Кибетне кем баскан?

Кибетне кем баскан?

Узган елның октябрь аенда Балтач районының Түнтәр авылында кызыл киемле бер егетнең кибет басуы, сатучыга пистолет белән янап, 24 мең сум акча алып чыгып китүе һәм әлеге гөнаһта Янгул авылыннан Айрат Газимҗановны гаепләүләре турында язып чыккан идек («Асылынсам, үлемемдә полицияне гаепләгез!», «Безнең гәҗит», №43, 28 октябрь, 2015). Соңрак егетнең бу җинаятьне кылмавы ачыкланды. Әмма Балтач полициясе турында да, кибет басу вакыйгасы хакында да хәбәрләр килүен дәвам итә. Күптән түгел безгә Питрәчтә яшәүче Лариса Федорова шалтыратты. Хәзер бу җинаять буенча аның энесе 37 яшьлек Марсель Гәрәевне гаеплиләр һәм сак астына алганнар. Октябрь аеннан бирле ул изоляторда утыра. «Шунысы кызык – энемне дә нәкъ Айрат «системасы» буенча, нахакка гаепләделәр. Дөреслекне табарга ярдәм итегез», – диде ул. Мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән, Питрәчкә киттек.

ҖИНАЯТЬТӘ ГАЕПЛИЛӘР

Моннан берничә ел элек Питрәч районының Ленино-Кокушкино бистәсендә яшәүче Марсель Гәрәев «ГАЗель» машинасында барган чакта юл читендә тимер-томырлар күреп алган. Иясез табышны егетләр машиналарына төяп, кайтыр юлга кузгалган. Тик ике адым да китеп өлгермәгәннәр – ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, транспорт чарасын тикшерә башлаган, тимер-томырлар табылгач, кайдан алулары белән кызыксынган. Металл эшләнмәләр яткан урынны инспекторларга да күрсәткән егетләр. Һәм шулвакыт табышның бер дә иясез булмавы, ташландык завод милке булуы ачыкланган. Өстәмә керем алу теләге Марсель өчен аянычлы тәмамланган – аны урлашу маддәсе буенча төрмәгә утыртканнар. Биш ел элек Марсель Гәрәев, үзен яхшы тоту сәбәпле, вакытыннан алда иреккә чыккан.

Бер елдан соң күптәнге танышы Миләүшә Нуруллина белән яши башлаган. Бу пар якын киләчәктә бала тудырып үстерү турында да хыялланган. Тик кара сакалың кайда да үзең белән сөйрәлә – бер мәртәбә «урлашкан» гаебе алып, төрмәдә утырып чыккан егетне хәзер кибет басу вакыйгасы белән бәйләргә тырышалар. Гәрчә аның гаепсез булуын кычкырып торган дәлилләр булса да. Ә вакыйгалар агышы узган елның 15нче октябрендә башланган. Нәкъ Түнтәрдә кибет басылган көнне Марсельгә Фәнил Шакиров исемле танышы шалтыраткан һәм Мари Иле Республикасына бер хезмәттәшен илтеп куярга кирәклеген әйткән. «Миңа бу йомышны эш урынымдагы җитәкчем йөкләде, төнгә каршы үземә генә юлга чыгу куркыныч, иптәшкә утырып бар әле», – дигән. Егетләр дүртенче кеше итеп тагын бер танышларын – Сергей Гавриловны алган һәм юлга кузгалган. Машиналарындагы навигаторлары шулай күрсәткәч, Мари Иленә Балтач аша барганнар.

– Алар илтеп куйган кешенең фамилиясе – Зайцев. Бу адәм юл буе аракы эчеп барган һәм йоклаган. Көчкә калдырып кайттык үзен, дигән иде Марсель, – дип сөйли гаепләнүченең хатыны Миләүшә Нуруллина. – Юл сәфәреннән кайткан иремнең холкында бернинди дә сәерлекләр күрмәдем, үзен гадәттәгечә тотты. 23нче октябрь кичендә сәгать җидедә миңа Марсель шалтыратты. «Участковый сөйләшергә чакырды, ул безнең подъездда, хәзер янына чыгам», – ди. Тавышы тыныч иде, бернинди дә шөбһәләнү сизмәдем. Бераздан мин эштән кайттым – Марсель өйдә юк. Кичке сәгать 10нарда ишек шакыдылар. Ачсам, унлап кеше басып тора. Янәшәләрендә – куллары богауланган Марсель. «Без – Балтач районы полиция бүлеге хезмәткәрләре, сезнең фатирны тентергә рөхсәт бирелү турында кәгазебез бар», – дип күрсәттеләр. Аннары бер документ чыгарып, укып киттеләр: «15нче октябрь көнне 19.15 сәгатьтә DAEWOO Matiz автомобилендә бер ир килеп, Түнтәр авылындагы кибетне баскан. Ул кызыл киемнән булган, сатучыга пистолет белән янаган». Мин Марсельгә карыйм, ул чын-чынлап аптырашта. «Нәрсә турында сүз барганын да аңламыйм» дигәндәй, җилкә сикертеп карап тора. Шуннан соң өйнең астын-өскә китереп, кура җиләге төсендәге (малиновый) свитер эзләделәр. Марсельнең андый киеме юк. Эзли торгач, йөз мең кат юылган җиңсез, кызыл төстәге бик алама бер футболкасын тартып чыгардылар. Шуны «вещественное доказательство» дип алып киттеләр. Октябрьдә кем җиңсез футболка кия инде?! Май ае түгел бит бу! Әнә шулай свитер эзләп килгәннәр иде, футболка күтәреп чыгып киттеләр…

Аннары полиция хезмәткәрләре Миләүшә Нуруллинадан сорау алырга керешкән – бер атна элек ирегез кайда иде, дип кызыксынган. Барыбыз кебек үк гадәти тормыш белән яшәгән һәм әллә ни истә калдырырлык вакыйгалары булмаганлыктан, бу сорауга тиз генә җавап бирә алмаган Миләүшә. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре вакыйгалар агышын үзләре сөйләп күрсәткән.

– Полиция әйтүенчә, минем ирем кибет талаган. Соң, ул бит өйгә акча алып кайтмады, дим. «Алар, кибет баскач та, Казанга барган, акчаларны шунда тотып бетергәннәр», – диделәр.

Балтач полициясе егетләрне Марига кадәр алып барган автомобильне тикшереп, аннан битлек «табып алган». Түнтәр авылындагы кибетне талаган карак та битлек кигән булган бит. Мондый табыш полиция хезмәткәрләрен бик канатландырган. Алар шушындый хак юлдан барып, Марсельнең октябрь аенда кигән кызыл футболкасын гына түгел, автомобильнең арткы утыргычында «табылган» кара битлекне дә дәлил итеп алган. Алга таба Мари Иленә барган һәркемнән сорау алырга керешкәннәр. Юл буе аракы эчеп, йоклап барган Зайцев: «Кибетне Марсель басты, ул йөзенә маска киеп кереп китте, кире чыкканда да битлеген салмаган иде, кулында нәрсәседер бар иде», – дип сөйләгән. Егетләрне үзе белән иярткән Фәнил Шакиров: «Әйе, Марсель, чыннан да, Түнтәр кибетенә кергән иде», – дип күрсәтмәләр биргән һәм икенче көнне үк асылынган. «Ялган күрсәтмәләр биргәнгә, намусы борчыгандыр дип уйлыйбыз», – ди Лариса әлеге уңайдан. Ә менә Марсель үзе һәм машинадагы дүртенче кеше – Сергей Гаврилов бу җинаятьтә катнашлары булмау турында сөйләгән. Тик аларның фикере Балтач полициясенә бер дә кызык тоелмаган. Әллә моңа кадәр хөкем ителгән кешене гаепләү җиңел булганга, әллә башка сәбәп белән, битлекне Марсельгә сылтаганнар да изоляторга алып киткәннәр.

БИТЛЕК ЧЫНМЫ?

Менә шуннан соң җинаять эше ачылып, тикшерү эшләре башланган. Беренче чиратта угрының тир бөртекләре һәм селәгәе сеңеп калган битлекне экспертизага алганнар. Бу биоматериаллар кемгә туры килә – шуны ачыклау өчен. Шунысы кызык: аларның Марсельгә дә, бу көнне машинада булган башка кешеләргә дә туры килмәве ачыкланган. Монысы бер хәл, угрылык вакытында җинаятьче кибеттәге пычакка да кагылган булган, шуңа күрә машина утыргычы астында табылган битлек белән беррәттән аны да экспертизага алганнар. Бу юлы – бармак эзләрен чагыштырып карау өчен. Пычактагы бармак эзләре дә Марсельнекенә туры килми. Шуңа да карамастан егет рәшәткә артында утырырга мәҗбүр.

15нче октябрь көнендә нәрсә булганын белү өчен, егетләр янында дүртенче кеше булып барган Сергей Гаврилов белән очраштым.

– Ике тапкыр кибеткә туктадык, казылык, ипи һәм эчәргә су алдык. Түнтәрдәге кибеткә бөтенләй кермәдек. Кибет бер якта кала, без киткән юл – икенче якта. Без өенә кайтарып куярга тиешле мари кешесе – Зайцев юл буе эчеп барды, йоклады. «Дөрес барабызмы?» – дип сорыйбыз, ул хәтта шул сорауларны да ишетерлек хәлдә түгел иде. Ә полиция хезмәткәрләренә, имеш, «Марсельнең ничек маска киеп кибеткә керүен һәм әйбер урлап чыгуын күрдем», – дип сөйләгән. Шуларны күрер өчен генә уянган да, аннары тагын йокыга китте микәнни, аңламыйм. Күрсәтмәләр биргәндә, без гаепле түгел, ул кибеткә бөтенләй кергәнебез булмады, дидем. Балтач полициясендәгеләр ул күрсәтмәне үзгәртергә тәкъдим итте. «Син бит барыбер шаһит булып кына барасың бу эштә. Әйдә «мин йокладым, берни дә күрмәдем» дип әйт», – диләр. «Булмаган хәлне булды дип сөйләргә мин сезгә кем соң?!» – дим. Шуннан соң: «Бөтен кеше дә гаебен таныды, син дә таны гаебеңне», – диләр. «Эшләмәгән эштә нинди гаеп танырга кушасыз сез, егетләр?!» – дидем. Мине бөгә алмадылар. Ә менә безне Марига алып барган Фәнил: «Әйе, Марсель Түнтәрдәге кибеткә кергән иде», – дип сөйләгән. «Син нишлисең? Кешегә нахак бәла ягып, ничек кеше күзенә күренергә уйлыйсың?» – дигәнемә каршы җавап итеп: «Я повелся на их слова», – диде, гаиләм өчен курыктым диде. Шуннан соң Фәнилнең машинасында битлек таптылар бит инде. Мантыйк буенча карасак та, бу маска безнеке була алмый. Җинаять 15нче октябрьдә кылынган. Ә битлек 23нче октябрьдә генә табылды. Бер атна буе машинада «улика» саклап йөртергә тиле мәллә кеше? – дип сөйләде ул.

Үз-үзенә кул салган Фәнил Шакировның хатыны Лена да, битлекне кемдер махсус ташлап киткән, дип саный. Чөнки ире белән бергә, Балтачка аларның машиналарын да алып киткән булганнар. Рульдә полиция хезмәткәрләре утырып барган.

– Бер атна буе ачкычлар полиция хезмәткәрләрендә булган. Алар анда теләсә нәрсә ташлый алалар бит. Мин үзләренә дә, «сез алып киткәннән соң, мин бу машинага утырырга да куркам, битлек кенәме – бәлки тагын әллә ниләр «табылыр» анда», дидем. Машинабызда видеорегистратор бар иде, автомобиль кабынгач, ул да автомат рәвештә кабына һәм видеога төшереп бара иде, ләкин бик серле рәвештә барлык язмалар да юкка чыккан. Фәнилләрнең Мари Иленә барган көннәре дә, Балтач полициясенең безнең машинага утырып, аны ничек стоянкага илтүләре дә – берсе дә калмаган, – ди әңгәмәдәшем.

СОҢГЫ СУД ТҮГЕЛ

Дүрт айдан артык изоляторда утырган Марсель Гәрәевкә 11нче март көнне Балтачта суд ясадылар. Егетнең язмышы ничек хәл ителәчәген уйлап, якыннары күз яше түкте. Бу вакытта суд залында тагын бер кеше елады – ул талау булган көнне кибеттә сату иткән Мөслимә Рәхимҗанова иде. Кибетче белән суд утырышыннан соң аерым әңгәмә корырга теләгән идем – «начальнигы» – кибет хуҗасы Шәрипов каршы килде. «Без сезнең белән сөйләшмибез, урланган 24 мең сум акчаны миңа кем кайтара? Сезме? Ярты ел көтәм инде, бер тиен ала алганым юк», – дип кычкырды. Шуңа күрә җинаятьчене үз күзләре белән күргән бердәнбер кеше – Мөслимә ханымның судта сөйләгәннәрен кыскача гына китерәм. Карак «Дай деньги!» дип бәреп кергән, сатучының борын төбендә пистолет белән селтәнгән һәм чынлап та акчадан башка әйбер алмаган. Бераз вакыттан соң җинаять урынына полиция килеп җитеп тикшерергә тотынган. Рәхимҗанова бу хәлләр майтарылганда үзенең бик куркуын, хәтта калтыранып торуын берничә мәртәбә телгә алды. Вакыты җиткәч, бер төрле үк диярлек буйлы, бер төрле үк маскалар кигән өч кеше арасыннан чын җинаятьчене табып алырга кушканнар аңа.

– Һәрберсеннән «Дай деньги!» дип әйттереп карадым. Каракны тавышыннан танып алдым. Башкалар йомшаграк тавыш белән әйтте, ә бу каты тавыш белән, – ди Мөслимә Рәхимҗанова. Аннан соң гаепләнүче Марсельнең йөреше дә таныш тоелды миңа…

Ә бу вакытта гаепләнүчеләр эскәмиясендә гаеплелеге расланмаган Марсель утыра иде. Җинаять судының төп принцибы – гаепсезлек презумпциясе. Гаепле булуы расланмый торып, гаепләнүче гаепле дип саналырга тиеш түгел. Әмма бу очракта киресенчә килеп чыга түгелме? Бөтен көчләрен куеп, туганнары аның Түнтәрдә кылынган җинаятькә бернинди дә катнашы булмавын расларга тырыша, һәм дөреслек тә бу очракта алар яклы кебек. Битлектәге, пычактагы эзләрнең берсен дә гаепләнүче калдырмаган булуы рәсми рәвештә расланган. Марсельнең кибет басмавы турында сөйләп торучы шаһитләр бар, тик тикшерү эше Маридан килгән Зайцев күрсәтмәләренә генә таяна, күрәсең.

Марсельнең адвокаты Рөстәм Сафин әйтүенчә, чынлап та, Марсельне нәкъ менә аның әйткән сүзләре аркасында гына сак астында тоталар

– Битлектәге эзләр Марсельгә туры килмәве бер хәл әле. Аны әлегә кем булулары ачыкланмаган ике ир ат кигән булган. Бу бит теләсә кем булырга мөмкин дигән сүз. Бәлки аны полиция хезмәткәрләре үзләре киеп караган булгандыр? Алар бит Фәнилнең машинасын Балтачка кадәр куып алып килгән булганнар. Аннан соң ул машина ачык торган… Шуннан соң гына битлекне җинаять эшенә дәлил итеп керткәннәр, ә менә экспертиза нәтиҗәләрен дәлил буларак карамыйлар. Бу да дөрес әйбер түгел инде. Кайсы гына әйберне алып карама – барысы да Марсельнең гаепсез булуын күрсәтә, тик менә Зайцев сүзләренә генә таяналар. Мин бу кешене алдау детекторына утыртырга тәкъдим иткән идем, ләкин ул эчкече һәм аны айнык килеш туры китерә алганнары юк, – дип аңлатты ул.

Марсельнең туганнары да, адвокат та яхшыга өметләнә. Дөреслек җиңәр, дип ышана алар. Киләсе суд – 5нче апрельгә билгеләнгән, хәзер менә шул датаны көтәләр. Ә менә мин уйга калдым. Язмадагы геройның гаепсез булуы ачыклана калса, Балтач полициясеннән зарланып кайсы район кешеләре шалтыратыр да, Түнтәр кибетен талап чыгулары турындагы бу вакыйгада кем гаепле булып чыгар икән. Нахакка гаепләнүчеләр тилмергәндә, чын җинаятьченең иректә йөрүе полиция бүлекчәсендәгеләрне кызыксындырмый, күрәсең…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Питрәч– Балтач – Казан

Комментарии