Хат ташучы кандалага каршы көрәшүче дә

Хат ташучы кандалага каршы көрәшүче дә

Сезнең авылда хат ташучы, ягъни почтальон бармы? Булса, димәк сез бәхетле. Кадерен белегез ул кешенең! Хәзерге заманда хат ташучысыз калган авыллар саны артканнан арта. Эштән курыкканга китми ул хат ташучы почтадан, дәүләтнең комсыз казнасын тутыра-тутыра хәлдән тайганга, кулына өч тиен хезмәт хакы алып яшәгәнгә китә.

Комсыз казна дигәннән, аңлату кирәктер. Бүгенге көн почта хезмәткәре берьюлы өч роль башкара: сатучы, чөнки аңа товар сатарга план куела, хат-гәҗит таратучы, һәм хәтта… иминиятләштерү агенты да икән әле ул! Мәсәлән, сезнең өйдә кандала бармы? Булмаса соң, дәүләт план биргән, хат ташучы теләсә кайдан кандалалы өй табып, аны бу бөҗәккә каршы иминиятләштерергә тиеш! Ә планыңны үтәмәсәң – үз кесәңнән түлисе…

«БЕРӘР ХЕЗМӘТКӘРЕБЕЗ КИТСӘ, ЭШЛӘРГӘ КЕШЕ ТАБАЛМАЯЧАКМЫН»

Бер көн редакциябезгә Сарман районының Карашай-Саклау авылында яшәүче Рәйхана апа Бимакова шалтыратты. Авылларындагы почта бүлекчәсен ябалар, дигән сүз чыккан икән. Янәсе, почта ишегенә йозак эләләр дә, моннан гайре газета-журналны, пенсияне Сарманнан китереп өләшәчәкләр.

– Апаем, Сарман бит безгә 35 километр! Алар гәҗит китергәндә берәү өйдә булмаска мөмкин, бик кыен хәлгә калдык бит әле без. Узган атнада почта хезмәткәре килеп, һәммәбезгә әйтеп чыкты: ябыла почта, башка эшләмибез, ди. Ничек итеп яшәргә тиеш без?! Мәктәп ябылу алдында тора, почта бүлекчәсе дә ябылса, нишләрсең? Бер мине генә хәсрәткә салган сүз түгел бу. Урамга чыксаң, анда хатыннар шул почтаны сөйли, кибеткә керсәң, тагын шул сүз. Борчылам, ник борчылмаска тиеш мин! 81 яшемдә булсам да, күзем күрә, укырга тырышамын. Газетага язылучылар күп авылда. Үзем, мәсәлән, «Безнең гәҗит» белән «Ирек мәйданы»н бик яратып алдырам, әле урысча чыга торган «Простые рецепты здоровья»ны алдырам. Хәзер почта ябылса үзем эзләп йөрисе буламыни аны? Шундый авыр хәлдә без балам. Аннан соң, газ-ут түләүләре дигән әйбер бар бит. Моңа кадәр хат ташучыбыз җыеп ала иде ул түләү квитанцияләрен. Авылда гел карт-коры гына калды, бөтен кешенең транспорты да юк, ничек түләрбез, дип борчылабыз. Бу зарыма бөтен авыл халкы да кушыла. Алар миңа әйттеләр: «Синең кулыңнан килә, «Безнең гәҗит»кә шалтырат әле?» – дип сорадылар. Почтабыз ябылуның сәбәбен беләсе килә һәм ябылмасын, дигән үтенечебез дә бар.

Укучыбызның зарын кабул итеп алган көнне үк, Карашай-Саклау авылы почта бүлекчәсенә шалтыраттык. Аның җитәкчесе Гөлүрә ханым Миңнебаеваның хәсрәтләре бөтенләй башка иде.

– Әйе, ябыласы идек. Эш шунда, бу бинада утыра торган түгел! Ташландык бина, бик куркыныч, түшәменнән су ага, күрше бүлмәдә бөтенләй тәрәзәләр юк, шундый халәттәге бүлмә бу. Мин бу почтада 34 ел эшлим, 26 елын суыкта утырам, күңел өчен генә булса да бер җылыткыч торбасы юк. Урамдагы склад сыман бу, безнең терлек асрый торган сараебыз да моннан җылырак. Шуңа эшлисем килмәде дә инде, чыгарга булдым, пенсиягә ике ел калган иде. «Начальник»: «Әйдә, түзегез инде, түзик инде, кызлар», – дип ялынганга гына калдым. Инде салкын тиеп чирләп беттек, мин чыксам, монда керүче дә юк. Чөнки, яшерен-батырын түгел, хезмәт хакыбыз аз.

Бүгенге көндә сезнең районда хат ташучының хезмәт хакы күпме?

– Безнең районда күп авылларның почта бүлекчәләрендә тулы ставкаларны бетереп, хезмәткәрләрне ярты ставкага гына калдырдылар. Минем ирем, мәсәлән, почта өләшүче. Керемгә карап салына торган (подоходный – А.З.) салымны тотканнан соң, кулына 4 мең сум тирәсе кала. Ярар, ул хезмәт хакың килде дә, аны бөкләп кесәңә салдың түгел. Безнең бит югарыдан куелган план үтисе бар. Мәсәлән, йорттан-йортка кереп йөргәндә, 45 сумлык, 800 сумлык иминиятләштерүләрне тәкъдим итәргә тиешбез. Беркем дә иминиятләштерми, шуңа күрә без бу акчаларны үз кесәбездән салабыз.

45 сумлык нинди «страховка» соң ул?

– Ай саен 45 сумлык ун шундый «страховка» планы куела. Кешенең милкен иминиятләштерергә тиешбез. Кеше милкен 110 мең сумга иминиятләштерә, әгәр андый-мондый хәл була калса, шул акчаны бер ай эчендә ала. Унау булгач, аның анысы 450 сум килеп чыга. Үзебез бүлгәләшеп, түлибез. 800 сумлыгы – еллык, ләкин аны да ай саен бирәләр. Аннан соң, 400 сумлык «кандалага каршы көрәш» дигән иминиятләштерүләр бар иде. «Юрист» дигән «страховка» бар. Тоталар да, менә шуның кайсын да булса бирәләр. Телисеңме-теләмисеңме, син ул планны үтәргә тиеш. Кем авылда өен кандалага каршы иминиятләштерсен, бер кеше дә итми. Авыл халкы ун тиен сдачасын да көтеп утыра, 400әр сумга нишләп иминиятләштереп утырсыннар ди инде алар!

Гөлүрә ханым санаган планнан тыш, «Почта-маркет» дигән әйбер дә бар икән. Анысы инде, хат ташучының сатучы һөнәрен үзләштерергә мәҗбүр булып, йорттан-йортка кереп товар сатып йөрүе.

– Җиңелрәк әйберләр алып чыгарга тырышалар инде хезмәткәрләрем. Әле ручка, әле сабын, әле сыек май. Ай саен кырык меңлек товар сатарга тиеш без. Авылда кибет юкмыни инде, нишләп саттыралардыр, гел белмим. Алучы бик юк, товарның калдыклары күп кала. Менә шуларны җыйнаулашып өч хезмәткәр бергә хезмәт хакыбыздан түлибез дә, кулга тиеннәр генә кала! Элек коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен таратып, җыеп алган өчен өстәмә түләү бар иде. Бер квитанциядән йә 1 сум 40 тиен, йә 1 сум 10 тиен биреп баралар иде. Быелдан башлап, анысы да түләнми. Бу – безнең өстәмә акчаларны кисү дигән сүз, хезмәт хаклары шуңа да кимеде. Әгәр дә хезмәткәрләремнең берәрсе эштән китсә, бездә эшләргә кеше табу бик авыр булачак, берсе дә эшләми монда. Бу хезмәт хакына да, бу ташландык бинага да беркем килеп утырмый. Аның хәзер кирпечләре коела башлаган, нык куркыныч, – ди Гөлүрә ханым.

Ә сез ничек һаман да бу эштән китмәдегез соң әле, дим тел шартлатып. Бу хөкүмәткә бушлай эшләү дигән сүз бит инде? Җитәкченең җавабы мондый: «Почта таратучының дәрәҗәсе бар, халык якын итеп күтәреп ала, халык хат ташучыларны бик ярата». Уфтанып, соңгы җөмләсен дә өстәп куйды җитәкче: «Без мескеннәргә дәүләттән генә бернәрсә дә юк…»

«ТҮБӘСЕННӘН НИЧЕК АКСЫН – ЯҢГЫР ЯУМЫЙ БИТ ӘЛЕ!»

Карашай-Саклау авылы почта хезмәткәрләренең төп зары – бина булмау. Әнә шуңа күрә, киләчәктә тагын бер авыл хат ташучысыз калырга мөмкин. Нилектән хезмәткәрләрне боздай салкын бинада эшләтәләр? Нилектән аларның хезмәт хакы әз һәм иминиятлештерүче агент вазыйфасы да йөкләнгән? Бу сорауларга җавап табу өчен, беренче чиратта Сарман районының почта бүлекчәсе җитәкчесе Фәния Фәрхетдиновага шалтыраттык.

Бинаны әлегә төзекләндерү дә, яңарту мөмкинлеге дә юк, дип белдерде ул. «Бу бинага зур ремонт кирәк, өстәге җитәкчеләребез аның кадәр сумманы күтәрә алмады», – диде Фәния ханым. Квитанцияләр өчен түләүләрнең ни өчен бетерелүен аңлатып бирә алмады, ләкин бу өстәмә түләүнең июль аеннан бетерелүен әйтте. Ә башка сорауларга исә, җавапны Зәй районы почтамтына шалтыратып, сорашырга кушты. Безнең төп җитәкчеләребез шунда утыра, дип аңлатты.

Зәй почтамты җитәкчесе Петр Владиславович белән элемтәгә кердек. Ул исә, күзгә төтен җибәрергә тырышкан сыман тоелды.

Әйтик, бинаның иске булуы, анда утырып эшләүчеләрнең туңуы турындагы сүзләр белән бөтенләй килешергә теләмәде.

– Ничек тәрәзәсе булмасын! Гайбәт! Ничек түбәсеннән аксын?! Сирәк кенә ага ул… Яңгыр яуганда гына. Әле яңгыр яумый бит. Тәрәзә юк диләрме? Бар анда тәрәзә! Ул бит, безнең арада калсын инде, элеккеге колхоз җитәкчелеге утырган бина. Соңыннан алар күченеп китте, бу бинада без генә утырып калдык. Яхшы бина. Менә дигән!

Менә дигән бинада җылы була ул, дим.

– Анда бит электр уздырылган! Нишләп ташландык бина булсын, җылытабыз без аны. Ул ике катлы таш бина, дөрес, күптән төзелгән булган, әмма, заманында иң яхшы урыннарның берсе булган. Колхоз җитәкчеләре генә утырган ул бинада. Без нишләтик, башка урын юк. 2018нче елда анда модульле почта бүлекчәсе ачарга җыеналар, бераз көтәргә туры килер. Ләкин менә тәрәзә турында әйтеп, сез мине аптыраттыгыз. Бар анда тәрәзә! Сез нәрсә инде…

Авылда эшләүче почта хезмәткәрләре ни өчен түбән хезмәт хакы ала? Ставкалары ни сәбәпле киметелде?

– Бу соравыгыз миңа түгел инде, безнең җитәкчелеккә юллагыз. Аны Казан чутлый. Федераль идарәбез.

Коммуналь түләүләр турындагы квитанцияләрне җыеп алган, кире өләшкән өчен элек түләгәннәр, ә хәзер түләмиләр икән. Ни сәбәпле?

– Ә кем әйтте сезгә түләмиләр дип?

Сезнең җирле урынбасарыгыз.

– Дөрес әйтмәгәннәр алар сезгә. Акча бүленеп бирелә, гел премияләр түләнә, сез нәрсә инде?!

Ә сездә почта хезмәткәрләрен кешеләрне иминиятләштерергә мәҗбүр итү нәрсә белән бәйле?

– Ничек инде нәрсә белән?

Алар почтага иминиятләштерү агентлары булып та эшкә керделәрме әллә?

– Әйдәгез бу соравыгызга җавап бирмим әле мин. Югарыдагылардан сорагыз. Сау булыгыз!

Әлбәттә, Петр Владиславовичның киңәшен тотып, без югарыда куелган сорауларны тиешле идарәгә юлларбыз. Беләсе килә бит, 21нче гасырда кандалага каршы көрәш белән почта хезмәткәрләре үз теләкләре белән шөгыльләнә микән?

ЭШСЕЗЛӘРГӘ КҮБРӘК ТҮЛИЛӘР

Сарманда гына түгел, проблема Әтнәдә дә бар. Бу районның Яңа Шашы авылын гына алыйк. Анда яшәүче Мәдинә апа Исмәгыйлева, почта хезмәткәрләре булмау сәбәпле газеталарны Арчадан «Почта России» дигән машина белән атнага бер китерәләр, дип сөйли. «Кеше бүгенге санны укыганда, без әле узган атнада чыккан газетаны гына кулга алабыз, дөньядан бер атнага соңга калып яшибез», – ди ул.

– Шулай булса да, гәҗиткә язылабыз. Машина белән китергәннәрен көтү өчен югары очка кадәр бер чакрым җәяү менәбез. Бик кыен сеңлем хат ташучының булмавы. Ярый ла хәзер урамда җылы. Салкыннар, бураннар башлангач, почтаны катып басып тора-тора алып төшәбез инде. Безнең кебек 75 яшьтәге кешегә бер чакрым менеп, бер чакрым кайтып йөрү бер дә рәхәт түгел. Ләкин кыен булса да, «Безнең гәҗит»не укыйсы килгәч, языласың. Без инде шуңа канәгать. Арчадан атнага бер китерсәләр дә риза булдык. Үзебезнең почтальон бар иде дә бит, декретка китте дә, урынына кеше табалмыйлар… – дип зарланды ул.

Арча почтамты җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов әйтүенчә, Әтнә районы хат ташучылары аена 5120 сум хезмәт хакы алып эшли. «Хәзер бит эшсез утырганнарга да дәүләт алты меңгә якын акча бирә, шуңа эшлисе килми күп кешенең почтада», – ди җитәкче. Әмма икенче ягы да бар икән, эшләсәләр, хезмәт хаклары ун мең сумга кадәргә җыела ала!

– Газета-журналларга яздырганнарының гомуми суммасыннан 4 процент, товар сатканның 6 проценты бирелеп барыла. Сату планы бездә бер почтальонга аена 3 мең сум тирәсе. Болай да 5 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән почта хезмәткәренә артык зур бурычлар йөкләмибез, – ди ул.

Менә мәсәлән, Сарман районында почта хезмәткәрләрен иминиятләштерү эшләре белән шөгыльләнергә дә мәҗбүр итәләр икән, сезнең районда да бармы бу күренеш?

– Без мәҗбүр итмибез, тәкъдим итеп карагыз гына дибез. Ул бит аларга өстәмә акча эшләү мөмкинлеге. Әйтик, 45 сумлык иминиятләштерүне башкарса, 17 сумы шуның – почтага, 3 сумы – хат ташучыга. (Бигрәк күп икән – А.З.!) Өстәмә түләүләргә, шулай ук, квитанцияләрне өләшкән – җыеп алган өчен дә түләү керә. Җәй айларында гына түләнми торды ул октябрь аеннан кабат торгызылды. Сез дөрес аңлагыз, план үтәтү – куркыныч әйбер түгел, ул кешегә син эшләсәң генә акча аласың, дигәнне аңлата. Кешенең кызыксынуы булсын өчен куелган таләп бу. Эшләсәм – миңа акча булачак, дигән уй юк кешедә. Шуңа планнан зарланалар да.

Ирек Ибраһимович әйтүенчә, Арча районында хат ташучылар җитешмәү белән проблема юк, бу хәл Әтнәдә генә күзәтелә. Анда да биш хат ташучы гына җитешми, 90 кеше эшләп тора, ди. Җитәкче сүзләренә караганда, декабрь аенда почта өләшүчеләрнең хезмәт хакларын 50 процентка арттырачаклар, бәлки шуннан соң, бушап калган урыннар тулыр, дип өмет итә ул.

Язмабызда без ике райондагы проблемаларны гына телгә алдык. Ә бу күренеш һәр җирдә бар. Менә Минзәлә районының Тупач авылында яшәүче Хәнисә Камалетдинова да, авылларында хат ташучының булмавын, пенсияне авыл клубына алып кайтып өләшүләрен сөйли. Газеталар да атнага бер җыйналып кына таратыла икән. Нишлисең – таратучысы булмагач…

– Авыл халкы бик дәгъвалый инде, гәҗиткә язылмыйбыз, гәҗит артыннан үзебез йөрмибез, диләр. Кайсы бер гәҗитләр ай буе да килми. Бик интегәбез. Элек почтальон эшләп торган көннәрне сагынып искә алабыз. Газета көнендә килә иде, хат ташучыбыз пенсия биргәндә кереп хәлләрне сорашып, сөйләшеп чыгып китә иде, хәзер без – карчыклар ятим калган кебек булдык. 8 мең сум пенсия алам мин. Шул бәләкәй пенсиям белән дә мең сумлык гәҗиткә язылам. Акчам күп булганга түгел, укыйсым килгәнгә, авыздан өзеп булса да… Ә шул гәҗитне таратырга кеше юк! – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии