«Күрше карчыгыннан куркабыз»

«Күрше карчыгыннан куркабыз»

Редакциябез белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан даими шалтыратучыбыз һәм укучыбыз Тәскирә апа Гыйльметдинова элемтәгә чыкты. «Сезнең ярдәмегез кирәк. Күршедә яшәүче карчыкның янгын чыгаруыннан бөтен авыл белән куркып яшибез», – диде ул.

«ЮРГАН ТЫШЫН ЯНДЫРГАН»

Тәскирә апаның күршесендә яшәүче ханым – Хөршидә Гыйбадуллина 1949нчы елгы. Үзе Актаныш районыннан, берничә ел элек кенә Козгынчыга килеп төпләнгән.

– Бер малае гына бар аның, ул аны күтәреп санаторийга барган җиреннән Тәкәнештәге бер иргә ияреп кайткан. Аннан соң ул ир яныннан китеп, подстанция биргән йортта яшәде, аннан да чыгардылар. Шуннан соң Чаллыга китеп яшәде. Үзе сөйләве буенча анда бертуганы яши. Шунда китеп, ун ел яшәгән. Чәчәк үстереп, чәчәк сатып, көн күргән. Чаллыдан ник кабат китәргә булгандыр, белмим, безнең янда 110 мең сумга иске генә бер өй сатып алып, күченде. «Мин бу өйнең акчасын чәчәк сатып җыйдым», – дип сөйләште. Килгән вакытында аңлы иде ул, тик соңгы вакытта әллә нишләде. Өченче төркем инвалид – башы эшләми аның. Без бөтен авылыбыз белән ут хәвефеннән куркабыз, ул бер нәрсәне дә белеп эшләми чөнки. Ярты метр гына безнең арабыз. Бер көнне ишек алдына кергән идем, олы юрган тышы тотып, шуны бауга элеп ята. Карасам, чүпрәге янган. «Хөршидә, нәрсә бу, нәрсә яндырдың?» – дим. «Юк мин якмадым аны, әти ягып киткән», – ди. Әтисе инде күптән юк кеше бит. Үлгән. Күршемне малае кайтып та карамый, Алабугада яшәп ятуын белә. Хөршидәнең мунча кермәгәненә 3 ел. Кортлап, бетләп беткәндер инде ул. Аның чәчләре дә бөдрә, төйле-төйле керләнеп беткән. Май аенда гына кайтты малае быел – анда да бәрәңге утыртырга. Кайткач күреп чыктым да, әйттем: «Рамил, нишләп син үзегезнең тирәдән берәр йорт алыпмы, караучы билгеләпме, үз яныңа урнаштырмыйсың әниеңне, нишләп болай итеп яткырасың? Алып китеп тәрбиялә, мунчаңны ягып, әйбәтләп, чабындыр. Бөтен кешенең дә анасы бар, анасыз бала булмый. Сине күтәреп йөрткән, тәрбияләгән, үстергән, нишләп болай итеп йөртәсең? Ник карамыйсың, үзең карамасаң, кеше ялла! Нинди генә булса да, сине үстергән бит ул», – дип, ачуланган идем. Боларны сезгә сөйләгәндә елыйсыларым килә. «Юк, Тәскирә апа, аны мин аны алып китеп карый алмыйм, алып китәбез икән, өебезнең көлен күккә очыра ул», – диде. Үзләрен күккә очырудан курыкты, ә авыл кешеләренең өен очырудан курыкмады. Шушы күршемне кызганып, әле Ураза Гаетенең хәерен дә керттем – бәйрәм хәере булсын әле, дидем. Сөт, ипи, йомыркалар. «Нишләп ул җүләргә хәер бирәсең, Тәскирә апа, мохтаҗларга бир», – диләр авылдашлар. Җүләр түгел ул, Аятелкөрсине бер ялгышсыз укый, аның әзрәк башы гына эшләп бетерми. Пенсия акчасын да алу-алмавын аңламый бугай инде ул. Йөз тапкыр хат ташучыбызга бара. «Кайда, акча килдеме әле?» – дип. Шуңа хәзер хат ташучы да аңа пенсиясен кибеткә чакырып, кешеләр янында гына бирә. Акчасы булганда кибеткә барып, ризыклар ала, ә башка вакытта нәрсә ашыйдыр ул – белмим… Газы белән утына да түләп бармый… Сигез айлап түләмәгән иде, газовигыбызга әйттем: «Шуның газын өзеп куеп булмыймы соң, – минәйтәм, – куркыныч бит, шартлата бит өен…». «Газын аерабыз икән, утын ягып яши башлагач, тагын да куркынычрак булачак бит инде», – диде анысы. Хөршидәнең миченең торбасыннан хәзер гел кич белән төтен чыга. Урамга чыгып-чыгып карыйм, өенә керә алмыйм, чөнки бөтен җире бикле – беркем керә алмый аңа. «Менә мине талыйлар, әйберләремне урлыйлар, шуңа бикләнәм», – ди ул. Кем кереп урлашсын инде анда… «Бикләмә Хөршидә ишекләреңне, өй ишегеңне генә биклә курыксаң. Хәлеңне дә белеп булмый бит синең», – дим мин аңа. Моңа кадәр кәҗәләр асрады ул. Шул кәҗәләрен ияртеп, капчык белән йә урамда, йә су буйларында печән җыеп йөрде. Безнең күршедә генә медпункт бар. Әйләнә-тирәсенә матур итеп чәчәкләр утыртылган иде. Кәҗәләре шуларны ашап чыкты. Зарланганнар иде, Хөршидәнең исе дә китмәде: «Эшегез шул бит сезнең, саклагыз чәчәкләрегезне бик кирәк булгач», – диде. Шундый тавыш чыккач, малае кайтып кәҗәләрен суеп бетергән иде, бер кәҗәсе генә калды. Хөршидә өенә алып кереп, диванда кәҗәсе белән бергә йоклады, кәҗәсе өендә яшәде аның. Шуңа күрә өенә керә торган да түгел – сасы, сеңгәндер инде ул кәҗә исе аңа. Кәҗәләренең суелганын да белми бит ул, мине урамда күргән уңгайга чыга да: «Күрше, минем кәҗәләр кайттымы әле ул? Кәҗәләрем кайтмый бер дә, алар кая киттеләр икән?» – дип йөри… Авыл буенча саташып йөрүләренә дә күнегеп барабыз инде. Әле ике көн элек кенә: «Китәм мин, китәм. Минем Кукмарада өем бар бит», – дип, төенчекләре белән юлга таба менеп киткән иде, аннан ничек кире төште микән ул?» – дип сөйләштеләр. Шулай чыгып китеп йөри, кыш көне берәр җирдә шулай туңып үләчәк инде ул. Моны кызым берәр җиргә урнаштырырга кирәк. Картлар йортына китәргә дә риза ул үзе, мескен. «Хөршидә, нишләп син монда интегеп ятасың? Бу чүп-чар, бу иске өй, аның бит ишек алдына карап торган тәрәзәсе дә юк , кыш көне нишләрсең? Нишләп син картлар йортына бармыйсың, әгәр кайтып карамый икән, малаеңа әйт: «Мине шунда урнаштыр», – диген, дим мин аңа. «Барыйммы Тәскирә апа? Барыйммы? Барыр идем мин анда!» – ди. Минәйтәм тәрбияле булырсың, юындырырлар, тамагың тук булыр, гөлкәем, нигә монда ятасың?.. Менә шундый хәлләр кызым. Ут- күздән курка бөтен авылыбыз. Караусыз калган Хөршидәнең гомере өчен дә борчылабыз. Җанлы кеше бит ул, берәр ничек ярдәм итә, аны картлар йортына булса да урнаштырырга булыша алмассызмы? Түземсезлек белән берәр җавап көтәбез, – дип сөйләде Тәскирә апа Гыйльметдинова.

«АКЫЛДАН ЯЗМАГАН УЛ»

Турыдан-туры кешене картлар йортына урнаштыру буенча без йөри алмыйбыз, аның бит әле беренче чиратта үз улы бар. Ул нәрсә дияр, әнисен шушындый учреждениегә җибәрергә риза булырмы? Моны белү өчен Хөршидә апаның улына – Рамил Габидуллинга шалтыраттык. Тик ни өчен шалтыратуыбызны белгәч, көлеп кенә куйды ул. «Әй-й, Тәскирә апа шалтыраттымы? Аның язмаган җире, язмаган кешесе калмады бит инде. Әбисен дә, бабасын да, киленен дә – бөтен туганнарын хурлап язып чыкты. Хәзер безнең әнигә тотынганмыни?» – дип башлады ул сүзен.

– Минем әнинең башы китмәгән, ул сау-сәламәт, күзе дә күрә, колагы да ишетә, үз аякларында бер дигән итеп җир җимертеп эшләп йөри. Тик бер начар гадәте бар – бераз эчеп алды. Бер периодта салыштыра башлады. Авыл кибетчесенә әйттем: «Әгәр дә сез куркасыз икән, ник кибеттән аракы бирәсез аңа? Күрәсез – кеше үзен-үзе тота алмый», – дип ачуландым. Бер ярты аракы бирәләр дә, өч ярты дип, әҗәткә язып куялар. Мин кайтып түлим. Газга да, утка да түләмәгән иде әни. Анысын да үзем түләдем. Менә хәзер аракы бирмиләр, әнинең хәле дә, Аллага шөкер, бик әйбәт.

Күршегез Тәскирә ханым Гыйльметдинова сезне әниегез янына кайтканы юк, әнисенең өч ел мунча кергәне юк, ди…

– Алдаламасын, мунча якканны үзе карап торды, әнине өч ел мунча кертмәсәм, ул инде әллә нәрсәләр эшләп беткән иде. Мин аны үз яныма алып китеп – ике атнага бер шулай итеп йөрим. Бездә бер атна торып карады ул, ләкин миндә аракы эчә алмагач, китәм, диде. Тәскирә апа картлар йортына үзе барсын. Нишләп минем тормышта актарына ул? Оятсызлык бит бу. Матур киенеп, матур сөйләшеп, йомшак җәеп, тизәккә утырта. Мин әнине ташларга җыенмыйм да, картлар йортына да бирмим, бу җәйне авылда чыксын, көзгә таба әйбәт булса, үз яныма алып китәм. Бернинди оешмаларга да башка шалтыратмагыз, бер сүз дә әйтмәгез, мин аны бер кая бирмим дә, ул минем әни. Әниемнең әлегә энергиясе күп, бакчасын да казый бөтен эшен эшли. Бер минут тик торганы юк. Миңа килсә бөтен өйнең астын-өскә китереп бетерә. Энергиясе бар вакытта яшәсен үзе теләгәнчә рәхәтләнеп авылда, үзем карыйм мин аны. Мин әнине ташламыйм. Ә Тәскирә апага килгәндә, аның нигә әнидән котылырга теләвен бик әйбәт беләм мин. Ул безнең ишек алдына, бакча җирләренә кызыгып йөри, шуларны үзләштермәкче була. Шуңа күрә әнине картлар йортына җибәреп олактыру бик уңайлы булачак!

Хөршидә апаны янгын чыгарырга да мөмкин, дип шикләнәләр… Бер көнне ишек алдында юрган тышы яндырган икән…

– Янгын чыгармый ул. Шул юрган тышын бөтен авыл буйлап сөйләп чыктылар инде. Мунча яккан чагында кирәге чыгар дип, яна башлаган юрган тышын мичтән тартып чыгарган булган, шул гына ул. Башка янган әйбер юк анда, мин аны кайткач сораштырдым, карадым…

Кыскасы, Рамил әфәнде әнисе турында әйтелгән сүзләр белән килешми һәм аны авыл халкына нинди дә булса куркыныч тудырырга сәләтле, акылсыз кеше итеп танымый. Хәзер ике төрле фикер каршылыгы килеп чыга. Кемгә ышанырга соң? Хөршидә апага чынлап та ярдәм кирәкме, әллә юкмы? Моны ачыклап бетерү өчен Козгынчы авылы караган Олыяз җирлеге башлыгы Хаев Илдус Якуп улына шалтыраттык.

Илдус Якупович, Хөршидә апа акыл ягыннан сәламәтме, аңа нинди дә булса ярдәм кирәк дип саныйсызмы?

– Бүгенге көндә бер дигән йөри, мин аны урамда очратам. Артык башы киткән дип әйтмим, кибеткә бара, урамда йөри, күренә. Мине таный. Сезгә килеп ирешкән мәгълүмат бераз арттырылган күрәсең… Һәр кешенең үз зәгыйфь ягы, кимчелеге була, эчкәләсә дә, Хөршидә апаның урамда исерек килеш йөргәне юк…

Картлар йортына җибәрергә кирәкме аны сезнеңчә?

– Аның малае бар. Ул булган килеш, мин алай кеше гаиләсенә тыкшына алмыйм. Малае кайткалап тора, күрәм мин аны. Малаеның телефоны бар миндә, сөйләшкәлибез.

Сезнеңчә социаль ярдәм үзәгенә шалтыратып, ярдәм соравыбыз кирәкме бу очракта?

– Социаль хезмәткәр куйсалар беркемгә дә комачау итми инде. Кешегә ярдәм бит ул. Безнең авылда социаль хезмәткәрләр бар, алар килеп, кешенең хәлен белеп торалар. Социаль яклау үзәгеннән Хөршидә апага да бер хезмәткәр бирсәләр без каршы түгел. Тик бирерләрме икән? Шалтыратып карагыз. Болай үзе нормаль карчык ул Хөршидә апа. Һәр кешене чәйни башласаң… – диде җирлек башлыгы.

ЯРДӘМ БУЛДЫ

Соңгы инстанция буларак, Мамадыш районы Социаль яклау үзәгенә шалтыраттык. Йортка килеп хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Ильяс кызына үзебездә булган мәгълүматны энәсеннән җебенә кадәр сөйләп аңлаттык. «Хөршидә ханым турында әле ишеткәнем юк иде. Сезгә хәзер генә җавап бирергә икеләнәм. Әйдәгез безнең хезмәткәрләр рейд ясап, Козгынчы авылына барып күрсеннәр әле үзен. Соңыннан шалтыратып, нинди карарга килүебезне хәбәр итәрмен», – диде җитәкче. Һәм әйткән сүзендә торды да. Гөлнара ханымнан яхшы хәбәрләр алдык:

– Безнең кызлар чыгып керделәр. Аңарчы да барганнары булган икән Хөршидә апага. Ул үзе социаль хезмәткәр билгеләнүен теләми, тик малае белән сөйләштек. Улы исә социаль хезмәткәр килеп йөрсен, акчасын үзем түләрмен, диде. Димәк, җибәрәчәкбез. Әле ул апа кәҗәсе белән дә яшәгән икән. Өйләрен яхшылап җыештырырга кирәк. Бүген (9нчы июньдә – А. З.) кызларыбыз командалары белән барып, тулысынча йортын җыештырып кайтырлар да, алга таба хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Аны игътибар уңында тотачакбыз. Ашарга пешерү, идән юу, кебек һәм башка шундый хезмәтләр күрсәтеләчәк, – дип аңлатты ул.

Тәскирә апаның безгә биргән мәгълүматлары арттыру булса-булмаса да, шалтыратуы бушка китмәде. Өлкән яшьтәгеләрнең игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ булуы күз уңында тотылырга тиеш. Мамадыш социаль яклау үзәгендә дә Хөршидә апа турында хәзер беләләр, ул үзенә кирәкле ярдәмне алачак. Янәшәбездәгеләргә битараф булмыйк. Күршеме ул, авылдашмы, таныш-белешме, һәр очракта бер шалтырату белән генә дә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин бит.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии