«Балага мәктәп кирәк-яраклары алу өчен бер ай ашамый торасы»

«Балага мәктәп кирәк-яраклары алу өчен бер ай ашамый торасы»

Мәктәпкә әзерләнү ничә сумга төшә икән, дип кызыксынып кибет һәм базарларны әйләндем дә, әле ярый үзем укып бетергәнмен дә, ярый әле баламны мәктәпкә әзерлисем юк, дип куанып куйдым. Бушлай белем алу дигәннәре шактый кыйммәткә чыга икән хәзер.

Инде җәй уртасында ук, мәктәпкә җыенучыларның күзен кыздырып, реклама белдерүләре барлыкка килә башлаган иде. Ул белдерүдә иң күп урынны «фәлән процент ташлама» дигән сүз алып тора. Шуның астына вак кына хәрефләр белән: «Ташлама фәлән мең сумлык товар алган кешегә генә каралган», – дип тә язылган, тик анысына игътибар итеп торыш кына юк. «Ташлама», – дигән сүз баш миенә кереп утыра да, башка мәгълүматны кабул итү сәләтен киметә төшә. Сәүдәгәрләр, эшкуарлар кеше психологиясенең шушы сыйфатын белеп эш итә дә инде.

Августка керүгә, «Мәктәпкә безнең белән бергәләп әзерлән!» ише белдерүләр тагын да ешайды. Чат саен урнашкан «20 минут эчендә займ бирә торган» оешмалар да: «Ә сез әле балагызга уку кирәк-яраклары алдыгызмы? Юк икән, безгә сугылып чыгыгыз – без бөтен кешегә акча өләшәбез!» – кебек шигарьләр белән халыкны җәлеп итәргә тырыша. Бер көн билгеләп, мин дә «базар – кибет» маршруты буенча йөрергә чыгып киттем әле.

БАЗАРДА БӨТЕН НӘРСӘ БАР!

Һәркем аягын үз юрганына карап суза: ата-аналар башта кесә калынлыгын үлчи, шуңа карап, кая юл тотасын чамалый. Хәер, хәзер базарда да әйбер арзан димәссең. Шулай да базарның «кибеткә караганда арзанрак» дигән билгеләмәсе сакланган, шуңа да акча янчыгын кысыбрак тотарга уйлаучылар шунда юнәлә.

Яңа Турада сайлау мөмкинлеге шактый зур. Кеше дә күп. Ата-аналар балаларын да ияртеп килгән. Мин дә шул кешеләр агымына кушылып, мәктәпкә кирәкле кием-салым карап йөргән булам, бәяләрен чагыштырам. Күлмәк – 350, чалбар – 1400, костюм – 1800 (икесен бергә алсаң, 2500гә бирәбез, диләр), ботинка – 350 сум. Сатулашсаң, сатучылар әзрәк ташлама да ясый.

– Әйдә, кызым, кил, кара! Бездә бөтен нәрсә дә бар! Миндәге сыман арзан бәяне, сыйфатлы товарны башка берәүдә дә тапмассың! – дип, бер сатучы апа җитәкләп диярлек үз өстәле янына тартты. Монда да базарның икенче башында күргән костюм-чалбар, шул ук бәя. Ул ноктада да «мондый бәяләр бездә генә» дип калганнар иде шул.

Апа, өстәленә кечкенә малайлар чалбарлары тезә-тезә, сөйләвен белә:

– И-и, кызым, кибеткә барып йөрисе дә юк, бездә дә бик сыйфатлы киемнәр генә, менә монысы – Төркиядән, монысы – Кытайдан, тик «кара базар»ыннан түгел, чып-чын «фабричныйлар»! Аласыңмы, 50 сум ташлама ясыйм!

– Апа, мин бүген карарга гына килдем әле, баламны алып килмәдем бит, – дигән булам.

– Баланы борчып, алып килеп йөрисең дә юк. Ничә яшь икәнен әйтсәң, хәзер кирәкле размерын табып бирәм. 22 ел базарда сату итәм инде мин – «глаз – алмаз»!

Ул арада «алмаз күзле» апаның сату ноктасы янына ике малаен иярткән бер ана килеп басты. Сатучы, мине онытып, яңа клиентларга күчте:

– Мондый арзан бәяне башка бер җирдә дә таба алмассың, кызым. Икесенә дә чалбар алсаң, ташлама ясыйм…

Сәүдә рәтләрен карап чыккач, ике зур пакет тоткан бер ир кешедән кайдан килүе белән кызыксындым. Мөслимнән икән. Янында быел беренче класска барачак кызы бөтерелә, 7нче класска баручы улы әнисе белән чалбар сайларга кереп киткән. «Кара таңнан торып килгән идек, ике сәгать йөрибез инде. Кызына гына түгел, малайга да әйбер яратып булмый. Тик килгәч-килгәч бөтенесен җыеп кайтырга иде инде. Районда йә яраклы әйбере булмый, йә кыйммәткә төшә», – дип сөйләде ул.

Яңа Турада ярты көнемне «үтергәч», шәһәр уртасында ышыктарак урнашкан Мәскәү базарына барып карарга булдым. Монда кеше әзрәк. Сатучылар да үз бәяләрен белеп кенә утыра, үзең килеп сорамасаң, товары белән таныштыруны да кирәк дип тапмый. Кызлар өчен ак блузка, итәк, сарафан сатып торган бер апа янына килеп сатуның ничек баруы белән кызыксындым. «Алалар. Икенче тапкыр кайтарттык инде товарны. Болары да тиздән сатылып бетәчәк», – дип кыска гына хисап тотты ул.

Изображение удалено.

Базар бәяләре:

Костюм – 2000 сум;

Чалбар – 1500 сум;

Ак күлмәк – 350 сум;

Ботинка – 350 сум;

Рюкзак – 600 сум.

«КӨНДӘЛЕКНЕ МИННӘН БАШКА АЛМАГЫЗ!»

Кибетләргә килеп керүгә әлеге дә баягы «ташлама» дигән сүз күзгә ташлана. Казанның зур сәүдә үзәкләренең берсендәге кибет тә шундый белдерүләр белән чуарланган иде. Монда инде «икене алсаң, ташлама ясыйм, мондый чалбар миндә генә!» дип кычкырып торучы аяклы рекламалар юк!

Кеше шулай ук күп. Аеруча канцелярия әйберләре сата торган бүлектә. Яшь кенә ир белән хатын укучы көндәлекләре карап торалар. Хәйран гына тордылар да, хатыны китәргә дип борылды. «Алмыйбызмыни?» – дип аптырады ире. «Ә син Лианага нинди ошаганын беләсеңме соң? Мин дә белмим! Без алганны ошатмыйча тотып кына атачак бит ул. Иртәгә үзе белән килеп, сайлап алырбыз әле», – ди хатыны. Шулай итеп, ярты сәгать кибеттә йөреп, бер карандаш та алмый чыгып китте алар. Баланың үзеннән башка сайлый торган да түгел шул. Алар киткәч махсус санап карадым: бу кибеттә 13 төрле көндәлек бар икән! Каты һәм юка тышлысы, күбәләклесе, машиналысы, бернәрсә төшерелмәгән ап-ак тышлысы…

Кибеттә сайлау мөмкинлеге зуррак инде, бәяләр дә кыйммәтрәк. Шулай да минем кебек чагыштырып карамаган кеше, ташлама дигән сүзне күрә дә, арзан икән бит, дип алу ягын карый. Әйтик, базарда аркага аса торган сумканы 600-700 сумга табып булса, бу кибеттә иң арзан рюкзак 770 сум тора. 15 минут буе шул киштә янында басып тордым – анысына кагылган кеше булмады. Балаларның куллары 2, 3, 5 меңлекләргә үрелә. Алары «супермен»лы, Барбилы шул аның!

Татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, бер ир белән хатын янына килеп сүз каттым. Сафуановлар Биектаудан килгән икән. Кызлары Гөлназ быел беренче класска бара. Әтисе, минем журналист икәнемне белгәч, сораганны да көтмичә: «Кызга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен бер ай ашамый торасы була!» – дип куйды. Гаҗәпләндем, билгеле. Рәшит Сафуанов рәхәтләнеп көлде дә аңлатып бирде: «Баланы ким-хур итәсе килми бит, шуңа күрә әйбер алганда матур да, сыйфатлы да булсын дип тырыштык. Кайбер нәрсәләрне базардан да алдык. Менә бүген төялешеп Казанга килдек, дәфтәр-ручка ише әйберләр алмаган иде әле. Әле исәпләп караган идем – алган кадәр әйберләр генә дә 10800 сумлык булган. Салымын тотып калгач, нәкъ шуның хәтле хезмәт хакы алам мин! Уенын-чынын бергә кушып, кызга: «Бер ай ашамый торабыз икән инде», – дип әйттем. Ышанган тагын, күргән-белгән кешесенә шулай дип сөйләп чыккан. Хәзер безнең гаилә мәзәге булды инде бу».

Кибеттән чыккач, кызык өчен генә кыйммәтле саналган бутикка да сугылдым. Андагы бәяләр буенча киендерергә туры килсә, Рәшит абыйлар гаиләсе ел буе ашамый торасы икән! Шакмаклы итәк, костюм һәм жилеттан торган мәктәп формасы гына да 14300 сум тора анда! Әле аңа 2500 сумга ак блузка, 1720 сумга (ташлама белән!) ак колготка да аласы булачак. 4700гә чын күннән тегелгән туфли, 7200 сумга рюкзак та алып җибәрсәң, мәктәпкә әзер буласың. Мин кергәндә, әлеге кибеттә бер сатып алучы да юк иде. Бөтен кешенең дә юрганы андый озын түгел шул.

Кибет бәяләре:

Рәсем ясау өчен альбом – 18 сум 69 тиен;

Карандаш – 3 сум 10 тиен;

Ручка – 2 сум 80 тиен;

Көндәлек (юка тышлы) – 21 сум;

12 битле дәфтәр – 1 сум 89 тиен;

Аерым фәннәр өчен 48 битле дәфтәр – 31 сум 50 тиен.

Кайда ничек?

Казандагы бәяләр белән танышкач, башка шәһәр һәм районнарда мәктәпкә әзерләнү ничә сумга төшә икән, дип, интернетта сораштыру уздырдык. Кемдер – якынча, кемдер төп-төгәл бәясен исәпләп язып җибәрде. Бәяләр кайда да бер чама икән.

Актаныш – Чаллы

– Без өч малай үстерәбез. Олысы Илгиз быел мәктәпне тәмамлады, Казанга укырга китә. Уртанчысы Булат 6нчы класска бара, ә кечкенәсе Азамат бакчага йөри. Шуңа күрә мәктәпкә генә түгел, югары уку йортына да, балалар бакчасына да әзерләндек. Сайлау мөмкинлеге зуррак, дип, кирәк-ярак алырга Чаллыга бардык. Олысына хәзер форма кирәкми, ә уртанчысының узган ел алган формасы да яраклы. Аннан кала бар нәрсәне дә диярлек алдык. Илгизгә: чалбар – 1500, 2 күлмәк – 2000, ботинка – 2000, рюкзак – 2000 сум; Булатка: кроссовка – 1500, ботинка – 1500, күлмәк – 700, рюкзак – 1800 сум; Азаматка: 3 футболка – 700, 3 колготки – 450, 2 шортик – 500 сум. Канцелярия товарларына 2500 сум китте. Өч малайга барлыгы 17 мең сумга якын акча тотылды. Мәктәпкә һәр фәнгә эш дәфтәре алырга кирәк, берсенең бәясе – 350 сум. Алар әле алынмаган.

Фәнисә ШӘКҮРОВА

Саба

– Май аенда кызыбызга: «6нчы классны «бишле» билгеләренә генә тәмамласаң, яңа телефон алып бирәбез», – дип вәгъдә иткән идек. Мәктәп кирәк-яракларына дип кибетләргә чыккач, иң беренче эш итеп, 13 мең сумга телефон алдык – әйткән сүзеңдә торырга кирәк! Кызыбыз быел буйга әллә ни үсмәде, шуңа күрә узган елгы формасы да, букчасы да ярый. Алмаш-тилмәш кияргә дип, 1800 сумга бер блузка, мәктәп эчендә кияргә 700 сумга сандали алдык. Канцелярия әйберләрен берәмтекләп җыя торгач, барлыгы 3300 сумлык булды. Инглиз теле китабын һәм эш дәфтәрен үзебезгә сатып аласы, диделәр, әле анысының бәясе билгеле түгел. Телефон белән бергә кушып санасак, 18800 сумлык әйбер алынган. Шулай җыела-җыела 20 меңгә дә тулачак әле ул.

Ләйләгөл КӘБИРОВА

Ульян шәһәре (Ульяновск өлкәсе)

– Төрле классларда укучы туганнарым күп, шуңа күрә мәктәпкә әзерләнү темасы миңа да таныш. Бер энекәшкә 5000 сумга мәктәп формасы алдылар (бу бәягә чалбар, костюм, жилет, ике ак күлмәк кергән), 2000гә – портфель, 2000гә – канцелярия товарлары, 3000гә – эш дәфтәрләре, 2500гә – спорт формасы, 2000гә кроссовка алдылар. Кара исәп белән исәпләгәндә, аны мәктәпкә әзерләү 16500 сумга төшкән була. Әле галстук, носки ише вак-төяк тә кирәк бит. Аларын да кушып санасаң, туганнарым мәктәпкә әзерләнүгә 17 мең сум акча тоткан булып чыга.

Наил НУРУЛЛИН

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!

Президент Рөстәм Миңнеханов 2007нче елда яңа хәйрия акциясенә старт биргән иде. Аның кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар таратыла башлады. Быел республикада беренче класска 44953 бала керә, дип фаразланыла. 9484 балага кирәк-ярак тутырылган букча биреләчәк, дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. 14 меңгә якын 2-11нче класс укучысына да хәйрия акциясе кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии