Бүген мәктәпне ябалар, иртәгә – авылнымы?!

Бүген мәктәпне ябалар, иртәгә – авылнымы?!

Республикабызда бик яхшы программа эшләп килә: авылларда мәдәният йортлары төзиләр. Президентыбыз яңа клубны ачарга килгән саен: «Авыл – дәүләтнең нигезе, шуңа күрә сала халкы өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга тиешбез», – дип кабатлап тора. Болай барса, берничә елдан һәр авылның уртасында өр-яңа мәдәният учагы балкып утырыр. Утыруын утырыр да бит, тик анда йөрүче булырмы? Икенче бер программа – мәктәпләрне оптимальләштерү – бүгенге көченә эшләсә, болын хәтле клубларда җил генә йөрер, «дәүләтнең нигезе»ндә өлкәннәр генә калыр, мөгаен.

Мәктәпләрне оптимальләштерү мәгариф системасын тәртипкә китерү, яхшырту өчен уйлап табылган сәясәт иде. Ә хәзер бу сүз ата-аналарны гына түгел, укытучыларны да хафага сала. Мәгариф һәм фән министры: «Бер-ике бала гына булса да, авыл саен мәктәп булырга тиеш», – дип чыгыш ясап тора, «уптымизация» себеркесе белем бирү йортларын себереп түгә бара.

Безнең редакциягә, мәктәпләрен ябудан зарланып, бик күп мөрәҗәгать килә. Узган атнада да электрон хат алдык: Теләче районы, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбен ябарга телиләр икән. Белем йортын ябу буенча авыл җыены уздырыла, шунда чакырганнар. Анда барып, мәктәпнең яшәргә өмете бармы-юкмы икәнлеген белергә тырышып кайттык.

«ЗАМАНАНЫ АҢЛАП БЕТЕРЕП БУЛМЫЙ»

Җыен башланганчы, Кече Кибәхуҗа мәктәбенә сугылдык. Беренче тапкыр үзгәреш җилләре 2010нчы елда кагылган бу белем бирү йортына. Ул вакытта, балалар саны кимү сәбәпле, урта мәктәптән тугызеллыкка (төп мәктәпкә) калдырылган. Узган ел исә Югары Кибәхуҗа база мәктәбе филиалы итеп үзгәртелгән. Шуннан бирле директор һәм аның ике урынбасары вазифасын да Наилә апа Әхмәтҗанова берүзе башкарган. 13 укытучы 42 укучыга (шуның 13е – Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары) белем биргән. «Узган ел филиал итеп үзгәртелгәч, сезгә башка тимибез инде, диделәр, шуңа күрә тынычлап тордык», – дип каршы алды безне Наилә апа.

Тынычланулары иртәрәк булган икән шул. Ике атна тирәсе элек, мәктәпне ябасылар икән, дигән хәбәр килеп ирешкән. Мәгариф бүлегенә кереп сорагач, Наилә апага болай дип аңлатканнар: «Күрше Олы Кибәхуҗада башлангыч мәктәптә – 13, балалар бакчасында – 10 бала. Аларны монда төшереп, мәктәп-бакча итәселәр икән. Ә безнең 5-9нчы класс балаларын Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә күчермәкчеләр». Дөрес, әле мәктәпне ябу турында башкарма комитет карары чыкмаган. Шулай да хәбәр имеш-мимеш статусында гына да түгел инде: районда хәл ителгәннән соң, республика Мәгариф һәм фән министрлыгына да җиткерелгән. Димәк, тагын бер мәктәпнең ишегенә йозак элү буенча эш башланып киткән.

«Монда бакча да, башлангыч класслар да, төп мәктәп тә сыя – 108 урынга исәпләнгән бина бит бу», – дип сөйли Наилә апа. «Дәрестән соң мәктәп» дигән программа нигезендә, Кече Кибәхуҗа мәктәбе 180 мең сумлык грант откан булган. Ул акчага тегү һәм чигү машиналары алып, түгәрәк оештырып җибәргәннәр. Балаларның ниләр теккәнен күреп шаккаттым! Чигелгән атлас бию күлмәкләре, нәфис алъяпкычлар, мендәрчекләр – ниләр генә юк. Үзләре теккән күлмәкләрне киеп, бию бәйгеләрендә дә катнашалар икән. Катнашкан бер генә чарадан да буш кайтмыйлар – стенадагы бихисап дипломнар шуны дәлилли.

«Шушыларны бетерәсе килми бит, сеңлем, – дип куйды Наилә апа, мәктәпне карап чыккач. – Коллективыбыз көчле, белем бирү әйбәт. Әллә олыгайдык шунда, замананы аңлап бетереп булмый. Авыл җирлегендә ичмасам бер мәктәп булса да калырга тиештер бит инде?!»

Бу җирлеккә өч авыл керә – Казаклар, Кече һәм Олы Кибәхуҗа. Карап торган тугызеллык мәктәпләре дә ябылса, җирлектә бер башлангыч белем йорты гына калачак.

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә дә кереп чыктык. Дүрт классны ике укытучы – Илсөяр Шәяхмәтова белән Кадрия Мостафина укыта. «Райондагы аз комплектлы башлангыч мәктәпләр арасында бездә иң күп бала – 13. Әле бер-ике балалы мәктәпләр дә бар», – ди алар. Аларның хәзер укыткан бинада каласылары килә. «Түбәсе түл белән генә ябылган, шуңа әзрәк су үтә. Түбә ябып куйсаң, менә дигән бина әле бу», – диләр. Шунысы да бар: башлангыч мәктәпне Кече Кибәхуҗага күчерәсе булсалар, анда биш укытучы булачаклар. Дүрт классны укытырга биш укытучы тотарлармы икән – анысы бик шикле.

Балалар бакчасы да шушы ук бинада урнашкан. «Әле якын өч елда бакчага тагын 10-11 бала киләчәк, балалар туып тора», – ди мөдир Гөлгенә Солтангәрәева. Аның әйтүенчә, бакча Кече Кибәхуҗа авылына күчерелсә, ата-аналарның күбесе баласын анда йөртә алмаячак. Кемнең – техникасы, кемнең вакыты юк.

Кыскасы, үз авылыңда бакчага йөрүдән, белем алудан да яхшысы юк инде. Тик оптимальләштерү сәясәтен тормышка ашыручылар башка «яхшы»ларны гына күрә шул: аз комплектлы мәктәпләрдә укыган балалар тормышка яраклашмаган була, ә берләштерү нәтиҗәсендә, классларда бала саны арта, шул сәбәпле укучылар көндәшлек мохитенә әзер булып үсә, имтиханны да яхшырак тапшыралар, белем бирүдә техник чаралар кулланыла, янәсе. Ләкин «кечкенә мәктәптә укыган, шуңа күрә имтиханын бирә алмаган, тормышта да югалып калган» дигән гипотезаның бүгенгә кадәр исбатланганы юк әле.

«ӘЛЕ ЯПМАДЫК БИТ»

Җыенга халык күп килгән иде. Башта сүзне районнан килгән вәкилләр алды. «Күрше районнарда оптимальләштерү күптән башланды инде. Сабада бүген 3 башлангыч мәктәп бар, ә бездә – 16. Безнең белән чагыштыра торган Әтнәдә 5 урта мәктәп калып килә, ә бездә – 9. Моңарчы бөтен мәгариф учреждениеләрен саклап кала алдык, ләкин елдан-ел балалар кимү сәбәпле, биналарны тоту һәм укытучыларга хезмәт хакы түләү кыенлаша. Республика буенча 11 укучыга бер укытучы туры килә, ә Кече Кибәхуҗада – 2,9, Олы Кибәхуҗада – 6,5 укытучы. Норма буенча, бер балага 14 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш, ә сездә – 50,5 квадрат метр», – дип сөйләде Теләче районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Нуруллин.

Аннан соң сүзне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Карпова алды. «Министрлык соравы буенча узган ел «Юл картасы» төзелде. Шуның нигезендә районда бик җитди оптимальләштерү башланды. Министрлык мәктәптә бер балага туры килә торган мәйданга аеруча зур игътибар бирә. Бездә ул нормадан күпкә артып китә. Шуңа күрә әлеге исемлектә ахыргы урыннарда сөйрәләбез», – дип сөйләде җитәкче. Районнан килгән вәкилләр: «Әле мәктәпне ябу мәсьәләсе хәл ителмәде, халык фикерен тыңламыйча бернәрсә эшләмибез», – дип кабатлап торса да, бу сүзгә ышануы авыррак иде. Әнә, Наталья Владимировна: «Хәзер балаларны Югары Кибәхуҗа мәктәбенә йөртү мәсьәләсе хәл ителә», – ди бит. Планы булгач, уйда юктыр, дип кем гарантия бирә ала?

Мәгариф бүлеге икътисадчысы Елена Фәрхуллина мондый мәгълүмат җиткерде: «Хөкүмәттән 1-4нче класслар өчен 420 мең сум, 5-9нчы класслар өчен 670 мең сум бүлеп бирелә. Бу акча бала саны буенча түгел, класс комплектына карап билгеләнә. Әйтик, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә икешәр класс булып кушылып укыдылар. Димәк, аларга 840 мең сум бүленгән. Әлеге сумма хезмәт хакына, мәктәпне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә, ремонтка тотыла. Сезнең мәктәптә укытучыларга хезмәт хакы түләү өчен 3 млн 831 мең сум җитми, ул җитмәгән акчаны ремонтка, яңа җиһазларга тотыласы суммадан ала башлыйбыз. Коммуналь хезмәтләргә дә түләми булмый. Быел безнең иң начар елыбыз, район буенча 100 бала кимеде. 11 млн сум дефицит белән бюджет кабул иттек».

Халыкны бу саннардан бигрәк балаларының һәм укытучыларның киләчәге борчый иде. Соңгысы турында сүз чыккач, Наталья Карпова: «Укытучылар арасында аудит (белемнәрен тикшерү) үткәреләчәк, кем югары нәтиҗә күрсәтә, аны эшкә урнаштыру ягын караячакбыз», – диде. Залдан: «Эшсез калалар дигән сүз инде бу», – дигән тавыш ишетелде. Район вәкилләре монысын колак читеннән генә уздырды. Кече Кибәхуҗа мөгаллимнәре арасында 45-50 яшьлекләр күп. Алар кая барыр? Эшсезләр саны көннән-көн арта барганда, менә шунысы турында да уйлыйсың бит әле аның.

«БАЛАЛАРНЫ ЧИТ МӘКТӘПКӘ ҖИБӘРМИБЕЗ!»

Залдан борчулы дулкын йөгереп үтте: «Балаларны беркая да җибәрмибез! Мәктәпне япсагыз, 1нче сентябрьдә ябык ишек янына булса да китереп бастырачакбыз!» Белем бирү йортларының ябылачагын ишеткән балалар үзләре дә шулай ди икән. «Япсалар, Путин абый янына җәяүләп барачакбыз, уку башланганчы кайтып җитәрбез әле», – дип, ата-аналар аларның сүзләрен дә әйтеп күрсәтте.

«Минем дүрт оныгым бар – кайсы бакчага йөри, кайсы мәктәптә укый. Сугыш вакытында да мәктәпләрне япмаганнар, ишелә башлаган биналарда укыганнар. Хәзерге вакытта андый хәл булырга мөмкин дә түгел! Булганны бетерү тиз ул. Балаларыбызны чит мәктәпкә чыгарып җибәрәбез икән, алар туган туфракны оныта, авылга кайтмый. Әти-әниләр, әби-бабайлар, бердәм булыйк!» – дип чыгыш ясады Роза апа Мөлекова.

Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә читтән күченеп кайткан гаиләләр күп. Алар да газизләрен күрше авыл мәктәбенә чыгарып җибәрергә теләми. Таҗикстаннан кайткан Шаира Саидова: «Монда кайтканда балалар урысча да, татарча да белми иде. Быел 5нче класста укучы кызым татар теленнән олимпиадада җиңүче булды. Бик ияләшкәннәр иде бу мәктәпкә», – дип сөйләде. Рөстәм Шәймәрдәнов исә балалар бакчасы мәсьәләсен күтәрде: «Хәзерге бакча янәшәдә генә, ике баланы хатыным илтеп кайта иде. Мин иртүк эшкә китәм, бакчаны күрше авылга күчерсәләр, балаларны йөртә алмаячакбыз». Бакчаны Кече Кибәхуҗага күчерсәләр, ул ике катлы мәктәп бинасының аскы өлешендә урнашачак. Ә анда бик дымлы икән, подвалда урнашкан җылыту системасыннан пар күтәрелә, җәй башына хәтле таралып бетми, ди. Сабыйларны андый шартларга кертеп утыртып булмый, үзгәртү өчен шактый акча тотылачак, димәк. Миллионлаган сум чыгым. Барысы да оптимальләштерү хакына!

«Инвалид балам быел 8нчене тәмамлый. Бүтән мәктәпкә җибәрәм икән, бөтенләй начарлануы бар. Укытучылар коллективына бик рәхмәтле мин, алар гына тотып тора баламны», – дип күз яшьләрен тыя алмады Гөлфирә Мөхәммәтҗанова. Авыл кешеләреннән берәү дә: «Мәктәп ябылсын!» – дип чыгыш ясамады. Болай гына бирешмибез, Русия Президентына кадәр барачакбыз, ди алар. Имзалар да җыйганнар инде.

Кече Кибәхуҗа мәктәбенең география һәм биология укытучысы Флүзә Әскәрова мөгаллимнәрне борчыган сорауны күтәрде. «Безнең мәктәптәге 13 укытучы арасында бер генә пенсионер да юк. Узган ел биш укытучы, белемебез тиешле таләпләргә туры килсен, дип, «переподготовка» үттек. 35-40 мең түләп! БДИ да тапшырдык, балларыбыз бик югары булды. Ә ни өчен әле без эшсез калырга тиеш? Миңа – 49 яшь. Хәзер безне бер җиргә дә алмаячаклар. Калганнар бигрәк тә кызганыч, «выслуга лет» алырга өч-дүрт елы калган укытучылар бар», – дип сөйләде ул.

Авыл халкы чыгыш ясаганда, районнан килгән вәкилләр: «Аңлашылды», – дип тыңлап утырды. Шул аңлауның тиешле чарасы күрелсен иде инде. Бу җыен «галочка» өчен генә уздырылмагандыр, дип ышанасы килә.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе: «Хәзер районда 31 белем бирү оешмасы бар, оптимальләштерүдән соң 19га калдырырга ниятләнелә. Әле бу «Юл картасы»ның икенче этабы гына, аннан соң да чаралар күреләчәк», – диде. Бер мәгънә дә белдермәгән кебек гади генә итеп әйтеп куйды ул моны. Югыйсә, төбенә төшеп карасаң, бик җитди мәгънә ята бит бу җөмләдә. Шулай узыша-узыша яба торгач, районда ике-өч мәктәп кенә калды, ди. Бик шәп мәктәпләр булачак инде болар! Аннары яшьләрнең яхшы белем бирә торган җиргә, шәһәргә күченеп китү агымы башланыр. Җитәкчелек, моны күреп алып, авыл саен яңа мәктәп салдыра башлар. «Нигез»не саклап калабыз, дип. Тик ул вакытта яңа салынган белем бирү йортына йөрүче калырмы икән соң инде?

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Теләче – Казан

Комментарии