«Тавык асрый алмыйбыз – төлке азды!»

«Тавык асрый алмыйбыз – төлке азды!»

Интернетта бер видео таралды. Билгесез ханым күз яшьләре белән өзгәләнеп, җирдә аунап яткан үле чебиләрен күрсәтә: «Иртә белән торсам, менә нинди галәмәт минем өемдә. 28 чебине буып ыргыткан. Нәрсә булырга мөмкин бу, кемгә генә зарланырга кирәк икән? Күз яшьләрем белән карап үстердем шуларны. Ояларына кереп, бөтенесенең канын эчкән, берсен генә ашаган, хәтта бер күсене дә буган. Нинди матур чебиләрем иде, импортный иде болар. Адәм көлкесе, карагыз әле нинди галәмәт бу. Нишләргә, кая барырга?» – ди ул. Ханым чебиләренең башына нинди хайван җитүен әйтеп сөйләми, тик канын эчте дигәненнән чыгып, сасы көзән булмадымы, дигән шик туа.

«ЙОМЫРКАГА КАДӘР УРЛЫЙ ТӨЛКЕЛӘР»

Шушыңа охшаш тагын бер видео таралды – монысында кул арбасын чүмәләкәй тутырып, берәүләр инде шактый зурайган үрдәкләрен чүплеккә илтеп бара. Үрдәкләренең башына төлке җиткән…

Бу видеоларны газетабызның интернет версиясеннән карый аласыз. Ә хәләл көче белән үстергән кош-кортын төлкеләр һәм хуҗасыз этләр ашаган кешеләр республикада шактый икән бит.

Буа районының Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания ханым Низамова белән сөйләштек. Ул соңгы ике-өч елда авыл халкының төлкедән күргән зыяны әйтеп бетергесез булуын сөйләде. Үзенең дә узган ел 7 тавыгын ашаган. Быел кабат кереп, ишек алларында рәхәтләнеп йөргән төлке. Күршеләренә дә эләккән. Берсенең 3-4 үрдәген ашаган, икенчесенең 22 бройлер чебиен.

– Шушы галәмәттән соң, тавыкларымны чыгармый да башладым инде, алтау гына калды болай да. Аларны сарай эчендә генә саклап торам. Төнге 11дә машина белән улым кайтып килгәндә төлкеләрне күргән, әйбәт кенә иттереп чыгып утырганнар, ди юл читенә, курыкмыйлар да, ди хәтта. Улым да машинадан төшеп, таш тондыргач, ташны иснәргә киләләр, ди. Ашарга бирде, дип уйлаганнар ахыры. Ияләшкәннәр кешегә, курыкмыйлар да, чөнки авыл эчендә йөриләр. Көндез дә, кич тә. Әле бер көн генә иртәнге якта әтәч ник бу кадәр кычкыра икән дип йөгереп чыктым – шунда капка кырында бер кара тавыкны буып алган, янына чабып бардым, тиз генә койма башыннан сикереп чыгып чапты. Кияү койма өсләренә тимерчыбыклар сузган иде төлке кермәсен дип, файдасыз икән. 4 метр биеклеккә сикерә ди ул төлке. Аннары инде капкыннар куеп карадык, анда да эләкми. Юкка гына хәйләкәр димәгәннәр шул, – ди әңгәмәдәшем.

Саклану өчен абзар-куралты тирәләрен ныклап томалап чыкмадыгызмы соң, дип сораган идем, Нурдания апа көлде генә. Бактың исә, төлке абзарга җирне казып, астан керә, ди.

– Күршебез Суфия апа сөйли: «Карап торам, сетка кырына җитте, башта өскә карый, сикереп керсәм булдырырмынмы икән дигән кебек, аннан аска карый. Торды-торды да шулай каранып, астан казырга тотынды», – ди. Лапас эченә идән түшәлми бит гадәттә, идән түшәлмәгәч, казып керү берни дә тормый инде аңа. Әле яз көне генә кызым белән бакчада бәрәңге чыгарып, шытыгын чүпләп утырабыз, күршеләрнең абзар янына рәхәтләнеп кереп бара төлке. Уйламый да, бер якта трактор бәрәңге утырта бит әле. Шулкадәр ияләшергә кирәк бит! – ди Нурдания ханым Низамова.

Колхозлар таралганнан соң, авылларда ташландык биналар шактый калды. Амбарлар дисеңме, складлармы… Менә Наратбаштагы төлкеләр дә шундый биналарга ияләшкән. Тик үзләре шунда ятсалар да, өннәре башка җирдә икән шул. Табуы авыр, диләр.

– Өнен тапсаң да, нишләтәсең – аларны атарга да куркыныч, законнар каты бит хәзер. Аттыңмы, «Ни белән аттың?» – дип сорарга мөмкиннәр. Узган ел сәнәк белән үтергән иде берсе. Тагын бер авылдаш сөйли: «Карасам, төлке авызына йомырка кабып, лапастан чыгып бара», – ди. Тавыклар да шунда йөргән, аларга тимәгән, никтер йомыркага кызыккан бу юлы. Бик каты күсәк белән суккан, авылдаш. Үтергән. Аналары булды ахры, шуннан соң бераз тынычлап торган идек, әле бройлерлар да үстерә алмый идек, ике ай тирәсе бройлерларны үстереп өлгердек. Ләкин шул ике ай эчендә балалары үсте, хәзер балалары җанны ашый. Бер тавыкны алып китсен дә, ашасын, бөтен авылга бер тавык бит ул дияр идең. Күрше апаңнарның 22 бройлерын буып алмагач төбенә тезеп чыккан бит. Бер генә сәгать йоклаган бер апаң көндез, шул арада 12 тавыгын алган. Минем дә чеби чыгара торган тавыгыма кадәр алып китте, чебиләрне дә чыгара алмый калды, хет утырып ела.

90 ЯШЬЛЕК КАРЧЫКНЫ ЭТ ТАЛАГАН

Нурдания апа, мондый мәхшәрнең элегрәк тә булганы бар идеме соң? – дим.

– Элек авылда төлкеләр булмый иде. Әнкәй сөйли иде: сугыш еларында ач булганга бүреләр авылга килә иде, дип. Соңгы вакытта бүреләр күренми, Аллага шөкер. Тик төлкеләр хәзер күп. Ник алар урманда гына ятмый, ашарларына юкмы, белмим. Соңгы вакытта урманнарда янгыннар булды, шунда күченеп качып килгәннәрме… Ул бит бер Буадагы хәл генә түгел, мин интернеттан карап барам, күп районнарда шул хәл. Сасы көзән дә тия, бер елны казларга кадәр тиде. Ирем ничәдер капкын куеп 7 сасы көзән тотты. Канын гына эчә анысы. Сасы исен җибәрә дә, тавыклар да утырган җирдән егылып кына төшә икән, исе белән исертә, ди. Төлкеләр авылда гына түгел, Буа шәһәренең үз эчендә дә бар. Шәһәр булса да, шәхси йортлар белән торалар бит, анда да кереп кош-кортны буып китәләр. Эттән дә курыкмыйлар – бездән ике йорт аша гына берәүләрнең эте бакчаларына да чыгып йөри, бәйдә түгел. Шунда эт утырып тора ди, кырына төлке килгән. Димәк алар хәбәрләшәләр, ияләшә берсе-берсенә. Хайван хайван бит инде, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Нурдания ханым әйтүенчә, төлке генә түгел, кыргый һәм хуҗасыз этләр дә күбәйгән авылларда. Соңгы елларда этләрне атарга ярамый дигән закон чыкты бит. Шуның файдасы. Менә Тинчәле авылында шундый бер хуҗасыз эт 90 яшьлек карчыкны талаган. Куллары ертылып, итләре күренеп тора торган хәлгә килгән бичараның. Югыйсә, күршеләренә генә кереп барган мәле булган. Закон – закон да бит, тик менә бу этләрнең кешене чәйнәве нормаль күренешме соң? Моны кем контрольдә тотарга тиеш дигән сорау бирсәң, җирле җитәкчелек бер нәрсә дә белми. Халык та белми, ул төлкеләрне, этләрне нишләтергә, кем көрәшергә тиеш аның белән? Менә мин Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин белән сөйләшкән идем. Беренчедән, ул төлкеләрнең азуы турында белми дә булып чыкты, үз тавыкларына тимәгәнгәдер инде. Әле җитмәсә, «Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, авыл халкы нәрсә сөйләмәс, бөтен сүзләренә ышанып утырасыз!» – диде.

– Безнең бер билгеле кеше бар, ул контракт белән эшли, хуҗасыз этләрне тота һәм төлкеләрне ата иде. Аның моңа рөхсәте, махсус машинасы бар иде. Хәзер рөхсәте бармы-юкмы, белмим, һәрхәлдә күренгәне юк. Кыш көне хуҗасыз этләрне тоттылар, ә төлкеләрне тотып булмый, аларны атып кына була. Тик ул очракта да, авыл эчендә түгел, ким дигәндә авылдан 500 метр гына читтә атарга ярый, – диде җитәкче. Тик авыл халкына нишләргә, төлкеләр белән ничек тә булса көрәшәчәкләрме бу җирлектә, анысына җавап бирмәде.

Изображение удалено.Изображение удалено.«КУЯННАРЫМНЫ КҮМЕП ТӘ КИТКӘННӘР»

Апас районының Югары Ындырчы авылында яшәүче Римма ханым Сираҗиева белән сөйләштем. Менә шундый хуҗасыз этләр аркасында бер ай элек кенә дүртәр, алтышар килограммлы 32 куяны үлгән аның. Сөйләгәннәрен тыңлап торырга да куркыныч.

– 18нче июльгә каршы төндә булды бу. Иртән торып, тавык- чебешләрне ашаттым, үгезләрне карадым. Куяннар янына гел иң соңгы бара идем, алар бакча ягында яши чөнки. Шушы эшләр белән шөгыльләнгәндә ике саргылт этнең тауга менеп барганын күрдем. «Кемнәрнең эте икән инде болар, хуҗалары бармы икән?» – дип кенә уйладым. Шуннан бакчага, куяннар янына чыгып карасам, оялары астында, бакча урталарында, һәр җирдә куян үләксәләре ята. Рәшәткәне каерып кергәннәр, куяннарны буганнар. Ояларына кереп балаларына кадәр алганнар. Күрше ир әйтә, сәгать иртәнге биштә бик каты эт өрде ди. Мин ишетмәдем, үзем генә яшим. Ул вакытта якты була, яктыда да курыкмаганнар димәк. Сузылышып яталар куяннарым, 32 башны бетергәннәр. 70ләп баш куян бар иде инде минем. Онык та елады, үзем дә еладым. Оялардан такталарны кадагы ние белән суырып кына чыгарганнар. Такталарда теш эзләре генә калган. Бөгелмәгән дә кадагы, суырткыч белән чыгарган кебек төп-төз чыккан. Кеше йөргән диярсең, исебез китте. Бакчабызда үскән алмагач, багана төпләренә, суган түтәленә кечкенә куян балаларын күмеп калдырганнар иде хәтта. Көн кызу була башлады да, тегеннән күпереп чыгалар. Сасы килә, барабыз – куян. 4-5 айлыклар. Алтышар, дүртәр килолылар бар иде. Ашамаганнар да алар аны, үтереп буып кына чыкканнар. Бу этләрне күргән кешеләр лайка токымлы диде. Берәр аучы адаштырып калдырган, күрәсең. Әле алар икенче көнне кич белән тагын килделәр. Тагын рәшәткәне каерып кергәннәр. Аннан соң кияүләр төнлә мылтык тотып саклады, һавага аттылар, шуннан курыкканнардыр бәлки, әлегә күренгәннәре юк. Бу бик куркыныч хәл, бакчага чыгарга да курыктым үзем дә. Үзеңне дә ашап атарлар! – ди Римма ханым.

КЕМ ХӘЛ ИТӘРГӘ ТИЕШ?

Видеодагы елаган ханым һәм башка әңгәмәдәшләремнең уртак бер соравы бар. Мондый хәлгә тарыган кешегә нишләргә? Кая барырга соң? Безне котырган хуҗасыз этләрдән, әрсез төлкеләрдән саклый торган кануннар бармы? Бу сорауларга җавап алу өчен Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакировка шалтыраттык.

– Хуҗасыз этләргә килгәндә, җирле хакимият органнарына аларны тоту бурычы йөкләнгән. Элегрәк аталар иде. Ләкин бу хәзер тыелган. Шуңа күрә, халык: «Авыл эче хуҗасыз эт белән тулды, ник аларны атмыйлар икән?» – дип әйтмәсен. Атмыйлар, чөнки ярамый. Этләрне бары тик тотарга һәм махсус оешмаларга илтеп бирергә генә рөхсәт бар. Әйтик, шундый хуҗасыз бер эт кешене талады, тешләде ди. Мондый очракта кем җавап бирә, кая барырга? Прокуратурага бара аласыз. Тикшерү үтәчәк. Әгәр дә шушы вакыйга булганчыга кадәр авыл халкы берничә мәртәбә җирлек башлыгына килеп, хуҗасыз этләрдән зарланган булса, ләкин барыбер аларга карата бернинди дә чара күрелмәсә, җирлек башлыгына карата эш ачылачак. Этләр кешегә түгел, авыл кешесенең терлегенә, кош-кортына зыян китерсә дә, шулай ук. Ә менә төлкеләргә килгәндә… Законда кыргый хайваннар зыян китергәндә аларны нәрсә эшләтергә дигән аерым бер маддә юк. Әгәр синең алмагач төбеңдә төлке буып аткан 22 бройлерың ята икән, билгеле, ветеринария оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар килеп тикшерәчәк, берәр чир юкмы. Котыру чире, мәсәлән. Шуннан артыгын эшли алмыйлар. Төлкене тотарга ярый дигән вәкаләт исә, башка регионнарда бар ул, ләкин Татарстанда юк. Кешегә район хакимиятенә, аучыларга мөрәҗәгать итәсе генә кала. Башка бернишләп тә булмый, – диде ул.

Инде үсеп җитте, менә-менә суеп сатарбыз дигән каз-үрдәгең, чебиеңнең төлке ризыгы булуы бик кызганыч, билгеле. Авыл кешесенә аны үстерү болай да җиңел түгел. Думада утырган депутатлар тузга язмаган законнар тәкъдим иткәнче, бәлки бу хуҗасыз этләрне, авылга килеп зыян салган төлкеләрне кем контрольгә алырга тиешлеге турында бер саллы канун чыгарырлар? Хәер, аларның моңа башы эшләп бетмәс шул. Кануннар бит, халыкның малын саклап калуга түгел, «талауга» ягъни яңа салым салуга гына корылган бездә. Шулай булгач, җирлек башлыгыгыз ярдәменә өметләнсәгез генә. Төлкеләргә карата законы булмаса да, җирлектә булган проблемаларны ул теләсә нинди юл белән хәл итәргә тиешле иң төп кеше бит.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии