«Эх, умартачы буласы килә! Түлке җир юк…»

«Эх, умартачы буласы килә! Түлке җир юк…»

– Умартачылык белән шөгыльләнәсе килгән иде минем. Түлке булмый! – ди телефонга бер ир-ат тавышы.

– Нишләп булмый соң ул?

– Аяк чалалар бит!

…Мамадыш районының халык телендә Түбән Кыерлы дип йөртелгән Еники-Чишмә авылына әнә шушы шалтыратудан соң барып эләктек. Кайчандыр авылның мулласы булып торган, хәзер кайбер сәбәпләр аркасында бу эшен калдырырга мәҗбүр Нургали абый Гайфетдиновка умарта үрчетергә кем комачаулый икән, беләсе килде.

СЫЕРНЫ ҮТЕРГӘН ПАЙ ҖИРЕНДӘ УМАРТА АСРАП БУЛАМЫ?

Умарта тоту нияте Нургали абыйда әле күп еллар элек – мулла булып эшләгән чорларында ук барлыкка килә. Өстәлгә куярлык балы булса – җитәр, дип уйламый, зурдан кубып тотына авыл мулласы. «Күп итеп тотсам? Күп итеп сатсам?» Ул вакытта, акчасы да ярап куяр иде, дип уйлый. «Үзегез беләсез – мулла булган өчен хезмәт хакы түләнми, ә яшәргә кирәк».

Шушы ниятләре белән башта үзенә тиешле пай җирләрен рәсмиләштерә. 11 гектар пай җире авылларыннан ерак түгел бик матур урында булып чыга. Печәне дә әйбәт, димәк, шуның хисабына лапастагы сыерлар санын да арттырып җибәрергә мөмкин. Ләкин нәрсәгә генә тотынса да, бөтен башлаган эшен «кәҗә сөзәмени» – гел киресе генә килеп тора.

Җир пайларын рәсмиләштерә генә – янына чүплек ясап куялар. Нәрсә генә түкмиләр: Мамадыштагы «Сай Кичү» тукталышыннан китереп аударылган сасы балыклар, көнкүреш калдыклары – чүплеккә нәрсәләр ташлауларын мин аңлатып тормасам да беләсез инде, кыскасы.

– Чүплекнең «файдасы» озак көттермәде. Тик торганнан башта сыерым, соңыннан танам үлде. Эчен ярып карадык – теләсә-нинди чүп-чар, целлофан пакетлар. Бу әйберләр минем җир паендагы печәнгә әллә каян түгел, якындагы чүплектән очып килгән бит инде. Печән белән уралып кергән, күрәсең, улакка салганда бөртекләп карап тормыйсың.

Ә пай җирләренә өметләре зурдан була Нургали абыйның. Ул бит анда алдан сатып алган 20 баш умартасын урнаштырырга тели. Сыер кадәр сыерны үтергән чүп арасына умарта куймый, билгеле. Алты авылдашының пай җирен сатып алырга була.

– Ул җир урман кебек агачлык иде. Кулларым белән биш гектарга якын җирдәге агачларны чабып чыктым. Яшь наратлар, каеннар үскән иде монда. Халык бу җирләрен миңа бирәчәк бит инде дип уйладым. Үзләре дә: «Бирәбез, без бу җир белән нишлик инде», – дип сөйләште. Пайчылар мине ышанычлы кешеләре итеп танып, ышаныч кәгазе – «доверенность»ка кул куйдылар да, җирләрен алу өчен документлар әзерләдем. Ул арада умарталарымны да яңа пай җиренә күчереп куйдым.

Ләкин милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына барып, сату-алу килешүе төзергә җитешми калалар, пайчыларның берсе «җиремне бирмим», ди. Чүлмәкчедән күрмәкче булгангамы, башка сәбәп беләнме, аңа кушылып башкалар да «бирмибез», диешкәннәр. Шулай итеп, Нургали абый пай җирләре түгел, ышаныч кәгазенә төрелгән шымытыр тотып калган.

– Ул җирләрне миңа бирә иде инде алар. Түлке Нияз котыртты, бирмә, диде.

– Кем соң ул Нияз?

– Мондагы бер шәхси эшмәкәр, хуҗалык җитәкчесе. Аның үзенең болай да мең гектар җире бар, шуңа өстәп миңа бирелгән җирләр ник кирәк булды, белмим.

Нургали абый аңлатуынча, халыкка Нияз дигән шәхси эшмәкәр җирләрен алырга вәгъдә иткән итүен, ләкин әлегә кадәр кереп тә караганы юк, ди. Үзенә дә алмасын, кешегә дә калмасын дигән кебек йөри икән.

– Мин алырга телим – бирмиләр. Ниязга бирергә телиләр – ул алмый. Менә шушындый буталчык килеп чыкты монда. Җир минеке булмагач, өч ел агачларны кисмәгән идем, хәзер анда кабат урман үсеп чыкты, алабута үсеп утыра. Мин бу җирләрне алырга йөргәндә документларга гына да күпме хезмәт һәм акча түктем. Шуңа күрә әйттем: «Йә документларыгызны сатып алыгыз, или бирегез җирне миңа», – дидем.

– Нургали абый, сез дөрес сөйләшмисез. Җир сезнеке түгел бит әле, кемгә бирәселәре килә, шуңа бирәләр. Шуңа күрә, йә миннән документларын сатып алсыннар йә җирләрен бирсеннәр дигән сүзегез дөрес түгел.

– Ну мин бит аның документлары өчен күпме вакыт һәм акча сарыф иттем!

Умартачы Нургали абый үпкәли үк башлады: «Белгән идем инде, журналист ярдәм итмәячәген дә белгән идем», – ди.

Менә шушылай итеп үпкәләгән кыяфәт чыгармасын иде ул кеше…

«Син башта эш күрсәт!»

Нургали абый көйсезләнә башлагач, аны әзрәк тынычландырырлык сүз әйтмәсме, бәлки, башка берәр чишү юлын күрсәтер, дип, Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Гәбделхәй улы Гаптрәхимов янына кереп чыктык.

Мактап үтим әле Мамадыш җитәкчесен. Бик иҗади һәм табигатьне ярата торган кеше икән. Бүлмәсенә килеп керүгә алма исенә башлар әйләнеп китте хәтта. Өстәленә бер зур савыт тутырып, әллә бакча, әллә кыр алмалары куйган, янәшәдә генә басудан җыеп алынган салам таратылган. Менә шушы вак-төяк кенә дә күңелләрне күтәреп җибәрә, Ильяс Гаптрәхимовны шушының өчен мактыйсым килгән иде.

Ләкин романтик хисләр кичереп, озаклап алма исе иснәп утырырга вакыт юк – бер өстәл тирәли утырып, умартачы Нургали абый, мин һәм җитәкче Ильяс Гәбделхәевич килеп чыккан хәл турында сөйләшә башладык.

Нургали абый сүзен кыска тотты. Җир ала алмавында авылдашы Нияз әфәндене сәбәпче итте. «Бал кортларын үрчетер идем, җир юк», – диде. Боларны тыңлап та бетермәстән, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе умартачының сүзен бүлдерде:

– Менә сез шулай итеп йөрисез, ни чапкычыгыз, ни тракторыгыз юк…

Сүз бүлдерү өчен чират Нургали абыйда иде булса кирәк, ул да үзенекен кыстырып калырга ашыкты:

– Җир булмагач, техника алудан ни файда?

– Тукта, тыңлап торыгыз әле. Сез беренче кеше түгел болай җир сорап йөрүче. Алуын аласыз, соңыннан нәрсә? Рәис абый исемле олы гына яшьтәге пенсионер йөри нәкъ сезнең кебек. Җирнең «җ» хәрефен дә белми, гомере буе укытучы булып эшләгән. Узган елны берни утыртмады, быел җәй буе чүп үсте. Ә миңа моның өчен министрлыктан нинди генә тавыш чыкмый. Мин сезнең ул умарталыкны күрдем, булдым бер тапкыр. Анда сез басуны казып бетергәнсез, әллә ниләр ясагансыз. Ни чәчелмәгән ул җирегез… Бу фермерга да 3 ел буе, эшлә, дип әйттем – эшләмәде. Инде быел әйттем: «Рәис абый, ачуланмыйсыңмы, сиңа надзор алып барам», – дим. «Җә инде, нәрсәгә инде», – дип йөрде. Минәйтәм: «Ну, хет чап син моны, җибәрмәм». «Булыр, эшләрмен», – дип, антлар эчеп калган иде, әле дә, чабып түгел, кереп тә карамаган ул анда.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе янә, техникаң булмагач, сиңа җир нәрсәгә, дигән темага кире кайтты. Нәрсә-нәрсә, менә монысы белән килешеп бетеп булмады. Бу: кәтмәнең юк, бәрәңге утыртма, тарагың юк, чәч үстермә, дигән кебек булды инде. Аны бит, Ильяс Габделхәевич, башка төрле уйлыйсың: техника бер кап шырпы бәясе генә тормый бит ул. Булмаган җирең өчен фәлән йөз мең сумлык техника алу – тумаган ат өчен камыт алу белән бер. Әллә туа, әллә юк… Ә җире булса, чәчкән ашлыгын басуда калдырмас иде әле, акча түләсәң, килеп уручысы да, җилгәрүчесе дә табылыр иде. Техникада түгел монда эш. Эш шунда ки – умартачы үзенә аяк чалучы хуҗалык җитәкчесе бар дип зарлана.

– Ниязмы? Чәчми ул анда! «Кирәк түгел миңа ул җирләр», – диде. Мин сиңа, ул җирдә эшләмә, димим. Әйдә, менә хәзер журналист каршысында кул бирешик, халык белән 11 айга арендага алу буенча килешү төзе, абзый. Эшлә, бер елдан соң күрешик шушында – әгәр дә яхшы эшләп китсәң…

– Бу җир минеке буласы иде, Нияз сатарга кушмады да, шуңа күрә соңгы минутта баш тарттылар, – ди, умартачы Нургали абый, һаман да бер балык башын чәйнәп.

– Андый сүз юк ул, «Нияз кушмады» – дигән. Җир минеке булса, мин аны кемгә телим – шуңа бирәм. Халык сиңа җир бирми икән, мин берни эшләтә алмыйм, – диде идарә җитәкчесе, авыр сулап.

«ҖИЛӘК УТЫРТЫРМЫН ДИП ТӘ ЙӨРГӘН ИДЕМ»

Нургали абыйның халыктан ала алмый тилмергән пай җирләрен карап килдек. Планнары зурдан булган инде үзенең – якынча биш гектар тирәсе җирендәге агачларны юк иткән булган

– Нарат, каен үсентеләре… Ике метр гына биеклектәге, нәзек агачлар күп иде монда. Шушы кулларым белән чаптым мин аларны. Төньяктан җил иссә, ышыклап торыр бераз дип уйлап кына, бер полоса агачлык калдырган идем. Менә монда илле-алтмыш төп кура җиләкләре утырттым. Кортларга бал җыярга әйбәт булсын дип чебен кунаксасы (донник) чәчкән идем, менә, алар да тишелгән. Менә бу җиргә күп итеп җиләк утыртасы идем. Эх, планнар зурдан иде югыйсә. Менә миңа Ильяс Габделхәевич: «Техникаң юк, җир сорыйсың», – ди. Җир булмаган килеш нигә дип техника алыйм мин? 200 мең сумга гына берәүләр сукасы белән бергә Белорусь тракторларын сатасы иде, җир алып булмады бит менә… Болай булса, умартаны бетерәм инде мин…

Төшенкелеккә бирелеп, Нургали абый умарталары янына китте. Мин бармадым, йә корт чагар…

Аны-моны уйлап басып калганда үземне умартачы Нургали абый урынына куеп карадым әле. Нигә соң ул җирне нәкъ менә сатып алырга тели, арендага гына алса, булмас идеме, дигән сорау туар бәлки. Агачларын кулдан чабып, үз көче белән чистарткан басуында бер ел эшләсен дә, соңыннан халык «Хуш, сау бул!», дисә? Күпме көче әрәм киткән була. Шуннан курка ул. Җирне беркем дә тартып алмас дигән гарантиясе булса, әллә ниләр эшләр идем, дип сөйли бит үзе дә. Әле сүз уңаеннан шунысын әйтим, алты ел элек сыерларын «үтергән» җир пайлары янындагы чүплекне быел, ниһаять, бетергәннәр, ди. Бер карасаң, умартаны анда да куеп булыр иде. Ләкин хәзер ул тирәгә аю өн корган. Булмый инде булмагач… Хәер, умарталыкны койма белән әйләндереп алырга була бит. Ул бит 5 гектарга таралып урнашмый…

ХӘЛ ИТЕЛСЕН ИДЕ

Кыскасы, бу очракта Нургали абыйга ярдәм итәрдәй бер генә юл бар. Ул – пайчылар белән сөйләшү. Алар риза булса, җирле дә булыр, умартасын да тотар иде. Әмма хуҗалык җитәкчесе яныннан чыккач, башта бу язмада берничә мәртәбә исеме телгә алынган хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов янына бардым.

– Мин халыкка беркайчан да, пай җирләрегезне Нургалигә түгел, миңа бирегез, дигән сүз сөйләмәдем. Минем ул җирләргә дәгъва иткәнем юк бит. Мең гектар җирне эшкәртәм, ул да җитә. Бу пайчылар килде миңа: «Безнең җирләрдә урман үсә, эшкәрт инде», – дип сорадылар. Үсә икән үсә – миңа кирәк җирләр түгел ул, – диде әңгәмәдәшем.

Эш бетмәгән иде әле – Нургали абыйның пайчылары белән сөйләшергә иде. Алты пайчының өчесе белән сөйләшә алдым. Аңлаттым инде үземчә, аңлаганнардырмы…

Хөрмәтле пайчылар! Мин сезнең пай җирләрегезне барып күрдем. Анда уш китәрлек әллә нәрсә юк – агачлык та алабута, чыбык та чабык. Моны чәчүлек җире итәр өчен, алган кешегезгә ай-һай тырышырга туры киләчәк. Ләкин ул сезнең кайгы түгел. Сезнең кайгы – надзор оешмалардан килеп, җирләрегезне бурьян баскан өчен штраф чәпәсәләр, аны түләү. Яки бу хәл булмасын өчен, аны берәрсенә кулланышка бирү. Сез җирләрегезне эшкәртер дип көткән кеше, ягъни Нияз әфәнде, бу пайларга ихтыяҗым юк диде. Ләкин бу пайларга башка кешенең ихтыяҗы бар. Ул – умартачы Нургали абый. Закон буенча, 3 ел буе авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелми икән, моның өчен җир кишәрлеге хуҗасы штраф түли. Сезгә ул штрафлар быел сугылган булган инде, бая мин кереп сөйләшкән Нияз Шәмсетдинов Россельхозднадзорга барып: «80 яшьлек карчыклардан штраф түләттереп утырмагыз инде», – дип яклап чыккач кына кичергәннәр штрафларыгызны. Сатып ук җибәрәсегез килмәсә, 11 айга кулланышка тапшыруыгыз турында килешү төзегез. Моның өчен Нургали абый сезгә гектарына 750 сум нисбәтеннән салым түләячәк. Алабута белән агач үскән пай җиренә карап ятканчы, ичмасам, рәхәтләнеп бал ашар идегез, диюем.

Боларны аңлап, пайчылар: «Ярар, алай булгач, бирәбез җиребезне», – дип калганнар иде, тагын ни булып бетәр. Ни булса да, матур гына яшәгез, җир – май түгел, ипигә ягып ашап булмый, аны тегеңә биримме, моңа биримме, дип сайланып утырасы юк. Кулланган өчен акчасын түли икән, тотасы да бирәсе генә. Икенче елга районыгызның «сельхоз» җитәкчесе Ильяс Гәбделхәевичнең алма исле кабинетында кабат өчәү күрешергә тиеш бит әле без. «Былтыргы А» өчен кайтасы булмаса ярый…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан-Мамадыш-Казан

Комментарии