бик якын килеп салганнар аны. Шуның аркасында, авыруның яңадан таралуы куркынычы туган булган. Ләкин, ярамый дип тә тормыйлар, Балтач районы главасының бердәнбер малае Айнурга шушы тыелган урында өр-яңа коттедж төзеп куялар. Әй, ялгыш яздым – умартачы йорты төзиләр димәкче идем. Шунысы гына кызык, Балтач уртасында салынган бу өй. Ә белүемчә, пасеканы шәһәр, авыл эчендә тоту бик үк ярашлы түгел. Бу беренчедән. Икенчедән, бал кортлары балны каян җыяр икән соң – үләт базыннанмы? Урман юк бит ул төштә. Менә шулай булгач, күпме генә күзләрен челт-мелт йомып, бу коттеджның умартачы йорты булуын сөйләп утырмасын Нотфуллиннар, моңа ышануы авыр. Бөтенләй үк җүләр булмасаң, билгеле…

Тикшерү комитетының шушы гаугалар чыкса да, глава малае Айнур Нотфуллинга бернинди дәгъвасы да булмады – шуңа ул шаһит буларак кына калды. Ә менә Балтачтагы «умартачы өе» әле дә тора – аны сүтәргә уйлаучы да юк…

Балтачның үзәгенә дә, коммуникацияләргә дә чагыштырмача якын булганга күрә, үләт базы зонасы җирле түрәләрдә зур кызыксыну уяткан. Республика җитәкчелеге тарафыннан ветераннар өчен йортлар төзергә дигән фәрман булгач та, әллә кайдан җир эзләп мәшәкатьләнмәгән җирле җитәкчелек, шул үләт базы янында ясап куйганнар. Монысы – элеккеге башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировны гаепләп ачылган җинаять эшендәге 3нче факт. Тикшерү вакытында үз гаебен танып, Шакиров мондый җавап биргән: «Бу – ветераннарга тәкъдим итә алырдай иң яхшы әйбер иде». Нинди акыллы җитәкче булган икән Рамил әфәнде! Ветераннарның урыны үләт базы янында, дип әйтмәгәч, ярый инде…

ОСТАЛЫГЫН ЯШЬЛӘРГӘ КҮРСӘТСЕН!

Шушындый хилафлыклар эшләгән Шакировка суд нинди хөкем карары чыгардымы? Мәхкәмә утырышлары барышында Шакиров үз гаебен танып, судтан үзенә штраф билгеләвен һәм җинаять эшен туктатуларын сораган иде. Балтач районы суды да җитәкченең бу үтенечен кире какмаган. Чиновникка чынлап та 40 мең сум (бигрәк күп!) штарф салынган. Шул акчаларны түләгәннән соң, Шакиров законлы рәвештә үзенең җинаять эшен яптырган. Бөтен Балтач халкы белән берлектә, тәбриклибез сезне, Рамил әфәнде! Җиңел котылуыгыз белән!

Тик судның бу карары белән риза булмаучылар да бар. «Халык контроле» төбәк-ара иҗтимагый-бюджет бүлекчәсе рәисе Рафаэль Шакиров белән сөйләшкән идек. Ул элеккеге башкарма комитет җитәкчесен яхшы белә – аның шушы ветераннарны үләт базы янына «кууы», глава малаена «умартачы йорты» төзергә җир бүлеп бирүе буенча иң беренче нәкъ менә үзе прокуратурага шикаять иткән булган. Тик Балтач прокуратурасының ул вакыттагы прокуроры Зөфәр Абитов бернинди хокук бозулар да юк дип тапкан булган. Әле ярый тикшерү комитеты бар. Шулар гына ачыклый алдылар җирле түрәләрнең махинацияләрен.

– Рамил Шакировка нибары 40 мең сум штраф дигән җәза бирелүен ишеткәч, бик аптыраган идем, ә инде аны Түбән Камага җибәреп, яңа җитәкче урынына билгеләүләрен ишеткәч, бөтенләй шок хәлендә калдым. Минемчә, аны бу эшләгән җинаятьләре өчен кимендә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә тиешләр иде. Димәк, аны кемдер яклап тора, дип уйлыйм. Яңа вазыйфага билгеләнү исә – трамплин булып хезмәт итәчәк. Киләчәктә ул тагын да зуррак үрләргә күтәреләчәк дигән сүз. Мин бик гаҗәпләнәм һәм аптырыйм, хәтта сүзем юк! – дип белдерде ул «Безнең гәҗит»кә.

Нәрсәсенә аптырадыгыз? Бу суд карары да, Шакировны Түбән Камага җибәреп, яңа урында кәнәфи бирүләрен дә ишеткәч, без, мәсәлән, бер дә аптырамадык – бөтен нәрсә дә бездәгечә инде! Бу хәлләр шуны күрсәтә – аңа әлеге хөкемне чыгарган мәхкәмәдәгеләр түрәне зур гаеп эшләмәгән дип санаганнар. Ул эшләгән эш сезгә һәм гади халыкка гына зур җинаять булып тоелырга мөмкин. Ләкин бездәге гадел һәм гуманлы судларның карарына тел теш тигерү ярамый!

Ярар, артык тирәнтен таныштырып тормыйбыз, шушының кадәре җиткән. Кыскасы, яңа эшендә уңышлар, Рамил Шакировка! Өч ел дәверендә физкультура укытучысы булып эшләвегез педколледж җитәкчесе булганда һичшиксез, ярдәм итәр, дип өметләник. Әнә бит – Түбән Каманың мэр урынбасары Эльвира Далотказина да ничек мактап ташлады үзен. Рамил Шакировны «битараф кеше түгел ул» дип бәяләде һәм «үзенең тәҗрибәсе, осталыгы, актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән яшь буынны интеллектуаль, иҗади яктан үстерер дип ышанабыз», – диде. Бөтен осталыгын да күрсәтеп бетермәсен иде инде түлке, әйбәт әйберләргә генә өйрәтсен яшь буынны!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии