Теләчедә бозау караучыларга көненә 40 сум түләгәннәр

Теләчедә бозау караучыларга көненә 40 сум түләгәннәр

Көлмичә генә җавап бирегез әле, ун көн эшләгәнегез өчен 400 сум хезмәт хакы алсагыз, бу кадәр байлыкны нәрсә сатып алуга тотар идегез? Үзем белмәгәнгә сездән сорыйм. Бу сорауга җавапны бер атна буе эзлим инде – табып кына булмый.

Теләче районының Айдар авылы фермасында бозау караучыларга май аенда шушының кадәр акча түләгәннәр, ди. Бер көнгә 40 сум булып чыга инде бу. Җир шары күрмәгән юмартлык турында тулырак белү өчен, юлга кузгалдык.

«ЕГЫЛЫП КИТӘ ЯЗДЫК!»

– Май аенда хезмәт хакы алганнан бирле «Афобазол» эчеп кенә яшим. Шуның кадәр хурлыклы булды бу әйбер минем өчен. Моннан соң беткән нервлар! Йөрәкнең авыртуы! Сеңлем, мин бу фермада 24 ел эшләдем! Колхозы да, совхозы да, «Вамин»ы да үтте баштан, ләкин моның кадәр мыскыл ителгәнем булмаган иде әле! – Айдар авылы фермасында бозау караучы булып эшләгән Галия ханым Хаҗиева шушы сүзләрен бер тында әйтеп бетерде дә, «шап» итеп, диванга «ауды». Әллә тагын йөрәге чәнчи башлады инде? Аның янәшәсенә кыенсынып кына килендәше – Руфия ханым Хаҗиева килеп утырды.

– Син дә сөйлә, күпме хезмәт хакы алдың әле Руфия май аена?

– Минеке ун көн өчен 385 сум булды… Авыл кешесенә әйткәч, беркем ышанмый. «Руфия апай, 3 мең сумдыр ул?» – диләр. Юк инде, минәйтәм! Каян килгән анда меңлекләр. 385 сум акча язганнар! Хурлык! Олы улыма әйткән идем, ачуланды: «Әни, син әллә тилеме соң, ник менәсең син ул фермага?» – ди. Еладым прәме…

– Мин дә еладым! Билләһи, елладым! «Позор»!

Бозау караучы ханымнарны үземчә тынычландырырга тырыштым: «Башыннан ук сөйләгез, дулкынланмагыз», – дим. Монда аларның түгел үземнең йөрәк сикергәли башлаган иде инде. Кайда күрелгән бу – кара эш эшләүчегә көненә 40 сум түләү?

Ханымнар берсен-берсе бүлдереп, башта рәхәт яшәгән чорларын сөйләделәр. Ике ел элек кенә бу фермалар «Сөт иле»неке булган. Оешма җитәкчесе итеп немец кешесен куйганнар. «Нимес»ләр тотынган эшен җиренә җиткереп эшли белә инде ул. Безнең авылда «кырыгынчы елның көзендә» алар салып киткән туберкулез диспансеры бинасын бомба белән шартлатып кына тарата алганнар иде. Монысы – темадан бераз читкә китү, әмма алманлыларның үз эшенә бик җаваплы карауларын күрсәтүче дәлил. Немец җитәкчеләре хуҗалыкны нык тоткан. Айдар фермаларында лейкозлы сыерлар асралса да, сөт бирү ягыннан проблема булмаган: төрле витаминнар, өстәмә тукландыру кирәк-яраклары кайтартып кына торган алманлы хуҗа. Бозауларның авырлыгын арттыру өчен дә шушы ысулдан файдаланган. Шул ук вакытта, ферма хезмәткәрләренең хезмәт хаклары да мактанып сөйләрлек булган. «23әр мең алып эшли идек!» – дип сөйләп утырды әңгәмәдәшләрем. Ләкин ул бәхет озак бармаган, «Сөт иле» китеп, аңа алмашка «Теләче АГРО» ҖЧҖсе килгән. Менә шуннан соң башланган монда хәлләр.

Иң беренчесе – яңа оешмага күчкән вакытта хезмәт килешүе дә яңадан төзелгән. Билгеле, эшчеләр аны моны карап тормый гына бу документка кул куйганнар. Ә карарга кирәк булгандыр. Ник дигәндә, бу килешүдә язылганча, оклад акчасы юк, кеше бары тик эшләгән кадәр эше өчен генә акча алачак. Ягъни, планны ничек үти – шуңа карап акча түләнә. Монысы булды – бер. Икенчедән, моңа кадәр лейкозлы сыерлар савып көн күргән савымчылар бозау караучы вазыйфасына күчерелгән, чөнки, яңа җитәкчелек, акрынлап, ферманы чирле сыерлардан чистартып бетереп, янә сәламәт сыерлар кайтарту планы белән яна башлаган һәм бу нисбәттән эре мөгезле терлекне иткә тапшырып, бары тик бозаулар гына калдырган. Башта хезмәт хакын әйбәт алганнар. Ну, әйбәт дип – аена 8 мең. Чагыштыру өчен – моннан ун ел элек Вамин чорында да шушы акчаны алып эшләгән ферма эшчеләре, ун елдан соң да, шушы ук акча. Бөтен нәрсә үзгәреп тора, хет сыер савучының хезмәт хакы тотрыклы булсын инде, дип фикер йөрткәндер мөгаен «Теләче АГРО» җитәкчелеге. Бу рәвешле үткәннәргә әйләнеп кайтуны башкача тагын ничек аңлатасың. Менә шулай бозау караучы булып эшләгәннәр-эшләгәннәр дә, ямьле май ае җиткән. Шушы ай ахырында кайсы 400, кайсы 300 сум акча алуларын белеп, бозау караучыларның күзе маңгаена менгән.

– Бухгалтериягә кергәч, кабат-кабат сорап карадым: 4 мең сумдыр ул, дим. «Каян килсен 4 мең, сез бит эшләмәдегез», – диделәр. Янәсе, бозаулар авырлыкны аз җыйган. Безнең монда ни гаебебез бар? Вакытында асларын җыябыз, ашатабыз, көн буе эшләгәнбез, кайтып кермәгәнбез фермадан. Бозау авырлык җыймаган дип, ферма мөдиренең дә, бухгалтерының да акчасын кисмиләр – безнекенә кагылсалар да була. Ничек оялмый ул акчаны алып була, ә, кызлар? – ди Галия Хаҗиева.

8нче сыйныфка бара торган улына тотаргамы, газ белән утка түләргәме бу акчаны дип, башы каткан хәзер. Әле җитмәсә, кредитлары да бар.

– Фермадан бөтен авыл китеп бетте инде. Акчасы әз булганга китәләр. Хәзер 6 мең сумы да акча түгел бит инде аның. Ә бу хәл беркемне дә борчымый. «Теләче – Агро»ның генераль директоры Айрат Хәлиуллин әйтә ди: «Ялынмагыз аларга, китсеннәр. Чуаш белән мари бетмәс әле, шуларны алып килеп эшләтербез», – ди имеш – бу сүзләрне ачынып Руфия ханым сөйли.

Моннан да ныграк хурлыкка калмам әле дип, Галия ханым: «400 сумга үзегез яши аласызмы, нилектән хезмәтебез өчен түләү шулай аз булды?» дигән сорауны җиткерү өчен, ике ел элек кенә оешкан «Теләче АГРО»ның генераль директоры янына үзе дә бара. Әмма аны тыңлап торучы гына булмаган.

– «Аңлатыгыз», – дим. Бу психлана башлады. «Аерым бухгалтерың һәм җитәкчең бар, алардан сора», – ди. «Мин алардан сорадым, – минәйтәм, – сез куштыгыз дип әйттеләр». «Бар чыгып кит минем бүлмәдән, бу синең эш, мин һәр эшчене кайгыртырга тиеш түгел», – диде. Мондый мөнәсәбәт көтмәгән идем, бик ачуым килде, кайттым да, хезмәт инспекциясенә зарлы хат яздым. Әлегә җавабы килмәде. Ни булып бетәр, – дип сөйли Галия ханым.

«АРТЫМНАРЫ ЮК»

Бозау караучыга җавап биреп вакланып тормаса да, генераль директор Айрат Хәйруллин минем белән бик матур сөйләште. Тавыш та күтәрмәде алай, чыгып кит дип тә кумады. Әмма «400 сумга ничек яшәргә бу кешеләргә?» – дигән сорауга төпле җавап та бирә алмады. Әйе, нилектән болай булганлыгының сәбәпләрен аңлатты ул миңа. Закон күзлегеннән караганда, монда бар да дөрес кебек. Җир шарында моңарчы күрелмәгән юмартлыкның сәбәпләрен болайрак дип тасвирлады җитәкче:

– 300 сумга кеше яши алмый, сүз дә юк. Әмма безнең хезмәт килешүендә язылган – бозау көнгә ничә грамм авырлык җыя, шуңа карап хезмәт хакы түләнә. Әгәр дә көненә 700-800 грамм җыячак икән – хезмәт хакы 30 меңгә кадәр чыгарга мөмкин. Ә бу очракта Хазиеваларның бозаулары тәүлеккә 200 грамм җыйган.

Көнлек фуражны киметмәдек, «кормовой силос» та, сенаж да бирелеп барылырга тиеш иде. Ул безнең хуҗалыкта җитешле. Безнең уйлавыбызча, урлашу факторы бар монда. Йә фураж, йә нәрсә… Урлашканнардыр. Бу – бары тик кеше факторы аркасында гына килеп чыккан әйбер. Яки бу ханымнар эшләмичә, тегеләй-болай килеп йөргәннәр. Яки ферманың элеккеге мөдире бозауларның авырлык җыюы буенча «приписка» ясап килгән дә, без хәзер анда яңа мөдир куйдык – хәзер дөресе ачыкланган булуы бар. Әле тәүлегенә 500 грамм авырлык җыйсалар да, моның белән хуҗалыкны алып барып булмый. Узган ел бу вакытта эшчеләр көненә биш йөздән артык грамм алганнар, ә быел нибары 200дән артык. Бу беләсезме күпме зыян китерде безнең оешмага? Аена гына да 450 мең сум зыян килде. Чөнки артым булмагач, бозауны сатып җибәреп булмый, саткан әйбер булмагач, керем юк, акча түләп булмый. Шуңа күрә, монда гаеп бары тик үзләрендә генә, – дип аңлатты Айрат Хәйрулллин.

Оешма эчендә нинди хәлләр майтарылгандыр, анысын без түгел, компетентлы оешмалар үзләре тикшерер – Теләче районы прокуроры Рим Фәргать улы Сөнгатуллин белән бу мәсьәлә хакында очрашып сөйләштек, ул язма әзерләнгән арада эшне бик оператив тотып, беренчел тикшерүен уздырырга да җитешкән инде.

– Аларның хезмәт килешүләрендә шулай язылган – план үтәүгә карап түләнә. Шуңа күрә 400 сум гына хезмәт хакы алсалар да һәм бу акчалар минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булса да, беренче карашка монда закон бозылмаган. Әмма без бу мәсьәләне хәзер тирәнрәк тикшерергә уйлыйбыз, хезмәт инспекциясе белән берлектә карарбыз, – дип аңлатты прокурор.

Ни диим – закон бозу юктыр да монда, әмма шул ук вакытта кешене 400 сумга эшләтүне дә бик гадел җитәкче кылган гамәл дип әйтергә тел әйләнми. Ник соң бу бозау караучыларны җыелыш җыеп кисәтмәгәннәр – синең окладың булмаячак, син шуны беләсеңме, дип, килешүгә кул куйдырыр алдыннан кат-кат кабатламаганнар? Ә бит ферма эшчеләре, чынлап та, моның турында бер ни белмәдек дип сөйли. Артым булмаган, имеш. Иртә таңнан торган ул кеше, килгән фермага, тизәк арасында йөреп кайткан. Артымы булмаса, син өстә аңа әзрәк акча, һәм әйт: «Икенче айда да күрсәткечләрең шушылай начар булса, хезмәт хакың әз булыр», – диген. Мәзәк кенә. Кеше ничек яшәргә тиештер? Башка хуҗалыкларда артым – ул премияне генә билгели. Ә монда шушының белән кешенең ай буе яшәячәк акчасын билгеләттермәкчеләр. Оста уйлап тапкан «Теләче АГРО» җитәкчелеге. Афәрин! Хәзер теге 400 сумга ничек бер ай яшәргә икәнен дә уйлап тапсыннар иде түлке.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Теләче – Казан

Комментарии