«Дуңгыз фермасын төзетмибез!»

«Дуңгыз фермасын төзетмибез!»

Биш ел эчендә Тукай районы, Калмаш авылында «селекцион-генетик үзәк» төзеләчәк. Район җитәкчелеге корылманы менә шундый заманча исем белән атаса да, авыл мулласы әйтмешли, ул гап-гади «чучка абзары». 10 миллиард сумга төшәчәк фермада 800 баш дуңгыз асраячаклар. Хәзер калмашлылар нишләргә белми баш вата: дуңгыз фермасын төзеттермәү өчен, төзелеш барачак урынны сакларгамы, әллә инде гомер иткән йортларын калдырып, башка авылга күченергәме?

Авыл халкына ферма төзеләчәген район җитәкчеләре көне килеп җиткәч кенә – «Камский бекон» оешмасы авылның иң матур урыныннан җир арендалагач кына җиткергән. Ферма урман янына төзеләчәк. Кайчандыр биредә җиләк җыйган, кошлар сайравын тыңлаган калмашлыларны урман киләчәктә дуңгызлар чинавы белән дә каршы алыр, мөгаен.

«ЙОРТЛАРЫН САТА АЛМЫЙЛАР»

Ноябрь аенда район гәҗитендә авыл кырындагы 23 гектар җирнең аукционга куелуы, ул җирне «Камский бекон» оешмасының тендерда җиңүе хәбәр ителгән. Җирнең нинди максатларда кулланылачагын белдерүдә «үтә төгәл» итеп аңлатканнар: «авыл хуҗалыгы тармагында кулланылырга рөхсәт ителә». Бу тармакларны саный башласаң, кулыңда бармак җитмәс. Ләкин белдерүне биргән район хакимияте «дуңгызчылык өчен» дип аңлатып тормаган. Калмашлылар исә, үз чиратында, «җирләр иген үстерү өчен сатылгандыр» дип кенә фараз кылган.

Берничә көннән авылның депутаты Рәкыйп Хәйруллин халыкка дөреслекне ачып салган. «26нчы октябрьдә үткән аукционда дуңгыз фермасы төзү мәсьәләсе каралды бит. Анда авылның алты депутаты катнашты. Барысы да дуңгыз фермасы төзелүгә риза булып кул күтәрде, мин генә каршы чыктым», – дип сөйләгән ул.

– Бу сүз таралгач, бездә халык умарта күче кебек гөж килә башлады. Урамга чыксаң, исәнлек-саулык сорашучы юк монда хәзер. Бөтенесенең телендә шушы дуңгыз фермасы төзүне ничек булдырмаска, дигән сүз генә. Җирнең нәрсә өчен сатылганын аңлатучы булмады бит безгә! Анда берәр нәрсә үстерерләр дип уйладык, дуңгыз асрарлар дип түгел! – ди җыелганнар.

Шушы авылда яшәүче Әшрәф Заһретдинов әйтүенчә, Калмаш авылында моңарчы беркайчан да дуңгыз фермасы булмаган. «Авылыбыз бик матур урында урнашкан. Рәхәтләнеп яши идек бит әле. Менә хәзер нишләрбез инде дип аптырап торган көнебез», – дип уфтанды ул. Дуңгыз фермасы төзелгәч, аннан килгән искә ничек чыдарбыз, дип баш вата калмашлылар. Авыл ят исләргә моңа кадәр дә «кытлык кичермәгән» икән.

– Бездән 9 һәм 5 чакрым ераклыктагы ике авылда дуңгыз фермасы бар инде. Әле шушы ике ферманың уртасында шәһәрнең бөтен пычрагын үзенә җыйнаган чүплек тора. Шушылардан килгән иснең зәһәрлеген әйтеп аңлата торган түгел. Бездән ерак түгел Татарстан дигән авылда, дуңгыз исенә чыдый алмыйча, кешеләр йортларын ташлап китә. Сатып китәрләр иде – алучы юк. Ул искә берәү дә түзми. Белдерү биреп караганнар иде. Кешеләр килеп карый да, дуңгыз исен сизгәч, алмыйча китеп баралар. Хәзер инде безгә авылны ташлап китәргә каламыни? Тирә-якта җиде татар авылы, мондагылар гомер-гомергә сыер, сарык үрчеткән, сөтчелек-итчелек белән шөгыльләнгән. Ләкин берәү дә чучка асрамады, – ди ул.

Аның сүзләренә калганнар да кушыла:

– Дуңгыз фермасы зиратка якын гына булачак. Мәрхүмнәребез шул чучка фермасына карап торырлар, шуларның чыр-чыр килгән тавышларын тыңлап ятарлар микәнни, дип борчылабыз. Безне дини яктан гына фикер йөртә, дип уйламагыз. Калмаш – зур авыл. Биредә татарлар гына түгел, чуашы да, урысы да, керәшене дә бар. Алар да ферма төзелүгә аяк терәп каршы тора, – дип аңлатты калмашлылар.

«ТӨЗЕРГӘ ИРЕК БИРМИБЕЗ»

Дуңгыз фермасы төзеячәкләр икән, дигән яңалык бөтен авылга таралгач, халык җыен уздырырга уйлаган. Бу хакта хәбәр итеп, район башлыгы Васыйл Хаҗиевка хат язганнар.

– Хакимияттән берәр кеше килсен, фикерләребезне җикерәсебез килә, дип, авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина артыннан районга хат яздык. Ләкин Равия Габдуллина: «Башлык рөхсәт итмәде, җыелыш җыймасыннар, дип әйтте», – диде. Безнең җибәргән гаризага бер сүз дә язмаганнар: рөхсәт итәм дигән сүз дә юк, итмим дигәне дә. Ул чиста килеш кайтты. Башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк, без барыбер җыенны уздырдык. Урамда кар ява, җил ыжгыра, салкын. Без кая да булса керергә тиештер бит инде – митингка чыкмадык бит, җыелышка килдек. Авыл җирлеге башлыгы үзе качты, депутатларның берсен дә табып булмады, клубка җыелырбыз дигән идек, аның да ишеге бикле, ачмадылар, – дип сөйли Әшрәф Заһретдинов.

Калмаштагы депутатлар да, авыл җирлеге башлыгы да «Кәҗә белән сарык» әкиятендәге бүреләр шикелле качып беткәч, гозерен ирештерү өчен, халык авыл мулласы Әхмәтбиҗан хәзрәт Борһановны чакыртып алган. Аны клуб ишеге төбенә бастырып куйганнар да дуңгыз фермасы төзелүгә каршы булуларын сөйләгәннәр. Җыенда 300ләп кеше катнашкан. Берничә сәгатьтән мулла янына полиция хезмәткәрләренең килүен ишеткәннәр.

– Ник җыен үткәрдегез? – дигәннәр.

– Кешеләр үз фикерен белдерде, мин тыңладым, – дип әйткән полициягә мулла. Әле бүген дә безнең җитәкчеләр «Бу җыелышны кем оештырган?» дигән сорауга җавап эзли. Монда оештырып йөрүче юк, халык үзе җыелды. Тимәсеннәр имам хәзрәткә. Нигә аны аерым алып китеп сорау алырга? Аның ни гаебе бар? Ул җыелыш ясамаган бит! – дип, мулла ягына басты калмашлылар.

«ПОЛИЦИЯ КИЛМӘДЕ»

Калмашта полиция хезмәткәрләренең районнан җибәрелгән булуы турында сөйлиләр. Халыкның җыен уздырырга рөхсәт сорап язган гаризасы чиста килеш әйләнеп кайтса да, чынлыкта район башлыгы бу чарага каршы булган, күрәсең. Җыен үткәрүдә авыл халкын гаепләргә кирәкме икән? Ни өчен дуңгыз фермасы төзелүне алар иң соңгы булып белә? Ни өчен килеп, аңлату эшләре алып барылмаган? Дуңгыз фермасы янында «Кама беконы» җитәкчесе Самойлов та, Васыйл Хаҗиев та түгел, менә шушы җыенда катнашкан кешеләр яшисе бит. Исе булмаячак дип, халыкны тынычландырырга тырышу сафсатага охшаган. 800 баш түгел, 8 дуңгызың гына булса да, алар асралган хуҗалыктан ис килә башлый һәм күрше-тирәдә яшәүчеләрнең һавасын боза. Шуңа күрә калмашлыларның борчылуы урынлы. Авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллинага да, тел яшергән килен кебек, дуңгыз комплексы төзеләчәген халыктан яшерү кирәк булмагандыр.

Дуңгыз фермасы төзелүгә каршы чыгыш ясаган бердәнбер депутат Рәкыйп Хәйруллин белән сөйләштек.

Хакимият йортындагы җыелышта җирлек башлыгына «Халык дуңгыз фермасы төзеләсен беләме?» дигән сорау бирдем, «Әйе», – диде. Ә җыелыштан соң Калмашка кайттым да урамда ике кешене күрдем. Минәйтәм, дуңгыз комплексы төзеләсен белә идегезме? Алар: «Юк», – диделәр. Беркем бернәрсә әйтмәгән аларга!

Җирлек башлыгы Равия Габдуллина минем белән сөйләшкәндә дә берничә мәртәбә алдашты.

– Бу дуңгыз фермасы булмый, монда селекция-генетика үзәге төзеләчәк. Узган ел чит илләр Русиягә санкцияләр кертте. Татарстандагы терлекчелек чит ил импортына бәйле булмасын өчен, «Кама беконы» оешмасы, авылдан 4 чакрым ераклыкта җир сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте. 49 елга селекция-генетика үзәге төзү өчен җир бирелә дип, былтыр һәм быел «Якты юл» газетасында белдерү чыкты. Игъланда адреслар язылган, әгәр каршылыклар һәм сораулар булса, шушы сәгатьләрдә шушы адрес буенча кабул ителә диелгән. Кешеләрдән бернинди дә мөрәҗәгать кермәгәч, процедура ахырына кадәр җиткерелде, – диде ул әңгәмә башында.

Бу игъланнарны мин дә укыдым һәм фотога да төшереп алдым, ләкин анда җир «авыл хуҗалыгы тармагында кулланылачак» дип кенә аңлатылган. Ә үзәк төзеләчәге турында бер сүз дә язылмаган. Шул рәвешле Равия ханымның беренче ялганы тотылды. «Ни өчен халыкка җыен уздырырга рөхсәт бирелмәде?» дигән сорауга Равия ханым: «Без андый нечкәлекләргә бирелмибез, чөнки рөхсәт бирелгәнме-бирелмәгәнме – аерма юк», – дип җавап бирде.

– Без ул нечкәлекләргә бирелик әле, – дип соравымны дәвам иттем, – чөнки җыен уздырырга рөхсәт сораган хатны сезнең аша җибәргән булганнар…

– «Главага» хат минем аша җибәрелмәде!

Равия Габдуллинаның икенче ялганы шушы булды.

– Башлык җыен үткәрмәскә кушты, дип кайтып әйткәнсез бит сез?

– Мин андый сүзне әйтмәдем, аны башка кеше әйткән иде, просто аны минем исем белән хәзер әйтәләр…

– Ә кем әйткән иде соң аны алай булгач?

– Сез мине тикшермәгез. Халыкка кемне дә булса гаепләргә кирәк. Халык очрашуны матур гына итеп тә үткәрә ала иде. Халыкның үзенең хокукы – без бит аларга бер сүз дә әйтмибез.

Бер сүз дә әйтмәгәч, мулла янына полиция хезмәткәрләре ник килгән соң?

– Бернинди полиция дә килмәде анда. Мин полиция чакыртмадым. Мин анда булмадым.

Монысы – өченче ялган. Авыл мулласы чынлап та полиция хезмәткәрләренең килүе һәм законсыз рәвештә җыен узганы өчен шелтә белдерелүе турында сөйләде.

Биш минутлык сөйләшүдә өч ялган артык күп түгелме?

– Бу үзәкнең төзеләчәге турындагы сүзләр күптән чыкты. Аны халык игътибарга гына алмады. Газетадагы игъланнарда җәя эчендә нәрсә төзеләчәге язылып чыкты анда. Район башлыгы да бу хакта сөйләде, минем авыздан да бу сүзләр ике мәртәбә чыкты, – дип сүзен тәмамлады һәм бөтен гаепне халыкның игътибарсызлыгына сылтап куйды җирлек башлыгы.

ТЕЛЕФОННАН ГЫНА СӨЙЛӘШӘЛӘР

«Кама беконы» оешмасы җитәкчесе Александр Самойловны Тукай районының Наратлык (Сосновый бор) бистәсендәге дуңгыз комплексында диделәр, сорауларга җавап табу өчен, шунда юл алдык. Ләкин безне җитәкче янына кертмәделәр.

Александр Самойловның кесә телефонына шалтыратып, аның белән очрашырга теләвемне әйттем. Җитәкче баш тартты. Шуңа күрә, ул – эш бүлмәсендә, ә мин урамда килеш, бер-беребездән берничә метр гына ераклыкта телефон аша әңгәмә кордык

– Бу токымлы дуңгызлар фермасы булачак. Анда нибары 800 баш дуңгыз асраячакбыз. Аларның санын арттырмыйбыз. Ис булачак, дигән сүзләр – сафсата. Ну, ис булмый дип инде… Мондый кечкенә фермадан чыккан ис авылга кадәр барып җитә алмаячак, чөнки ферма белән авыл арасы 2,5 чакрым, – дип аңлатты җитәкче.

«Ни өчен шушыларны халыкка да аңлатмадыгыз?» дигән сорау биргәч, әңгәмәгә нокта куярга булды.

– Әллә нинди сораулар бирәсез сез. Әлегә без төзелешкә рөхсәт алмадык бит, җирне генә арендага алдык, – диде дә элемтәне өзде.

Халык фикерен район хакимиятендәгеләргә дә ишеттерәсе килде. Тукай районы башлыгы Васыйл Хаҗиев ялда булу сәбәпле, аның урынбасары Люция Әхмәтова янына керергә уйладык.

Журналист килүе турындагы хәбәр бик тиз килеп ирешкән бугай, эш сәгате булса да, урынбасарның ишеге бикле иде. Ишекне шакып та, дөбердәтеп тә, тоткасын дер селкетеп тә карадым – ачучы гына булмады. Инде кире борылып китмәкче булганда гына, Люция ханымның бүлмәсе эчендә ниндидер тавыш килде. «Монда кеше бар бугай» дип уйлап, җитәкченең эш номерына шалтыраттым. Ишеге бикле бүлмәдә шалтыраган телефонны… урынбасар үзе алды!

– Люция Хаковна, мин сезнең янга килгән идем, ишегегез бикле, ишек төбегездә торам, күрешеп сөйләшеп булмасмы?

– Юк, мин хәзер ике минуттан чыгып китәм…

Тукай районындагы җитәкчеләр журналистлар белән күзгә-күз сөйләшергә яратмый бугай. Ишек аркылы сөйләшәләр. Люция Хаковна ике минуттан китәм дигән иде, телефоннан 7 минут сөйләштек. Әле аннан соң да махсус каравыллап тордым – урынбасар бүлмәсеннән чыкмады. Шулай булгач, эчтән ишек бикләп куюны да, вакыт юк дигән сылтауны да журналисттан качу буларак кына кабул итәргә мөмкиндер.

Урынбасар «анда дуңгызлар булмаячак», «хряк»лар булачак» дип белдерде.

– Ник, хряк шул ата дуңгыз дигән сүз ич инде ул? – дим аптырап.

– Ну күп түгел бит алар, 800ләп кенә. Халыкка бу хакта сөйләдек. Корылма федераль программа буенча төзелә. Ул ферма булмаячак, селекцион үзәк булачак. Үзәк авыл эчендә түгел, урман янында урнашачак. Тиз генә төзелеп бетми әле ул. Төзелеш эшләре, мөгаен, 2-5 ел барыр. Халык борчылмасын, аларга ул берничек тә комачау итмәячәк, авылга кадәр бернинди дә ис килеп җитмәячәк, – дип тынычландырды җитәкче.

Селекцион үзәк булса да, ферма булса да, Калмаш халкы авыл тирәсенә дуңгыз китертүгә каршы. Ләкин аларның фикере исәпкә алынырмы соң? Район башлыгы Васыйл Хаҗиев әйтүенчә, дуңгыз лабораториясе төзү «Кама беконы» ширкәте идеясе түгел. Дуңгызларның орлыкларын үзебездә җитештерү яхшы булыр иде дигән фикер – ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовныкы. Бу идеясен ул Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровка җиткергән булган. Район башлыгы үзәкнең ни өчен татар авылында төзеләчәген «Калмаштагы җирләрдән дә яхшырак җир күренми» дип аңлата. Бу сүз матур әкияткә охшаган. Татарстанда буш яткан, алабута басып киткән, кулланылмаган күпме җир кишәрлеге бар. Калмаштагы җир участогының арендага бирелү сәбәпләре бөтенләй башкададыр, мөгаен.

«Кама беконы» оешмасына әлегә Тукай районы башкарма комитетыннан ферма төзү өчен рөхсәт бирелмәгән. Калмашлыларның дуңгыз фермасына каршы булуын район башлыгы «Казанга җиткерәчәкмен» дип вәгъдә биргән. Ә инде анда нәрсә хәл итәрләр – әлегә билгесез.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Тукай – Казан.

Комментарии