- 27.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Май уртасында Казанда хәбәр таралды: тагын бер мәктәпне ябарга җыеналар икән. Бераздан ачыклык керттеләр: 95 процент укучысы татар балалары булган, милли тәрбия бирә торган мәктәпне.
ШӘХСИ БУЛГАН – ДӘҮЛӘТ КУЛЫНА КҮЧКӘН
Әлеге белем бирү йорты узган елга кадәр «Радуга» дип аталган шәхси төрек мәктәбе буларак билгеле иде. Гамәлгә куючылары төрекләр булгач, уку йортында төрек теле дә укытылгач, шулай дип аталды ул. Ә мәктәптә эшләүчеләр үзләре аны милли тәрбия бирә торган белем учагы дип әйтергә ярата. Анда ашату тулысынча хәләл, аралашуда да татар теле өстенлек иткән.
«Радуга» 2005нче елда ачылган. Хәрабә хәлендәге бер балалар бакчасын төзекләндереп, балалар укый ала торган хәлгә керткәннәр. Иганәчеләр һәм ата-аналарның финанс ярдәме белән, уку йорты аякка баскан. 2012нче елда бинага өстәмә өченче кат та салып чыкканнар, әти-әниләр үзләре йөреп, корылмага техпаспорт та алуга ирешкән. «Мәктәп барлыкка килгәннән алып, бүгенгә кадәр бинага 40 млн сумга якын акча тотылды, шуның күбесе – ата-аналар кесәсеннән», – ди баш тәрбияче булып эшләүче Лилия Аян.
Шәхси мәктәп, өстәвенә төрекләр гамәлгә куйган, әле тагын милли тәрбия дә бирә торган – мондый белем бирү йорты янында болытларның өере-өере белән йөрүе бездә гаҗәп хәл түгел. Ә узган ел әлеге болытлар «Радуга» өстенә «ишелгән», үзгәртеп корулар башланган. «Без яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли идек, әмма бу кемгәдер ошамый, күрәсең. 2015нче елның мартында «Адмирал» базарында янгын чыккач, безгә тикшерү килә дип шалтыраттылар. 10 минуттан соң Казанда нинди тикшерү инстанциясе бар – барысы да килеп җиткән иде. Тикшерделәр һәм бинаның өченче катын файдалануга тапшыру өчен документлар кануни түгел дигән нәтиҗә чыгардылар. Шуннан соң китте штраф салулар, судлар. Балаларның киләчәк язмышы борчыды, шуңа күрә уртак фикергә килергә кирәк иде. Үзенчәлекле мәктәп таркалмасын, юридик зат буларак эшләвен дәвам итә алсын, укыту программасы саклансын өчен, мәктәпне Казан муниципалитет берәмлегенә тапшыру карарына килдек», – дип сөйли Лилия ханым. Шунысы гына гаҗәп: 2012нче елда салынганнан алып, узган елга кадәр мәктәп шул өч катлы килеш эшләгән бит. Нишләп канунсыз корылманы иртәрәк килеп тикшермәделәр, «Адмирал» белән булган вакыйгадан соң гына йөгерешә башладылар икән соң? Хәер, моңа җавап бирәсе урында, берничә факт кына китерик: «Булгария» батканнан соң – судноларны, 2013нче елда самолет һәлакәтеннән соң очкычларны тикшерергә тотындылар. Бу очракта да шулай булган, күрәсең.
Шуннан соң әлеге белем бирү йорты 30нчы мәктәп дип атала башлый, җисеме шул ук булса да, «Радуга» исеме тарихта гына кала. Элек елына 83 мең сум түләп укыган булсалар, хәзер, дәүләт кулына күчү сәбәпле, белем алу бушлай.
Тик бинаның өченче катын законлы рәвештә теркәү буенча гына бернәрсә эшләнелми. Югыйсә, «Радуга»ны ябуның төп сәбәбе шул була да бит инде. Мәктәптә эшләүчеләр һәм ата-аналар үз акчаларына экспертиза ясатып, өстәмә катның тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән булуын, тормыш өчен бернинди куркыныч тудырмавын раслый. Бу вакытта түрәләр читтән генә күзәтә, булышырга ашыкмый.
Укытуны дәвам итү өчен, 30нчы мәктәпкә лицензия алырга кирәк була – «Радуга»ныкы гамәлдән чыгарыла бит. Аны алу – катлаулы процесс, моның өчен бик күп ишекләрне шакырга, мәктәпне энәсеннән җебенә кадәр тикшертергә кирәк, ә бу шактый вакытны ала. Шуңа күрә уку елы башында белем бирү йортының лицензиясе булмау – гадәти күренеш. Инде быелгы уку елы ахырына якынлаша, ә 30нчы мәктәпнең һаман лицензиясе юк әле. Мәктәп бинасы һәм аның биләмәсе Казан җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыныкы санала чөнки. Шәһәр хакимияте ни сәбәпледер 30нчы мәктәпне юридик зат дип танырга ашыкмаган, шуңа күрә белем бирү йортының бинага хокукы да юк. «Булмаган» бинага тикшерү чакырта алмыйсың инде.
«ЛИЦЕНЗИЯ АЛЫРГА ӨЛГЕРМИСЕЗ»
Хәзер проблема аңлашыла кебек: мәктәпнең лицензиясе юк, ә аннан башка укыту башкарыла алмый. Лицензияне алу өчен исә бинаны һәм аның биләмәсен 30нчы мәктәп исеменә күчерү кирәк. Өч ай эчендә, ягъни яңа уку елы башына кадәр бу эшләрне эшләп чыгып булырмы икән соң? Мәсьәләне суд аша хәл итәргә була, әлбәттә, тик ул бик күп вакытны алачак.
Уку елының тугыз ае үткән, бернәрсә дә эшләмәдегезме, дип сорыйм Лилия ханым Аяннан. Нишләп эшләмәсен! Министрлыкка да, мәгариф идарәсенә дә, башка органнарга да, хәтта Президентка да хатлар язган алар. Проблеманы хәл итәргә тырышып караган бердәнбер кеше Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев булган. Ул Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга мөрәҗәгать иткән, анысы, үз чиратында, проблеманы хәл итәчәген белдергән.
Әле бу елның 6нчы апрелендә дә башкарма комитет җитәкчесенең ул вакыттагы урынбасары Наталья Гречанникова өметле җавап бирә: «Хәзерге вакытта өченче катка муниципаль милек хокукы алу буенча эшләр башкарыла». 13нче апрельдә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да шундый ук җавап җибәрә. Һәр хатның ахырында: «Министр Энгель Фәттахов сезнең проблемадан хәбәрдар», – дигән сүз тора.
Тик 16нчы апрельдә мәктәп җитәкчелеге Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бөтенләй башка эчтәлектәге хат ала. «Укыту эшчәнлегенә рөхсәт бирә торган документларны алу шактый озакка сузылачак, ә аннан башка, мәктәптә булу балаларның һәм хезмәткәрләрнең тормышына куркыныч тудырмый, дип ышанып әйтеп булмый», – дип язылган була министрның беренче урынбасары Андрей Поминов имзалаган хатта. Гади сүз белән әйткәндә, лицензия алырга өлгермисез, диюләре була инде бу.
Ә 4нче майда Казан шәһәре җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ринат Галәветдиновтан хат килеп төшә. «Хәзерге вакытта өченче катка муниципаль милек хокукы бирү өчен документлар туплыйбыз. Өстәмә катны законлаштыру юнәлешендә моңарчы эш алып барылмаган», – диелгән була анда. Ә мәктәп җитәкчелегенең мәгариф идарәсенә һәм министрлыкка бертуктаусыз хат язып торуы эшкә саналмый микәнни? Әллә министрлык белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты арасында элемтә булмаганмы? Югыйсә, министрлыктан һәм мәгариф идарәсеннән алынган хатлар элемтә булуын раслый бит.
Май бәйрәмнәреннән соң ата-аналарга моңарчы һавада эленеп торган имеш-мимешне рәсми хәбәр буларак җиткерәләр: 30нчы мәктәп эшчәнлеген дәвам итә алмый, балалар 113нче мәктәпкә күчәчәк. Тик ата-аналар да, мәктәп хезмәткәрләре дә моның белән килешергә теләми. 30нчы мәктәпне башка белем бирү йортының филиалы итеп, аның лицензиясе белән эшләтеп тору, мөмкинлек булуга, үзен юридик зат итеп танытып, документларын эшләтү кебек чыгу юлы тәкъдим итеп караган алар. Тик ата-аналар белән очрашуга килгән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов та, башка түрәләр дә бу тәкъдимгә «Мөмкин түгел!» дигән мөһер сугып барды.
ӨМЕТ УТЫ КАБЫНДЫ!
Түрәләрнең җавапсызлыгын һәм балалар язмышы белән уйнавын әйтеп, шушы урында язманы тәмамларга да булыр иде. Тик 30нчы мәктәп өчен өмет уты барлыкка килде, ахры! Әлеге язма бастырылырга әзерләнгәндә, белем бирү йортына Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов килеп китте. Моңарчы шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы булып эшләгән Дамир Илдус улы бу вазифада яңа кеше әле. Шулай да проблеманың хәл ителәчәгенә өмет уты кабызган.
Дамир Фәттахов белән очрашуда катнашкан ата-аналар белән сөйләштек. «Әлеге мәсьәлә белән җентекләп таныштым. Мәктәп ябылу турында сүз дә була алмый. Белем йорты шушы бинада юридик зат буларак эшчәнлеген дәвам итәчәк – моны мин сезгә рәсми зат буларак белдерәм. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белән сөйләштек, алар кадастр палатасына документлар тапшырачак, анда кадастр планына үзгәреш кертү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Кадастр палатасы уңай җавап бирмәгән очракта суд аша эш итәчәкбез. Ни генә булса да, яңа уку елы башына хәтле лицензия алырга өлгерәчәкбез», – дип сөйләгән ул. Мәктәпне карап та чыккан, канәгать калган. Хәзер кадастр палатасыннан җавап көтәләр – анысы бер атна эчендә булырга тиеш.
Өмет уты кабынган-кабынуын, тик ата-аналар, түрәнең сүзенә 100 процент ышанып, җиңел суларга ашыкмый әле. Сүздә бер төрле әйтеп, гамәлдә икенче төрле эшләнгән очракларга мисаллар җитәрлек бит. Ата-аналар, мәктәпне саклап калу өчен, ахырга кадәр йөриячәкбез, дип белдерә. Бөтен шәһәр хакимияте исеменнән җавап биргән Дамир Фәттахов, сүзендә торып, бу эшне башкарып чыга алса, хакимияткә ышанычыбыз һәм хөрмәтебез артачак, ди алар. Тискәре очракта нәрсә буласын фаразлавы да кыен түгел.
30нчы мәктәптә 1-6нчы классларда 143 бала белем ала, 46 бала мәктәпкәчә тәрбия бирү төркеменә йөри. Гадәттә, 6 сыйныфтан соң укучылар белем алуны Казанның 2нче яки 7нче лицей-интернатында (элеккеге татар-төрек лицейлары) дәвам итә. «Безнең мәктәп нәтиҗәле эшли. Балалар үз яшьтәшләре арасында уздырылган төрле олимпиада, бәйге, фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Меңләгән бала укыган мәктәпләрдә дә бездәге кебек күрсәткечләр юк. Без яшәргә лаеклы, үз җиребездә яшәп, белемле тәрбияле балалар үстерәсебез килә», – ди баш тәрбияче Лилия Аян.
Илгиз Вәлиуллинның өч баласы шушы мәктәпкә йөри: берсе быел беренче класска барачак, икенчесе – берне, өченчесе алтынчы классны тәмамлый. Олы улын биш яшендә шушында алып килгән булган Вәлиуллиннар, шуннан бирле аерылмаганнар. «Казанның Азино бистәсеннән үк килеп йөрибез. Юлга 40-45 минут вакыт китә. Ерак булса да йөртәсең инде, чөнки әлеге мәктәп тәрбия ягыннан да, белем бирү ягыннан да бик ошый, ашату да хәләл. Минем әнием дә, хатыным да, аның әнисе дә – укытучылар. Шуңа күрә гел ишетеп торабыз: теге мәктәптә укучылар сугышкан, берсе икенчесенә пычак белән кадаган, бу мәктәптә укучы 13 кыз авырга узган… Мин үз балаларымның андый мәктәптә укуын теләмим! Күп белем бирү йортларында иң элек укытучының үзен тәрбияләргә кирәк. Ә безнең мәктәптә, шөкер, андый проблема юк», – дип сөйләде безгә Илгиз әфәнде.
Айгөл Хәбибуллина, баласы укырга кергәнче, бөтен мәктәпләрне йөреп, өйрәнеп чыгуы турында сөйләде. Белем бирү өчен иң кулай уку йорты дип алар гаиләсе дә 30нчы мәктәпне сайлаган. Быел баласы 2нче сыйныфны тәмамлый. «Беренчедән, без укырга биргәндә, бу шәхси мәктәп иде – шунысына игътибар иттем. Аннан соң монда һәр класста 12-15 бала гына укый, димәк, укытучының һәр бала белән эшләргә вакыты җитә. Мәктәптәге мохит тә бик ошый», – дип сөйләде Айгөл ханым. Дамир Фәттаховка зур ышаныч баглавын да әйтергә онытмады. «Мин аны эш буенча да беләм, сүзендә тора торган кеше. Шуңа күрә проблеманы хәл итәр дип уйлыйм», – ди ул. Безнең дә мәсьәләнең уңай якка хәл ителәчәгенә ышанасыбыз килә.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии