Балтачта «БГ» журналистын полиция белән куарга фәрман бирелде

Балтачта «БГ» журналистын полиция белән куарга фәрман бирелде

Балтач – гаҗәеп район. Көн-таң атса, монда республиканы шаулатырлык бер хәл булып тора. Әле полиция бүлекчәсендә асылыналар, әле мәгариф идарәсе җитәкчесе баланы бәрдереп китә, шул ук мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева директорларны мәҗбүри эштән кудырта… Берничә көн элек, «Балтачка кайта алмыйсызмы?» дип шалтыратуларын ишетүгә, «Анда тагын нәрсә булды?» дип соравымны сизми дә калдым. Һаман да шул мәгариф идарәсе җитәкчесеннән зарланулары икән – «Районның 40 миллион сум бурычы бар», «районның хәленә керегез инде», дип, бездә мәктәп укытучыларын түләүсез отпуск алырга мәҗбүр итәләр», – дип белдерде укучыбыз.

«РАЙОН ХӘЛЕН АҢЛАРГА КИРӘК!»

Эш – эш белән, ә ял кирәк. Әнә шуңа күрә дә, закон нигезендә, һәр хезмәткәр ел саен берничә атналык ял алырга хокуклы. Ялда булса да, аңа «отпускной» дип аталган акча түләнергә тиеш. Ә менә Балтачта укытучыларны бушлай гына ял иттермәкчеләр икән. Җитмәсә, мәҗбүриләп. «Бөтенегез дә гариза язасыз» дигән фәрман бирелгән, диде безгә шалтыратучы. Бу закон бозу санала. Шуңа күрә, мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән, кичекмәстән районга кайттык һәм укытучылар белән аралаштык. Тик аларның берсе дә газетада үз исемен күрсәтүебезне теләмәде. «Үзегез аңлыйсыздыр, авылларда эш юк, куркабыз», – диде алар. «Курыксагыз да сөйлисезме?» – дим. «Ник, нишлик инде хәзер – шушыңа түзеп яшәргә тиешме без?»

Карадуган мәктәбе укытучысы, вакыйга агышы моннан берничә атна элек башланды, дип сөйли.

– Без уку елы ахырында була торган җыелышка килгән идек. Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Зарипова җыелыш ахырында: «Район 40 млн сум әҗәттә утыра, ел ахырында сезгә хезмәт хакы түләргә акча җитмәячәк, шуңа күрә һәрберегез, берәр атнага түләүсез ял бирелүен сорап, гариза язасыз. Көннәрен үзегез сайларсыз», – диде. Бу бурычларның кайдан чыкканлыгы турында аңлатып тормады. «Мин болай гариза яздырттыруның закон бозу икәнлеген беләм, тик районның да хәлен аңларга кирәк. Тавыш чыгарып йөрмәгез», – ди. Мәктәп белән җыелышып, 1-3нче август һәм 1-3нче ноябрьгә түләүсез ял бирүләрен сорап, гариза яздык. Җыелыш вакытында «Каршы килүчеләр бармы?» дигән сорау куелды. Билгеле, беркем дә канәгатьсезлек белдермәде. Мин дә әйтмәдем инде, гаилә бар, балалар бар, эшсез калсаң, кая барасың…

Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, җыелыштан чыккач, укытучылар үзара шактый пышылдашкан әле. Районның бурычы булгач, укытучылар гына түгел, «ак йорт»та утыручылар, ягъни хакимияттәгеләр дә язарга тиештер бит аны, үзләре бер дә язмагандыр әле, дип фикер йөрткән һәркем.

– Мин аена уртача 20 мең сум алам. Бер атналык түләүсез отпусктан соң 5 мең сум акчамны бирмәячәкләр дигән сүз, – дип сөйли Карадуган укытучысы. – Ә категорияле укытучыларга нишләргә? Аларның хезмәт хаклары күбрәк, димәк, отпуск өчен бирелергә тиешле акчалары да 5 мең генә түгел. Мәктәп директоры безгә: «Бу сезгә генә түгел, бөтен кешегә дә кагыла, башка мәктәпләрдәгеләр дә яза аны», – диде. Без болай мәҗбүри гариза яздыртуларын район хакимиятендәгеләрнең үз тишек-тошыкларын каплавы дип аңлыйбыз. Райондагы бер түрәне Сабантуй җиренә ресторан салырга тели дип сөйлиләр. Анда вак ташлар алып кайтып өйделәр. Әгәр кемдер акча тота белми икән, нигә моның өчен без – укытучылар – җавап тотарга тиеш соң әле?! Безнең бушлай ял итәсе килми!

– Ничек уйлыйсыз, сездән гариза яздырттырырга дигән фәрманны кем биргән?

– Кем фәрманы булсын – бирсә мондый боерыкны мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева бирә инде.

Ә башка районнарда да укытучылардан шушындый эчтәлектәге хат яздыртылганмы? Бәлки бу министрлыктан төшкән боерыктыр?

– Юк, әлбәттә! Мондый хәл Балтачта гына була ала!

Шөңшеңәр мәктәбендәге укытучы да, бер атнага түләүсез ял бирүләрен сорап, коллективлары белән гариза язулары турында сөйли, дөресрәге, җыелышта аларга да мәктәп директоры «Шулай эшләргә кирәк!» дигән катгый таләп куйган.

– «Районның сезгә түләргә акчасы юк» дигән формада китереп куйдылар моны безнең алга. Бөтен район мәктәпләренә дә язарга дип кушылды, диде директор. Быел безнең мәктәпне ябыла дигәннәр иде бит. Ябылмады. Шул сөенечтән, түләүсез отпуск аласыз дигән сүзгә каршы чыкмадык инде…

Мин бу мәсьәлә буенча төрле мәктәпләрдәге укытучылар белән сөйләштем. Аларның һәммәсе дә бер үк төрле сөйли – «Укытучылар тиз арада түләүсез ялга китәргә тиеш».

«ӘЙТКӘН СҮЗЛӘРЕМ БУМЕРАНГ БУЛЫП КАЙТЫРГА МӨМКИН»

Нигә район мәгариф идарәсе законсыз эш белән шөгыльләнә, аның җитәкчесе Зәкиева үзе дә түләүсез ял итәргә теләк белдереп гариза язганмы, әллә районның «кырык миллионлык тишек капчыгын» кул астында эшләүчеләр акчасы белән генә ямыйлармы – бу сорауларга җавап табу өчен, җитәкчене эзләп киттем. Ул хакимият бинасында иде. «Укытучыларны түләүсез ялга җибәрүләре дөрес сүзме?» дигән сорауга: «Мондый сүзне минем гомумән ишеткәнем юк», – дип җавап бирде ул һәм тизрәк китү ягын карады.

– Мин бит сезне гаепләмим, сорыйм гына…

– Мин бу сорау буенча уйлармын.

– Димәк, мондый хәл булмады, әйеме?

– Әйтә алмыйм…

Алия Зәкиеваның җавапларыннан сез берәр нәрсә төшенгәнсездерме, мин шәхсән бернәрсә дә аңламадым. Ничек тиз генә җавап бирсә, шулай тиз генә чыгып китү юлына юнәлде ул. «Сорауларыгызны язмача бирерсез», – диде. Алия ханым, бер үк сорауны язмача да, телдән дә бирергә журналист – попугай түгел бит ул. Үз сүзегезне әйтү мөмкинлеген бирдек – файдаланып калырга иде.

Зәкиева чыгып китсә дә, мин хакимият йортында калдым. Районның 40 млн сум бурычы кайдан җыелган, андый әҗәт булу дөрес сүзме һәм мәгариф идарәсенең укытучылар акчасына кул сузуын ничек аңларга – шушы сорауларга аңлатма табасым килде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе күздән югалу белән, Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Зариповага шалтыраттым. «Ни өчен укытучыларга түләүсез отпуск алырга дигән боерык бирелде?» дигән сорауга ул бик озак җавап таба алмый азапланды.

– Хе… (тынлык). Нәрсә дип әйтим икән инде мин сезгә? (тынлык) Дөресен генә…

– Дөресен генә әйтегез, әйе.

(тынлык) Гаризаны әле бер җиргә дә җибәрмәдек. Укытучылар, үз теләкләре белән, август аенда һәм сентябрьдә түләүсез отпуск алырга дип гариза яздылар… Сез сорауларыгыз белән мине авыр хәлгә куясыз әле… Без бит закон буенча беркемне дә түләүсез отпускка мәҗбүр итә алмыйбыз (тынлык). Шулай дип әйттем мин аларның һәрберсенә. Әмма кирәк булса, сез бу гаризаны яза аласыз дип аңлаттым. Теләмәгәннәрнең берсенә дә мәҗбүри куймадык. Икенчедән, ул гаризалар язылган, ләкин алар әле ята. Районга җибәрелмәделәр әле.

– Ничә укытучы шушындый гариза язарга теләк белдерде соң?

– Теләк белдерергә, без алардан, теләк белдерәсезме-юкмы, дип сорамадык. Теләгән кешеләр яза, дидек. Беркемгә дә мәҗбүри куймадык, бу район буенча бер кешегә дә мәҗбүри куелмады.

– Гөлсинә Фаилевна, ике төрле сүз сөйлисез. Үзегез: «Мәҗбүр итмәдек», – дисез, үзегез: «Теләк белдерәсезме-юкмы дип сорамадык», – дисез… Җыелыш вакытында нинди 40 млн турында чыгыш ясаган идегез?

(тынлык) Мин бернинди дә 40 млн турында чыгыш ясамадым.

– …Районның бурычы бар, ярдәм итик димәдегезмени?

(тынлык) Юк, районның бурычы булу турында бернәрсә дә әйтмәдем мин. Менә нәрсә дип әйтелде анда: безнең балалар саны җитеп бетми бит мәктәпләрдә, шуның белән, декабрь аенда хезмәт хакы түләргә акча булмаска мөмкин дидек.

Телефон аша барган әңгәмәне хакимият бинасының беренче катында вахтада утырган апа бүлдерде. «Сез кемне көтәсез, эшегез беттеме әле? Эшегез беткәч тә төшегез, мине ачуландылар ату», – дип кисәтте ул мине. Вахтадагы ханым белән соңрак аңлашырбыз әле, дип уйлап, Карадуган гимназиясе директорына сораулар бирүемне дәвам иттем:

– Укытучылардан гариза яздыртырга дигән фәрманны кем бирде сезгә?

(тынлык) Моны… Айгөл ханым, сез мине бик нык юньсез ситуациягә куясыз әле. Бик күп нәрсәләрне мин сезгә әйтергә дә тиеш түгел, чөнки әйтелгән сүз минем үземә бумеранг булып әйләнеп кайтырга мөмкин. Безгә «укытучыларыгызны шушындый гариза язарга мәҗбүр итегез» дип әйтмәделәр, ләкин «әгәр дә мөмкин булса, түләүсез ял ала алсалар, әйбәт булыр иде», – диделәр. Без укытучыларның үзләренә дә шулай дип җиткердек…

Бумеранг – нәрсәнеңдер начар иттереп кире үзеңә әйләнеп кайтуы дигән сүз бит инде ул. Гимназия директоры хакимияттә утыручылар күсәгеннән курыкты, ахрысы. Шуңа күрә аны сорауларым белән артык җәфаламадым – гариза яздыртырга дигән сүз югарыдан әйтелгән, һәм аны яздыртулары да чын хәл – директор шушы мәгълүматны биргән икән, мин канәгать. Ни өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиеваның минем яннан тиз-тиз китеп баруы аңлашыла хәзер.

ҖИТӘКЧЕЛӘР МИН КИЛГӘНГӘ БИК ШАТЛАНДЫ

Мәктәп директоры белән әңгәмә тәмамлангач та, вахтада утыручы апа янына төштем. Асия Хәйруллина исемле бу ханым, мине күрүгә, зарлана башлады.

– Алия Юнысовна (мәгариф идарәсе җитәкчесе – А.З.), ул журналистны монда ник кертәсең, чыгарып җибәр, ди. Аннары район башлыгы урынбасары Илһам Фидаилевич та: «Безнең гәҗит»не вообще кертәсе түгел монда», – дип кычкырып чыгып китте. Икәүләп кычкырдылар. Мин нишләтим инде, дим, миңа документын күрсәтте ул журналист, шуңа керттем инде, дим. «Әнә полиция чакырта торган кнопкага бас, ник керттең аны монда», – диләр. Ул бала исерек түгел бит, дулап йөрсә, исерек килеш килсә, полиция чакыртыр идем, дим. Теләсә кайчан кнопкага да басып булмый бит инде…

Әгәр дә мин Алия Зәкиеваның кем булып эшләвен белмәсәм, аның кыланышларына карап торып, «Бу ханым район башлыгыдыр» дигән фикергә килер идем, чөнки моңа кадәр бер генә районда да мәгариф идарәсе җитәкчесенең хакимият йортына килеп, команда биреп йөргәнен күргәнем юк иде әле. Балтачта бер гаепсез кешеләрне дә шулай полиция белән куалар микәнни? Нинди яңа алым икән соң бу? Сездә журналистка мөнәсәбәт шундый икән – гади халыкны, димәк, кешегә бөтенләй дә санамыйсызмы? Шуңа күрә аның хәләл акчалары белән район бурычларын каплау турында сүзләр сөйләнәме?

… Вахтер Асия апа яныннан менеп утырган гына идем, район башлыгы урынбасары Илһам Гайнетдинов үзе күренде.

– О-о, таныш кызлар утыра, – диде ул, берни булмагандай.

– Сез миңа кирәк идегез. Бер генә әйбер сорап алыйм әле.

– Бернәрсә дә әйтмим мин сезгә. Мине теге юлы да бөтен республикага «взяточник» итеп калдырдыгыз!

Мөгаен, җитәкче узган елның октябрь аенда чыккан «Мәктәп директоры кемгә комачаулаган?» («Безнең гәҗит», №42, 21 октябрь, 2015) дигән язманы күз уңында тотадыр. Искәртеп узам, ул язмада Илһам Гайнетдинов турында ришвәтче дигән бер генә сүз дә юк. Әгәр язманы укып, җитәкче үзе турында шундый нәтиҗәгә килгән икән, сәбәпләре бар, күрәсең.

– Сез миңа нәрсә әйттегез, мин шуны яздым инде. Илһам Фидаилевич, нигә сез вахтерны, «Безнең гәҗит»не монда бөтенләй кертмә, кнопкага бас, дип куркытасыз? Бу сезнең шәхси өегез түгел, бу – дәүләт оешмасы!

– Мин сезне кумыйм…

– Вахтада утыручы сөйләде инде. Бу хакта язып чыгам, гаеп итмәссез.

Илһам Гайнетдинов тиз генә бүлмәсенә кереп китте һәм башка чыкмады…

Ул арада мин район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировның килгәнен көтә башладым. Билгеле булганча, мәгариф идарәсе – башкарма комитет канаты астында. Әгәр дә укытучыларга түләүсез ял алу турында гариза язарга дип әйтәләр икән, бу кем эше? Йә башкарма комитетныкы, йә мәгариф идарәсенеке инде. Рамил Илдусович белән сөйләшеп, шушыңа ачыклык кертәсем килде. Аннан соң, район 40 млн сумлык бурычны ни рәвешле җыйган? Бу да кызык тоелды. Тик Шакиров минем белән сүзен кыска тотты:

– Мәгариф системасында бернинди андый сүз булмады, – диде ул, гаризаларны күз уңында тотып һәм бүлмәсенә кереп китә башлады.

– Туктагыз әле, мин сезнең белән сөйләшеп бетермәдем бит. Бу нинди әдәпсезлек соң – мин сөйләп торам, сез китеп барасыз…

– Сез кем буласыз? – Җитәкче миңе беренче мәртәбә күргәндәй карап куйды. (Сәерсендем, билгеле – Рамил Илдусович белән ел ярым эчендә өченче тапкыр очрашуыбыз инде һәм моңа кадәр ул мине гел таный иде.)

Мин «Безнең гәҗит» журналисты Айгөл Закирова булам, – дим, ихтыярсыз елмаеп.

– Без андый журнал белмибез! Булдымы? Сау булып торыгыз!

Менә шулай мине күрү куанычыннан, җитәкче газета белән журналны бутый башлады.

Балтачка кайткач, бер генә җитәкченең дә бу темага сөйләшәсе килмәде. Алар, төрле сәбәпләр табып, әңгәмәдән качты. Шуңа күрә без бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгындагыларга хат язачакбыз. Ә укытучыларга теләк шул: хәләл акчаларыгыздан шулай җиңел генә колак кагарга риза булып тормагыз. Бүген отпуск акчаларын сорарлар, иртәгә – айлык хезмәт хакын. Районның ертык капчыгын ямау өчен дип әйтүем. Анысына да риза булып торырсызмы!

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Балтач – Казан

Балтачта «БГ» журналистын полиция белән куарга фәрман бирелде, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии