Әгерҗедә яшәүче инвалид ханым урамда калырмы?

Әгерҗедә яшәүче инвалид ханым урамда калырмы?

«Мин – беренче төркем инвалид. Ипотекага алынган фатирымнан куып чыгармакчы булалар. Нишләргә дә белмим. Бу хәл килеп чыкканга безнең җитәкчеләр генә гаепле». Шушы сүзләр белән күптән түгел реакциябезгә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче укучыбыз Резеда ханым Исхакова шалтыратты. Аның зары турында тулырак белешергә булдык.

ШАРТЛАУДАН СОҢ БАШЛАНГАН

Резеда ханым үзе тумышы белән Әгерҗедән. Сау-сәламәт булган, кияүгә дә чыккан, кызы да бар. 17 ел элек табиблар ялгышы аркасында инвалид булып калган. Аның умыртка баганасына уколны дөрес ясамаганнар. Нәтиҗәдә ике аягы да йөрмәс булган.

– Әле сәламәт вакытымда ук – 1993нче елда Әгерҗенең «Авангард» дип аталган кинотеатрының бер иске бухгалтерия бинасын яшәргә бирделәр безгә. Сөенеп яшәдек. Җимерек, иске булса да, зарланмадык. Рәхәт иде. Тик 2011нче елгы шартлаудан соң, бу йорт яши алмаслык булды, – ди Резеда Исхакова.

2011нче елның июнендә булган вакыйгаларны хәтерлисездер. Удмуртиянең Пугачев бистәсендәге хәрби завод складында снарядлар шартлаган иде. Әгерҗедән 9 километр гына ераклыкта булды ул. Әгерҗе халкын якын-тирәдәге бистәләргә, Чаллыга эвакуацияләп торганнар иде.

– Мин бу шартлауларның башланганын бүгенгедәй хәтерлим. Төнге 12ләрдә башланды ул. Йоклаган җиремнән куркып уяндым. «Шарт-шорт» килә. Әллә яшен яшьниме икән дип уйлаган идем. «Өйдә утырмагыз, чыгыгыз урамга!». «Урамга чыгарга кирәк!» – дип кычкырышып йөри башладылар. Шампан шешәсеннән бөкесе ничек атылып чыга, безнең ишек-тәрәзәләр дә шулай атылып чыкты. Бер тәрәзәбез өрлеге-ние белән бергә күршеләрнең бакчасында ята иде. Машинага утырып Чаллыга киттек, өч көннән соң гына кайттык Әгерҗегә, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Кайткач исә, болай да иске булган йортларының кыйшаеп калуын күргән.

– Өй аска төшкән иде. Җылылык торбалары шартлап өзелгән, веранда өлеше аерылып киткән. Менә шуннан соң хакимият йорты бусагасын таптый башладык та инде без. «Кемнәрнең йортларына зыян килгән, фотога төшереп алып килегез», – диделәр. «Сезгә хөкүмәттән саллы гына суммада акча күчәчәк», – дип ышандырдылар. «Ак Барс» банкында счет та ачтырганнар иде әле. Бернинди акча да күрмәдем, ә менә хакимият йортындагылар барысы да тещаларына, сеңелләренә фатирлар алдылар. Мәсәлән безнең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Илдус улы Шәмсетдинов үзенең тещасын ветераннар йортыннан фатирлы итте. Аның 60 яшьлек тещасы Бөек Ватан сугышында катнашты микәнни? Илшат Шәмсетдинов безгә шартлау булганнан соң бушлай фатирлар булачак, дип, вәгъдә итеп килгән кеше дә әле ул. Ә бу фатир бушлай эләкмәде безгә, – дип сөйли Резеда ханым.

«ПЕНСИЯМ ӘЗ – ИПОТЕКАНЫ ТҮЛИ АЛМАДЫМ»

Резеда Исхакова хакимият йортына, төгәлрәге Шәмсетдиновка 4 ел буе көн дә шалтыраттым, дип сөйли. «Бушлай» биреләсе фатирны «менә бүген була», «менә иртәгә була», дип, озак ышандырып йөрткәннәр аны. Бу сүзгә ышанып, төенчекләрен төйнәп, ишек төбенә чыгарып куйган Резеда апа. Имештер, хәзерләнеп торырга кирәк, хакимият йортындагы җитәкче күченәсез дигәч, алдашмас бит инде…

Дөрес, төенчекләрен җыйнап куюы бушка китмәгән. 2013нче елда Исхаковлар гаиләсенә ветераннар өчен дип салынган йортларның берсен тәкъдим иткән булганнар. Тик әңгәмәдәшем аннан беренче көнне үк качтык, дип сөйли:

– Ирем белән бу йортка бардык. Ирем идән астына төшеп карады да: «Фундаменты да юк бит моның, урам күренеп тора», – диде. Ул арада күршеләр керде. «Монда аяклы-куллы кешеләр дә озак яши алмый, күченеп киттеләр. Гарип килеш нишләмәкче буласыз бу өйдә?!» – диделәр. Бу – дәүләттән бирелгән акча кайберәүләрнең кесәсенә кереп утырганнан соң калган акчаларга салынган өйләр. Алар шундый начар, анда беркем дә рәхәтләнеп яши алмады. Бу хакта заманында республика журналистлары да шаулады. Шуңа күрә без бу өйдән баш тарттык, – ди ул.

…Резеда ханым Исхакова хакимият йортына шалтыратуын дәвам иткән. Шуннан соң 2015нче елда аңа авария хәлендәге торак программасы буенча ике бүлмәле фатир биргәннәр. Тик вәгъдә ителгәнчә бушлай түгел, ә ипотекага. Дәүләт торак фонды белән килешү төзелгән, 1 миллион 600 мең сумга төшкән бу фатир. Аны Резеда ханым 180 ай, ягъни 15 ел буе түләргә тиеш булган.

– Монда инде бишенче елыбызны яшибез. Тик быел Дәүләт торак фонды безне судка бирде. Сәбәбе – ипотеканы түли алмавыбыз. Килешүгә кул куйгач Илшат Илдус улы Шәмсетдинов: «Апа, ай саен 3 мең сум булса да күчереп барырсыз, җитәр», – дигән иде. Мин шулай эшләдем дә. Чөнки ирем мине карый, эшли алмый. Ә минем пенсия акчам 18 мең сум гына. Алты мең сумга дарулар, 3 мең сумга памперс алам. Дәүләттән бушлай бирелгән дарулар арасында кирәклесе юк: валидол да корвалол гына. Шуңа күрә бер пенсия акчасына дарулар алырга да, яшәргә дә туры килә. Ипотеканы аз-маз булса да быел апрель аена кадәр түләдем, ә апрельдән бөтенләй түли алмый башладым. Шуннан соң судка чакыру кәгазе җибәрделәр дә инде. Килешүдәге таләпләрне үтәмәгән өчен мине – ике аяксыз инвалидны хәзер урамга куып чыгарырга телиләр. Икенче ноябрь көнне беренче суд утырышыбыз булды. Анда прокурор миңа: «Апа, сезгә бит бушлай фатир тиеш булган. Ник сез бу кредит килешүенә кул куйдыгыз соң?» – диде. Һәм хакимият йортын үземә судка бирергә киңәш итте. Мин кабул иттем. Чөнки бу хәлгә төшүемә район хакимиятендәгеләр этәргеч булмадымыни? Нишләп вакытында бирелмәде миңа ул бушлай фатир? Башкаларга шартлау булганнан соң сертификатлар ярдәмендә бушлай бирелде. Менә минем кодагыем да шулай итеп алды. Ә безгә кредит кәгазе тоттырдылар. Хәзер киләчәктә кайда яшәячәкмен мин, әгәр дә урамга куып чыгарсалар? Күпме гомерем калгандыр… Торак фондына шалтыратып сөйләштем, анда: «Апа, ярар, без килешүне үзгәртеп, сез ай саен түли ала торган сумманы түләрлек итеп ясарбыз. Тик сезнең фатир өчен булган бурычыгыздан тыш 700 мең сумнан артык пеня бурычыгыз бар, аларын да түләргә тиеш булачаксыз», – диделәр. Үлгәнче түлимдер инде мин моны димәк, – ди әңгәмәдәшем.

«ХАКИМИЯТТӘГЕЛӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘ АЛМЫЙМ»

Резеда ханым Исхакова әйтүенчә, киләсе суд утырышы 4нче декабрьгә билгеләнгән. Беренче утырышка барганда да төне буе йоклый алмыйча чирләп, борчылып чыккан. Икенче судта нәрсә булыр, дип, ут йотып яши хәзер. Кышкы салкында урамда калса, бу бөтен республикага таралачак, бездәге инвалидларга мөнәсәбәтне күрсәтәчәк, билгеле. Һәм Әгерҗе районы хакимнәренең булдыклылыгын да.

Резеда апа, сез безгә шалтыратканчы хакимият йортына барып карамадыгызмы? Бәлки районыгыз башлыгы белән, яки берничә мәртәбә телгә алган кешегез – Шәмсетдинов белән сөйләшсәгез, проблемагызны хәл итү өчен нәрсә дә булса уйлап табарлар иде?

– Шәмсетдинов белән элемтәгә кереп булмый. Телефонын алмый ул. Аннан соң, минем белән сөйләшми. Әнә теге ипотека килешүенә кул куйгач кына: «Ярар, Резеда апа, өч мең сум түләп барсагыз да җитә бит», – дигән иде. Шуннан башка сүз сөйләгәне булмады. Шуның аркасында өч мең түләп барып, шушы хәлдә калдым да бит инде мин. Ә район башлыгыбызга бөтенләй кертмиләр. Сәркатибе телефонны ала да: «Нинди мәсьәлә буенча шалтыратасыз?» – ди. Минәйтәм, торак мәсьәләсендә. «Башта миңа сөйләп күрсәтегез», – ди. «Юк, башлыкның үзенә сөйлим!» – дигәч, «Алай булгач, сезне кертмибез аның янына», – ди. Алай булгач, ул районга башлыкларны ник билгеләп куялар икән соң? Сәркатибләре генә хәл итсен бөтен мәсьәләне, әйдәгез сәркатибләренә генә сөйләп барыйк. Менә шундый тупикта без, сеңлем. Монда егылып үлсәң дә, ишетүче дә, хәлеңне сораучы да, ярдәм итүче дә юк, – ди Резеда ханым.

…Бу мәсьәлә буенча шалтыраткач, миңа да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдиновка тиз генә эләгү бәхете тәтемәде. Башта озын-озаклап нинди мәсьәлә буенча шалтыратуыбызны сәркатибенә сөйләп бирергә туры килде. «Кире шалтыратырбыз», – диде сәркатиб кыз. Гадәттә ничек «кире шалтыратканнарын» бик әйбәт белгәнгә күрә, өстәргә дә онытмадым: «Бу мәсьәлә хәл ителмичә, инвалид урамда кала икән, республика гына түгел, федераль дәрәҗәдә нинди тавыш чыгасын аңлыйсыздыр, дип ышанам. Әгәр җитәкчегез җавап бирмәсә, Президентка да мөрәҗәгать итәчәкбез. Безнең белән контактка барырсыз дип өметләнәм», – дидем. Илшат Илдус улы Шәмсетдинов белән шуннан соң гына сөйләшә алдык та. Ул безгә Резеда ханым сөйләгәннәрне үзенчә аңлатты.

– Ул ханым башта безнең Гагарин урамында урнашкан авария хәлендәге йортта торды. «Авария хәлендәге торак» программасы буенча аны яңа төзелгән йортка күчердек. Үз теләге белән фатир сайлады. Аңа бер бүлмәлене дә алырга була иде, ике бүлмәлене алды. Ипотеканың нәрсә икәнен беләсез. Мин аңа: «Апа, график буенча түли алмасаң да, күпме түли алсаң, шул кадәр түләп бар», – дигән идем. Белүемчә, хәзер торак фонды аны судка биргән.

Белүемчә, Әгерҗедә бит кемнәргәдер сертификатлар ярдәмендә бушлай фатирлар бирелгән? Резеда апа андыйлар исемлегенә ни сәбәпле керми калды?

– Бездә 2011нче елда шартлау булды. Аннан соң форсаттан файдаланып калырга теләдек, объектлар зыян күрде, торак сертификатлары бирегез, дип, хөкүмәткә мөрәҗәгать иттек. Бу мәсьәлә буенча бик озак эш алып барылды. Нәтиҗәдә, сертификатлар бирергә ризалаштылар. Ул вакытта Әгерҗедә авария хәлендә булып 70 барак чутлана иде. Шуның 47сенә сертификат бирделәр, 23е төшеп калды. Нигә төшеп калдымы? Чөнки кагыйдәләр буенча бу йортларда бөтен кеше пропискада булырга тиеш иде. 23 йортта күпчелек фатирлар шәхси милек саналса да, анда пропискага кермәгәннәр. Шуңа аларга сертификат бирелмәде. Аларны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча фатирлы иттек. Без Резеда апага да көчләп бирмәдек бу фатирны. Ул дәүләттән бирелгән акчаны алып, чыгып та китә ала иде, авылдан берәр арзанлы өй дә алырга мөмкин иде. Үзе теләк белдерде бит бу йорттан алырга. Мәйданын да үзе сайлады. Ә ипотеканы аны түләргә кирәк, юкса шушылай судка бирәләр…

Әгәр бу апа урамда калса?..

– Ул алай урамда кала алмый. Чөнки йортларны ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды салган. ДТКның беркемне дә урамга куып чыгарганы юк әле. 20 ел буе дәүләт торак фонды йортлар сала, нинди генә бурычлы кешеләр юк. Берсенең дә урамда калганы булмады. Ләкин, минемчә, приставлар Резеда апаның инвалидлык өчен түләнә торган пенсиясеннән суд карары буенча билгеле бер сумманы тотып калырга мөмкин. Тик бу минем фараз гына, – диде ул.

Бу очракта таяк ике башлы. Әйе, Резеда ханым үзе имза куеп ипотекага ризалык белдергән. Үзе шушы шартларны сайлаган. Ләкин икенче яктан, инвалидның урамда калу куркынычы астында булуы бер дә күңелле хәл түгел. Без укучыбыз белән элемтәдә торырга сүз куештык. Мәхкәмә утырышлары нәрсә белән төгәлләнер – монысын алга таба белербез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии