Кукмараның ике чиләк бәрәңгесе бөтен ил белән «чәйнәлә»

Кукмараның ике чиләк бәрәңгесе бөтен ил белән «чәйнәлә»

Азат Хәсәновны ата-аналарны мәҗбүр итеп бәрәңге китерттерүдә гаеплиләр.

«Татарстанда мәктәп белән бәйле яңа гауга кыза. Белем бирү йортларының берсендә җирле хакимият ата-аналарга азык-төлек салымы керткән. Ел дәвамында балаң укыган мәктәпкә 16 килограмм бәрәңге алып килергә кирәк, югыйсә ул төшке ашсыз калырга да мөмкин».

Узган атнада Кукмараның 4нче мәктәбе турында федераль каналларның берсе әнә шундый сүз таратты. Янәсе, бу мәктәпнең директоры законсыз эш белән шөгыльләнә, ул ата-аналарны мәктәпкә бәрәңге алып килергә мәҗбүр итә, кыскасы, директорны аздан гына бөтен Русиядәге иң зур ришвәтче итеп калдырмадылар. Әй китте шау-шу, зур җинаятьче тапкандай, эш Русия прокуратурасына гына түгел, тикшерү комитетына кадәр барып җитте. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исә бу хактагы мәгълүматны тикшерергә йөкләмә бирде. Моның кадәр шау-шудан соң, тыныч кына эшләп килгән мәктәп директорының үз теләге белән эшеннән китүе турында гариза язганлыгы билгеле булды.

Ике чиләк бәрәңге китерткән мәктәп директоры чыннан да ришвәт алучымы соң? Федераль канал эзеннән без дә бу вакыйганы тикшердек.

ИХТЫЯРИ КУЕЛГАН БУРЫЧ

Кукмараның дүрт йөздән артык бала укый торган 4нче урта мәктәбендә Азат Хәсәнов директор булып 3 елга якын эшли. Моңа кадәр мәгариф бүлегендә методист, кичке мәктәптә директор булган. Хезмәт дисциплинасы буенча бер мәртәбә дә кисәтү алмаган.

Бәрәңге белән бәйле шау-шуның кайдан чыгуына килгәндә, болай аңлаталар: кемдер «Хокук зонасы» хокук яклау оешмасының «кайнар элемтә»сенә шалтыратып: «Бездә (ягъни Кукмарада) һәр укучы башына 16шар килограмм бәрәңге алып килергә мәҗбүр итәләр», – дигән хәбәр калдырган. Икенче икмәкне китертү турындагы «боерык» ата-аналар җыелышында да күп мәртәбәләр яңгыраган икән. Үзегез беләсез, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә ата-аналардан акча, акча булмаса башка нәрсәне сорап алу тыелган. Сорасаң – син закон бозучы. Шуңа күрә, Кукмарадагы мәктәп директорының ата-аналардан, федераль канал күрсәткәнчә, «талап диярлек алып» бәрәңге китерттерүе игътибарсыз калмады.

Булган хәлләргә ачыклык кертү өчен, беренче чиратта, Азат Хәсәновның үзе белән элемтәгә кердек. Директор сүзне кыска тотса да, сорауларга төгәл җавап бирде: ата-аналарны бәрәңге китерергә мәҗбүр итүче булмаган, бар да үз теләкләре белән китергәннәр:

– Әйе, ата-аналарның мәктәпкә бәрәңге китерүе дөрес сүз, ә менә аларны мин мәҗбүр иткәнмен диюләре – ялган. Ата-аналар бәрәңге алып килү идеясен үзләре тәкъдим итте. Менә карагыз: бер укучыны ашату өчен бер көнгә бюджеттан 6,8 сум акча бүленә. Бу акчаларга гына әллә нәрсә әзерләп ашату мөмкин түгел. Укучыларны көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәбез бит. Шуңа күрә, узган елдан башлап, рәсми рәвештә, ата-аналардан 10 сум акча да җыела.

Бәрәңге мәсьәләсенә килгәндә, безнең мәктәп үз кишәрлегендә берничә төрле яшелчә үстерә. Суган, кишер, кәбестә һәм чөгендерләребез бар. Ә менә бәрәңгене үзебез үстерергә теләгән очракта да, бу кадәр күләмдә утыртырлык кишәрлегебез юк. Шуңа күрә мәктәп үз акчаларына бераз бәрәңге сатып алды. Әмма ул гына җитми. Ел буе балаларны ашатып чыгу өчен 7 тонна бәрәңге кирәк. Әти-әниләр, әлеге уңайдан үзләре бәрәңге алып килү тәкъдиме белән чыкты. Бу шау-шу чыкканга кадәр 3 тоннага якын кече икмәк җыелган иде. Ихтыяри рәвештә куелган бу бурычтан аз керемле, күп балалы гаиләләр гомумән азат ителде. Кешенең мөмкинлеге бар икән – алып килә, юк икән – китерми.

Мәктәп директоры сүзләренчә, башка елларда да бәрәңге алып килүче ата-аналар булган, әмма мондый илкүләм җәнҗал чыгарулары беренче мәртәбә генә әле. Һәм директорның бу уңайдан үз шиге дә бар. «Зарлы телефон»га шалтыраткан аноним кеше бөтенләй безнең мәктәп ата-анасы булмаска мөмкин, ди ул.

– Бу – безнең арадан чыккан сүз түгел. Бер шигем бар. Төшерү төркеме (съемочная группа) белән күптән түгел ЛДПР фиркасе вәкиле килгән иде. Провокацияне шулар ясамадылармы, дим. ЛДПР эшедер дип уйлыйм моны. Сайлаулар алдыннан була торган көрәшкә кушылып китүләредер, бәлки…

Низаг чыкканнан соң, директорның үз кәнәфиен калдыруы турында гариза язуы хакында да билгеле булган иде. Ләкин безнең белән сөйләшкәндә Азат Хәсәнов эшеннән китүе турындагы мәгълүматны расламады. «Мин эшлим, бүгенге көндә дә эштәмен», – диде ул. Әмма директорның бу гаризаны язуы чын хәл. Әлеге уңайдан ул башка матбугат чараларына: «Бу – үз карарым, өстән бернинди басым булмады», – дип белдергән иде. Кукмара район башлыгы Сергей Дмитриев та, директор гаризаны үз теләге белән язды, ди, әмма шау-шу Мәскәүгә кадәр яңгырауга да карамастан, ул Хәсәновны яклап чыкты:

– Азат Хәсәнов – начар җитәкче түгел. Бәлки, әти-әниләргә нәрсәнедер аңлатып җиткерә алмагандыр, алай булырга да мөмкин бит. Федераль канал чәчкән мәгълүматларның күбесе – гайбәт. Азат Хәсәновка, «эшеңнән кит», дип мин әйтмәдем. Гаризаны үзе теләп язган. Бу уңайдан мәгариф бүлеге җитәкчесенә: «Кабат сөйләшеп карагыз», – дигән күрсәтмә бирдем. Яхшы җитәкчеләр юлда ятмый, бәлки аны башка мәктәпкә тәкъдим итәрбез. Бу хакта аноним хәбәр иткән кеше бөтенләй 4нче мәктәптә баласы укыган кеше түгелдер, бәлки? Кемдер начар ният белән махсус эшләгән эш булырга да мөмкин бит бу», – дип белдерде ул.

ИҢ КУРКЫНЫЧ КЕШЕ – УКЫТУЧЫ?

Ата-аналарны чынлап та бәрәңге алып килергә мәҗбүр итү булганмы, дигән сорауга җавап эзләвебезне дәвам итеп, Кукмараның 4нче мәктәбенең ата-аналар комитеты җитәкчеләре белән элемтәгә чыгарга булдык. Әмма сөйләшү барып чыкмады. Безнең белән аралашырга теләмәделәр. «Болай да бу мәсьәлә бөтен илгә шаулады инде», – дип аңлаттылар моны.

Шулай да, ата-аналарның фикерен ишетү мөмкинлеге булды. Алар белән бу темага шактый аралашкан Кукмара районының прокуроры Ришат Шакировка шалтыраттык. Прокурор әйтүенчә, Кукмараның 4нче мәктәбендә баласы укыган 100 ата-анадан сораштыру булган. Берсе дә бәрәңгене мәҗбүри китерттерүләре турындагы мәгълүматны расламаган.

– Бәрәңгене мәҗбүри китерттерүче директор турында сүз чыккач, мин райондагы башка мәктәпләрдә дә тикшерү эше башладым. Ата-аналар җыелышына барып, аларга «поборларның», – ягъни ата-аналардан мәҗбүри китерттерелгән әйберләрнең законга каршы килүен аңлаттым. Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турындагы закон бар. Ул 1995нче елдан бирле гамәлдә. Бу закон буенча, гражданнар белем бирү оешмаларына үз теләкләре белән генә ярдәм итә ала. Ягъни, аларны бу эшкә беркем дә мәҗбүр итә алмый. Шушыны аңлаткач, мәктәбегездә бәрәңге китерергә мәҗбүр иттеләрме, дигән сорау бирдем. Бөтен ата-аналар беравыздан «юк», дип җаваплады. Әгәр дә мондый хәл булып та, ата-аналар җыелыш вакытында әйтергә курыккан булсалар дип, без ата-аналарга тестлар әзерләгән идек. Алар аноним, шуңа үз фикереңне курыкмыйча җиткерергә мөмкин. Ләкин тест нәтиҗәләре дә бәрәңгене мәҗбүри китерттерү турындагы мәгълүматны расламады. Әлегә тикшерү эшләре төгәлләнмәде. Закон бозулар булса, директорга карата җәза төре билгеләнәчәк, – дип шәрехләмә бирде Ришат Шакиров.

…Кукмараның дүртенче мәктәбеннән чыккан гаугага директорның хезмәттәшләре дә борчыла. Алар аны яклап, прокуратурага да күрсәтмәләр биргәннәр. Шушы мәктәптә эшләүче Илсөяр Ярмөхәммәтова, мәсәлән, шулай ук, ата-аналардан бәрәңгене талап алмадык, дип сөйләде:

– «Алып килегез!» – димибез, «Алып килә алмассызмы?» – дибез. Бу директор таләбе белән эшләнгән әйбер түгел. Ата-аналар үз теләге белән эшләде моны. Сыйныфларда уздырылган җыелышлардан соң протоколлар язылган, алар барысы да сакланган – әниләр бәрәңге җыярга дигән сорауны үзләре күтәргән, чөнки мәктәптә бәрәңге аз, җитми ул укучыларны ашатырга. Кеше алып килә алмый икән – без бер сүз дә әйтмибез. Алып килмәсә дә, бала башкалар белән беррәттән керә, ашый, сүз әйтүче юк. Гади халык теле белән әйткәндә, бу ситуацияне болай итеп кабарту – «чушь собачья». Элегрәк гел колхозларга бәрәңге җыярга йөрде балалар, шуннан бәрәңге бирәләр иде. Ә хәзер балаларны басуга чыгарырга закон буенча тагын ярамый. Иганәчеләр дә табып бетереп булмый. Менә шул! – диде ул.

Дөресен әйткәндә, 16 килограмм бәрәңге өчен мондый тавыш чыгарулары чынлап та көлке. Бәрәңгенең килограммы 8 сум дип исәпләгәндә генә дә, бер укучыдан 128 сум акча җыелган булсын, ди. Шушы 128 сум өчен бөтен ил шауларлыкмы соң? Әйе, закон бөтен кешегә дә – бер. Ата-анадан акча алу тыелган икән, димәк, алмыйсың. Әмма монда икенче бер мәсьәлә җанны көйдерә. Менә бездә ВАМИН бөлде. Төрле төзүче оешмалар, халыкка фатир вәгъдә итеп, аларның миллиардлаган акчаларын юк итте. «Татфондбанк» шул ук гади халыкны ярык тагарак артында калдырды. Район башлыклары урлаша. Ярым-йорты юл салалар да, акча шуңа китте, дип, хисап тапшыралар. Алар турында да бик күп шау-шу булды, әмма, урысча әйтсәк, Русия тикшерү комитеты тарафыннан боларның берсе дә «особый контроль» астына алынмады. Бездә хәзер иң куркыныч һөнәр ул – укытучылык дигән нәтиҗәгә килеп барасың. Балага кагылсаң – педофил син. Ялгыш төртелеп китсәң – кыйнаучы. Бәрәңге китереп бирсәләр һәм шуны кабул итеп алсаң – карак. Кызык та, кызганыч та, шулай бит? Әйтерсең лә Кукмараның мәктәп директоры ул бәрәңгене үз базына ташыттырган…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Кукмара – Казан

Комментарии