«Биш ел инде акча түләми»

«Биш ел инде акча түләми»

Яңа елга яңа өметләр белән кергән булабыз да, бөтенесе дә шул килеш кала. Кара сакалың гомер буе артыңнан ияреп бара, диләр бит әле… Лаеш районының Пәрәү авылы ир-егетләре дә 2020нче елга кара сакал кебек ябышкан кредитлары, бурычлары һәм алынмаган хезмәт хаклары белән кергән әнә…

«УРАЗА АЕНДА АНТ ИТТЕ»

Пәрәү авылында тормыш бара әле. Яшьләр дә бар, Казанга якын гына урнашкач, йортлар, җирләр дә кыйммәт монда. Тик менә бер проблема – эш юк. Пәрәүнең үзендә генә түгел, бөтен Лаешында юк ул эш дигәннәре! «Эш булса, халык попуткага чыгып, кем – аэропортта, кем РКБда идән юуучы булып, кем май комбинатында эшләп йөрмәсләр иде», – дип сөйлиләр миңа. Дөрес, эшне бөтенләй үк юк дип тә әйтеп булмый. Мәсәлән, шул ук Пәрәү авылын гына алыйк. Монда известь чыгара торган карьер бар. Элеккеге вакытларда 300әр кеше шушында эшләгән, дип сөйлиләр. Ә хәзерге вакытта бер генә кеше эшли. Анысы да, бүген-иртәгә китеп барырмын, дип тора. Чөнки бу карьер караган «Татагрохимсервис» оешмасының Лаештагы бүлекчәсе җитәкчесе Раил Рәис улы Гиниятов авыл халкына инде биш ел тирәсе акча бирми икән.

– Ярты елга бер мәртәбә бишәр мең сум өләшеп чыга да, шуның белән бетте. Бу акчаларга ничек яшәп була соң? Балаларыбыз бар, кемнең кредиты, кемнең ипотекасы, дигән кебек… Газга-утка түләүләр… Ай башы бит ул килә дә җитә, ә хезмәт хакы юк. Тиздән хатыннарыбыз безне акча алып кайтмыйсың дип, өйдән куып чыгара башламас микән инде, – ди мине каршы алган Пәрәү ир-егетләре.

– Ә мин инде аерылдым хатыннан. Балаларга алимент түлисе бар, – дип өсти араларындагы берсе, Рафил Җәләлов исемлесе.

– Тиздән алимент бурычлары өчен төрмәгә дә утыртып куярлар әле үзен, – дип шаярып, көлешеп алдылар ирләр үзара. Тычканга үлем, мәчегә көлке дигән кебек, Рафил әфәнде бүтән бер сүз дә эндәшми генә, читтә тыңлап басып торды.

Яңа ел алдыннан булса да, гадәттә әз-мәз акча бирәләр бит. Ә монда анысы да булмаган.

– Бишәр мең сум булса да бир, дип сораган идек. «Ярар», – дип вәгъдә итте дә, түләмәде. Балаларга бүләк тә ала алмадык, бәйрәм табынын да, каты коты белән генә кордык. Беренче генә соравыбыз һәм беренче генә алдашуы түгел инде бу. Ураза аенда да, антлар иткән иде, түлим, дип. Үзе мәчеткә йөри бит әле. Җитәкчебезнең Березовка дигән авылда үз фермер хуҗалыгы бар. Анда да шул ук хәл: эшчеләре китеп бара, алар урынына бомжларны тота, җыен килде-китте кешене китертә. Аларга бит түләргә кирәкми. Сыер савучылары да читтән килгән: чуаш та мари. Тик шунысы бар, сыер савучылары хәйләкәр, әзрәк түләми торалар икән, забастовка чыгаралар. Сыерны саумыйча яки ашатмыйча торып булмый – ул җан иясе бит. Шуңа гына бирә акчаларын. Ә безгә бирмәсә дә була – без көтәбез, янәсе. Безнеке ашарга сорамый. Аннан соң сыер савучылар бездән бәхетлерәк, хет бозаулата алалар да, шуны үстереп саталар – файдасы бар. Ә безгә бозау да бирми бит ул. Башта бозау вәгъдә итә: «Килегез, алыгыз», – ди. Киләсең – юк. Кемнәрдер икешәр мәртәбә шулай машиналар яллап бозауга барды да, алданып кайтты. Миңа сорый торгач ике баш биргән иде былтыр. Берсе нормаль, икенчесе чирле булып чыкты. Ул бозауны терелтәм дип, өч мең сум акча тыктым, әле дә юньләп үсми, – дип сөйли Айрат Гарипов.

Ә нишләп бөтенегез бергә дәррәү кубып, сыер савучылар кебек эштән китеп бармадыгыз соң? Бәлки түли башлар иде?

– Алай итеп карадык бит инде. Без китсәк тә анда эшләргә кеше кала. Казаннан булса да алып килә ул. Яки үзбәк, мари – чуашны китертә дә, аларны да түләтмичә генә эшләтеп, кайтарып җибәрә, – дип зарланышты Пәрәү ир-егетләре .

«ҖОМГАГА КАДӘР ТҮЛИМ»

Өметләрен өзеп бетерсәләр дә, мин барыбер җитәкчеләре янына барып, сөйләшеп кайтырга булдым. Бәхеткә, Раил Рәис улы Гыйниятов мин килгәндә эш урынында иде. Бәхеткә дим, чөнки аны тотуы бик авыр, дип зарланды эшчеләре. Гел акча түлә дип, сорап торгач, телефонын да бик алмый икән…

Раил әфәнде, биш ел буе хезмәт хакы түләмисез икән карьер эшчеләренә?

– Аның кадәр үк түгел инде… Сез нәрсә?! – дип, каршы төште ул.

Җитәкчегә авыл халкы китергән кәгазьдән кайсы эшчесенә ничә сум тиешлеген санап ук күрсәттем. «Карарбыз, чынлыкта бу цифрларыгыз дөрес микән әле… Тикшерербез», – диде ул әллә ни исе китми генә.

Карасагыз карарсыз, ул бер көнлек кенә эш. Түләве кайчан булачак соң аның?

– Бер көн карыйбыз да, 3-4 көн эчендә, кредит алып булса да, таратырбыз, бирербез кешеләргә …

Раил Рәисович, монда журналистның килүе кирәк идеме соң, үзегез нишләп алданрак түләмәдегез?

– Журналистның эше шул бит аның. Ул да эшен күрсәтергә тиеш. Ә эшчеләрнең сезне чакыртуы – «нарушение»! Алар бит башта минем яныма килеп, утырып, минем белән сөйләшергә тиешләр иде. Түләмәгәнбез икән, димәк акча булмаган. Киләсе атнаның җомгасына кадәр түләячәкбез, ышандырып әйтәм, – диде ул.

Тик безнең сөйләшкәннәрне ишек аша гына бик яхшы ишетеп торган эшчеләр бер дә ышанмады. «Ул бит инде еллар буе безне шушы сүзе белән алдап йөртә. «Иртәгә бирәм, иртәгә», – дип җомгага кадәр көттерә дә, җомга җиткәч, «Дүшәмбе түлим», – ди», – диеште Пәрәү ирләре.

Шуңа күрә, җитәкче сүзенә дә ышаныйк, үзебез дә кымшаныйк, дип, туры Лаеш районының Хакимият йортына киттек. Районның яңа башлыгы Илдус Зарипов урынында булмау сәбәпле, Аппарат җитәкчесе Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы янына кердек. Ул әлеге мәсьәләнең район башлыгына хәбәр ителәчәген, бу уңайдан тиешле чаралар күреләчәген әйтте.

…Карьер эшчеләре әлегә өмет белән яши. Аласы акчалар килер, бурычлар, капланыр диләр. Аз акчалар турында сүз бармый бит – кемнеңдер утыз, кемнеңдер сиксән мең сум алачагы бар. Кемдер йорт түбәмне алыштырырмын, дип хыяллана, икенче берәүләрнең яңа җиһаз алып куясы килә. Өметсез шайтан гына. Тагын бераз сабыр итеп карагыз инде… Әгәр бу юлы да булмаса, кабат элемтәгә чыгарсыз… Раил Рәис улы Гыйниятов мәсьәләнең прокуратурага барып җитү ихтималын да исеннән чыгармасын иде. Хезмәт хакын тоткарлау өчен бүген канун нигезендә баштан сыйпамыйлар… Эшчеләргә, бәлкем, күптән прокуратурага шикаять итәргә кирәк булгандыр. Мәсьәлә хәл ителмәсә, бу эштә без ярдәм итәргә әзер.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Лаеш – Казан

«Биш ел инде акча түләми», 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии