Авыл халкы үзара салым түләгәндә генә кирәкме?

Авыл халкы үзара салым түләгәндә генә кирәкме?

Узган атна уртасында редакциябез телефонына Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында яшәүче Рәфисә ханым Якупова шалтыратты. Бик борчулы иде. «Үземнең моң-зарымны сезгә дә җиткерергә уйладым», – дип башлады ул сүзен.

АВЫЛ УРТАСЫНА КАЛАНЧА

Рәфисә ханым үзе дә кайчандыр авылда җирлек башлыгы булып эшләгән. Шуңа күрә монда майтарылган хәлләргә битараф кала алмаган. Ә майтарылган хәл шул: МТС компаниясе 15нче май көнне авылның нәкъ уртасына манарасын (вышка) куя башлаган. Бу хакта авыл халкын алданрак беркем дә кисәтеп тормаган.

– Безнең өйдән ерак түгел генә иске, эшләми торган клуб бар. Республика программасы буенча яңа клуб салдылар да, искесе шул килеш утырып калды. Шушы иске клуб артында зур-зур краннар эшләгәнен күрдем. Әллә аны сүтәләрме икән, дип уйлаган идем башта. Чөнки моны сүтәчәкләр дә, әйләндереп алып, бик матур балалар мәйданчыгы ясаячаклар, дигән сүз ишеткән идем. Без үзебез кибет тотабыз, эшмәкәрләр буларак, акчалата үзебез дә ярдәм итәрбез, дип уйлаган идем. Шуңа күрә, краннар эшләгәнен күргәч, туры авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Исхаковнага шалтыраттым. «Миләүшә, әллә иске клубны сүтәләрме?» – дим. «Юк, монда МТС вышкасы куячаклар», – диде. Миңа шок булды, – дип сөйли Рәфисә ханым.

Әңгәмә вакытында җирлек башлыгы бу хәбәрне инде көз көне үк белгәнлеге турында «ычкындыра». Тик ничә айлар буе белгән булуына да карамастан, авыл халкына гына бу хакта хәбәр итеп тормаган. Халык ризамы бу эшкә? Нигә бер дә халык җыеннары вакытында сөйләмәгән җитәкче бу хакта? Сораулар җавапсыз калган.

– «Миләүшә, әйдә халык белән сөйләшик, авыл уртасы – вышка куя торган урын түгел бит ул», – дидем. Дөрес, 21нче гасырда интернет кирәктер, МТС кебек андый зур компанияләргә без дә сүз әйтә алмыйбыз, без бәләкәй кешеләр алар янында. Шуңа күрә, куймасыннар димибез – куйсыннар. Тик манараларын торгызган вакытта халык фикере белән хисаплашсыннар иде. Кайсы авылның урта бер җирендә зур вышка кукраеп утырганны күргәнегез бар соң? Җирлек башлыгы да миңа бу республика программасы буенча эшләнә, телефон элемтәсен яхшырту чарасы буларак төзелә, дип аңлатты. Шундый программа бар, дип кат-кат әйтте. Авыл уртасында картлар йорты череп утыра, ул мендпункт гомуми туалет кыяфәтенә килгән. Авыл уртасында зур клуб утыра хәзер ишелеп. Шуларны җимереп, шулар урынына берәр балалар мәйданчыгы төзесәләр, менә бу программа булыр иде. Ә бу нәрсә? Зәй- Каратай авылының иң үзәге ул. Илле метр да тайпылыш юк, нәкъ авылның уртасы. Шунда медпункт, шунда мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы, кибетләр, шунда мәчет. Бөтен авыл халкы ыгы-зыгы килә торган урынга шушындый вышка төзиләр. Ул 24 сәгать күз алдында булачак, дулкыннар җибәреп торачак. Бакчада үскән әйберләр дә, үзебез дә нурланыш астында калачакбыз, дигән сүз. Әйе, кемдер миңа, нурланыштан куркасыңмыни, хәзер өйдә телевизор ачсаң да, микродулкынлы мичтә ашарга җылытсаң да, шул ук нурланыш бит инде, дияр. Соң микродулкынлы мичтә бер минут җылытып аласың син әйберне. Аннан соң сүндереп куясың. Аны да кеше үзе теләп эшли, кирәк дип тапса, үзе сатып ала. Ә бит бу МТС манарасын без үз теләгебез белән сорап алмадык. Аны авыл уртасына ясагыз, дип тә кушмадык. Нишләп шушында яшәүчеләрдән алдан сораштырмаганнар: ризамы без, юкмы? Берәр җитәкченең өй янына шушындый манара утыртып куйсалар, ул канәгать булыр идеме икән? – дип сөйли Рәфисә ханым Якупова.

БӘЛКИ СОҢ ТҮГЕЛДЕР?

Халык борчуы арта башлагач, күрәсең, җирлек башлыгы Миләүшә ханым Ватсапта авыл кешеләренә аңлату эшләре алып бара башлаган. Мәсәлән, аның шундый бер аңлатмасыннан өзек: «Төрле кеше төрлечә фикер йөртә. Тик аны кая куярга икәнлеген белгечләр билгели һәм билгеләгән. Шуңа, без теләсәк тә, теләмәсәк тә, ул инде куела, куелды, аны халыктан сорамыйлар», – дип язган ул. «Зарарлы нәрсә күп инде ул, хәтта бу заманда яшәү – үзе үк зарарлы», – дип тә «тынычландырган» әле авыл кешеләрен. Ягъни акка кара белән язган кебек аңлаткан: сезнең фикерегез – кирәксез, сезне беркем дә тыңламаячак, теләсә нишләгез шунда…

– Ул җитәкче буларак: «Дөрес, аңлыйм сезне, ләкин мин дә бик зур кеше түгел, алар бездән сорап тормый, киләләр дә, куялар. Әйдәгез әле, берләшеп сорап карыйк, бәлки, чынлап та, урынын күчерерләр моның», – дип, сөйләсә, мин аңлар идем. Шушындый сүзне җитәкче кеше әйтергә тиешме соң? Бер хатын язган анда: «Минем өч балам кадерле, мин аларның сәламәтлеге өчен бик борчылам, мин бу эшкә каршы», – дигән. Шундыйрак дип язган кешеләрнең бөтенесен группадан алып ыргыта ди, ахрысы, дөрес булса инде, – ди Рәфисә апа Якупова.

Укучыбыз безгә шалтыратканчы, полициягә дә мөрәҗәгать калдырган. «Ике полиция хезмәткәре килде. Берсе әйтә: МТС компаниясенең документлары белән бар да тәртиптә, алар законлы эшлиләр», – ди. Мин бит законсыз дип әйтмим. Законлыдыр, дөрестер, эшләсеннәр, утыртсыннар, мин бит авыл уртасында гына утырмасын, дип әйтәм. Беткәнме тау башы, беткәнме кыр, буш яткан кырлар күпме бит», – дип сөйли ул.

Әлеге уңайдан җирлек башлыгы Миләүшә Исхаковна Идиятованың үзенә дә шалтыраттык. Чынлап та, шундый очраклар бар: халык, җирле җитәкчелек белән дәррәү каршы килгән очракта, мондый манараларның урынын үзгәртәләр. Бәлки әле соң түгелдер?..

– Бөтен республика, хәтта Русия Федерациясе буйлап кәрәзле элемтә сыйфатын яхшырту буенча программалар алып барыла. Безнең районда да, авылларда да, шәһәребездә дә моңа бәйле рәвештә шактый эшләр башкарылды. Вышка куелганчы, бу компанияләр җирлеккә килеп, халыктан сораштыру уздыра: кирәкме яхшырту, юкмы. Шуңа күрә, эш манара күтәрүгә барып җиткәч, аның хакында халыкка әйтү, мондый эшләр башкарылачагы турында мәгълүмат җиткерү буенча эш алып баруымны беркем дә сорамады. Чөнки мондый эшләр авыл халкының фикереннән башка гына үткәрелә. Ул бернинди зыянсыз, халык арасында элемтәне яхшырту йөзеннән генә эшләнелә торган әйбер. Көз көне килгәч, МТС белгечләре шушы урынны сайладылар. Мин алардан сорадым: «Ник бу урынны сайлыйсыз?». «Без вышканы шушында гына куя алабыз, башка урында кую кирәк тә түгел, чөнки нәкъ менә бу җиргә куелганнан соң гына, дөрес радиус белән бөтен авылны элемтә белән тәэмин итәчәк», – диделәр. Бу оешмаларның район башкарма комитеты һәм районның җир, милек мөнәсәбәтләре палатасы белән төзегән килешүе бар. Бу халыкның фикерен сорый торган эш түгел, компанияләр турыдан-туры башкарма комитет белән эшли. Миңа районда шундый сүз булды: мондый хезмәтләр халык җыеннарында фикер алыша торган әйбер түгел, диделәр, – дип шәрехләмә бирде җирлек башлыгы Миләүшә ханым Идиятова.

Мондый вышкалар белән көрәш Татарстанда гына түгел, илебезнең башка күп төрле шәһәрләрендә дә очраштыргалый. Юристлар үзләре дә әйтеп тора: прокуратурага барудан файда юк, чөнки гадәттә мондый оешмаларның документлар белән бар да тәртиптә була, диләр. Шуңа күрә бәхәсле мәсьәләләрне халык суд аша хәл итә ала. Бу хакта җирлек башлыгы белән дә сөйләшкән идем. Ягъни, әйтергә теләгән фикерем шул булды – бәлки каршы килүчеләр, оешманы судка биреп, авыл уртасындагы нурланыш чыганагын читкә куйдырта алырлар?

– Әйе, судка бирә алалар. Ләкин миңа районнан: «Әле МТС компаниясенең бер генә судны да оттырганы юк», – диделәр. Аларның бөтен тиешле оешмалардан алынган кәгазьләре бар. Халыкның сәламәтлеге өчен зыянлы бернинди әйбер юк анда. Санитар эпидемиологик нәтиҗә бар, мәсәлән. Шушындый кәгазьләр белән дәлилләгәч инде… Мин үзем дә, вышка авыл уртасына куелачак, дигәч, Роспотребнадзорга шалтыраттым, районның башкарма комитетына шалтыраттым, шалтыратмаган кешем калмады. Район башлыгына да хатлар җибәрдем. «Халык каршы, теләктәшлек итүегезне сорыйбыз», – дип яздым. Әлегә телдән генә җаваплар алдым. Алар: «Вышканы авыл уртасына куймыйсыз дип дәлилләрдәй бер әйбер дә юк», – диделәр, – дип аңлата җирлек башлыгы.

Бу вакыйгада, күңелне тырнаган бер әйбер бар. Нишләп әле авыл халкының фикерен тыңлаучы булмаган? Хәзер шәхси кулларда булган, миллиардерлар җитәкләгән оешмалар да үзләрен, дәүләт программасы белән эш итәбез, дип аркаланып, кая теләсә, шунда каланчасын утыртып куярга тиешме? Ә бит галимнәр бу вышкаларның нурланыш бирүе турында аз сөйләмәде.

Лениногорск мисалыннан шул аңлашыла – бездә халык фикере – чүп. Миллиардерлар өчен генә түгел, җирле җитәкчелек өчен дә. Шулай булгач, авыл кешесе үзара салым җыйганда, сайлауларга йөргәндә генә кирәк булып чыга түгелме?

ЮК, СОҢ ТҮГЕЛ

Рәфисә ханым Якупованың күңелен тырнаган тагын бер борчу бар. Авыл эченә әле берничә ел элек кенә «Летай» оешмасы да үз вышкасын куйган булган. Хәзер МТС шуны ук эшләргә тели. Конкуренция арта, дип, Мегафон белән Билайн да килеп кушылачак икән, монда нурланышның ни дәрәҗәгә җитәчәген чамалау авыр түгел, ди ул.

Интернетка кереп кенә дә, теләсә кем шушындый мәгълүматка тап була ала: югары ешлыктагы магнит нурланышы вышкаларда шактый югары була. Шуңа күрә мондый объектларны кешеләр яши торган урыннарга куярга киңәш итмиләр. Гадәттә, мондый вышкалар торак пунктлардан читтә урнаштырыла. Яшәгән йорты янында мондый манаралар куелган кешеләргә дә йортны бетоннан салырга киңәш итәләр, чөнки нурланыш көчен бетон киметә. Һәм тагын бер киңәш – тәрәзәләрне ачмаска. Чөнки радиацияне пыяла өч тапкыр киметергә сәләтле. Шулай булгач, вышка куела икән, Зәй – Каратай авылында халык тәрәзәсен ябып, бетон өйдә шул манараның матурлыгына карап утырса гына… Мондый объектлар, беренче чиратта, нерв системасына зыян сала: кеше тиз арый, кызучанга әйләнә, баш миенә һәм йөрәк-кан тамыры системасына зарар сала, хроник авыруларның көчәюенә китерә. Яшь балалар белән йөкле хатын-кызлар өчен аеруча зыянлы.

Тик җирлек башлыгы Миләүшә ханым Идиятованың әллә ни исе китмәде кебек. «Бүгенге көндә бөтен әйбер зарарлы. Нишли алабыз инде, куркабыз дип. Вышка тирәсендәге башка кешеләрдән сораштырдым, курыкмыйбыз, диләр. Бер Рәфисә ханым гына каршы чыкты әле монда. Яшьләрнең авылдан китүенең дә төп сәбәбе – уңайлыклар булмау бит. «Интернет юк сезнең монда, җәй көне ник әбигә авылга кайтыйк?» – дип сөйләшә шәһәр балалары да. Яшьләр өчен бу бик кирәк», – диде ул. Әле өстәп тә куйды: «Сез моны газетага бик матурлап язарсыз инде, бөтен Татарстанга даныбыз чыгар инде болай булгач!».

Әгәр җирлек башлыгы буларак, халык белән тыгыз элемтәдә, киңәшеп эшләсәгез, даныгыз бөтен Татарстанга ук чыкмас иде дә (газетабыз Русия буенча тарала, Татарстанга гына микән?!), үз фикерен районыгыз эчендә әйтә алмаганнар, безгә шалтыраттылар шул инде…

20нче май көнне Зәй-Каратай авылында шушы вышка мәсьәләсендә халык җыены да узды. Меңнән артык кеше яшәгән бу авылдан җыелышка нибары… 10 кеше килгән. «Бик борчылалар», димәк. Авыл тормышында бик «актив» катнашалар. Җирлек башлыгының шушы мөһим җыелышка кимендә 100 кешене дә җыеп китерә алмавы янә бик мактаулы күренеш. Миләүшә ханым безгә: «Монда берни дә үзгәртеп булмый, вышка куелды инде, алар эшне туктатмыйлар, халык фикере кирәк түгел», – дип, кат-кат сөйләсә дә, чынлыкта алай түгел икән. МТС компаниясе вәкилләре, каршы булучылар да барын белеп, авылда имза җыюны уздырырга кушканнар. Каршылар саны күп булса, ул очракта, бу фикер исәпкә алыначак, димәк. Аннан соң, бәйсез эксперт чакырып та, Зәй-Каратай халкы авыл уртасына бу вышканы кую сәламәтлек өчен куркынычмы, аны куярга ярыймы-юкмы икәнен тикшертә алачак икән. Әлегә Рәфисә апа бу экспертлар хезмәтенең бәяләрен белешә. Көрәшсез генә авыл уртасын МТСка бирергә теләми. Вакыйга нәрсә булып бетәр – монысын вакыт күрсәтер. Каршы килгәннәрнең фикере исәпкә алыныр, дип өметләнәбез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии