Зәй больницасында «БГ» тапшырган чәйдән бәвел анализы ясадылар

Зәй больницасында «БГ» тапшырган чәйдән бәвел анализы ясадылар

Район больницасы дигән сүзне ишетү белән, күп җирдә халык «Юньләп карамыйлар бит анда!» – дип зарланырга тотына. Тик зарын зурга җибәрми: тавыш чыгармыйм, юкса икенче юлы бөтенләй дәваламаслар, дип уйлый.

Зәй районы больницасы турында да сүзләрнең төрлесе йөри. Мактаучылар гына түгел, зарланучылар да бар. Быел апрель аенда бирегә Аксар авылыннан 70 яшьлек Тәзкирә Шәвәлиеваны китерәләр. Аш бүлмәсендә йөргән чагында, уңайсыз егылып, бот сөяген сындырган була ул. Табиблар уңышлы гына операция ясый, карчыкны тиздән өйгә кайтасың, дип сөендерәләр. Ләкин дистә елдан артык шикәр чире белән авырган Тәзкирә апаның, бервакыт канында шикәре күтәрелә башлый. Якыннары чаң суга: «Инсулин кадагыз, үтенәбез!» Зур бер Зәй больницасында әлеге ялваруларга колак салучы табылмый. Ахыр чиктә, әле быел гына шаулатып 70 яшен үткәргән, онык сөюнең тәмен татый гына башлаган Тәзкирә Шәвәлиева, комага китеп, вафат була. Мәрхүмәнең якыннары табибларга бик үпкәле. «Исән калдырып була иде аны!» – әлеге сүзләрне йөз процент ышаныч белән әйтәләр. Тик башлаган җөмләләренең ахыры бер шарт белән тәмамлана: «Әгәр табиблар битараф булмаса…»

БОТЫ СЫНГАН – КОМАГА КИТКӘН

13нче апрель. Вакыйганың башы шушы көнгә барып тоташа. Ишек алдыннан кергән уңайга, Аксар авылында яшәүче Тәлгать Шәвәлиев, хатынының идәндә аунап ятуын күреп, өнсез кала. Ул идәндәге келәмгә абынып егылып, бот сөяген сындырган. Ашыгыч ярдәм чакыртып, Тәзкирә апаны Зәй районы больницасына озаталар. Сөяге сынып кына калмыйча, урыныннан да күчкән булгач, авыруга икенче көнне операция ясыйлар. Наркозны да җиңел кичерә, хәлен белергә килгән ире белән дә рәхәтләнеп сөйләшә, һәм тиздән өемә кайтарып җибәрерләр, дигән өмет белән яши Тәзкирә апа. Тик 17нче апрельдә кичке якта Тәлгать абый хатынының сөйләмендә сәерлек сизеп ала.

– Сөйләшүендә үзгәрешне сизеп алгач та, инсульт-мазар булмаганмы, дип: «Көлеп күрсәт әле, Тәзкирә?» – дидем. Шул вакыт авызы кәкрәйде аның. Мин шундук коридорга чыгып, бу хакта шәфкать туташына әйттем. «Аның бит авызлары кыегая, берәр нәрсә эшләтеп булмыймы?» – дим. «Безгә өстәмә диагноз уйлап чыгарып йөрмәгез әле монда», – диде дә, китеп барды шәфкать туташы. Икенче көнне иртән хәлне хатынымны дәвалаучы хирургка аңлаттым, авызы кыегайды, дигәч, табиблар белән консилиум җыйдылар. Хатынымның шикәре күтәрелә башлаганлыгы билгеле булды, сөйләме дә шуңа үзгәргән, дип аңладым, аңа эчертү өчен дарулар язып бирделәр. Мин аптекага чыгып, үз акчама дарулар сатып алып, кертеп бирдем. Кандагы шикәрне төшерергә ярдәм итә торган препаратлар: диабетон, метфармин яздылар, ләкин аларның бер файдасы да булмады. Хатынымның хәле һаман начарайды. «Шикәре төшми микәнни соң?» – дип аптырап, өйдән глюкометр (кандагы шикәрнең күләмен билгели торган җайланма) алып килдем. Норма буенча сәламәт кешедә ул литрына 3-5 ммоль булырга тиеш. Ә Тәзкирәнең канында шикәр күрсәткече – 22гә менгән иде, – дип, Тәлгать Шәвәлиев вакыйгалар барышын сөйләде.

Үзе дә медицина белән азмы-күпме таныш кеше буларак, әңгәмәдәшем кандагы шикәрнең 22 күрсәткеченә җитүе нәрсәсе белән куркыныч булуын шундук аңлый. Әгәр 16,5 ммольдән артыграк булса, димәк, прекома башланачак. Бу – организмга инсулин җитешмәү сәбәпле, кешенең комага китүе. Шушы фаҗигане булдырмас өчен, Тәлгать абый чаң кага башлый: тизрәк инсулин кадап, шикәрен төшерергә кирәклеген киңәш итә.

– Бервакыт Чаллыда дәваланганда аның хәле шушылай булган иде, табиблар шундук инсулин кададылар да, җайланып китте. Бу юлы да хатыныма инсулин кирәклеген аңладым. Ә шәфкать туташлары мине ишетергә дә теләми: «Сидек анализларында шикәр 11не генә күрсәтә, сезнең глюкометрыгыз дөрес эшләми», – диләр. Минеке дөрес эшләмәсә, башкаларныкы дөрес эшләргә тиеш бит инде ул? Больницада дәваланучы тагын ике хатыннан шикәр күләмен үлчи торган приборларын алып тордым. Барыбер шул ук санны күрсәтте.

Глюкометрның дөрес эшләвен, хатынына начар булуын дәлилләп йөргән арада Тәлгать абый күп вакыт югалта. Тәзкирә Шәвәлиеваның хәле кискен рәвештә начарлана башлый.

– Әбинең реакциясе акрынайды: башны әкрен бора, кулны нык кысмый башлады, мин нишләргә белми аның янында басып тордым. 19нчы апрель көнне иртән неврология бүлекчәсенә төшеп, табиб янына кердем. Хәлне аңлаткач, кабат сезнең глюкометрыгыз дөрес күрсәтми, дигән җавап алдым. Шулай да, табиб хатынымны үз күзәтүе астына алды, инсульт-мазар булмаганмы дип тикшеренү өчен, Түбән Камага барып, томография үттек: инсульт булмаган, ләкин хатыным сәер итеп гырлый башлады. Түбән Камадан кайткач, палатага кертеп яткырдык, Тәзкирәне ике көн беркем дә кереп карамады. «Күз алдында үлә бит, берәр нәрсә эшләтегез инде?» – дип, бер медперсоналдан икенчесе янына чаптым. «Инсулин кадагыз», – дип ялындым, ялвардым – юк. Тәзкирә апаң сөйләшми башлады, күзе дә йомык – ачмый, бу комага китте. Әнә шуннан соң гына аны реанимация бүлегенә салдылар.

МИНИСТРЛЫК ЯРДӘМ ИТКӘЧ…

Күпме сорап та хатынына тиешле ярдәм күрсәтелмәгәч, ягъни инсулин ясаучы булмагач, Тәлгать абыйның бу дәвалау үзәгендә бер минутка да каласы килми. Ләкин тора салып комадагы кешене алып чыгып китеп тә булмый, шуңа хатынын Казанга күчерүләрен сорап кабаттан табибларга ялвара башлый ул.

– Әбинең хәле авыр, диделәр, ясалма сулыш алдыруда, ясалма ашатуда ятты ул. 24нче апрель көнне мин баш табиб Риф Әмиров янына кереп: «Тәзкирәне күчерик», – дидем. Риф Римович Любовь Васильевага, ягъни үзенең урынбасарына бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушты. Ләкин Любовь Петровна миңа: «Монда гына дәвалыйбыз, ул «не транспортабельна», – диде. «Ә сез аны нинди авырудан дәвалыйсыз соң?» – дип сорадым. Ярты сәгать эчендә язып та бирде: шикәре югары булудан, хроник ишемиядән… Ә бит без больницага бот сөяге сынып кергән идек… Шулай булгач, Зәй больницасында хатынымның сәламәтлегенә тагын да зуррак зыян килмәсме, дигән шикләнүләр туды, мин, вакытны сузмас өчен, «Казанга күчермибез» дигән сүз ишетүгә, иртәнге 4тә үк торып, Сәламәтлек саклау министрлыгына киттем. Министрлыкның дәвалау ярдәме бүлеге җитәкчесе Юрий Аржанов кабул итте. «Башыннан ук сөйләгез, тыңлыйм», – диде. Хатынымның ничек шушы көнгә төшүе турында бәйнә-бәйнә аңлаттым. Мине бер тапкыр гына бүлдерде ул. «Табиблар дару алырга кушкач, аптекадан дарулар чыгып алып кердем», – дигән идем: «Нәрсә-нәрсә?» – дип, кабатлап сорады. Бу аның өчен ят нәрсә булып тоелды. «Больницада бөтен әйбер дә булырга тиеш», – диде. Ә бездә дару гынамы соң – шприцларга кадәр үзебез алып керәбез бит. Шуннан, ахырдан әйттем: «Инсулин кадамадылар, хатыным комада, бер реакциясе дә юк, башка больницага күчермибез, диләр, ярдәм итүегезне сорыйм», – дим. Юрий Викторович башта РКБда урын белеште, буш урыннар булмау сәбәпле, Түбән Камага шалтыратты. Урын бар, диделәр. «Шәвәлиеваны кабул итеп алырсыз», – дип, күрсәтмә бирде дә, безнең район больницасына чыкты. «Шәвәлиеваны Түбән Камага күчерегез», – диде. Шунда Любовь Васильева – безнең баш табибның урынбасары моңа җавап бирә: «Башта ире кайтсын, җаваплылыкны үз өстемә алам, дип расписка язсын, шуннан соң гына күчерәбез», – ди. Министр урынбасарының кәефе 180 градуска үзгәрде. «Сез үзегезнең нәрсә сөйләвегезне үзегез ишетәсезме ул? Аның ире минем каршымда утыра, ул әле кайчан кайтып җитә – төнләме? Ә сез иртән эшкә ничәгә киләсез? 8 гә! Сез килгәнче әби үлсә, нишлисез? «Немедленно» реанимобиль әзерлә, табиблар белән әбине озатыгыз, барып җиткәч, шалтыратып, миңа хисап тотыгыз!» – диде дә, трубкасын ташлады. Менә шулай итеп кенә хатынымны Түбән Камага күчерделәр.

Реанимациягә яткач, берара хәле яхшыра Тәзкирә Шәвәлиеваның. Акрынлап комадан чыга, бер ягы параличланса да, сәламәт кулларын хәрәкәтләндерергә тырыша ул. Тәлгать абый хатынының акрынлап терелүен күргәч, шатланып туя алмый. Аркаларына, кул-аякларына массаж ясый ул Тәзкирә апаның. «Болай иткәч ничек, рәхәтме?» – дип сорагач, хәтта телгә килеп: «Рәхәәт», – дип җавап бирә авыру. Тик шатлыклы көннәр озакка бармый. Комадан чыгып, озак вакыт та үтми, иртәнге якта Тәзкирә Шәвәлиева вафат була. Паталогоанатом биргән кәгазьдән күренгәнчә, үлемнең сәбәбе: шикәр чире, баш миенә су җыелу һәм… үпкәсе кабарган булу. Бу сәбәпләрнең дә беренчесе белән генә килешә Тәлгать абый. Чөнки баш миенә су җыелган дияр идең – башны ярып карамаганнар, үпкәсе кабарган дисәң – Тәзкирә апаның ютәлләгәне дә, температура белән ятканы да булмаган. Хәтта комага киткәнче дә ул үзен бу яктан начар хис итмәгән. «Кайдан алып язылган диагнозлар булгандыр – гел аңламыйм», – ди әңгәмәдәшем. Ә менә хатынының шикәр чире аркасында үлүе белән килешә Тәлгать абый. Әйе, берничә җиһазда тикшереп каралган – күрсәткеч 22 ммоль булган. Бу вакытта кешенең комага китүе табигый хәл. Инде аптырап сорау бирәм: «Ә бит табиблар лаборатория нәтиҗәләренә карап эш иткәннәр, хатыныгызның бәвел анализында шикәр күрсәткече 11 ммоль гына булган», – дим.

Тәлгать абый елмаеп куйды.

– Ә сез беләсезме соң безнең больницада анализларны ничек тикшергәннәрен? Бер генә мисал. Минем Алсу Әшрәпова исемле туган тиешле сеңлем анализ тапшырырга килгән, аннан тизәк сораганнар. Тизәк каян алыйм дип, буш банкасын калдырып киткән. Шул буш банка буенча, йөз процентлы анализ ясап бирәләр үзенә. Шундый сүзләр йөри: имеш, лабораториядә эшләүчеләр: «Безгә реактивларны экономияләргә кушалар, алар бик кыйммәт тора бит», – дип әйтәләр икән, шуңа мондагы анализларның дөреслеге шәхсән миндә шик тудыра.

ҖАВАПСЫЗ СОРАУЛАР

Тәлгать Шәвәлиев белән әңгәмәдән соң, Зәй больницасы белән бәйле сорауларга ачыклык табасы килде. Иң беренче чиратта: лабораториядә анализларны тиешенчә карамыйлар, дигән шик буенча тикшерергә уйладык. Эксперимент уздырырга булдык. Больница бәдрәфенә кереп, термоска салып алып килгән чиста кайнар суда кара «Бодрый день» чәен пешердем һәм, банкага салып, бәвел тапшыра торган урынга илттем. Бу экспериментны башыннан ахырына кадәр яшерен камерага төшереп бардым. Анализ кабул итеп утыручы апалар янына килеп җиткәч кенә күзем кулымдагы савытка төште: куе көрән төстәге сыекча аз гына да бәвелгә охшамаган. «Яшел чәй пешерәсе калган икән», – дип уйласам да, соң иде. Анализларны берничә көннән әзер булыр, дип, банкамны алып калдылар. Ә калган сораулар, әйтик ни өчен Зәй больницасында ярдәмне ялварып сорарга кирәк, нигә ботын сындырып килгән кеше комага киткән, нилектән инсулин кадамаганнар, нишләп биредә дәваланучылар даруларны үзләре сатып ала – бу сораулар ачык калган иде. Аларга җавап табу өчен, баш табиб урынбасары, мәкаләбездә исеме телгә алынган Любовь Васильева янына кердем. Тик ул нинди мәсьәлә белән килүебезне белеп алуга, сөйләшүдән баш тартты:

– Журналистның мәгълүмат алырга хакы бар. Һәм, әгәр бу шәхси мәгълүмат яки дәүләт сере булмаса, вазифаи урында эшләүче буларак, сез безгә җавап бирергә бурычлы. Больницагызда кешенең комага китүе һәм соңрак үлүе дәүләт сере түгелдер бит?

– Мин бер нәрсә дә әйтмим сезгә!

Любовь Васильева, бүлмәсеннән чыгып, мине юристлар утыра торган кабинетка алып керде.

– Миңа баш табиб интервью бирергә күрсәтмә ясамады, – диде ул.

Әгәр дә сүз сезнең хакта бара икән, бу очракта да баш табиб кына җавап бирәме? дим

– Әлбәттә.

Димәк, сезнең теләсә нинди гамәлегез өчен җавапны сез түгел, баш табиб бирә?

– Мин аның рөхсәтеннән башка интервью бирмим.

Шалтыратып, рөхсәт сорый алмассызмы?

– Юк, менә безнең юристлар, алар белән сөйләшегез.

Ә нишләп сез мине юристлар янына алып килдегез? Минем аларда эшем юк. Сүз сезнең хакта барачак. Аларның нинди катнашы бар?

Любовь Петровна, мине калдырып, тагын ашыгып чыгып китте. Ә юристлар ММЧ турындагы законны бөтенләй белмиләр дә, ишеткәннәре дә юк булып чыкты. Әйтик, алар фикеренчә, без – журналистларга вазифаи урында эшләүчеләр шәрехләмәне теләсә –бирә, теләмәсә – юк икән. Моның ялгыш фикер булуын, журналистка мәгълүмат бирмәгән җитәкченең закон бозуын аңлатырга туры килде.

– Алайса көтеп торыгыз, хәзер сөйләшәбез, – бүлмәдә утырган бер юрист баш табиб урынбасары артыннан чыгып китте. Озак кына көтеп торганнан соң, урынбасар мондый җавап бирде: «Без министрлык белән киңәштек, сорауларыгызны язып, рәсми хат җибәрегез».

Любовь Петровна, ни өчен кеше комага киткәндә, аның якыннары инсулин кадауны сораганда сез бер дә министрлык белән киңәшмәдегез? Ә кеше үлгәч, министрлык белән киңәшләшәсез?

Урынбасар җавап биреп тормастан, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Аның бүлмәдә «киңәшләшкән» вакытында министрлыктагыларга «Безнең гәҗит» – җәнҗал чыгарып йөри торган газета», – дигән сүзләрен ишетеп калган идем. Ни өчен шундый яла ягуы, интервью алырга килгән журналистның эш урынын министрлыкка яманлавы турында аңлатма аласым килде. Тик урынбасар кабат җавап биреп тормастан: «Кеше сөйләшкәнне ишек артында тыңлап тору әдәпсезлек, мин сезнең белән сөйләшми идем, чыгыгыз!» – дип, бүлмәсеннән куып чыгарды. Дөресен сөйли башлаганда бөтен кешене дә куып чыгаралар микән биредә?

ЧӘЙДӘН БӘВЕЛ ЯСАГАННАР

Берничә көннән соң, чәебезнең анализы әзер булды. Казандагы дәүләт больницаларының берсендә эшләүче табибларга алып барып, бу анализның нәрсә аңлатуын сорадык. Исемен газетада күрсәтмәүне үтенгән табиб аңлатмасы:

– Әгәр чәйне тикшереп карасак, беренче чиратта физик үзлекләрен тасвирлыйбыз. Сез тапшырган чәйнең төсе берничек тә «соломенный» сары төстә була алмый, ул сезнең видеодан да күренә: кызгылт төстә. Димәк, монда аны куе саргылт дип язарга тиешләр иде, яки кирпеч сары төстә, дип. Зәйдә чәегездән аксым тапканнар. Ничек тапканнардыр – аптырыйм. Булырга тиешле әйбер түгел. Лейкоцитлар 1-3 дип язганнар. Әгәр чәегез баллы булган булса, бәлки, 0,1 лейкоцит табарлар иде әле, ә сез чәйгә шикәр комы кушмагансыз. Лейкоцитның 1-3 күрсәткече ул сидектә була, һәм кеше организмында ниндидер чир башланган дигәнне күрсәтә. Яссы эпителийлар 4-6 диелгән. Бу да организмда чир барын күрсәтә, мәсәлән хатын-кызларда кандидоз яки молочница булганда очрый, яки инде, бу анализны тапшырыр алдыннан, хатын-кыз юынмаган дип нәтиҗә ясап була. Сезнең чәегездән авыру хатынның сидек анализын ясап биргәннәр. Алар сезнең чәйне тикшермәгәннәр генә түгел, савытын да ачып карамаганнардыр, дип уйлыйм. Чөнки караган булсалар, төсен генә булса да дөрес язарлар иде. Ә чәйдән эпителийлар тапкан кешегә мин бөтенләй аптырыйм. Нинди белгечләр эшлидер бу больницада – әйтүе авыр…

Сынап карау өчен, шул ук чәйне әлеге больницага анализга тапшырып карадык. Аксымнар да, лейкоцитлар да, яссы эпителийлар да табылмады. Чәйдән бәвел ясап биргән Зәй больницасында мәрхүмә Тәзкирә Шәвәлиеваның шикәре күтәрелүен ни өчен белмәүләре аңлашыла хәзер. Бәлки, аның анализы да безнең чәй язмышына дучар булгандыр?

Зәй больницасындагы бу хәлләр буенча җавап табу өчен тагын бер талпынып карадык әле без. Баш табиб Рим Әмиров белән аралаштык. Ләкин ул да ике генә җөмлә әйтте: «Шәрехләмә бирмим. Сорауларыгызны министрлык аша юллагыз». Телдән җавап бирүче булмагач, сорауларны министрлыкка юлладык без. Билгеле инде, ул сораулар кабат шушы ук Зәй больницасына әйләнеп кайтачак. Ә телдән җавап бирмәгән Зәй табибларының язмача җавабы «отписка» гына булмас, дип, ышанып әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта Тәлгать абый дөреслек эзләп, хокук яклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Хатынының үлемендә гаеплеләр ачыкланыр, дип ышана ул. Балык башыннан чери, диләр. Зәй больницасында булып кайтканнан соң, әнә шундый фикер туа. Җитәкчелек кеше сөйләгәнне тыңламый, сораулар ачык кала биредә. Вакытында «инсулин кадагыз» дигән сүзне ишеткән һәм тыңлаган булсалар, кем белә, бәлки Тәзкирә апа әле дә якыннары белән бергә булыр иде.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Зәй Казан

Зәй больницасында «БГ» тапшырган чәйдән бәвел анализы ясадылар, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии