Зәйдә 77 яшьлек фермер карчыктан мәҗбүри җирләрен саттыралар

Зәйдә 77 яшьлек фермер карчыктан мәҗбүри җирләрен саттыралар

…Басу янына килеп туктау белән, өс-башым пычранмагае, дип куркып та тормастан, җиргә чүгәләде ул:

– Җирем бит бу минем. Ашатучым, – дип сөйләнде үзе. Аннан күзенә тулган яшьләрен җиң очы белән сөртеп алды да, әйтеп куйды – Сеңлем! Мин Зәй районының иң беренче фермеры. 26 ел буе бу җирләрне эшкәртеп, иген үстердем. Эшләгән чорымда нәрсә генә күрмәдем. Хәзер басуымны тартып алмакчы булалар. Бу турыда район җитәкчелеге дә белеп тора. Белә, һәм – дәшми. Әнә шунысы рәнҗетә дә инде…

КЕШЕ ӨЧЕН АКЧА ТҮЛӘП ЯШИ

Сания апа Сираҗетдинова Зәй районының Беренче Бөгелде авылында яши. Фермерлык эшенә очраклы гына килгән ул. «Ирем үлде. Аның мине калдырып китүенә ачуым килде дә, шул ачудан ир-ат эше эшли башларга булдым. Фермерлык хуҗалыгы ачарга ниятләдем», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Шушы фикергә килгәннән соң, җиң сызганып, хакимияттәгеләрдән җирләр даулау, аларны рәсмиләштерү эшенә керешсә дә, үз хуҗалыгын 2 елдан соң гына ачып җибәрә алган ул. Бу вакытта 51 яшь була инде Сания апага.

– Ул ике ел эчендә нәрсә генә күрмәдем! Прокурорга жалобалар язу дисеңме, суд юлларын таптаумы… Бирмиләр генә бит җирләрне! Усал идем. Тешләсәм, чәйнәп өзә торган куркусыз хатын идем. Барыбер үз дигәнемә ирештем. Ул чордагы район башлыгы 80 гектар җир бүлеп бирергә мәҗбүр булды.

Инде менә шул вакыттан бирле, игенчелек белән шөгыльләнә Сания апа. Зәйгә генә түгел, бөтен Татарстанга бер феномен ул. 77 яшьлек хатын-кыз фермер тагын кайда бар? Аның басуларын күрсәгез дә, тел шартлатып куймалы. Хәтта район башлыгы үзе дә, күптән түгел генә: «Мондый җирләр бүтән бер җирдә дә юк, шундый матур итеп чәчкәнсең, Сания апа!», – дип, мактап торган ди.

80 гектарлы кишәрлегендә бодай да, шикәр чөгендере дә, хәтта тарыга чаклы үстергәне булган аның. Игенне үзе җитештергәч, акрынлап терлек асрауга да тотынган: хәзерге вакытта, мәсәлән, карчыкның 18 баш эре мөгезле терлеге, 200 баш сарыгы бар. Тик эшләгән эшенең бәрәкәтен генә күрә алмый фермер. Бөтен терлек саткан акчасы бурыч каплауга китә, чөнки. Ә ул бурычлар бер яктан карасаң, аныкы да түгел!

Хәл болай булган. …Моннан ун еллар элек, Сания апа Сираҗетдинованың беренче килене, иреннән аерылып, чыгып китәргә карар кыла. Тик буш кул белән китми. Шәһәр уртасындагы пилмән җитештерү цехының бинасын сатарга өлгерә. Ничек шулай оста башкарып чыга алгандыр ул бу эшне – әлегә кадәр карчыкның башына сыймый. Эш шунда – цехның бинасы гына сатылган, ә менә бина астындагы җирләр, һаман да Сания апа исемендә калган. Үзегез аңлыйсыздыр, бина астындагы җирләр минеке дип, аның подвалына төшеп, бодай чәчеп булмый бит инде. Бинаны һавага асып куеп та булмый. Автомат рәвештә, җир сатып алучы кулына күчкән. Тик бу гамәли яктан гына шулай. Ә юридик яктан, бина салынган кишәрлекнең хуҗасы – элеккегечә Сания апа. Һәм инде менә 10 елга якын, кулланмаса да, шушы җир өчен салым түләп яши ул.

– Басуларым өчен елына 6 мең сум гына түлим мин, ә сатылган пилмән цехы торган җир өчен налог күләме – елына 47 мең сум. Чөнки ул шәһәр территориясендә урнашкан. Бу бина хәзерге вакытта «Звениговский» ит комбинаты кулында. Монда ит саталар. Ә салымнарын мин түлим, – дип, уфтана Сания апа.

Менә шушы 47 меңлек салым аркасында, йөзләгән мең бурычы җыелган аның. Нишләтәсең, бөтенесенә чыгымланып бетәргә, яшерен-батырын түгел – карчыкның акчасы юк.

– Икмәкләрне сатмыйм – терлек ашатуга тотам. Ә терлек саткан акча басу эшкәртүгә тотылып бетеп бара. Чөнки районнан инде ничә еллар буе бер литр ягулык, бер бөртек ашлама, бер тиен субсидия ала алганым юк. Бирмиләр! Сорап барсаң да, бирмиләр. Хәзер кул гына селтәдем. Ул субсидияне бирәләр иде миңа элек. Безнең районда бер түрә бар. Бәйрәм җиткән саен, шашлыкка чимал сорап килә ул. (Шашлык чималы – гади тел белән әйтсәк – сарык, тәкә була инде – А.З). Моңарчы күп ашаттым бу түрәне. Килгән саен икешәр сарыкны биреп җибәрә идем. Бер килүендә, ачуым чыкты да, миңа бушлай киләме әллә ул дип, өч хәрефкә җибәрдем моны. Шуннан бирле субсидия дә юк, ашлама да юк.

…Һәм алар булмагач, билгеле, карчыкның салым түләрлек акчасы да юк. Менә шулай итеп җыелган бурыч. Налог вакытында түләнеп бармагач, Сания Сираҗетдинованың бурычларын суд приставларына тапшырганнар. Икенче төркем инвалид булганы өчен килгән өстәмә түләүләре дә, пенсияләре дә, субсидияләре дә акрынлап шул бурычларны каплауга китеп бара.

– Приставлар тынгы бирмәде инде быел. Газел белән киләләр дә: «Бабушка, где наши бараны?» – диләр. Минәйтәм, кайчаннан синеке булды соң әле ул? Бер сарыкның бәясе 6 мең сум йөри, ә бу приставлар минем сарыкларны 2шәр меңнән генә бәяләп, төяп китмәкче булалар. Сарыкларымны утарларына кертеп яптым да, ишеген эчтән бикләдем, приставларның берсе ишекне ачарга маташып ята иде, ярыктан чалгы чыгарып болгадым. «Ишеккә якын килеп кенә карагыз! – минәйтәм – Кулыгызны чабам, миңа барыбер тиздән үләсе, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм», – дидем. Шулай җәнҗал чыгарып кына алып кала алдым сарыкларны.

«НАЛОГОВЫЙ»ДА ЧИШЕНГӘН

Ахыр чиктә, приставлар Сания апаны җирләрен саттырып, бурычын түләтү өчен мәхкәмәгә биргән. Тик судка кадәр салым инспекциясенә чакыртып, профилактик сөйләшү сыманрак нәрсә уздырганнар. Чарасызлыктан, фермерга, хәтта эчке киемнән калганчы чишенергә туры килгән.

– Болар миннән акча сорыйлар бит. «Салымыңны түлә, түлә», – дип утыралар. Юк, минәйтәм, миндә акча. Аның саен түлә, диләр. Ярар дим, хәзер түлим. «Мә, кайсыгыз сатып ала? » – дип, башта пәлтәмне салдым, шәлемне, сапогиемны, колготкиема чаклы салдым. «Бөтен булган әйберем шушы, рәхәтләнеп алыгыз, түлке минем җирләргә кул сузасы булмагыз», – дидем.

Сания апаның кеше өчен акча түләргә мәҗбүр булуы турында район башлыгы беләме икән, ул карчыкка нинди дә булса ярдәм күрсәткәнме дигән сорау кызыксындыра иде мине. Килешәсездер, «глава» – районда – иң авторитетлы кешеләрнең берсе. Ул әйтмәсә, кайбер җирлекләрдә кояш та чыкмый хәтта. Шомыртлар да, башлыктан сорап кына чәчәк аткан районнар җитәрлек. 77 яшендәге әбинең шушы, әллә ни катлаулы да булмаган мәсьәләсен, хет бер җитәкче булса да чишәргә алынып карадымы икәнен беләсем килгән иде. «Кердегезме башлык янына?» – дип сорадым.

– Кермәгән кая! Ул бит фермер яклы түгел, һаман суд приставларын ашыктыра, имеш нишләп Сания апагыз әле дә бурычларын түләми? «Сез что!» – янәсе. Берсендә үземнең каршымда әйтте приставларга: «Йә сез үз эшегезне эшли белмисез, йә әби чамадан тыш акыллы», – ди. Бернинди ярдәм булмады. Ел саен министрлар каршында исәп-хисап тотканда, безнең башлык «Мин менә шушының кадәр уңыш үстердем», – дип мактана. Без – фермерлар булмасак, кай җирдән үстерә соң ул аны, шул турыда уйлап караганы юк. Әле күптән түгел генә янына бардым «глава»ның. Ялынып сорадым: «Алма, җаным, җирләремне, тидертмә», – дим. «Алмадык бит инде» – дигән булды. Ә бит җир буенча судлар әле дә бара!

Сания апа үгезләрен сата торгач, бурычларының шактыен түләгән инде. Бүгенге көндә 80 мең сумлап «кына» әҗәте калган. Ә шулай да, приставларның җирне тартып алырга дип биргән шикаяте әле үз көчендә. Шунысы да кызык, 80 мең сум бурыч өчен, фермерның 3 миллион ярым сумлык җирен саттырырга телиләр. Бу – беткә үч итеп тун ягудан да ахмаграк гамәл түгелме икән дигән фикер туа хәтта. Ә икенчедән, Сания апа әйтмешли, монда мантыйк дигән әйбер дә юк. Бу җирдә үстерелгән иген белән, карчыкның терлекләрен туендырып торуы, шул хисапка гына үз хуҗалыгын таратмыйча алып бара алуы турында язган идем инде. Ә җирләр сатылса нәрсә кала? Димәк, Татарстанның легендар хатын-кыз фермеры, Зәйнең иң беренче фермеры – 77 яшьлек пенсионерның хуҗалыгы бөлгенлеккә чыгачак дигән сүз. Зәйдә фермерларны «тотып тору», аларның санын арттыру өстендә түгел, бетерү өстендә эшлиләр микәнни?

Әлеге сорау риторик кына булып калмасын өчен, район башлыгы Рәзиф Кәримовка шалтыраттым. Тик сөйләшүебез генә проблеманы хәл итү юнәлешендә барып чыкмады кебек.

– Сания апаның җирләрен суд приставлары саттырырга җыенуы хакында сез белә идегезме?

– Ну, судта булгансыз инде, миңа нәрсәгә андый сорау бирәсез, провокацион сорау бирәсегез килә, да?

– Юк, бу хакта район җитәкчелеге белә иде микән дип кенә кызыксына идек.

Сания ападан: «Район җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткәнең, сөйләшкәнең, күрешкәнең бармы?», – дип сорадыңмы соң, нәрсә диде? Сорарлар, раз судына кайткач.

– Сорадым. Ул, җыелыш вакытында, район башлыгы, суд приставларына җирне алуны тизләтергә куша, диде.

– Әкият сөйләмәгез! Юк-бар сүз сөйлисез.

– Рәзиф Галиевич, Сания апага җир мәсьәләсендә берәр ярдәм булачакмы?

– Сания апаны гел контрольдә тотып яшибез. Аңа гел ярдәм итеп киләбез. Налоглары түләнмәгән аның. Бөтенесен хәзер тәртипкә салып киләбез. (Ничек итеп тәртипкә салулары гына аңлашылмады – А.З.) Ничек инде син миңа алай дип сорау бирергә «можешь»? Мин Сания апаның андый сүз әйткәненә ышанмыйм!

Менә шулай ялганчы булып калдым. Мин генә түгел, Сания апа да. Чөнки фермер карчык инде күптәннән дәүләт бирергә тиешле бушлай ашлама белән ягулыкны күрү түгел, аның исен дә сизгәне булмавы турында сөйләгән иде бит ул. Бу сүзләрне башлык сафсата дип бәяләде. Рәзиф әфәндедән, җире мәҗбүри саттырылган очракта, фермерга нишләргә киңәш бирәсез, дип сораган идем дә, «судта булган эшләрен «только» суд аша гына хәл итәргә!», дип җаваплады. Әйбәт киңәш. Кайгыртучан җитәкче киңәше!

– Башлык буларак, «Звениговский» белән сөйләшеп карамадыгызмы? Бина бит алар кулланылышында, ә салымны фермер түли…

– Мин андый сүзләрне әйтә алмыйм…

– Ягъни, оешма белән сөйләшмәдегез?

– Сез минем өчен җавап бирмәгез! Мин алар белән сөйләшеп йөри алмыйм. Мин ничек сөйләшим алар белән?

– Соң, Сания апа сезгә ярдәм сорап килгән бит, алай булгач нинди ярдәм күрсәтелде соң аңа сезнең тарафтан?

– Сания апага ничек ярдәм иткәнне ул үзе генә белә. Шуңа күрә юк-бар әйбер сорамагыз да, юк-бар әйбер яза да күрмәгез. Сез мине түгел, Сания апаны әбижәйт итәргә мөмкинсез теләсә-нәрсә язып!

Рәхмәт инде Рәзиф Галиевичка. Кайгыртучан җитәкче буларак, миңа да киңәш бирергә онытмады. Тик бу киңәшнең фермер карчыкка нинди файдасы тияр икән соң?

ВАКЫЙГА АХЫРЫНДА

Хәтта район башлыгы да сөйләшергә базмаган «Звениговский» ит комбинаты вәкилләре белән үзебез сөйләшергә булдык. Көньяк-Көнчыгыш буенча төбәк менеджеры Инна Альмакова белән өч минут аралашуыбыз җитте – хәлне аңлап, Сания апаның җиргә булган салымнарын оешма үзе түләячәген җиткерде ул.

– Без файдаланган җир өчен салымны пенсионер фермер түләргә тиеш түгел. Хәзерге вакытта җирләрне үзебезгә алу буенча документ эшләре төгәлләнеп килә. Бер ай дигәндә, мәсьәләне хәл итеп бетерәчәкбез. Сания апага безнең белән элемтәгә чыгарга кирәк булган. Без аннан бина астындагы җир салымын түләттерүнең дөрес булмавын аңлыйбыз, үз чыгымнарыбызны үзебез каплаячакбыз. Бу әйберне иртәрәк тә, тыныч юл белән дә хәл итә ала идек, – дип аңлатты менеджер.

Акрынлап, боз кузгалды кебек. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәсе килә. Сания апаны да бу яңалык бик сөендерде. Җирне тартып алу буенча судлар гына төгәлләнмәде әлегә. Карчыкка, июнь башына чаклы тагын 80 мең сум түләргә кирәк. Тагын ике үгезе «очачак» дигән сүз. Зәй фермерлары – көчле рухлылар дигән нәтиҗә ясап кайттым мин. 77 яшендәге карчыклар да үз проблемалары белән үзләре генә көрәшә алырлык дәрәҗәдә чыныккан икән биредә.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Зәй – Казан

Комментарии