- 29.10.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Казан янында гына урнашкан Биектау районының Күлле (Озерный) бистәсендә халыкның бик ярата торган урыны – кайчандыр мул сулы булган бер күл бар. Исеме дә юк үзенең, ләкин халык бик ярата бу сулыкны. Элек-электән монда балык тотканнар, ял иткәннәр, су коенганнар. Соңгы берничә елда исә күлнең балыгы гына түгел, суы да бетеп бара. Һәм моңа табигать түгел, ул күл янына терәп үк куеп берничә катлы йорт торгызырга җыенучылар, аларның эшләгәннәренә күз йомучы җирле хакимият вәкилләре сәбәпче.
БАШТА ҖИРНЕ САТКАННАР…
Моңа кадәр тыныч кына яшәгән Күлле бистәсе халкының проблемалары моннан биш ел элек башланган. Күлнең нәкъ каршысында гына бер административ бина урнашкан була. Йә совет чорыннан калганга, йә кирәксез булганга, контор кебек бинаны кулланмаганнар. Шулай булса да, территориясе пөхтә һәм матур торган. Әйләнә-тирәсендә зәңгәр чыршылар да үскән. Җирле халык бу бинаны киләчәктә, бәлки, балалар бакчасы итеп үзгәртерләр дип өмет баглый. Әмма алай булып чыкмый. 2013нче елда Биектау район хакимияте бинаны җире-ние белән бергә Казанның 16нчы заводына сата. Һәм завод җитәкчелеге бу бинаны сүтеп, яңасын торгызырга уйлый башлый. Ләкин өметләре зурдан була: дүрт-биш бүлмәле корылма урынына бер катлы да, хәтта ике катлы да түгел, 72 фатирга исәпләнгән 3 катлы йорт торгызырга исәплиләр. Халык бу бинаның нәрсә булачагын белеп алуга чаң суга башлый – ничек инде алай? Күп катлы йортларны төзеп кую авыр булмас та, ә менә алардагы 72 фатирның канализациясе кая агачак? Күлгәме?
Җирле халык пошаманга төшә. Бер көнен дә бушка уздырмыйча, бу эшләргә аяк чалу өчен, Экология министрлыгына йөри башлыйлар. Бу хакта җирле активист Сергей Апраксин түбәндәгеләрне сөйли:
– Беренчедән, төзүчеләр су саклау зонасын бозып, корылмаларын күлгә артык якын төзи башладылар. Унышар метрлы субайлар кагып, монда төзелеш эшләрен башлап җибәрделәр. Ә бу күлнең төбендә су чыганаклары бар, су күтәрелгән урыннар да бар – димәк, субай кагуларның нәтиҗәсе бөтенләй көтелмәгәнчә булырга мөмкин. Бөтен җирне су басарга, монда якын-тирә урыннар су астында калырга, мәсәлән. Яки җир убылырга… Икенчедән, аларның канализация суларын кая агызачаклары билгеле түгел иде. Бу йортны төзеп, монда яшәүчеләрнең нәҗесләрен җиңел генә күлгә агызырга теләделәр, – ди ул.
Җирле халык үзе коенып үскән күлне болай пычратуга юл куймаячагын белдерә. Төрле инстанцияләрне таптый башлый. Шуның аркасында Экология министрлыгы башта бу төзелешне туктатырга дигән карар чыгара.
– Бу карар чыкканнан соң бер ай да үтмәде, тик торганнан Биектау районы хакимияте күлне чистартырга уйлады. Бу кычытмаган урынны кашу кебек тоелды безгә башта. Күлнең суы җитәрлек, саекмаган – нигә кирәк бу эш? Аны-моны аңлатып тормастан, күлнең суын башка урынга ердылар, техника китерттеләр, төбеннән нәрсәдер чыгарып түктеләр, бераз казыдылар, нәрсәдер эшләгән кеше рәвеше ясадылар да, шуның белән эшне туктаттылар. 2013нче елдан башлап 2016нчы елга кадәр, күлне чистартабыз, дип тотынган эш туктап торды. Күл сусыз калгач, монда күпләп камыш үсә башлады. Акрынлап ул сазлыкка әверелде. Янә Экология министрлыгына мөрәҗәгать итә башладык, бер ун тапкыр килеп карады күлне министр да. Соңыннан министрлар алышынды һәм күл проблемасы янәдән онытылды, – дип сөйли Күлле бистәсе халкы.
КҮЛ ЧИСТАРТЫРГА ДИГӘН АКЧАЛАР КАЯ КИТКӘН?
2016нчы елда күл чистарту эшләренә 1 миллион 129 мең сум акча бүлеп бирелгән булган. Төгәл генә әйтә алмыйлар – район бюджетыннанмы, республиканыкыннан бүленгәнме ул? Ләкин бу акчаларның һәммәсе күл чистартылуга тотылгандыр дип уйламый бистәлеләр. Чистарырга, тирәнәергә тиешле күл, киресенчә, камыш белән капланып, саеккач, ләмгә баткач, ни уйламак кирәк? Бу хәлгә йөрәкләре әрнеп, Гомумрусия халык фронтына (Общероссийский народный фронт) мөрәҗәгать итәләр. Ул Путин кул астындагы оешма, юлларның, бюджет акчаларына башкарылган кайбер эшләрнең сыйфатын тикшерә, ниндидер эшләрнең барышына йогынты ясый ала. Аларга мөрәҗәгать иткәннән соң, хисап палатасын да бу эшкә катнаштырып, күлне чистартырга дип бүленгән акчаның 800 мең сумы үзләштерелеп калынган булуы ачыкланган.
– Бу акчалар Биектау районы хакимиятендә югалып калдымы, башка җирдәме, монысын белмим, әмма яртысыннан күбрәге юк булды. Соңыннан бөтен гаепне күл чистартырга алынган оешмага сылтап куйдылар да, аңа күлне кабат чистартырга куштылар. Быел кыш алар аны кабат чистарта башлады, бераз чистарттылар-чистарттылар да, эшләрен кабат туктаттылар. Кыш буе күл чистартырга тиешле экскаваторлары буш торды. Яз көне, әле кар эреп тә бетмәгән вакытта ун йөк машинасы гына ләм чыгардылар да, калган ләмнәрне күлнең ярлары тирәли сылап кына куйдылар. Күл сусыз калды. Биектау хакимияте әле май аенда ук күл янында скважина казып, күлне үзәкләштерелгән системадан килгән су белән тутырырга тиеш иде. Ләкин без күлне бистә суы белән тутыра алмыйбыз, безнең болай да һәрвакыт су белән проблемалар килеп чыгып кына тора. Шуңа күрә скважинаны тәки казымадылар, күл ничек сазлык булды – шулай калды, шуның белән бетте. Биектау районы хакимияте бу эшне күл чистартылды дип бәяләде һәм оешмадан эшен кабул итеп алды. Күл белән бәйле бу ыгы-зыгы бетәргә дә өлгермәде, инде тынычлыкта калдырырлар дигән идек, моңа кадәр туктап торган йорт төзелешен янәдән дәвам иттеләр. Һәм шушы хәлдән соң без бу күлне ни өчен чистартырга тотынуларын аңладык, – дип сөйли активист Сергей Апраксин.
Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, монда эзлеклелек табу өчен Эйнштейн башлы булу кирәкми. Төзергә теләгән вакытта халык, күлгә зыян киләчәк, дип таптаган бит министрлык бусагасын. Күл юк – димәк, проблема да юк дигән сүз. Башта күлне корытасың, берничә ел корыган килеш тора, халык моңа күнегә, соңыннан өстен ком белән күмдерәсең дә, астына канализация торбалары үткәрәсең. Җайлы! Шундый ниятләр белән корыттылар аны, дип шикләнәбез, – ди Күлле бистәсендә яшәүче активистлар.
ТӨЗҮЧЕЛӘР ХАЛЫКНЫ КАЙГЫРТМЫЙ
Төзелеш эшләрен быел җәйдән торгызалар. Янәсе, канализация белән бәйле мәсьәләләр хәл ителгән, йорт төзелгән очракта калдыкларны, нәҗесне күлгә түгел, башка урынга «озатачаклар».
– Монда халык белән килешеп эшләү, алардан рөхсәт сорау дигән әйбер бөтенләй юк. Ничек эшлиселәре килә, шулай эшлиләр. Мондый йортлар төзелгәндә, хакимияттән түрәләр килергә, бу төзелеш оешмасы хуҗалары да халык белән сөйләшергә, халыкның рөхсәтен сорарга тиеш. Ләкин бу хәл булмады. Икенчедән, без бу проблема хакында экология буенча эшләүче профессорлар белән дә сөйләштек. Әйттеләр: «Сусаклагыч зонада, әгәр дә ул кварст күле икән, мондый төзелеш эшләре бөтенләй алып барылырга тиеш түгел. Кврст күле болай гына барлыкка килми, димәк, безнең астыбызда бик күп су, вак-төяк чыганаклар да шактый», – дип сөйли Сергей Апраксин.
Хәзер бистәдә күл язмышына битараф булмаган, шул ук вакытта бу йортның төзелешенә каршы килүчеләрнең инициатив төркеме оешкан. Дөрес, төркем зур түгел, берничә пенсионер, берничә урта яшьтәге кеше, яшьләр бармак белән генә санарлык.
– Яшьләрне бу эшләргә бик тарта алмадык без. Күлнең харап булуын аңлыйлар, әмма шулай да бу көрәшкә кушылмыйлар, – ди әңгәмәдәшем.
Бу йортны төзүләренә халык берничә мәртәбә каршы чыккан. Аларны тынычландыру өчен Биектау хакимияте берничә түрәсен җибәргән. Болары исә халыкны: «Бар да тәртиптә, яңа проект буенча, канализация басу аша 70 километр читкә, башка бер елгага чыгарылачак, күлгә бернәрсә дә агызмаячаклар», – дип тынычландырган.
– Әгәр дә канализация сафтан чыкса яки тыгылса, йә башка бер авария булса, бу нәҗесләр кая китәчәк икән соң? Аның сасысы бөтен бистәгә таралачак бит. Бу йортны төзүче байлар моны кайгыртмый, билгеле. Аларның төп максаты – төзергә, фатирлар сатып акчалы булырга, һәм бетте. Алар Биектау хакимиятенең хуплавын тоеп, үз дигәннәрен эшлиләр. Ә асылында моннан фатир алган кешеләр үз башына бәла генә алачак. Һәр гаиләдә кимендә бер машина хәзер. Ә монда төзеләчәк йортның машина кую өчен парковкасы да, ул парковканы ясар урыны да юк. Кайсы яктан гына карасаң да, бу төзелеш бары тик проблемалар тудыра, – ди бистәлеләр.
Күлле халкы үзенең сулыгын яклау, төзелеш эшләрен туктату өчен бу эшкә адвокатларны да җәлеп итә башлаган. Шундый адвокатларның берсе Альбина ханым Гайфуллина урында булып, һәр нәрсәне караганнан соң, күлне, чынлап та, махсус корытканнар дигән фикергә килгән:
– Норма буенча, биналар сулыклардан 30 метр читтә салынырга тиеш. Ләкин бу төзелешнең коймасы күлнең яры өстенә үк терәтеп салынган. Ә 30 метр аралыкны барлыкка китерү өчен, ягъни төзелеш белән сулык арасында 30 метр ара булсын өчен күлне корытканнар, – дип сөйли ул. Хәзер исә адвокатлар җирле халыкка күлне яклауда үз ярдәмнәрен күрсәтәчәк.
Күлле бистәсендәге бу проблемаларга битараф калмаучылар арасында җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров та бар. Үзе дә шушында яшәгәнгә күрә, битараф кала алмый ул:
– Минем фикерем болай: кеше шәһәрдән туеп, биек йортлардан качып, үзенең куышын булдырырга дип авыл җиренә, тынычрак урынга китә. Бер катлы яки ике катлы өен салып куя… Шушы авылда яшәгән вакытта, яңадан күп катлы, күп фатирлы йорт салып, авыл эченә шәһәр китереп куюлары мәсәлән миңа ошамый. Аннан соң ул күп катлы йортның күл янында ук булуы да дөрес түгел. Ул күлгә терәлеп тора, биек, анда күпме кеше яшәячәк. Аларның барысын да сыйдырып бетерергә дә, машиналарына да урын табарга кирәк. Шул ук ыгы-зыгы арта, тынычлык бозыла дип кенә куркам мин, – ди ул.
***
Бәлки бистә халкы бу төзелешне туктата, яки күлне кабат тергезүгә ирешә алмас та. Әмма халыкта шундый ышану бар – күл-чишмәләрне корытырга ярамый, хәтта суга төкерсәң генә дә авызың чалшая, авыз эчең кутырлый диләр. Халыкны санламыйсың, хакимияттәгеләрне буйсындыргансың икән – бу әле табигать каргышы төшмәс дигән сүз түгел…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Биектау – Казан

Комментарии