«Ирем күземне чыгарды һәм колагымны тешләп өзде»

«Ирем күземне чыгарды һәм колагымны тешләп өзде»

Ир белән хатын арасында көнләшү булгалый торган хәл. Кайбер хатын-кызлар моңа сөенә дә әле. «Көнләшә – димәк ярата», – дип уйлый. Ләкин көнләшү гадәти тормышта да, гаиләдә дә бик тиз арада чиргә әйләнергә мөмкин. Һәм аның ахыры гадәттә, начар тәмамлана.

Бу язмабызда көнләшү корбаны булган ике хатын-кыз язмышы. Аның һәр икесе дә үзенчә гыйбрәтле.

ӘНИЛӘРЕ ТАНЫШТЫРГАН

Интернетта Краснодарда яшәүче Марина Скорплюк исемле ханымга акча җыю башланды. Ул коточкыч хәлгә юлыккан: ире аркасында инвалид калган. Бу хәлләре турында Марина куркыныч төш кебек сөйли:

– Без Женя белән больницада таныштык. Әниләребез бер палатада яттылар. Мин әни янына көннең беренче яртысында килә идем, ул әнисен көннең икенче яртысында караган. Шуңа күрә юлларыбыз бер дә кисешмәде. Әниләребез больницада дуслашканнар, икесенең дә гаиләсез балалары бар. Алар безне таныштырырга уйлаган. Беренче очрашуда ук арабызда көчле хисләр туды. Ике арада туа торган «химия» дигәннәре дә, гашыйк булу диюләре дә шушы буладыр. Бу танышудан соң ук мөнәсәбәтләребез бик тиз җитдигә әйләнде. Шулкадәр тиз якынайдык без, ничек ике чит кеше бер-берсенә кыска гына вакыт арасында ияләшеп бетә аладыр, әле дә аптырыйм. Миллион еллар буе бергә яшәгәнбездер кебек тоела иде. Шуңа күрә гаилә кору, балалар үстерү турында да тиз уйлана башладык, – дип сөйли ул.

Гаилә корганнар, ике балалары туган. Тик матур гына башланган тормышлары бер мизгелдә күзгә күренеп җимерелә башлаган. Ә аның ничек башлануы турында Марина әле дә яхшы хәтерли.

– Безгә һәр җәйдә дусларыбыз кунакка килә иде. Аның бик якын бер дусты бар – өйләнмәгән. Иремнең шушы дусты һәм бертуган апамның ике кызы кунакка килде. Без бергәләшеп диңгезгә ялга киттек. Мин кызыбыз Ева белән авырлы идем. Ялда низаг килеп чыкты. Ирем бертуган апамның ире, ягъни безнең белән ялда булган ике кызның әтисе турында начар сүзләр сөйли башлады. Моны кызлар да ишетеп торды. Шуннан бәхәсләшә башладык, мин апамның ирен якладым. Иремнең дусты да бу бәхәстә минем яклы булды. Ирем бик хурланды бу хәлгә. Дусты белән талашты. Соңыннан мине хыянәттә гаепли башлады. «Син аның белән очрашып йөрисең, бу нык сизелә», – диде. Менә шушы хәлдән соң безнең мөнәсәбәтләрдә кытыршылык башлангандыр да. Ирем телефонымны алып актарына, кемнәр белән язышуымны, сөйләшүемне күзәтеп тора иде. Дусты белән аралашаммы, юкмы – шуны ачыкларга теләде. Башта, билгеле, акландым, аңа юкка шикләнүен аңлатырга тырыштым. «Ул минем яклы булганга күрә шулай дип уйлыйсың син. Ялгышасың, минем синнән башка беркемем дә юк, әллә ниләр уйлап чыгарма», – дидем.

ФАҖИГАЛЕ ТӨН

Бу хәл ике ел буе дәвам иткән. Марина ике ел буе һәр көн акланган.

– Иртән торгач, тырнакларымны буйый башлыйм икән, сораштыру башлана. «Ни өчен нәкъ менә бу төскә буядың, кем өчен?». Хәтта нинди җырлар тыңлавыма да бәйләнә башлады. Аның уйлавынча, мин тыңлаган һәр җыр хыянәт итүемә төрттерә торган. Талашабыз. Ул тынычлана, гафу үтенә. Бер ай тыныч яшибез. «Мин синең хыянәт итмәвеңне беләм, нишләп шикләнгәнемне үзем дә аңлата алмыйм, җүләр мин, гафу ит», – ди. Бер айдан соң иртән тора да, тагын бәйләнә башлый, бу юлы тагын да начаррак… Һәм безнең тыныч яши торган көннәребез кимегәннән кими башлады. Башта айга бер мәртәбә иде, соңыннан һәр атна хыянәттә гаепли, шикләнә башлады. Һәм бер мәлне бу һәр көн чыга торган тавышка әйләнде. Ул һәр көн котырынып өйдән чыгып китте, җенләнгән халәттә өйгә кайтты. Мин иремнең көнләшүе чиргә әйләнүен аңладым. Уйлый идем: «Әгәр анда яман шеш булса, мин бит аны ташламас идем, ахырга кадәр аның белән бергә булыр идем. Көнләшү дә – чир, мин аны ташлыйммы хәзер?» – дип. Минем хәлдә калган һәр икенче хатын-кыз шулай уйлыйдыр. Алар элек белгән, беренче мәлләрдәге ирен кайтарырга тели. Тик бу дөрес фикер түгел. Ул ирне кире кайтару – булмастай әйбер. Якыннарым, аеруча әни безнең мөнәсәбәтләрне күреп, бик борчыла иде. Чөнки ул безнең гаиләдәге мәхшәрне белеп торды, – ди Марина Скорплюк.

Әнисе дә кызының сүзләрен хуплый. «Ул ир кызымны елатмыйча туктамый иде. Кызым аклана, кычкыра, елый башлый. Шул вакытта Женя пышылдап кына: «Мә, пычак ал. Ал пычакны. Чәнче миңа», – дип котырта. Мин моны күрдем дә берсендә, шаккаттым. Кызым, тукта, синең ике балаң бар, шуларны уйла», – дидем. Ул ир аны әкренләп чыгырыннан чыгара һәм шуннан тәм ала иде», – дип исенә төшерә ул.

– Ә беркөнне фаҗига булды. – ди Марина – Бу фаҗига булган көн бик матур башланган иде. Берничә көн безнең бар да яхшы иде. Минем өчен бу бал ае кебек тоелды. Ул мине өрмәгән җиргә дә утыртмый башлады. Эшемдәге җитәкчем ул көнне корпоратив оештырды. Ул бөтен хезмәткәрләрне гаиләләре белән үзенең өенә, шашлыкка чакырды. Шашлык пешердек, көлдек. Күңел ачтык. Барыбыз да, шул исәптән ирем дә рәхәтләнеп күңел ачтык. Ирем почмакта посып утырмады, ул да көлде, шаярды, җырлады… Корпоративыбыз төнге сәгать 11ләр тирәсендә бетте. Минем ирем ул вакытта таксида эшли иде. Хезмәттәшләремне өйләренә кадәр озатырга булдык. Машинада барганда бергәләшеп ничек рәхәт итеп вакыт уздыруыбыз турында сөйләштек. Икәү генә калгач, иремнән сорадым: «Женя, шәп булды бит? Бөтен кешегә ошады», – дип. «Сиңа аеруча ошады», – ди. Мин көлеп җибәрдем. Ул машинасын туктатты да, миңа ташланды. Баш бармакларын күземә куйды. «Нишлисең син», – дип кычкыра башладым, ә ул кабат ниндидер гаепләүләр әйтеп ысылдады. «Акчаңны кая куйдың, сутенерың кем синең?» – ди. Мин башымны аның куллары арасыннан алып, уң якка таба бордым. Ул чәчләремне урап тотып, башымны үзенә таба борды һәм берничә мәртәбә йодрыгы белән йөземә сукты. Кабат баш бармакларын күземә куйды һәм аларны төртеп чыгара башлады… Бер кулым белән ишек тоткасын эзләп таптым. Ишекне ачып, машинадан качарга теләдем. Ишек ачылды. Бик каты кычкырдым, ярдәм сорадым. Ул чәчләремнән йолкып, мине машина эченә таба тартты, һәм бармакларымны тышкы якта кысып калдырып, шартлатып машина ишеген япты. Чәчемне йолкып, бер колагымны тешләп өзде. Аннан соң кабат бармакларын күзләремә куйды. Бер күземне эчкә таба төртеп кертте, икенчесен бармаклары белән капшап, тартып чыгарды. Ничек чыгып качыйм икән, дип, туктаусыз уйландым. Ә ул туктарга җыенмады да. Мин сине хәзер гарипләндерәм, аннан соң үтерәм, диде. «Син беркемгә дә кирәк булмаячаксың. Аннары машинада бәрелеп үземә кул салам», – ди. Бер мәлдә ул ничектер кулларын йомшартты, үз урынына утырып, машинасын кабызды. Барган вакытта уңайлы бер форсат табып, ишекне ачтым һәм машинадан сикердем. Минем колагым һәм күзем юк иде. Кеше килгән тавыш ишеттем. «Бу мине үтерәчәк инде», – дип уйладым. Тик бу кеше ирем түгел иде, ирем мине калдырып китеп барган иде, ә бу юлда минем егылып төшеп калганны күргән очраклы машина йөртүче булып чыкты. Нәрсә булганын сораштыра башлады, «Сезнең йөзегездә күзегез асылынып тора. Хәзер ашыгыч ярдәм чакыртам», – ди. Шуннан соң ачык кына нәрсә булганын хәтерләмим дә, – дип сөйли Марина.

«АНДЫЙ КЕШЕ ҮЗГӘРМИ»

Больницада хатынның күзләренә операция ясаганнар. Табиблар чыгарган нәтиҗә куркыныч булган: чыккан күзне коткарып булмый, эчкә төртеп кертелгәненең күрү сәләтен генә кайтарырга мөмкин. Марина хәзер ясалма күз киеп йөри. Ә эчкә төртеп кертелгәненең әзрәк күрү сәләте кире кайткан. Ләкин тернәкләнүен дәвам итәргә кирәк, акчаны шуның өчен җыялар да.

– Больницага тикшерүчеләр килде. Аларга биргән беренче соравым: «Женя исәнме? Ул үзенә кул салганмы?» Ул бит әйткән иде, шундый нияте барлыгын. Башта мине гарипләндерәм, соңыннан үземә кул салам, диде. Ә тикшерүче миңа: «Андыйлар үзен бик ярата, алар үзләрен беркайчан үтерми», – диде.

Җинаять урыныннан качканнан соң, ирем бер танышы янына киткән. Машина эче тулы кан, минем алкасы-ние белән бергә бер колагым ята… Ул бер шешә су сорап алып юынган һәм үзенә үзе полиция чакырткан. Балалар бу хәлләрне белгәч: «Безнең өчен әти юк. Ул гаиләбезгә куркыныч тудыра, шуңа күрә безнең тормышта башка булмаячак», – диделәр, – дип сөйли Марина.

Судлар озак дәвам иткән. Беренче суд дулкынландыргыч булды, дип искә ала Марина. Суд вакытында Евгений үзен ни эшләгәнен аңламадым дип аклана. «Сәбәпләр күп булды. Марина өйгә тез аслары, ботлары күгәргән килеш кайта иде. Мин стресста яшәдем. Башка болай эшләмә, дип әйттем. Бу гаилә өчен хурлык. Ул эштән кайта, итәген сала, ә колготкиеның арты ертылган була. Аның бу гамәлләре мине хурландырды һәм шундый вакыт килде – үземне кулда тота алмадым. Корпоратив булган көнне соңгы нокта куелды. Корпоративка мин соңарып килдем. Хатыным җитәкчесенең халатын кигән хәлдә каршы алды мине. Шашлык пешкәч тә, җитәкчесе: «Тотып тор әле», – дип, әле лаваш, әле чашка бирде. Бергәләшеп лавашка шашлык төрделәр. Араларында нидер бар кебек тоелды. Ә өйгә кайтып барганда Марина миңа: «Сиңа тагын нәрсә булды инде? Тагын нәрсә уйлап чыгарасың», – диде. Бу мине чыгырдан чыгарды. Шартладым. Мин аны үтерергә җыенмадым», – дип сөйләгән ул суд залында. Үзен аффект хәлендә дип ышандырырга тырышкан. Тик экспертизалар узгач, бу дәлилләнмәгән. Иргә 5 ел 5 ай төрмә биргәннәр. Тик тикшерү эшләре барышында СИЗОда утыруы исәпкә алынып, ул 3 ел да 8 айдан соң иреккә чыгачак. Марина аны бу ара эчендә аталык хокукыннан мәхрүм итәргә тели.

– Шушы хәлләр булганнан соң, гел бер төш керә – Женя мине сукырайтырга тели дип күрәм. Кычкырып уянып китәм һәм түшәмгә карап ятам. Мин ансыз ни кадәр бәхетле булуымны аңлыйм. Ирем тиранмы, юкмы, бу хакта бергә яшәгәндә уйланганым булмады. Аның гамәлләрен, сүзләрен анализлап карагач, хәзер генә аңлыйм, ул гомер буе минем белән идарә иткән, мине сындырып яшәгән. Ә бит мин үземне искиткеч бәхетле яшим, дип уйлый идем. Аның кыланышларын кайгыртучанлык итеп кабул иттем. Бу минем хатам. Ул гел үзенең фикерен көчләп тага иде. Мин көчле кеше идем, тик ирем мине сындырды. Минем кебек изелеп яшәгән бөтен хатын-кызларга киңәшем шундый: качыгыз. Түзеп яшәмәгез, китегез. Әгәр иреңнең көнләшүе, сине мыскыл итүе, кыйнавы ошый икән – үзеңә кара, яшә инде алай булгач, һәр кешенең үз башы бар. Тик ул кайчан да булса үзгәрер дип ялгышма. Булмаячак. Агрессияле кеше ул гомер буе агрессияле булып кала, – ди Марина.

БАЛТАЛЫ МӘҖНҮН

Көнләшү аркасында узган атнада Чаллыда да фаҗига булды. 18нче сентябрьдә шәһәр уртасында 35 яшьлек ир элеккеге хатынының яңа сөйгәнен балта белән чабып үтерде. Башта ул аңа этен ташландырган, ә соңыннан куып тотып, балтасын эшкә җиккән. Бу уңайдан җинаятьченең элеккеге хатыны Айгөл Маликова РЕН ТВ хәбәрчесенә интервью бирде.

– Беренче ирем Алмаз аерылышканнан соң күп изалады мине. Гел яный, һәр адымымны тикшерә, эштән кайтканымны сагалап тора. Бер ел элек үтергәнче кыйнады. Баш мием селкенгән иде, операция ясап, башымдагы кан белән тулы гематоманы ярдылар, иягемдә зур шрам калды. Шуннан соң ярты ел күренмәде ул. Бу вакыт эчендә яңа мәхәббәтемне – Егорны таптым. Без шундый бәхетле яшәдек Егор белән. Балалар да үлеп яратты аны. Ә ул балалар өчен үлеп торды. Без бәхетле идек. Бу хакта белгәч, беренче ирем безне кабат борчый башлады. Җәй көне Егор зур фатир сатып алды һәм без шунда күчендек. Алмаз бу турыда белгәч, котырынгандыр, чөнки үзеннән башка рәхәт яшәвем аның ачуын чыгара иде. Ул беренче чиратта мине үтерергә теләде. Ә аның игътибарын үзенә сөйгәнем Егор җәлеп итте. Мин Егор аркасында гына исән калдым. Алмаз Егорны үтергәч минем арттан эш урыныма килгән иде. Хезмәттәшләрем генә коткарып калдылар. Җитәкчем травматик пистолеттан атты, Алмаз шуннан соң гына китте, – дип сөйләде ул.

Куркыныч һәм иң аянычы – чынбарлыкта булган хәлләр болар. Ирләреннән кыйналып яшәүче хатын-кызлар күп бездә. Тик никтер китәргә теләмиләр, куркалармы, оялалармы… Бу язма гыйбрәт кенә түгел, киләчәктә шушындый хәлләр килеп чыкмасын өчен кемгәдер бер кисәтү дә булып торсын иде. Гарип калган Марина дөрес әйтә – күпме тырышсаң да, кешене үзгәртеп булмый. Андыйлардан качарга гына мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии