Ветеранга бирелгән җир дә юк, өй дә

Ветеранга бирелгән җир дә юк, өй дә

Редакциябезгә Буа районының бер авылыннан ир-ат укучыбыз шалтыратты. «Гәҗитебездә 93 яшьлек әбинең түбәсеннән су агып ятуын, аның Кремль янында утырып үзенә ярдәм соравын язып чыккан идегез. Ростов өлкәсендә дә 92 яшьлек сугышта катнашкан бабайга фатир бирмәүләрен сөйләп шауладылар. Тик безнең Татарстанда сугышта катнашкан гына түгел, катнашмаганнарга да фатирлар бирделәр, «күз тимәсен». Безнең авылдагы бер ирне 1944нче елда сугышка алганнар, ул аннан 22 көндә әйләнеп тә кайткан. Сугыш күргән кеше түгел, 22 көндә ни күрәсең? Шушы бабайны сугышның кан коешы эчендә кайнаган чын ветераннар исән вакытта бәйрәмнәргә дә чакырмаганнар иде. Алар үлеп беткәч исә, моны да сугышта катнашкан кеше ясадылар да, хатынына фатир бирделәр. Ул фатирны оныкларына бүләк иттеләр. Тагын бер карт бар – сугышта да катнашмаган, хәтта авылдан да чыкмаган, аңа да фатир бирделәр. Русиядә тәртип юк дибез – бер бәләкәй генә авылда шундый хәлләр майтарылгач каян булсын ул…», – дип уртаклашты укучыбыз.

«ВЕТЕРАНГА ХӨРМӘТ – НИГЕЗ ЧОКЫРЫМЫ?»

Әйе, сугыш ветераннарына дәүләттән игътибар да, ярдәм дә зур. Оныкларының оныкларына җитәрлек – фатирлар да, машина да, башкасы да… Тик кайвакыт җитәкчеләрнең кашыклап биреп, сабы белән күзгә төртә торган гадәте дә бар. Бүгенге язма да шундый очрак турында.

Тукай районының Күгәш авылында яшәүче Вәсимә апа Хәмидуллина безгә үзе чыкты. Соңгарак калып мөрәҗәгать иткән, кызганыч. Аның әтисе дә сугыш ветераны. Шуңа әтисенә пай җирләре бүленгән һәм бер йорт салып биргәннәр. Тик бүгенге көндә боларның берсе дә юк. «Җирләрне инде кайтара да алмам, ә менә өйне бәлки үз исемә яздырып булыр, судлашып караячакмын», – диде ул. «Бу язма да гыйбрәт булсын, бөтен сугыш ветераннарына да дәүләт өеп бирде дип уйламасыннар. Төрлесе бар алар арасында да», – диде Вәсимә апа.

Шалтыратучы ханымның әнисе Ләйлибәдәр һәм әтисе Рамазан Исхаковлар икесе дә 1910нчы елда туып, икесе дә сугышта катнашкан кешеләр. Соңыннан Тукай районының Күгәш авылында яшәгәннәр. Сугыштан соң, 1950нче елларда йорт салып чыкканнар, Рамазан абый гомере буе мал табибы булып эшләгән.

– Илле елга якын вакыт узгач, бу йорт искереп бетте һәм әтием 1999нчы елда Тукай районының ул чактагы башлыгы исеменә гариза калдырды. «Йортым искерде, азрак булыша алмассызмы» – дип, ярдәм сорады. Бераздан районнан килеп, ишек алдындагы сарай-келәтләрне эттереп киттеләр, имеш, яңа өй салып бирү өчен безгә урын әзерлиләр. Җирлегебез башлыгы да: «Тузган торак программасы белән ишек алдыгызга яңа йорт җиткереп бирәчәкбез!» – дип шатландырды. Тик шушы сарайларны эттереп киткәннән соң бик озак вакыт үтте, йорт салучы булмады. Ярдәмне була, була, диделәр, тик әтигә һаман килеп җитмәде. Әти үзен кимсетелгән кебек тойды. Бераз вакыт узгач исә йортны тәки салдылар, тик ишек алдындагы сөрдерелгән урынга түгел, өйдән читтәрәк итеп, – дип аңлата Вәсимә ханым Хәмидуллина.

Әлеге мәсьәләнең хәл итүендә журналист Рәис Зариповның да өлеше булгандыр, чөнки ул бу хакта «Ветеранга хөрмәт – нигез чокырымы?» – дигән язма язган булган. «Кешеләрнең күңелләрендә мәрхәмәт һәм кызгану хисе бетсә дә бетә икән. Шулай булмаса, Тукай районының Күгәш авылында гомер кичерүче 90 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Рамазан бабай Исхаков 21нче гасырга кергәндә ярым җимерек өйдә яшәп ятмас иде. Менә авам дип, җил искәнгә дә коелып төшәргә торган ул өйдә кеше яшәвенә ышану авыр. Закон нигезендә һәркем үзенә тиешлесенә дәгъва белдерергә хаклы. Канлы сугыш җәһәннәмен кичкән ветеран бигрәк тә. Еллар буе йорт салуда ярдәм итүне сузу, ишек алдында башланган эшләрне туктатып, олы кешене мыскыл иткәндәй читтә йорт торгызу беркемне дә бизәми, бу гадел гамәл түгел», – дип язган булган ул. Шушы язма чыкканнан соң, 2000нче елның 25нче декабрендә Рамазан абый Исхаковка яңа йортка ордер бирелгән.

«ҮЗБӘКЛӘРНЕ КЕРТТЕЛӘР»

– Йортны төзеп бирсәләр дә, газ кертмәделәр, үзебез электр белән генә җылытыла торган итеп ясадык та, күченеп яши башладык. Башта әни, 2001нче елның азагында әти үлеп китте. Мин алар белән яши торган кеше буларак, шушы өйдә пропискада яшәп калдым. Тукай районына башлык булып Хөрмәтуллин Таһир Нурулла улы билгеләнде. Ул килгәннән соң шушы өйгә бәйләнә башладылар. Әти үлеп 6 ай узгач мин аны үземә рәсмиләштергән идем. Ә миңа: «Бу тузган торак программасы белән салынган йорт синеке түгел, әтиеңә ветераннар өчен дип бирелгән йорт түгел иде бу, шуңа күрә моны мәктәп итәбез», – диделәр. Аннан соң Үзбәкстаннан күченеп кайткан берәүләргә бирергә дип йөри башладылар, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Үзбәкләр бушка киләсе бу йортны бернинди рөхсәтләре булмаса да, минуты-сәгате белән үзләренеке итәргә теләгән. «Безгә бирергә телибез диделәр бит», – дип, Вәсимә апа өйдә юк вакытта өйнең ишекләрен ватып кереп, күченеп тә куйганнар. Вәсимә апаны куганнар, өйгә кертмәгәннәр.

– Шуннан соң мин бу үзбәкләрне судка бирдем. Мәхкәмә утырышлары башланганчы-беткәнче, бер ай буе алар әтиемә дип салынган өйдә законсыз яшәделәр. Мин бит үземнең бер әйберне дә алып чыгарга да җитешмәгән идем, аларны кулланып, бөтен әйберне ватып, бозып бетергәннәр иде шул бер ай эчендә. «Яшәргә рөхсәт кәгазебез булмаса да, җирлек башлыгыбыз яшәргә кушты бит монда, димәк, рөхсәт телдән булса да бар», – дип җавап бирәләр иде. Коммуналь хезмәтләр өчен акча да түләми яшәделәр. Аннан соң суд утырышлары башланды да, казый «үзбәкләрне куарга, башкарма комитетның өйне мәктәп өчен дип алырга теләвен канәгатьләндермәскә, өйне миңа калдырырга» дигән карар чыгарды. Аларны куып чыгардык без, шул ук өйдә яшәвемне дәвам итәм. Ләкин өйнең салынуына 20 ел вакыт узды – ә мин һаман өйне үземә рәсмиләштерә алмыйм. Чөнки өй шундый урынга салынган – безнең җиргә түгел, ә муниципалитет җиренә. Шуңа ул бәхәсле җир участогындагы өй булып тора. Хәзер Тукай районында яңа башлыгыбыз – Фаил Мисбах улы Камаев. Аның янына да бардым, ул: «Өйне сезгә рәсмиләштерергә мөмкин, тик моның өчен башкарма комитетны судка бирүегез кирәк», – дип киңәш итте. Хәзер шушының белән шөгыльләнергә уйлыйм. Белмим, әтинең бу өе белән нәрсә булып бетәр, әлегә ул исемдә генә безгә бирелгән, – ди әңгәмәдәшем.

ПАЙ ҖИРЛӘРЕН ТАРТЫП АЛГАННАР

Шул ук вакытта, Рамазан бабай Исхаковка, сугыш ветераны буларак бирелгән пай җирләре булган. Бу җирләрне аның үлеменнән соң, 2008нче елны биргәннәр. Чүп үләне үстермәс өчен, билгеле, пайларны кемгәдер арендага бирүең кирәк. Вәсимә апа да аны җирле агрофермага кулланылышка тапшырган. 2018нче елның 31нче маена кадәр кулланылышта булачак, дип, килешү дә төзелгән. Җир буш ятмаган – чәчкәннәр, урганнар, файдаланганнар. Моның өчен әңгәмәдәшемә тиешле акчасын да түләп барганнар. 2018нче елда, килешүнең вакыты чыкканнан соң, агроферма аны кабат озайтырга теләмәгән. Шуннан соң Вәсимә апа Хәмидуллинаны авыл җирлеге башлыгы үз янына чакырып китергән.

– «Бу пай җирләре хәзер синеке түгел инде», – ди. «Ничек минеке булмасын, документларым бар, рәсмиләштерелгән бит ул», – дидем. Бактың исә, райондагы кадастрлык белән шөгыльләнүче бер оешма җитәкчесе бу җирләрем янында гына берәүләрнең пайларын сатып алган булган, имеш минем пай җирләре дә шуларның җире өстенә эләккән һәм шул рәвешле үзеннән үзе пайларым теге җитәкче кулына күчкән булып чыкты. Мин бу мәсьәлә буенча күп йөрдем, судлашып та карадык, җиңә алмадым. Әлеге җитәкче моны үз әтисе исеменә рәсмиләштереп куйды. Казанга Югары судка биреп караган идем «Кая синең җирләр булсын инде болар, болар синең җирләр түгел инде хәзер апа», – дип, кайтарып җибәрделәр. Теге җитәкче башта «Мин сиңа башка җирдән җир бирермен», – дигән иде, тик сүзендә тормады, өч ай буе менә була, менә була, дип йөрттеләр дә, өч ай эчендә җирләрне үзләренә рәсмиләштереп куйдылар. Аннан соң башка минем белән сөйләшеп тә тормадылар. Полициягә дә, прокуратурага да язып карадым, «соңга калгансың, бу хәзер башка кеше җире булган инде», диделәр. Менә сеңлем, сугыш ветераннарының бөтенесенә дә дәүләт өеп әйбер бирә дип, ялгышмасын кешеләр. Минем очрак шуңа бер мисал. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы булачак. Әтиемнең истәлеге булып калган пай җирләре – инде башка кулларда. Аңа атап салынган йортны рәсмиләштерә дә, анда газ кертә дә алмыйм. Сугыш ветераныннан ник шуның кадәр көләргә иде? Әтинең ветеран була торып та, үз гомерендә хөкүмәттән берни алганы булмады – үз гомеренә бер одеял алды, анысын да рәхмәтләр әйтеп сөенеп кабул итте, безгә истәлеккә калдырды. Бер одеялы бар әтинең. Бу йөрәк әрнү генә түгел, гаделсезлек. Тик бездә гаделсезлеккә каршы көрәшү бик авыр шул, – ди Вәсимә апа.

Шулай да, йорт мәсьәләсендә әле өметсезлеккә бирелергә иртә, район башлыгыгыз исеменә редакциядән үзебез дә хат язып салдык. Барысын бәйнә-бәйнә аңлатып, ветеранга бирелгән бу бәхәсле йорт мәсьәләсен уңай якка хәл итү мөмкинлеге булу-булмавын сорадык. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район башлыгыгыз бу эшегездә ярдәмче булыр һәм сез бу йортны ниһаять үз исемегезгә рәсмиләштерә алырсыз, дип өметләнәбез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии