Зәйдәге кабан дуңгызлары кешеләргә дә һөҗүм итә башламасмы?

Зәйдәге кабан дуңгызлары кешеләргә дә һөҗүм итә башламасмы?

Әле күптән түгел генә Теләче районыннан шалтыратып: «Безнең авылда, ишек алдын, бакчаларны сукыр тычканнар басты, бөтен җирне казып бетерделәр, нишләтик инде боларны?!» – дип зарланган иделәр. Кыргый җәнлекләр белән бәйле проблемалар бер Теләчедә генә түгел икән. Зәй районыннан да хәбәр килеп иреште – мондагы бер фермер инде бишенче елын кабан дуңгызлары белән «сугыша», ди.

«ТӨНЛӘ КӨТҮЛӘРЕ БЕЛӘН ЧЫГАЛАР»

Зәй районының Югары Лыҗы авылында яшәүче фермер Илшат Хәбибуллин басуларына борчак һәм бодайны күптән чәчә алмый инде. Бер елны 30 гектар борчак басуыннан барлыгы 8 тонна гына уңыш җыеп ала алган – калганнарын кабан дуңгызлары ашаган. Бер төн эчендә алтышар көтү булып, урманнан 30-40 кабан дуңгызы чыга, рәхәтләнеп ашагач, таң атканда гына кайтып китәләр икән. Ә бу борчак үзе нык күп уңыш бирергә тиеш булган. «Ул яңа төрле сорт иде, мин аның орлыгын селекция белән шөгыльләнгән академиклардан алган идем», – дип сөйли фермер.

– Уңыш өлгерә башлау белән бөтен басуларны пыран-заран китерәләр. Быел менә болай да уңыш начар иде, кабаннар аркасында кукурузның 80 процентка якынын, арпаның 50 проценттан артыгын югалттым. Кукуруз басуы уртасына рәхәтләнеп кереп яталар, чыкмыйча да яталар шунда. Тыштан карыйсың – басуда кукурузың тора, эчкә керәсең – тапталып беткән. Бөтен нәрсәне егып бетергәннәр, бөтен дөнья чәкән белән тулган. Чәкәнне бер генә тешли дә – бетте, ул шул килеш җирдә кала. Аны комбайн суга алмый бит, димәк ул шул килеш аунап калачак, дигән сүз. Чәкән җирдә калды – аннан соң яңасын ашый башлый. Бер төнгә бер кабан 10-15 чәкәнне йолкый. Алар бер нәрсәдән дә курыкмыйлар. Урганда да, артына комбайн белән китереп терәмичә, китмиләр. Берсендә метр ярымлы киңлектә бер полоса калды, комбайн килә урып, мин басып торам. Малайлар әйтә: «Илшат абый, кабан бар», – диләр. Минәйтәм юктыр, булса комбайн тавышыннан куркырлар иде бит. Биш метр тирәсе генә ераклык калды шунда – шул вакытта гына 35 баш тирәсе кабан басуны калдырып китеп барды. Ул кукуруз басуында күргәннәрем! Быел да, уңыш урырга баргач, бер генә күз төшердем дә, йә йөрәгем тотар, минәйтәм – китеп бардым. Арпа басуына килгәндә, былтырларны 180 тоннадан артык уңыш алган басудан быел 18 тонна арпа гына алдым. 10 тапкыр ким дигән сүз бу. Уңыш болай да начар булган иде, кабаннар да «булышты», – дип сөйли фермер.

Мондый очракта кемгә шикаять итәргә мөмкин соң? Һәр районның аучылык хуҗалыгы бар, андагы аучылар кыргый хайваннарның чамадан тыш үрчүен контрольдә тота. Илшат Хәбибуллин да Зәй районының «Кызыл юл» аучылык оешмасына кабан дуңгызларыннан зарланып барган булган. Тик нәтиҗәсе генә юк.

– Бу очракта аучылык хуҗалыгы басуга керергә теләгән кабаннарны атарга рөхсәт бирергә тиешле, югыйсә. Ә безнеке, киресенчә, басу янына килеп басып, кабаннарга ата күрмәсен дип, саклап тора. Дуңгызлар басуга керә, рәхәтләнеп ашый, таптый, кайтып китеп барышларында, исем өчен генә берсен атарга мөмкиннәр. Жалобалар да язып карадым – Казаннан тикшерү килде, минем сөйләгәннәрне көлеп тыңлап торалар да, бетте шуның белән. Хакимият йортында да бу хәлләрне беләләр. Аннан да бернинди юньле җавап булмады: «Кабан кермәсен дисәң, басуларыңны койма белән әйләндереп ал», – гына диделәр. Бер басуның озынлыгы 5 километр. Күз алдына китерегез әле, кеше берничә басуына бишешәр километрлы койма суза аламы? Кабан дуңгызы борыны белән җимермәсен өчен аның ныклыгы нинди булырга тиеш, анысын белмим мин. Әле казып кермәсен дип тә, ул койманы метр ярым җир астына утыртырга кирәк, – ди Илшат Хәбибуллин.

ЭЛЕК ПРОКУРОР БУЛГАН

Илшат әфәнде фермерлыкка 2010нчы елда керешкән. Үзе моңа кадәр яхшы урында эшләгән ул – Зәй районы прокуроры булган. Туган авылым бетмәсен, аны болай итеп булса да саклап калыйм, дип, моннан сигез ел элек 47 миллион сум акча кертеп, такыр җирдә фермалар салдырып, терлек асрап, шушылай игенчелек белән шөгыльләнә башлаган. Кабан дуңгызлары белән проблемалар килеп чыкканчыга кадәр, эшләре гөрләп барган.

«Кызыл Юл» аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Гайнуллин белән генә уртак фикергә килә алмыйлар. Югыйсә, фермер хаклы: басуга чәчкән арпасыннан күргән зыяны гына да, математик исәпләүләрдән соң, 2 млн 800 мең сумга чыга аның. Кабан кыш чыгу өчен май катламын күбрәк туплап калсын әле дип, хәйриячелек йөзеннән чәчми югыйсә ул аны. Хуҗалыгындагы 150 баш сыерына ашатырга кирәк булганга чәчкән. Тик чәчү чорында киткән чыгымнарның капланмавы турында сүз дә юк, инде сыерларына да ашлыкны хәзер читтән сатып алырга мәҗбүр. Шунысы да бар, зыян китергән кабанны үзбелдеклеләнеп атарга ярамый, аның өчен рөхсәт кирәк. Ул рөхсәтне дә районның аучылык хуҗалыгыннан аласы. Әмма «Кызыл Юл» җитәкчесе Ришат Гайнуллин бу мәсьәләдә фермер белән компромисска барырга теләми, ди.

– Кабаннарны куркыту өчен мылтык белән һавага гына атсаң да, полиция чакырта. Әле берсендә яңа ел алдыннан петардалар алып куеп, шуларны басуда шартлаткан идем. Үземчә, монда кабаннар килмәсен, курыксын дип кенә инде. Районның полиция бүлегендәге бөтен кешене җыеп китерткән, «Илшат кабан ата», – дигән, тегеләр таңга кадәр минем басу тирәсен саклап утырганнар. Бу минем эшемне мыскыл итү инде. Ярар, үрчесен кабаннары. Авылдагы әби чәбиләрнең кәбестәләрен, чөгендерләрен кыра башладылар. Без бәләкәй чактан гөреҗдәләр, җиләкләр җыеп йөргән урманнар сука белән сукаланган шикелле актарылып беткән. Сазлыклы җирләрдә өерләре белән чинап сугышып яталар. Көннәрдән бер көнне бу кадәр кабан дуңгызына ашарга әйбер җитмәячәк, алар күпләп авылга килә башлаячак. Ул бит кеше өчен дә куркыныч. Бәләкәй баласы бар икән, өстенә килеп чыктың икән, ташланачак, ким дигәндә инвалид калачаксың. Әгәр кан тәмен сизсәләр, үзеңне ашап бетерәләр. Зур фаҗига көткән шикелле утыралар инде… – дип ачынып сөйли фермер.

ФЕРМЕР ЗЫЯНЫН КЕМ КАПЛАР?

Бу мәсьәлә буенча фикерләр бер яклы гына булмасын өчен, Зәй районының «Кызыл Юл» аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Гайнуллинга шалтыраттык. Тик аучының әллә ни сөйләшергә теләге юк иде: «Сезгә миннән нәрсә кирәк соң, нигә миңа шалтыратасыз?» – дигән сүзләр белән башлады.

Кабан дуңгызлары фермерның арпа белән кукурузын ашаган икән… Сиксән процент уңыш юк, дип сөйли.

– Нәрсә ашый соң алар? Аның бит бернинди дә уңышы булмады. Камерага да төшереп алдым – ни кукурузы үсмәде, ни арпасы… Аның хәзер башка бер фермерга 45 тонна ашлык бирәсе бар, шуңа күрә кемнән акча каерырга белмичә, зарлана. Бурычын түләргә кирәк бит. Бөтен кеше гаепле, ул гына яхшы. Кайларга гына зарланмады инде. Комиссияләр дә килеп карады. Карадылар да кире борылып киттеләр, чөнки монда минем гаеп юк. Кабаннарның да гаебе юк. Булмаган уңышны ничек ашасын ул кабан? Аннан соң алар минем ишек алдында үрчеткән кабаннарым түгел бит, дәүләтнекеләр! Әгәр аларны капка артында асрап ятсам, ул вакыт миңа шалтыратып нәрсәдер сөйли алыр идегез әле. Ә бу дәүләт кабаны, алар өчен җавапны мин бирә алмыйм.

Менә шундый җавабы белән Ришат Гайнуллин үзенә карата булган бөтен шикаятьләрне бер аңда селкеде дә төшерде. Дәүләт кабаннары өчен җаваплылыкны ул бирми, янәсе. Ләкин районда шушындый коточкыч хәл килеп чыккан икән, аларны аттыру буенча кеше сиңа мөрәҗәгать иткән икән, югарыдагылардан рөхсәт алып, басуга кергән кабаннар ишен аз булса да сирәгәйтергә мөмкиндер бит? Сез атмасагыз, аны кем атарга тиеш алай булгач? Әллә инде дәүләт милкенә бар да рөхсәт ителә дип, хәзер шушындый хәлләргә күз йома башлыйбызмы? Кеше миллионнарын югалта, ә ярдәм сорап барыр кешесе юк. Район башлыгы койма тотарга куша, аучысы «минем кабаннар түгел», дип җавап бирә. Җайлы икән…

Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Чиспияков Ринат Электрон улы белән дә сөйләштек. Ул Зәйдәге әлеге вакыйгалардан хәбәрдар икән инде. Әмма ни өчендер 80 процент уңышын юк иткәннәр дигән сүзгә генә ышанмады. Һәм әгәр чынлап та бу кадәр зур югалту кичергән икән, нишләп фермер безгә алданрак мөрәҗәгать итмәгән, дип аптырады. Иткән булган да, хезмәткәрләрегез зарларын тыңлап торгач, кире борылып киткән шул…

– Зәй районы буенча кабаннар чынлап та башка районнарга караганда күбрәк, аларны ату өчен дә без башкаларга караганда күбрәк квоталар бирәбез. Хәзерге вакытта 50 квота бирелде, алар бу планны да 100 процентка үтәп бара. Әйе, бәлки ул кабаннар басу читенә якын килеп, әзрәк ашап китәләрдер, ләкин аңа ашама дип, ничек тыясың – кыргый җанвар бит ул.

Ринат Электронович, халыкка аңлаешлы булсын өчен, сөйләп китегез әле, кабаннарны үзбелдеклеләнеп атарга ни өчен ярамый һәм аткан очракта нинди җәза төре каралган?

– Беренчедән, аларны теләсә кайчан ату тыелган. Кабаннарны аулау вакыты – 1нче июньнән 28нче февральгә кадәр. Быел бераз соңрак башланды, чөнки Футбол буенча чемпионат вакытында корал йөртү тыелган иде. Икенчедән, моның өчен аерым рөхсәт алу кирәк. Әгәр дә кеше үзбелдеклеләнеп кабанга атса, аны моның өчен җәзага тартачаклар. Чөнки кабан дуңгызы – дәүләт байлыгы, дәүләт милке. Беренчедән, штраф түли, икенчедән китергән зыянын каплый. Бу шактый кыйммәткә төшәчәк. Чөнки бер кабанга ставка – 30 мең сум. Әгәр дә бу зур ата кабан булса, шушы ставканы өчкә, ана кабанны үтерсәң – 5 кә тапкырлыйсың. Әгәр ана дуңгыз булып, эчендә яралгылары булмаса, ата дуңгызга түләгән кебек, 90 мең түлисе була, – дип аңлатты ул.

Менә шундый хәлләр. Дәүләт кабаны синең басуыңа миллионлаган зыян китерсә дә, авыз ачып сүз әйтә алмыйсың, ә үзең аның бер данәсен атсаң да, фәлән мең сум штраф түлисең була икән.

Ә Зәй районының аучылык хуҗалыгы планны 100 процент үтәп бара бит, дигән сүзгә килгәндә… Ул аның түшкәләрен дәүләт комитетына китереп күрсәтмидер ич?

Аннан соң, әгәр болай да файда юк икән, бәлки 50 түгел, күпкә артыграк квота биреп караргадыр? Әгәр дә фермер басуларына гына түгел, авыл бакчаларына ук кереп сыйлана башлаганнар икән, бу кабан дуңгызларының чираттагы сәяхәте ишек аллары ук булмасмы?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии