Марат Әхмәтов: «Читтән кертелгән коры сөтләрне эчеп бетермичә, бездә сөткә бәя артмаячак»

Марат Әхмәтов: «Читтән кертелгән коры сөтләрне эчеп бетермичә, бездә сөткә бәя артмаячак»

«Хуҗалыкта сыер асрау – табышлы шөгыль булудан туктады!». Соңгы айларда авыл халкы әнә шундый төшенкелектә. Нинди хәл инде бу – кибет сөтенең бәясе ел әйләнәсе кыйммәт. Ә лапасыңдагы сыерыңның яңа гына сауган сөтен чиләге белән чыгарып биреп, «хөкүмәткә» тапшыра башласаң – учыңа тиеннәр генә тама! Ярый ла, чәеңә салганнан артык калганын эткә эчермәс өчен дип кенә, ихтыяри рәвештә сөт тапшыручы булсаң. Ә бит Татарстанда гаилә фермалары, төп табышын сыер асраудан алучылар җитәрлек. Аларның хәле бигрәк мөшкел.

«Җитәкчеләр моны аңлый микән?» – дип шалтыратучылар да булгалады редакциягә. «Медпункт салып, юл төзеп кенә авылны яшәтеп булмый. Кеше сыер асрамагач, нинди авыл инде ул – асрар идең, файдасы ташка үлчим», – диючеләр дә бар.

«КӨЗГӘ КАДӘР ХӘЛ ЯХШЫРМАЯЧАК»

Бу тема ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да – авырткан урыны. Узган атнада Арчада булган семинарда, әлеге уңайдан, ул үз фикерен белдерде.

– Ике ел буе сөтне хуҗалыклардан сатып алу бәясенең югары һәм тотрыклы булуына шатланып яшәдек. Төште ул бәя: аермасы сигез сумга кадәр җитә. Илгә 1,5 миллион тонна пальма мае һәм миллион тонна коры сөт керттеләр. Бу очракта: «Безнең илдә халык сәламәтлеге турында кайгырталар», – дип әйтеп булмый инде. Шушы пальма майларын ашап, коры сөтләрне эчеп бетермичә, Татарстанның натураль сөтенә ихтыяҗ булмаячак! Сөт базарындагы проблемалар, мөгаен, көзгә кадәр сакланыр әле, – диде министр.

Шөкер, Татарстанның икътисады республикада авыл хуҗалыгын үстерү буенча төрле программаларны эшләтергә мөмкинлек бирә әлегә. Мәсәлән хәзерге вакытта фермерлар һәм, гомумән, терлек асраучылар өчен 30дан артык Президент программасы, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының 6-8 программасы бар. Субсидияләр, грантлар, өстәмә акчалар дигән сүз инде бу. Ләкин авылда терлек асрап яшәүче халыкка ярдәм итү өчен бу гына җитеп бетми. Мисал өчен, бер сыер асрасаң – сиңа ике мең сум ярдәм тиеш. Ә өч сыердан артык булса – һәрберсенә дүртәр мең сумнан. Ә сез аларны ел әйләнәсе асрау күпмегә төшкәнен беләсезме?! Куркыныч чагыштыру булса да, шушыны мисалга китерим әле: бу акча – үләр алдыннан һава сулап калу кебек кенә. Марат Әхмәтов, вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен, программалар гына җитеп бетми, илдә башка төрле дәүләт сәясәте алып барылырга тиеш, дип саный.

– Мактану катыш сүзләр ишетергә туры килә. Янәсе, авылларга ярдәм итү өчен, илдә 260 миллиард сум акча тотылды, диләр. Шушы ук ярдәмне Беларусь та үзенең авыл хуҗалыгына күрсәтә. Ә аның территориясе ике Татарстан кадәрле генә. Моннан ун ел элек илнең хәрби көченә ничек игътибар бирелә башлаган булса, ил президентының игътибары авыл хуҗалыгына да шул ук дәрәҗәдә кирәк бүгенге көндә. Әйе, илнең территориясе зур. Ләкин без бит бу мәсьәләләргә чишелешне читтән көтә алмыйбыз, ил эчендәге бу проблемаларны үзебез хәл итәргә тиеш. Миңа калса, илнең моны хәл итәрлек кенә матди хәле бар, – диде Марат Әхмәтов әлеге уңайдан.

КЕМ НИЧЕК БУЛДЫРА

Сөткә булган арзан бәяләр күп сыер асраучы хуҗалыкларга ничек тәэсир итә соң? Менә Арча районының Үрнәк авылында яшәүче 63 яшьлек Фирая апа Галәвиеваны гына алыйк. Хәзерге вакытта, аның хуҗалыгында 20 баш сыер асрала. Аларны бер көн асрау өчен бер кип печән һәм ике центнер ашлык кирәк. Бу – ким дигәндә өч мең сум. (Хәзерге вакытта печәннең бер кибе дә, уртача сыйфатлы бодайның бер центнеры да мең сум – А. З.) Аена исәпләгәндә, сыерларны ашату өчен генә дә хуҗалыкның 90 мең сум чыгымы булачак. Галәвиевлар сөтләрен хөкүмәткә тапшырса, якынча 45 мең сум эшләячәк. Калган чыгымнарны капларга акча кайдан аласы икән?

Менә шушы авыр хәлдә калмас өчен, Фирая апа, көн саен таң белән торып башта сыерларын саварга, соңыннан өч сәгать буе сепарат аертырга, ә инде ахырдан бу сөттән төрле эшләнмәләр әзерләп сатарга мәҗбүр. «Болай эшләгәндә генә сыерга да җитә, үзеңә дә кала», – ди ул.

– Иртәнге бишенче яртыда күземне ачып җибәрәм, «бисмилла»мны әйтеп, идәнгә уң аягым белән басам да, китте шуннан: тиз генә чәй эчеп алуга ук ишек алдына чыгып китәсең. Сыерның да ашыйсы килә ич! Миңа ярдәм итәргә ирем һәм тагын бер яллаган эшчебез бар. Сыерларга ашарга биргәч, тотынабыз сөт саудырырга – анысын, шөкер, аппарат белән: өч савым аппаратыбыз бар. Кул белән сауган вакытлар да була. Бозаулаганнан соң сыерның җилемнәре шешенә, аңа авыртмасын өчен, кул белән саумый хәлең юк. Савым төгәлләнмәс борын мин инде сепарат тирәсендә йөри башлыйм. Тегеләр миңа сөт кертә тора, мин аерта торам. Көнгә икешәр йөз литр аертам. Өч сәгать вакыт китә шуңа, сеңлем! Басып тораташ катып калырдай буласың аның аертылып беткәнен көтеп. Бер сепаратта гына аертып чыгам, ике сепаратка өлгереп бетеп булмый ул, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Шушы 63 яшьлек пенсионер, хуҗалыгын таркатмас өчен, көн саен катык, эремчек, корт ясый. Әле эремчек ясаган вакытта сөттән аерылып чыккан суны да әрәм итми – анысыннан организмны тонуслаштыручы эчемлек әзерли.

– Шул сыекчаны бал белән болгатам да, шешәләргә тутырабыз.

Ул суны элек-электән эчкәннәр бит. Кан басымын төшерә, бавырны чистарта ул. Эчәкләрне чистартып төшеп китә.

Ә безнең якта моның белән чәч юалар… – дим аптырап.

– Аның чәч юа торганы – эремчекне элеп куйганнан соң аккан су. Ә монысы сөт ачыганда шуның өстенә бүленеп чыккан сыеклык. Мин чиста итеп өстеннән генә җыеп алам. Күп чыкмый ул. Ике йөз литрдан «всего лишь» ун литр чыгадыр.

Көне буе эшләсә дә, үзе җитештергән продукциягә бәяләрне арзан куюы белән шаккаттырды мине Фирая ханым. Мәсәлән, катыкның бер литры – 100 сум, сөтнең литр ярымы – 60 сум, бер килограмм сыр – 300, кортның 400 граммы – 100 сум. Әле тагын сөтнең кайнатылганы да бар. Анысының бер литры – 40 сум.

«Мә әле, авыз итеп кара!» – ди әңгәмәдәшем әле корт тәмләргә, әле эремчек ашап карарга кыстап. «Бу бит гаҗәеп тәмле! Һәм шундый арзан! Нишләп?» – дип сорамый булдыра алмадым.

– Нигә кыйммәт итеп сатыйм инде мин аны? Сөт бит көн саен савылып тора, аны шкаф киштәсендә саклап булмый. Кыйммәт бәя куеп, ачытып саклап ятканчы, арзанга сатып җибәрү отышлы миңа. Халык та күп килә, сөтне дә чыгарып түккән юк. Хезмәте җиңел түгел инде, сеңлем, ә эшләми кая барасың? Абзарыңда егерме сыерың мөгрәп торганда: «Ух, бүген ардым әле мин, бүген ятып кына торам!» – дип булмый!

…Фирая апа үзе дә сөт продуктларын бик ярата икән. Каймак, катык – болары аларның өстәленнән төшми дә. Әле йокларга ятар алдыннан ире белән икәүләшеп ярты килограмм эремчек ашап бетерәләр, ди. «Сыеры булган кеше ачтан үлми ул, сеңлем. Сөт ризыкларын ашау үзе үк организмга файдалы. Шушы яшемдә җир җимертеп эшләп йөрим бит әле!» – дип елмая әңгәмәдәшем.

Әле сөт продуктлары ясау гынамыни, хуҗалыкта эш җитәрлек: печән әзерләргә, асларын җыештырырга кирәк… Шунысы мәшәкатьләрен җиңеләйтә – сыерларын көтүгә чыгармыйлар. Галәвиевлар бу мәсьәләне җайлаган – җәй айларында көтү көтеп йөрерлек мөмкинлеге юк аларның. Трактор белән печән чабып алып кайталар да, шуны гына ашаталар. Тик менә бер проблеманы әле дә хәл итеп бетерә алмыйлар. «Сыер асрау нәрсә ул – аның тиресен кая куярга белгән юк», – дип сөйли Фирая апа.

– Өй ерактан күренә инде безнең – эскерт кадәрле тирес, шуннан табып була безнең өйне. Ул тиресне кемгә кирәк-шуңа бирәбез.

Сатыпмы?

– И-и, алып китүчесе булса, болай да биреп җибәрер идем әле!

Бәлки, бу язма чыкканнан соң, андый кеше табылыр да. Ә инде тирес алырга дип барырга уйласагыз, Фирая апаның катыкларын, кортын ашап карамый китмәгез. Чынлап тәмле!

P.S.

…Менә шулай җан асрый бүген авыл кешесе. Сөт бәяләре арзанайса да, үзенчә чыгу юлларын эзли. Әлегә сыерларыгызны бик сүкми торыгыз инде. Бу арзан сөт бәяләре көзгә кадәр генә сакланыр дигәнрәк өмет бар ди бит. Сезнең хәлне аңлыйлар, ишетәләр, аның турында сөйлиләр, димәк, проблеманы хәл итү юллары ничек тә булса бер табылыр. Күпкә түзгәнне азга түзәсе генә кала.

Фирая Галәвиевадан сөт ризыкларына кагылышлы киңәшләр:

* «Сөтне, катыкны, бер сүз белән әйткәндә, сыек сөт продуктларын кайдандыр сатып алып, өйгә алып кайткан вакытта артык селкетмәгез. «Бер мичкә сөттә бер тары ярмасы калган, мичкәне нык селкеткәннәр – май булып язылган», – дигән сүз бар. Сөт селкеткәнне яратмый, болай эшләгәндә тизрәк әчүчән, бозылучан була».

* «Сөт ризыгы, әйтик катык, йогурт өстенә әче суы җыелып тормаса, бу – натураль продукт булмый. Натураль сөт ризыгы өстенә әче су чыгарга тиешле».

* «Корт ясарга дигән эремчекне башта туңдыргычка тыгып туңдыру кирәк. Болай эшләгәндә, ул уалыбрак торачак. Эремчекне туңдырмый гына салсаң – кәстрүл төбенә төшеп утыра, соңыннан кәстрүлең яна башлый».

* «Гөбәдиягә дигән кортны аертылган сөттән эшләнгән эремчек белән ясыйлар». (Минзәлә, Актаныш якларында чәй белән кабып ашар өчен, төче, эре кисәкле корт ясау да бар. Анысын ясау өчен аертылмаган сөт кулланалар – А.З.)

Гөбәдия корты рецепты: Туңдыргычтан эремчекне алабыз, ул эрегәч, эшне башларга була. Мискедә сөт кайнатабыз, кайнап чыккач өстенә җебегән эремчекне саласы. Сөтнең күләме эремчек өсте күмелгәнче булырга тиеш. Кайнаган вакытта даими рәвештә болгатып торырга кирәк. Икенче бер савытта да сөт кайната торыгыз – эремчек өстендә сөт кимегән саен, өстәп торырсыз. Шул рәвешле эремчек куе коңгырт төскә кергәнче (якынча 6 сәгать) кайнатырга кирәк.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии