«Асылынсам, үлемемдә полицияне гаепләгез!»

Җинаятьчелеккә каршы көрәш кайда ничектер, ә менә Балтачта йодрык һәм бөергә тибү ысулы белән алып барыла, диләр. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Менә Балтач районы, Янгул авылында яшәүче 28 яшьлек Айрат Газимҗанов та бит полиция хезмәткәрләре белән өеннән чыгып киткәндә сәламәт булган. Ләкин нибары өч сәгатьтән әти-әниләре егетне полиция бүлекчәсеннән ярымтере хәлдә табып ала. Егетнең бөерләре шулкадәр дәрәҗәдә типкәләнгән була ки, ул атна буе кан сиеп яткан.

НИГӘ УТЫРГАНЫН БЕЛМИЛӘР

Газимҗановлар гаиләсе – эшче гаилә. Аларның йортындагы чисталыкны, төзеклекне күреп, үзләре белән сөйләшеп шуны әйтеп була: бу гаилә хәләл көче белән көн күреп яши. Нурия апа белән Мансур абыйның сигез баласы да кечкенәдән үк кул арасына кереп үскән. Икенче балалары Айрат мәктәптә укыганда ук колхозда комбайнда эшләгән.

Бик күп еллар элек, 9нчы класста укыганда, Айратның кулы комбайн ургычына кереп китә. Бер бармагы өзелә, икенчесен тегеп куялар. Шушы хәл аркасында көчле стресс кичереп куркып калган, күрәсең – Айрат эпилепсия белән чирли башлый. Егетне әлеге чире аркасында армиягә дә алмыйлар. Ул авылда кала. Авылда калган, өйләнмәгән егетләрнең кайвакыт хәмер «йоткалап» куюы гаҗәп хәл түгел. Айрат та эчкәләгән. Бервакыт авылдагы бер карт белән эчеп, сугышып киткәннәр. Нәтиҗәдә, кул күтәргәне өчен, егетне шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хәл 2009нчы елда булган. Шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр әледән-әле полиция бинасына барып-күренеп йөри. Айрат та шушы ук елның октябрь аенда «күренергә» барган җиреннән кире әйләнеп кайтмаган. Аны ниндидер статья буенча төрмәгә җибәргәннәр. Нинди статья буенча, нәрсә өчен? Монысын Айрат үзе дә, аның әти-әнисе дә белми.

– Шуның кадәр көтелмәгән хәл булды ул – без аны сизми дә, белми дә калдык, – дип сөйли Нурия апа Газимҗанова. – Тыныч холыклы бала иде. Эчкән баштан теге карт белән сугышуын исәпкә алмаганда, беркем белән дә талашып-сугышып йөргәне булмады. Нәрсә өчен төрмәгә алып киттегез дип, участковыйдан да, башка полиция хезмәткәрләреннән дә берничә мәртәбә сораштык, беркем бернәрсә җавап бирмәде. Белмибез дип, тик торалар. Белмәгәч, ник алып киткәннәр? Дүрт ел бирделәр балабызга. Төрмәдә тәртип бозмаганы өчен, өч елдан кайтардылар. Безнең бернәрсә дә эшләмәвебезгә аптырамагыз. Гап-гади авыл кешеләре, эшче гаилә без. Сигез бала үстердек, адвокат ялларга акчабыз юк иде. Сорар кешебез дә юк. Документларда да «разбираться» итмибез.

Айрат Газимҗанов төрмәдән 2013нче елда кайткан. Туганнары әйтүенчә, холкы үзгәрмәгән. Тыныч, кушканны эшли торган егет булган. Колхозга эшкә урнашкан. Төрмәнең нәрсә икәнен белеп кайткач, эштән соң беркая да чыгып йөрмәгән. Аракы белән дә дуслыгын өзгән. «Улымны төрмәдән алып кайтканда, ахыры-башы шушы булсын инде, башка бу хәл берүк кабатланмасын, төрмәләргә бүтән алып китмәсеннәр инде, дип елый-елый теләдем», – дип сөйли Нурия апа Газимҗанова. Ләкин быел 16нчы октябрь көнне Айратка полиция хезмәткәрләре белән тагын бер мәртәбә очрашырга туры килә.

«ЯРТЫ СӘГАТЬТӘН КАЙТЫР»

16нчы октябрьдә Айрат, гадәттәгечә, эштән кайткан, ашаган һәм йокларга яткан, ә Нурия апа белән Мансур абый өй тирәсендәге эшләрне караган.

– Кичке бишләр тулганда, эт өрә. Тәрәзәдән күреп алдым – ике егет кереп бара. Айратка: «Улым ике егет керә безгә, сине эзләптер инде, йомышлары бардыр», – дип кереп әйттем. Күңелемдә бер әшәкелек тә юк, каршыларына чыктым боларның. «Гражданский» киемнәрдән, йөзләре таныш түгел. «Апа, Айрат өйдәме?» – ди берсе. «Өйдә, эштән кайтты да ятты», – дим. Ул арада улым да килеп чыкты. Аны күреп, берсе Айратка әйтә: «Бар, урамга чыгып тор әле, әниеңә бер-ике сүзем бар», – ди. Айрат чыгып китүгә, «Улыгызның кызыл кофтасын күрсәтегез әле», – ди. «Аның кызыл кофтасы юк, энем, менә монысы эш киемнәре, менә монысы башлыгы, менә монда перчаткалары», – дип, чиста күңел белән, аны-моны уйламый гына, малаемның киемнәрен күрсәтеп йөрдем. Шуннан соң бу егет: «Аның бүлмәсе кайда?» – ди. Кереп бүлмәсен карады. Аннары шкафларны ачып актарына башлады. Әле бер шкафны ача, әле икенчесен. Аннары чыкты да Айратка киенергә кушты. «Без, апа, полициядән, оператив төркемнән килдек, улыгызны ярты сәгатькә генә алып китәбез», – ди. «Нинди гаебе бар малайның, тагын нишләгән?» – димен. «Юк, ди, бер җиргә генә алып барып кайтабыз әле без аны, тиз генә», – диләр. Айратны үз кулларым белән киендердем. Әлеге кешеләр исем-фамилияләрен әйтмәде. Шуннан аны алып киткән машинага әтисе дә чыгып утырмакчы булды… – Нурия апаның сүзенә ире Мансур Газимҗанов та кушыла:

– Башта бит алар, берәрегез безнең белән утырып барыгыз, дип әйткән иде. Мин чыгып утырмакчы булгач, абый, безнең белән барсаң, үзеңне дә төрмәгә алып китәбез, – диделәр дә мине калдырдылар…

Айратны алып чыгып киткәннән соң, Нурия апа үзенә урын таба алмаган. Ярты сәгатьтән кайтарып куярбыз дисәләр дә, «оперативник»лар суга төшкән кебек юк булган. Айратның кесә телефонына да шалтыратып караганнар – алучы булмаган. Сәгать ярымнан дежур бүлекчәсенә шалтыратып, Айратның шунда булу-булмавын сорашкан әңгәмәдәшләрем.

– Хәзер аңлатма гына яздырабыз да кайтарабыз, ярты сәгатьтән өйдә булыр, дип әйттеләр, – ди дежурда торучы. Ярты сәгать үтте, малай һаман юк. Тагын шалтыраттык. Дежур торучы турыдан-туры тоташтырды, ләкин телефонны алмадылар. Аптырагач, әтисенә: «Такси яллыйк та менеп алыйк малайны, хәзер эштән чыгаралар бит моны», – дип әйттем. Шуннан әтисе белән Балтачка киттек. Малайны бетергәннәр иде инде. Тегеләр ике яктан култыклап алып чыгып киләләр моны. Малай кычкырып елап җибәрде, «Әни, алар мине типкәләделәр, кыйнадылар», – диде. Үзләре янында әйтте бу сүзләрне. «Ярты сәгатьтән кайтарабыз дидегез, ник кайтармадыгыз баланы?» – дим. Эндәшмиләр. Бүлмәләренә кердек. «Әйдә улым, сөйлә, нишләттеләр?» – дим. «Типкәләделәр», – ди. Айратның курткаларында аяк эзләре бар, чалбарлары пычранган иде. Шок хәлендә калдык, – дип ачынып сөйли Нурия апа. Аның сүзләрен Мансур абый дәвам итә:

– Кайсыгыз сукты? – дим. Озынрак буйлысы кызарып чыкты. Минәйтәм, син суктыңмы? «Сукмадым», – ди. «Ник кызарып чыктың, сукмагач?» – дим. Без аны кыйнамадык дип, тик торалар. Без хәзер «кайнар элемтә»гә шалтыратабыз, сезнең бу эшләрегез турында барысын да сөйлибез, дидем. Бер сүз дәшмәделәр. Башта «Айратны иртәгә иртәнге 8гә алып килегез», – дигәннәр иде, «кайнар элемтә» турында ишеткәч, куркып калдылар. Башка «алып килегез» димәделәр.

Айрат кайткач утырып та, басып та тора алмаган – акрын гына йөреп торган, авыртынудан бертуктаусыз елаган. Сеңлесе Руфия абыйсын чишендереп караган. Бөер тирәләре шешеп, шеш умыртка баганасы буйлап өскә менеп киткән булган.

– Абый корсагына да, аркасына да ята алмады. «Бөеремә типкәләделәр бит», – дип сөйләде. Күгәрә торган җирләренә сукмаганнар аның. Ике ботына типкәннәр дә бөерләрен төйгәннәр. Аннары куллары да шешеп күгәреп беткән иде. «Нигә кыйнадылар?» – дип сорадык. «Кул куйдыру өчен», – диде.

Соңрак билгеле булганча, Балтач районының Түнтәр авылында бер кызыл киемле егетнең кибет басуы, сатучыга пистолет белән янап, 24 мең сум акча алып чыгып китүе билгеле булган. Полиция хезмәткәрләре кибет басу җинаятен йодрык ярдәмендә Айратка кыстаган. Айрат гаепне үз өстенә алмаячагын белдергәч, аны җәзалаганнар. Бу турыда егет үзе һәм аның туганнары сөйли. Егетнең бөтен киемнәре пычракка батып беткән. Ул киемнәрне махсус юмыйча саклый Газимҗановлар. Үзләренең дөреслек табачагына өметләнәләр.

Полиция бүлекчәсеннән кайткач та, Айрат Газимҗанов кан сия башлый. Ата-ана куркып кала һәм егетне Балтач район больницасына алып китә.

«ХОДАЙ МЫСКЫЛ ИТСЕН»

Такси яллап, төнге сәгать унберенче яртыларда Газимҗановлар больницага килеп җитә. Больницага барып җиткәндә, Айратның температурасы 38гә күтәрелә, йөзләре агара, үзе авыртудан аңын җуяр дәрәҗәгә җиткән була. Табиблар егетне больницага яткырган. Бер атна буе егетнең кан сиюенә дә карамастан, табиблар «борчылырлык урын юк» дип санаган. Ата-аналарына да шулай дип әйткәннәр, башта егетне өйдә дәваларга тәкъдим иткән булганнар. Бу нәрсә? Табибларның үз эшенә салкын каравымы, әллә полициядән куркуымы? Куркыныч юк икән, ни өчен тиешсез урыннан кан чыга? Больницадан чыкканда, табиблар егеткә диагноз куйган: «тупая травма живота без повреждения внутренних органов, ушиб поясничной области слева». Бу диагнозның берникадәр йомшартылган булу мөмкинлеге дә бар, дип шикләнә ата-ана. Шуңа күрә егетне кабат Казанда түләүле клиникаларда тикшертергә уйлыйлар. Чөнки больницадан «хәле яхшырды» дигән язу белән чыгарсалар да, егет әле хәзер дә көчле авыртуларга зарлана. Үз чиратыбызда, без Айратка Казандагы яхшы табибны тәкъдим иттек. Томография уздырып, егетнең бөерләренә, эчке органнарына нәрсә булганын тикшертү урынлы булыр.

– Улыбызны кыйнап кына калмады алар, телефонын да алып калдылар. Телефонын эзләп бардым. Айратны кереп алып чыгып киткән егет утыра. «Энем, нишләп телефонын чыгарып бирмисең. Гаебең юк икән, апа, бездә гаеп юк, без аны кыйнамадык, дип, үз кулың белән телефонны чыгарып бирергә тиеш бит син, качып утырырга тиеш түгел», – дидем. «Без аның телефонын кулына бирдек бит, үзендә түгелмени телефоны?» – ди. Шулвакыт күзем өстәлләрендә яткан кәрәзле телефонга төште. Ул Айратныкы иде. «Әнә ич, дим, өстәлдә бит телефоны!» Телефонын барып алдым. «Әйдә сөйләшик, утыр, тынычлан әле, апа, минем гаебем юк», – ди. «Ник синең гаебең булмасын, малайны өйдән алып чыгып китүче дә, кызыл кофта сорап йөрүче дә син идең бит!» – дидем. «Юк, апа, мин кермәдем бит сиңа», – ди. «Ник, минәйтәм, минем бит колагым да чукрак түгел, күзем дә сукыр түгел, ничек булганын беләм бит!» – дим. «Ярар, энем, поезд китте инде, мин сигез бала анасы, мине дуракка чыгарып калдырып мыскыл итмәгез, Ходай үзегезне шулай мыскыл итсен!» – дидем дә чыгып киттем. Мин бер нәрсәне аңламыйм, ни өчен безнең кебек хәерчеләрнең балаларын, гади халыкны алып китәләр ул төрмәгә? Байларның, җитәкчеләрнең балалары нәрсә эшләве турында көн саен ишетеп торабыз. Балтач җитәкчеләренең балалары кылган гамәлләр дә күз алдыбызда. Ник аларны җәзага тартмыйлар? Нахакка бит! Нигә эшләмәгән эшне эшләдем дип әйттерү өчен кыйнап кул куйдыралар? Русия төрмәләрендә нахакка башлары черегән кешеләр күпме?! Аларның берсе дә бай баласы түгел бит. Безнең кебек адвокат ялларга акчасы булмаган хәерчеләрнең, үзен-үзе яклый алмаган гади халыкның башы бетә. Яңа ел җитә бит тиздән. План үтәргә кирәк булган, күрәмсең. Теге вакыт төрмәгә гаепсез килеш алып киткәндә дә, октябрь ае иде. Бу юлы да полиция октябрьдә пәйдә булды, – дип сөйли кайгылы ана.

«БАШЫМА ПАКЕТ КИДЕРМӘКЧЕЛӘР ИДЕ»

Балтач район больницасы коридорыннан яшь кенә, ябык кына егетнең ике аягын, ике кулын як-якка аерып, әкрен генә чыгып килүен күреп әллә нишләп киттем. Айрат Газимҗановны шушы халәттә күреп бер тетрәнсәм, ул сөйләгәннәрне ишетеп, тагын бер мәртәбә сыкранып куйдым. 16нчы октябрь көнен яхшы хәтерли ул. Әти-әнисеннән аермалы буларак, үзен алырга килгән кешеләрнең исемнәрен әйбәт белә. Аларның берсе оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары Илнур Җиһаншин булса, икенчесе – җинаятьчеләрне эзләү оператив төркеме хезмәткәре Марсель Мәхмүтов. Әти-әниләре сөйләгәннәрдән тыш, Айрат үзен ничек итеп җәзалаулары турында да бәян итте.

– Башта кибет янына алып барып кыйнадылар. Аннары кире бүлекчәләренә алып киттеләр. Анда өстәл бар, өстәл янында урындыклар. Мине урындыкка утыртып куйдылар. Үзләре протокол төзеделәр, кул куярга куштылар. Мин баш тарттым. Марсель дигәне сикереп торды да яный башлады, «Нәрсәгә имзаламыйсың?» – ди. «Ә нәрсәгә имзаларга тиеш мин?» – дидем. «Кул куй давай! Или төрмәгә ябабыз», – диләр. Гаебем нәрсәдә дип сорадым, җавап бирмәделәр, кыйный башладылар. Башыма целлофан пакет кидертергә теләделәр. Бәхетемә, пакет таба алмадылар. Аннан соң өстәл кырыена кулымны куеп торырга куштылар, анда йодрыклары белән суктылар. Мин кул куймадым. Аннары күп тапкырлар озак кына бөеремә типкәләделәр. Бер тапкыр гаепсезгә төрмәдә утырдым, шуңа күрә башка бернинди дә язуларга кул куймыйм! Әгәр дә мине мәҗбүриләп кул куйдыртып, тагын бер мәртәбә гаепсезгә төрмәгә утырталар икән, мин асылыначакмын! Үләр алдыннан, «Үлемемдә полиция хезмәткәрләрен гаепләгез», – дип, язу калдырам!

СУКМАГАННАР

Бу вакыйгада хокук бозулар җитәрлек булган. Беренчедән, ни өчен полиция формасыз килеш кереп, документларын күрсәтмичә, кеше өендә актарынып йөри? Моңа рөхсәт бармы? Икенчедән, ни өчен Айратны утыртып алып киткәндә, аның белән бергә барырга теләгән ата кешегә: «Безнең белән барсаң, сине дә утыртабыз», – дип яныйлар? Бу сүзне әйткәннәр икән, димәк, хезмәткәрләр гаепсез кешене дә төрмәгә утыртырга сәбәп табып булганлыгын әйбәт белә дигән сүз. Әллә инде практикада да кулланып караганнармы? Газимҗановларга да уяурак булырга кирәк иде – ничек инде бер таныш булмаган кешене йортка кертеп, аңа ни теләсә, шуны эшләргә ирек бирү мөмкин?

Газимҗановлар әлеге вакыйга турында ТР Эчке эшләр министрлыгына хәбәр иткән. Министрлыктан килгән хатта язылганча, әлегә тикшерү эшләре бара. Шулай ук район прокуратурасына да гариза калдырган ата-ана. Әлеге уңайдан Балтач районы прокуроры Зөфәр Абитовтан тикшерү эшләренең барышы белән кызыксындым.

– Газимҗановның үзеннән, аның әнисеннән, полиция хезмәткәрләреннән аңлатмалар алынды. Бөтен мәгълүмат җыелып беткәч, без аны тикшерү комитетына җибәрәчәкбез. Калганын алар үзләре тикшереп бетерер – монда полиция хезмәткәрләре тарафыннан «превышение должностых полномочий» булганмы, юкмы. Шулай ук, монда суд-мед экспертиза да үткәрү кирәк. Айрат Газимҗановның диагнозлары исәпкә алыначак.

– Нигә диагнозлар гына? Кыйналган вакытта кигән киемнәре дә экспертизага алыначакмы соң?

– Бөтен нәрсәләре алыначак.

– Полиция хезмәткәрләре аңлатмаларында нәрсәләр яза?

– Кыйнадык, суктык димиләр. Аңлатмаларда андый сүз юк.

Прокурорга биргән аңлатмалар бер хәл, булган вакыйгаларны журналистка ничек аңлатыр икән опертөркем хезмәткәрләре? Бу сорауга җавап табу өчен, мин Балтач районы полиция бүлекчәсенә бардым, һәм анда ишеткәннәрдән соң, бу мәсьәләнең Балтачта гадел хәл ителәчәгенә шик туды.

«ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕМНЕ ЯКЛЫЙМ!»

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов белән сөйләшүебезне, озын булса да, төзәтүләрсез бирергә булдым. Айрат Газимҗанов вакыйгасы турында комментарий бирүдән баш тартты ул. «Мин комментарий бирмәскә имею право», – дип тә куйды.

– Сезнең кул астында эшләүчеләр мондый әйбер эшләргә сәләтлеме?

– Ни в коем случае! Минем егетләрнең гаебе юк дип саныйм. Мин үземнең егетләрне яклаячакмын һәрвакыт, һәм һәрвакытта да без үзебезнең хаклы булуыбызны күрсәтеп бирә алачакбыз!

– Мин үзебезнең егетләрне яклаячакмын дидегез. Сез полиция җитәкчесе. Сезнең вәкаләтләрегезгә нәрсә керә? Халыкны яклау түгелме? Ә сез шундый итеп китереп куясыз монда, мин егетләремне яклыйм дисез. Сез аны кемнән яклыйсыз? Гади колхозчыданмы?

Бу сораудан җитәкче каушап куйды. Тотлыга ук башлады хәтта. Мондый сорау көтмәгән иде, күрәсең.

– Причем монда гади колхозчы, минем егетләремне булмаган әйбердә гаеплиләрдер, бәлки. Мин аларны якларга тиештер бит инде?

– Хокук сакчысы буларак, сез дөреслекне якларга тиеш!

– Мин үз сүзләрем өчен һәрвакытта да җавап бирәм. Мин үз хезмәткәрләремне якларга тиеш. Мин үземнең егетләрне гаепле дип тапмыйм.

– Сез аларның гаепсез булуларын беләсезме?Дәлилләрегез бармы?

– Нишләп белмәскә! Бар дәлилләр.

– Нинди алар, әйтегез әле берсен генә булса да.

– Мин әйтергә не обязан.

– Хәтта әйтергә куркыта торган нинди дәлилләр соң ул шулкадәр?

– Юк, тукта, ашыкмагыз әле, сез миннән допрос алырга килдегез что ли? Мин сезгә әйттем, мин бернинди комментарий да бирергә теләмим.

– Алайса, сезнең фикерчә, аны кан сиярлек дәрәҗәдә кем кыйнаган? Менә аның дәлилләре бар: өйдән ул полиция хезмәткәрләре белән киткән һәм ул сәламәт булган, әниләре полиция бүлекчәсеннән кабат килеп алганда, ул инде кыйналып эштән чыккан булган. Кем кыйнаган аны?

– Журналистлар буларак бер якны гына тыңлап, вердикт чыгармагыз. Сездә полиция хезмәткәрләре гаепле дигән тикшерү дәлилләре юк бит! Сез тикшерү органы түгел.

Шуннан соң җитәкчедән Айрат Газимҗановны өеннән алып чыгып киткән оперативниклар Марсель Мәхмүтов һәм Илнур Җиһаншин турында сораштым. «Мин аларны күрә аламмы?» дигән сорау җитәкчене чыгырыннан чыгарды кебек.

– Юк, күрә алмыйсыз! Алар командировкада!

– Без моны республика күләменә чыгарачакбыз. Әгәр республикада гына хәл ителмәсә, ил күләменә, аңлыйсызмы?

– Минем бүлмәмдәге сезнең белән әңгәмә өч җирдән видеога яздырылып барыла, сез миңа янамагыз!

Мин сезгә янамыйм , планнарымны сөйлим.

– Миңа кереп атаковать итеп утырмагыз!

Илдар Усманов: «Хезмәткәрләрем кайткач, хәбәр итәрбез, алар белән сөйләшерсез», – дигән иде, шалтыратучы булмады. Хәер, җитәкченең әңгәмәсеннән шул күренә: бу хакта сөйләшүдән ни өчендер сагайды кебек ул. Бәлки «Дальний» вакыйгасы кебек, шау-шуы шактый булыр, дигәндер. Ләкин эш узгач, терсәк тешләүдән файда юк. Боз кузгалды. Шушы эш турында шаулаячаклары алда әле. Язма тәмамланып килгәндә генә, Балтачтан шалтыратып, кибетне чынлап та баскан кешеләрнең кем булуын ачыклаулары турында мәгълүмат җиткерделәр. Мари Иленнән килгән кеше булган ул.

Айратның кыйналу мәсьәләсе буенча Балтачта гаделлек табылырмы? Районның полиция җитәкчесе: «Мин хезмәткәрләремне яклаячакмын», – дип тора икән, ышаныч аз. Ул хезмәткәрләрен түгел, гаделлекне якларга тиеш тә бит… Шулай да әлеге вакыйганы йомып калдырмаска, ил күләменә чыгарырга кирәк, дип саныйм. Һәм без дә Газимҗановларга бу очракта ярдәм итәргә әзер. Гади халык полициядән кыйналу түгел, яклау табарга тиеш! Сезгә дә ышанычы беткәч, халык кая барсын, полиция?

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Балтач – Казан.

Комментарии