«Ирем мине өйдән куып чыгарырга тели»

 «Ирем мине өйдән куып чыгарырга тели»

Ир бирмәк – җан бирмәк диләр, дөрестер күрәсең. Әле бер көнне редакциябезгә Теләчедә яшәүче 62 яшьлек Гүзәлия ханым Әхмәтҗанова килде. «Ирем белән аерылышабыз, ул мине өйдән куарга тели», – ди… Тыңлап утырган вакытта башка төрле фикер туды, минәйтәм, монда өйсез калудан түгел, ирсез калудан ныграк та куркалар шикелле. Ханымның редакциягә мөрәҗәгать итүенең дә бөтен сере шушы түгел микән…

«ИКЕБЕЗНЕҢ ДӘ ИКЕНЧЕ НИКАХЫ ИДЕ»

Гүзәлия ханымның тормышында бу аерылышу – икенче. Беренче тапкыр кияүгә урыс егетенә чыккан. Шул ирдән өч бала таба. Ир эчәргә яраткан, хатынын кыйнаган, тормышлары кешенеке төсле булмаган.

– Әле җитмәсә мыскыл итә иде: «Син бит инвалид, (мин чынлап та астма белән чирләгәнгә 2нче төркем инвалид), өч балаң да бар, миннән башка кемгә кирәк соң син», – дип. «Нишләп кирәк булмаска, табам мин бер ир әгәр теләсәм!» – дип әйтә идем. Һәм таптым да. Газинурны очраттым, – дип сөйли башлады яңа танышым үз кыйссасын.

Ничек танышулары – аерым хикәя. Ул вакытта Гүзәлия апа санитарка булып Теләче больницасында эшләгән. Ә Газинур абый – шушында ук столяр булган.

– Мине ул вакытта бик каты итеп ирем кыйнаган иде, әти: «Кызым, сине үтереп туктый бу, аерыл!» – диде. Чынлап та, балталар, пычаклар тотып кыйный иде. Шул ук вакытта Газинур белән сөйләшеп йөри башладык. Ул да аерылган, бер баласы бар… Ирем белән аерылдым да, Газинур белән кушылдым. 9нчы май көнне парадка баргач, сорадым: «Әгәр без кулга кул тотынышып йөрсәк, сиңа беркем дә сүз әйтмәсме?» – дидем. Каршы килмәде. Җитәкләшеп уздык та, тау башына мендек. Шунда төртеп күрсәтте: «Менә, өй сала башладым, диварлары бар инде. Быел түбә ябарга телим», – ди. Мин дә июнь аенда отпускыга чыгарга тиеш идем, ул: «Әйдә, кил миңа, булышырсың, осталарга ашарга пешерерсең», – диде. Ризалаштым. Осталарны ашатырга килә башладым. Шуннан башлангандыр да безнең мәхәббәт тарихы. Гел бер-беребезне: «алмам», «матурым» дип йөрттек. Бөтен туганнар шакката иде. Аннан Газинур да: «Әйдә, бергә торыйк», – дип, үзенә чакырды. Бу – 1997нче еллар иде, – ди әңгәмәдәшем.

Үзенә чакырды дигәч тә, Газинур абый Әхмәтҗановның да ул вакытта бүген кереп тормыш итәрлек өе булмаган бит әле. Өйне алар бергә күтәргән. Ярым-йорты гына торган, төзелеп тә бетмәгән йортның 3 метр квадратлы бер бүлмәсендә бергәләп яши башлаганнар. Бергәләп диюем: Гүзәлия апа өч бала әнисе булса да, бу вакытта олы кызы кияүдә, бер улы – армиядә, үз янында 5 яшьлек төпчек малае гына булган. Өчәүләп шул кечкенә бүлмәдә яши башлаганнар.

– Шартлар гел булмады: йоклаганда пәлтәләр җәеп, шуның өстенә ятабыз, тәрәзәләргә рамнар да куелмаган иде, одеяллар кыстырып, кайсына пленкалар гына ябыштырып, шулай кыш чыктык. Юклык заманы бит, – дип искә ала бу вакытларын Гүзәлия ханым Әхмәтҗанова.

Шулай матур гына яшәгәннәр, өйне дә күтәреп бетергәннәр, шушы көнгә кадәр, уртак акчалары белән өч мәртәбә ремонт ясаганнар. Газинур абый шабашкаларда йөреп акча эшләгән, Гүзәлия апа да аңа ярдәм иткән. Ишекләр җыярга, штукатуркаларга өйрәнгән. Уртак акчаларның барысы да йортка, яшәгән куышларын уңайлы, әйбәт итүгә тотылган.

Тик 2014нче елда, гаиләнең бер чите кителә башлаган.

«ЕГЫЛГАННАН СОҢ ҮЗГӘРДЕ»

Гүзәлия ханым сөйләвенчә, ире ул елны Азнакай шәһәренә чираттагы шабашкасына киткән булган.

– Алдан мин аның кая китүен белмәдем дә, «Мамадышка барам», – дип чыгып киткән иде, югыйсә. Ялганы тотылды: Азнакайда бер объектта эшләгәндә өченче каттан егылып төшкән. Реанимациягә яткырдылар. Җиде умырткасы, 9 кабыргасы, калак сөяге сынды, шулай да исән калды. Сөендем. 30 мең сум кредит алып, янына кайттым. 18 көн карадым үзен. Шул карап ятканда да, палатадагылар әйтә иде: «Син табиб чакырырга чыгып китәсең, ул телефонын ала да: «Аждаһа хәзер бераздан кереп җитә», – ди. Синең турыда кемгәдер шулай сөйли», – дия иде. Сөяркәсе булгандыр инде… Азнакайда ятканнан соң, өйгә алып кайттык, кымшанырга да ярамады аңа, шулай карап, аякка бастырдым үзен. Ә ул рәхмәт әйтәсе урынга миннән качып, кемнәр беләндер телефоннан сөйләшә башлады. Хатын-кызлар белән сөйләшкәнен белә идем. Берсе белән таныштым да әле хәтта. Ул аңа үзенең өйләнгән булуын әйтмәгән. Алдап йөрткән димәк ул хатынны. Җитмәсә, миңа 21 ел бергә яшәп, бер бүләк алганы булмады, хәтта трусик та! Ә аңа аш бүлмәсендә йөри торган тапочки алып биргән! – дип сөйли Гүзәлия ханым.

Өйдә тавыш чыга башлаган. Ир белән хатын арасында мондый аңлашылмаучанлыклар 5 ел тирәсе барса да, «аерылышабыз» дигән сүзне ир быел гына әйткән. Әйтеп кенә калмаган, гариза ук язып илтеп биргән. 19нчы ноябрьдә исә, бу уңайдан судлары булды.

– Аның апасының ире – җизнәсе быел сентябрь аенда гына Теләчедә глава булды. Хәзер шуңа канатланып йөри ул, ни эшләсәм дә, батар әле, дигән кебек. Миннән аерылып, мине урамда калдырмакчы, куып чыгармакчы була. Йорт та, җир дә аның исеменә яздырылган. Үзем артыннан йөреп яздырдым, кем белгән бер көн килеп шушылай аерылышырбыз, дип. Ирем миңа болай ди: «Мин аерылышам да, китәм, ничек яшәгәнсең, шулай яшәп кал бу өйдә», – ди. Әгәр минем исемдә бер әйбер дә юк икән, ничек тыныч күңел белән яшим ди анда? «Икенче көнне үк кайтып керәсең дә, өйне сата аласың, яки берәр хатын-кыз белән кайтып, мине куып чыгара аласың», – дим. Ул һаман: «Ничек яшәгәнсең, шулай яшә», – ди, бүтән бер сүз дә әйтми. Мине шулай мыскыл итә. 74 квадрат метрлы, залы, ике йокы бүлмәсе, аш бүлмәсе, тагын кечерәк аш бүлмәсе, бәдрәфе, верандасы булган бу йортны 1997нче елдан бирле минем хезмәт белән бергә салдык. Бу хуҗалыкны бергә торгыздык, ә хәзер миңа берни дә бирәсе килми. Мин аның аерылышырга гариза бирүен дә соң гына белдем. Шуны белүгә җизнәсе янына – районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов янына кердем. Аның белән уртаклаштым. «Ярар, Гүзәл, өеңә кайт, сөйләшеп карарбыз Газинур белән», – диде. Ләкин җавап булмады, – ди Гүзәлия ханым.

…Аерылышу чигенә җиткән булсалар да, хуҗалыкларын әле дә бергә алып баралар икән. Терлекне дә бергә карыйлар, ашаулары да бергә. Бер генә әйбер элеккегечә түгел: хәзер Газинур абый үзен ирекле кош кебек хис итә, кайчан һәм кая тели, хисап бирми генә чыгып китә, үзенә уңайлы вакытта гына кайтып керә икән. Монысы да проблема түгел әңгәмәдәшем өчен:

– Ярар, бер түбә астында яшәсәк тә сүзем юк, аерылышкан булсак та. Әшәке кеше түгел бит ул Газинур үзе. Минем кулда милкем булу турында кәгазем генә булсын, җаным тынычрак булыр, – ди ул.

Әйе, Гүзәлия апага өй генә түгел, иренең элеккеге мәхәббәте, җылысы кирәк булуы сизелә. Тик монысын үз теле белән әйтми, өйне миңа яздырсын, дию белән генә чикләнә. Шулай да, бер түбә астында яшәсәк, элеккеге тормышыбыз бәлки кире кайтыр дигән өмет тә сизелә сүзләрендә.

Ә Газинур абый Әхмәтҗанов бу хакта ни уйлый, ул өйне уртаклашырга әзер микән соң? Моны белү өчен үзенә шалтыраттык.

Изображение удалено.«МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘП БУЛМЫЙ»

Газинур абый безнең шалтыратуны өнәп бетермәде кебек. Беренче минутларда бик коры сөйләште. Әле үзенчә, бу язманы язудан ваз кичүемне теләде. Хәтта, җизнәсе – Теләченең яңа главасы исемен дә телгә алып, куркытмакчы булды. Соңыннан судка бирү белән янады. Имеш, аның репутациясен бозабыз икән. Газинур абый, «Безнең гәҗит» кешенең репутациясен каралту белән шөгыльләнә торган газета түгел. Безне укыганыгыз юктыр, укыганыгыз булса, болай фикер йөртмәс идегез. Ике якка да сүз бирү тиешле булганга шалтыраттык без сезгә. Әңгәмәбезне дә, үзгәртмичә бирергә булдым.

Газинур абый, редакциябезгә хатыныгыз Гүзәлия ханым килгән иде. «Ирем аерылышып, мине өйдән куып чыгарырга тели», диде…

– Беренчедән, беркем дә аны өйдән куып чыгарырга уйламый. Икенчедән, сары матбугат икәнсез – сак булыгыз! Шундый хәл булды: ике ел элек бер газетадан журналистлар килде дә, бертуган абый турында ялган язып чыктылар да, абый шуннан соң озак тормады, үз-үзенә кул салды. Районда минем дә кем икәнемне беләләр, Гүзәлиянең дә. Өченчедән, аерылышу өчен гаризаны мәхкәмәгә үзем бирдем, егерме ел гына түгел, илле елдан соң да кешеләр аерылыша. Әгәр аларның арасында мәхәббәт юк икән, нишләргә? Хәтта Президент Путин да, ике баласы була торып, аерылды, ә безнең балабыз да юк. Әгәр арабызда мәхәббәт юк икән, ник интегергә? Кеше бит бер генә туа… Мин бит әле шигырьләр дә язам. Искиткеч шигырьләрем туа. Төрле җырчылар белән эшлим, радиодан да яңгыраталар мине. Китабымны чыгармакчы булам. Аллага шөкер, төшеп калган кеше түгел мин. Менә берсен сезгә дә укыйм әле:

Алган чакта тәнгә җәрәхәтләр

Ходай бәлки өстән күргәндер,

Син бит җаным миңа бу дөньяда

Син бит иң кадерле, бердәнбер…

Сүзегезне бүләм, бу шигырегезне Гүзәлия апага багышлаган идегезме соң? Ул сезне егылып төшеп җәрәхәтләнгәч, озак вакытлар карадым, диде бит…

– Можно без комментариев? Сез моны гәҗиттә бастырасызмыни? Минем адвокат сезгә шалтыратыр, «давайте будем адекватными», монда мин генә түгел, әллә кемнәр аерылып тора. Минем туган: Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның терлекчелек буенча элеккеге «замы» – Нәҗип Нәкыйпович бүгенге көндә Теләче районының главасы булып тора!

Шуннан? Ул сезнең кан кардәшегез түгел бит, җизнәгез генә. Сез ул туганыгызга аркаланмагыз, минем дә глава туганнарым бик күп, монда аның ни катнашы бар?

– Туктагыз, мин әйтеп бетермәдем бит әле. Хатын мине куркыта, глава җизниеңнең репутациясен бетерәм, ди.

Сезнең җизнәгезнең бу эшкә ни катнашы бар соң, хатыныгыз анда кияүдә идемени? Миңа бу очракта сезнең җизнәгез кызык түгел… Андый главалар бездә 43.

– Аңлагыз сез, хатын мине куркыта. «Әгәр аерылышасың икән, өйне миңа яздырмыйсың икән, мин ул йортны яндырам», – дип куркыта. Бөтен сүзләре дә диктофонга яздырылган, теләсәгез җибәрәм. Җизнинең дә репутациясенә тап төшерәчәкмен, ди бит ул. Җәй буе шушы хатынның кыланышлары аркасында кан басымым күтәрелде. Аннан соң, кешенең тормышына ничек кереп була, аңлатыгыз, телефонымнан кемнәргә шалтыратканмын – номерларын алган да, бөтенесенә шалтыратып чыккан, араларымны өзде… Бер көнне күрше авылга кунарга киттем. Кайттым да, башланды: чыкмакчы булам, ишектә басып тора. Кит, дигән идем, балта алды да, «Мин хәзер үземне чабам», – дип, аягына кизәнә. Балтаны тартып алдым да, участвковыйга шалтыраттым. Әллә ниләр уйлап чыгара. Аның өчен мин аралашкан бөтен кеше дә сөяркә.

Газинур абый, аерылышканнан соң мөлкәтне ничек бүлешергә уйлыйсыз?

– Мин аңа әйттем: «Сине беркем дә урамда калдырмый, эш коралларымны алам да, мин чыгып китәм, ә син кал», – дидем. «Мин синең белән бүтән яши алмыйм», – дидем. Ә өйгә килгәндә… Мин бу өйне 1995нче елда сала башладым. Ул килгән вакытта өй минем түбә астында иде инде. Бөтен материалларын үзем таптым, үзем эшләдем. Кулларым алтын, Аллага шөкер. Гүзәлия ул бары тик артка ияреп бара торган арба гына. Суд булуга мин чыгам да китәм, тик өйне тулысынча аңа яздырмыйм, теләсә нишләсен, – диде әңгәмәдәшем.

Газинур абый бу шалтыратудан соң, берничә аудиоязма җибәрде. Аларны ул Гүзәлия апага сиздерми генә яздырып барган булган. Аудиоязмаларның эчтәлеген тулысынча язмыйм, чөнки аларны тыңлау да куркыныч. Гүзәлия ханым чынлап та, ирен төрлечә шантажлый, өйне ут төртеп яндырам, аягымны балта белән чабам, дигән сүзләр әйтеп куркыта. Газинур абый исә, гел: «Мин бит сине өйдән кумыйм, яшә. Әйдә сатыйк өйне, 2 миллионга сатсак, сиңа бер миллион бирәм, берсен үзем алам», – дип тә карый, тик хатынының үз туксаны туксан. «Мин моның сатылуын теләмим. Мине кума!» – ди.

Бу парның аерылышканнан соң мөлкәте ничек бүленәсен, суд хәл итә. Тик уртак табылган мал: «общенажитое имущество» дигән әйбер бар, шуңа күрә, билгеле, йортның яртысы Гүзәлия ханыма тиешле. Әгәр дә йортны сатып, кергән акчаның яртысын аласы килми икән, башка юл бар. Йорт суммасының яртысы кадәр булган акчаны бирсен Газинур абыйга, аның өлешен сатып алып, йортны үзенеке итсен, башка төрле ысул юк. Аерылышу чигенә килеп җиткән ирнең хатынына бүләк ясыйм дип, тулы бер өйне күчереп яздыртачагы бик шикле шул…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Теләче – Казан

Комментарии