Татар башын татар ашар…

Татар башын татар ашар…

Гомер көзенә кергәндә, күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын сурәтләгән китап бастырып чыгару – гадәти күренеш. Эшләгән эшләре җитәрлек, тотып күрсәтерлек хезмәтләре һәм аларның нәтиҗәләре, киләчәк буынга әйтәсе сүзләре бар – ни өчен әле барлап калдырмаска ди?! Филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх ага Зәкиев тә «Күтәрелеш адымнары» дигән китап язып чыккан әнә. Шундый дәрәҗәләргә ирешкәнче нинди юллар үтәргә туры килде икән, дип, бик кызыксынып укый башлаган идем мин аны. Тик күпмедер укыгач, бармый башлады – тамагыма кылчык булып утырды…

Авырлык белән булса да укып бетердем мин китапны. Вак хәрефләр белән язылган 512 битлек бу китапта Мирфатыйх аганың күтәрелеш адымнарыннан тыш, аның тормыш юлында очраган шәхесләргә дә зур урын бирелгән. Кемнең кем белән чуалганы, кемнең исерткеч эчемлеккә хирыс булуы, кемнең йокларга яратуы бик тәфсилләп язылган. Зур галим, академик кешенең, этика нормаларын онытып, шәхесләрнең «эчке киемен» халыкка селтәп күрсәтүе башыма сыймады. Кешене каралту фонында үз уңышлары ачыграк күренер, дип уйлап язу була түгелме соң инде бу?..

Китапта ямьсез итеп телгә алынган галимнәр белән элемтәгә кереп, шушы сорауга бергәләп җавап эзләдек.

РҮЗӘЛ ЮСУПОВ

Рүзәл Юсупов – Мирфатыйх Зәкиевнең укучысы. Заманында иңне-иңгә куеп эшләгәннәр, бер-бер артлы Казан педагогия институтының (КДПИ) ректоры булып торганнар. Низагларының башында Фарсель Зыятдиновның сабакташы Рүзәл Юсупов турында язылган «Яшәү яме» дип аталган китабы һәм 2010нчы елның 9нчы июлендә «Мәдәни җомга»да чыккан «Сабакташымның гомер мизгелләре» дигән мәкаләсе тора. 1986нчы елда КДПИ ректоры Мирфатыйх Зәкиевне Тел, әдәбият һәм тарих институтына (ТӘҺТИ) директор итеп куялар. Ә ул үз урынына ректор итеп проректор Фәрит Ситдыйковны тәкъдим итә. Аның кандидатурасы үтми. Шуннан Рүзәл Юсуповны өлкә комитетына чакырып алып, ректор булырга тәкъдим итәләр. Фарсель Зыятдинов китабында һәм мәкаләсендә моны болай тасвирлый: «Рәис Беляев Рүзәлне: «Әйдә, эшлә, институтта тәртип урнаштыр әле», – дип озатып кала».

Менә шушы сүз Зәкиевкә ошамый да инде. «Кара инде, Зәкиев Юсуповка бөтенләй таркалып бара торган институт калдырып киткән ич!» – дип яза ул, ягъни шулай дип аңлый. Мин бу мәкаләгә алынгач, Юсуповның бик күп китабын укыдым, ләкин «Зәкиев миңа таралып бара торган институт калдырган иде» дигән фикерне очратмадым. «Академик Рузаль Юсупов» китабында (төзүчесе – Ш.Асылгәрәев): «В период руководства профессора М.З.Закиева Казанский педагогический институт крепко встал на ноги и был уже известным в России педагогическим вузом. Но останавливаться на достигнутом, естественно, было нельзя: жизнь ставила новые задачи, новые требования», – дигән фикер әйтелә. Камилләшергә теләү гаеп эш микәнни? Зәкиев уку йортын билгеле бер баскычка күтәргән, тагын да югарырак күтәрелү гөнаһмыни?..

Зәкиевнең: «Рүзәл Юсупов институтның элекке абруена таянып 15 ел тыныч кына ректорлыгын дәвам итте. Ләкин 15 ел үткәч, Мәгариф министрлыгы аның бу эшкә ярамаганлыгын ачык күрде. Аны, ректорлыктан китегез, дип борчый башлады», – дип язуы белән дә килешеп булмый. Рүзәл Юсупов ректор булган 1986-2002 елларда институт шактый уңыш казана, үрләр яулый. Аңарчы булган 6 факультет – 12гә, 30 кафедра 60ка җитә, студентлар һәм укытучыларның саны арта, институтның Чаллыда филиалы ачыла, халыкара элемтәләр ныгый, докторлык диссертациясен яклау буенча өч яңа совет булдырыла, музыка белеме, риторика, сөйләм культурасы, хореография кебек яңа белгечлекләр кертелә, 1994нче елда уку йортына университет статусы бирелә, 2000-2001нче елларда «Студентлар язы»нда Гран-при яулыйлар. «Яльчик» лагерында төзекләндерү эшләре башкарыла һ.б.

Юсуповның эштән җибәрелүенең дә сәбәбе башка. 2001нче елда Русия Финанс министрлыгының Татарстандагы контроль-ревизия идарәсе университетта финанс ревизиясе үткәрә. Финанс-хуҗалык өлкәсендә вак-төяк кимчелекләр табыла. Әйтик, Юсупов түләүле бүлектә укыган студентларга 100әр сум стипендия түләгән икән (ярамый!). Акча бүленмәсә дә, уку йорты биналарына ремонт ясаткан (ярамый!). Менә шундый «ярамый»лар җыелгач, Юсуповка шелтә белдерәләр, ә бераздан, хаталар төзәтелгән булса да, эшеннән алу турында карар чыгаралар. Журналист Татьяна Сидорова «Комсомольская правда»ның 2002нче елның 1нче февраль санында Юсуповны яклап язып чыга. «Эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый. Юсупов бит үз кесәсенә салмаган ул акчаларны. Аны эшеннән алу дөрес түгел. Димәк, бу алдан уйланылган сәясәт булган», – дип яза ул.

Министрлыкны судка бирә Рүзәл әфәнде. Суд «эшендә торгызырга» дигән карар чыгара. Шулай итеп, Юсупов үз исемен аклый, срогы тулганчы эшләп бетерә.

Зәкиевне дә судка бирә һәм ота алыр иде Рүзәл әфәнде. Чөнки Зәкиев үз китабында Юсуповның ректорлык эше нәтиҗәләрен генә юкка чыгарып калмый, аны әхлаки тотнаксызлыкта да гаепли. Дәлилләрсез генә, әлбәттә, коры сүз белән генә. Тик Юсупов: «Судка биреп пычранасым килми. Аның язган пычрагы миңа йокмый бит, үзенә әйләнеп кайтачак», – ди. Зәкиевкә әйтәсе килгәнен газета аша җиткерергә булды ул: «Күпме вакыт иңне-иңгә куеп эшләдек, Мирфатыйх абыйның беркайчан сүз әйткәне, үпкәсен белдергәне булмады. Эченә җыеп йөргән икән, китабына язып үч алырга булган. Ни өчен миңа шулкадәр яла ягуына гаҗәпләндем. Нинди гаебем тигәндер? Кешенең башын ашаудан тәм табучы «вампирлар» бар. Күрәсең, Зәкиев тә шундыйдыр. Зур галимнәргә бер дә килешә торган эш түгел инде бу».

ДАМИР ИСХАКОВ

Мирфатыйх Зәкиев белән Дамир Исхаковның «бәрелешүе» кичә-бүген генә башланган хәл түгел. Тарих мәсьәләләре белән кызыксынып торучылар белә булыр: 90нчы еллар башында ук әлеге ике галим арасыннан кара мәче узган иде инде. Барысы да фәнни карашлар аркасында. Кыскача әйткәндә, Зәкиев – «болгарчы», татар халкы Идел буендагы җирле халык, ягъни болгарларның дәвамчылары, дигән фикерне яклаучы. Себер, Әстерхан, Касыйм татарлары – бөтенләй аерым халык, янәсе. Ә Исхаков – татарлар Идел Болгарстанына гына сыймый, алар күпкә бөек халык, Идел буена күчеп килеп утырганнар, дигән карашны куәтләүче тарихчы.

Тик Мирфатыйх Зәкиев Исхаковны «татарларны монгол дәвамчылары итеп күрсәтергә тели» дип гаепли. Китабында «Исхаков төркеме» дип атаган башка галимнәргә дә «эләккән»: Равил Фәхретдинов, Марсель Әхмәтҗанов, Искәндәр Измайлов һ.б.

«Фальсификатор», «мескен тарихчы», «татар тарихының умырткасын сындырырга сәләтле кеше», «дилетант карашлы урдачы» – филология фәннәре докторы (тел белгече ягъни) тарих фәннәре докторы Исхаковны әнә шулай сурәтли. Дөрес, Зәкиев үзенең китабында «1954нче елда КДУ студентларына тюркология тарихы буенча махсус курс уку өчен тарих фәннәре серләренә керергә туры килүен» яза. Гомер буе тарих фәнен өйрәнгән, Мәскәүдә аспирантурада укыган, Америка архивларында актарынып, сирәк хезмәтләрне Татарстанга алып кайтуга ирешкән Исхаков дилетантмы, әллә махсус курс укыту өчен үзлегеннән тарих белән танышкан, тарихка лингвист күзлегеннән бәя бирергә тырышкан кешеме – анысын белгечләр ачыкласын.

«Дамир Исхаков ялганнар, уйдырмалар кулланып, тырыша-тырыша бик зур эш алып баруны үзенең изге бурычы итеп сайлап алды… Аңа отпор бирүне Тарих институты да булдыра алмады», – дип яза Зәкиев Исхаков турында. Әгәр аның китабы әдәби әсәр булса, Исхаков анда өч башлы аждаһа булып сурәтләнер иде, мөгаен. Берәү дә җиңә, хәтта сүз дә әйтә алмый, «ялган» тарих тудыруын бөтен җитәкчелек тә дәшми-тынмый күзәтеп кенә ята торган.

«Җиде томлык «Татар тарихы»нда кулланылган әдәбият исемлеге бирелгән. Анда Зәкиевнең дүрт китабына сылтама бар. Алары да «шундый галим бар, ул шундый карашта тора» дигән фикер генә. Минем, мисал өчен, 124 хезмәтемә сылтама ясалган, Искәндәр Измайловныкы да шул чама. Бу нәрсәне аңлата? Зәкиевнең тарихи хезмәтләренең кулланылмавын. Аңа тарихчы буларак карамыйлар, ул «болгарчы» фикерләрен дөнья тюркологиясендә булмаган хезмәтләргә таянып кына чыгарган», – дип сөйләде Дамир әфәнде. «Күтәрелеш адымнары» китабы да күңеленең бер кылын да селкетмәгән икән. «Фәнни яссылыктагы бәхәс булса бер хәл, тик бу китап шәхесне тикшерү дәрәҗәсендә язылган. Мин фактлар белән эшләргә күнеккән, шуңа күрә Зәкиевнең буш гаепләүләренә игътибар итмәдем», – диде ул.

ТӘЛГАТЬ ГАЛИУЛЛИН

Башта Тәлгать абыйның «Замана балалары» исемле документаль публицистик китабының икенче өлешенә күз салыйк. Алабуга пединституты ректоры булып эшләгән чорында, Галиуллинны ТӘҺТИгә директор итеп куймакчы булалар. Бераздан Мирфатыйх Зәкиев тә бу урынга дәгъва кыла башлый. «Директор вазифасына танылган пединститут ректорын куймыйча, «авыл» уку йорты ректорын куймыйлар инде», – дип язып чыга Галиуллин. Бу Зәкиевнең ачуын китерә.

Инде хәзер «Күтәрелеш адымнары» китабына кире кайтыйк. «Тәлгать Галиуллинны ТӘҺТИ директоры итеп билгеләү турында сүз чыккач, өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов Тәлгатьне директор итеп куя алмавының сәбәпләрен ачкан.

– Мин Тәлгать җибәргән бозулар турындагы кәгазьне үземнән җибәрмим, әгәр ул документлар миннән чыксалар, хокук саклау органнарына эләгәчәк, – дигән ул Рәис Беляевкә (өлкә комитетының пропаганда буенча секретаре)», – дип яза Зәкиев. Аннан соң тагын берничә урында Галиуллинның «гаепләре» турында телгә ала, тик нинди гаеп икәнен генә әйтми.

«Китабыннан күренгәнчә Зәкиев мине ике тапкыр төрмәдән алып калган икән бит, – дип көлеп башлады сүзен Тәлгать әфәнде. – Ул китапта язылганнар – барысы да ялган. Мин аңа соңрак җавап язачакмын әле. Алабуга институтына килгәндә, анда барлыгы өч факультет иде. Мин киткәндә, тугыз факультет булды, 3нче категорияле институтны 1нче категориялегә әйләндереп калдырдым. 846 урынга исәпләнгән зур тулай торак төзеттем. Аерым торган ашханә, укытучылар өчен йорт салдырдым. Менә шушылар өчен төрмәгә утыртырга тиеш булсалар гына инде мине. Артык күп эшләгәнсең син, егет, дип».

Зәкиев сүзләренчә, Тәлгать әфәндегә, «гаебе юылганнан соң» (нинди гаеп икәнен генә белеп булмады), Казан педагогия университетына эшкә урнашырга да ул булышкан. Тик Галиуллин моны кире какты. «Алабугадан ректорлыктан киткәч, Мәскәү белән элемтәгә чыктым, Казанда фатир алырга булышуларын сорадым. Йөз мең сум күчерделәр, менә дигән дүрт бүлмәле фатир алдым. Төрмәгә җибәрәсе кешегә 100 мең сум бирерләр идеме икән? Рүзәл Юсупов белән дуслар идек, аның янына эш сорап та үзем бардым», – дип сөйләде ул.

МИРФАТЫЙХ ЗӘКИЕВ

Мирфатыйх ага белән Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күрештек. «Китапны язганда, укылырмы икән бу, дип уйлаган идем, кара, укыйлар икән», – диде ул, минем ни өчен килүемне белгәч. Әллә чынлап та, кеше укымас әле, дип кенә яздымы икән моны Мирфатыйх ага, дип уйлап куйдым. Бу, әлбәттә, риторик сорау иде. Китап, укылсын, дип языла торгандыр инде ул.

Мирфатыйх ага күпчелек сорауларыма җавап биреп тормады. Ә биргән җавапларын, кыскартып, монда да китерәм.

– Мин «Яшәү яме» китабын да, «Мәдәни җомга»дагы мәкаләне дә укыдым, сезнең турында бер начар сүз дә тапмадым…

– Анда, Рүзәлне ректор урынына башка кешеләр китереп куйды, чөнки институтта укыту процессын яхшыртырга кирәк иде, дип язылган (мин андый өлешне тапмадым. – Авт.). Ә аны мин артыннан йөреп кенә куйдырдым.

– Юсуповны, элекке казанышларга таянып кына идарә итте, дисез. Ә бит уку йортын университет дәрәҗәсенә ул күтәргән.

– Бу – гомуми үсеш чоры. Бөтен вузлар да университет дәрәҗәсен ала. Институтны СССР, РСФСР күләмендә алга чыгару юнәлешендә эш начар барды, ярышларда катнашулар бетте. Шуның өчен министрлык аны эшеннән алырга дигән карар чыгарган булып чыкты.

– Юсуповның яраксыз җитәкче булуын аңлау өчен 15 ел кирәк булдымы икәнни?

– Кирәк инде, 15 ел кирәк була.

– Фәнгә катышы булмаган шәхси мәсьәләләргә кагылу кирәк булдымы икән?

– Рүзәлнең ул ягы җәмәгатьчелеккә чыкты бит, аны бөтен кеше белә.

– Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковны «мескен тарихчы» дип атагансыз…

– Бардыр инде бардыр…

– Аңа докторлык дәрәҗәсе биргән галимнәргә дә таш ату була түгелме соң бу?

– Шулай була инде.

– Сездән кала тагын «болгарчылар» бармы икән әле, Мирфатыйх ага?

– Бар, бөтен тарихчылар Болгар чорын яклый.

– Без кайдан килеп чыккан дигәндә, «болгарчылык» идеясен яклаучылар турында әйтүем.

– Мин фамилияләп тормыйм инде. Барлык хәзерге тарихчылар безнең җирле халык икәнлегебезне яклый.

Әңгәмә ахырында Мирфатыйх агага: «Китапта этика нормаларына туры килмәгән, артык тирәнгә кереп киткән урыннар бар», – дидем. Ул: «Бардыр, бәлки, бардыр…» – дип әйтүдән ары узмады.

***

«Күтәрелеш адымнары» китабы белән танышкан һәм анда язылган чорны үз күзләре белән күргән кешеләр китапның бик үк тулы булмавын да әйтте. Тарих булгач тарих булсын иде инде: Зәкиев 50нче елларда үзенең «Татар теле бетә» дип язган мәкаләсе һәм Язучылар берлегендә шул темага ясаган чыгышы турында да, «Мирас» журналының элекке баш мөхәррире Әхмәт Сәхапов һәм башкалар белән судлашып оттыруы хакында да телгә алсын иде. Хәер, анысын автор үзе яхшырак белә торгандыр инде…

Татар башын татар ашар, дип белми генә әйтмәгән шул борынгылар. Нинди гадәттер инде ул безнең милләттә: бер-беребезне күтәрәсе, уңышларга шатланасы урында, көнләшәбез, батырырга тырышабыз. Үз башыбызны үзебез ашамасак та, өскә ябырылырга торучылар җитәрлек инде югыйсә…

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии