- 24.03.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №12 (21 март)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
«Бер ай инде фатирыбызда чиләк һәм табак шалтыраган тавыш тынып тормый. Әче таңнан кәстрүлләрне тартып чыгарып, су җылытырга куябыз: башта балаларны юындырырга кирәк, соңыннан үзең юынасы… Су җылытып, юыну бүлмәсе тирәсендә чабыша торгач, вакыт үтә дә китә. Эшкә соңга калмыйк, дип, иртәнге сәгать 4тә үк торабыз хәзер. Шәһәр җирендә яшәп, бу көнгә калырбыз, дип уйламаган идек. Исәнме, авыл!»
Казан шәһәренең Бондаренко урамы, 5нче йорт адресында яшәүчеләр сөйли моны. Аларның хәле, чынлап та, мактанырлык түгел. Эссе җәйдә дә бер ай җылы сусыз торып тилмерәсең, ә монда кыш уртасында халыкны газсыз һәм җылы сусыз калдырганнар. Нәрсә өчен? Сорауга җавап бар, әмма аңа ышанырлыкмы соң?
КИСӘТЕП ТОРМАГАННАР
Вакыйгалар гыйнвар ахырында башланган. Гыйнварның 25ендә 80 яшьлек Илдар Сафин, көндез ашап алгач, табак-савытларын юып куярга уйлый. Бу йортка кайнар су торбалардан килми, шул сәбәпле, краннан килгән салкын суны җылытыр өчен, йорттагы фатирларга газ колонкалары көйләнгән. Савыт-сабасын юып бетерә алмый пенсионер – колонка суны җылытмый башлый. Газы сүнә. Нәрсә булганын аңламыйча, карт подъездга йөгереп чыга.
– Карасам – Казан шәһәре газ оешмасы хезмәткәрләре басып тора. «Ни булды»? – дим. – Әллә авария-мазармы?» «Юк, барысы да яхшы», – диделәр. Кире фатирыма кереп киттем. Ә алар газ торбасын кисәргә килгән булганнар икән. Плитәмне кабыза алмый аптырагач кына белдем газ торбасының киселгән булуын. Ашарга да пешереп булмый, чәй дә куеп җибәрә алмыйсың, җылы су да юк, газ булмагач. Бер атна әнә шулай тилмерттеләр. Дус карчыгым янына барып ашап йөрдем инде. Нишләргә иде соң тагын? – дип сөйли ул. Аның сүзләрен күршеләре дә җөпли. Чыннан да, бер атна буе кем кафеда, кем туганнарында ашап йөргән. Газ булмаган.
Бер атнадан соң йортның плитәләренә газ җибәргәннәр анысы. Ләкин суҗылыткыч газ колонкаларына – юк. Шуннан киткән чират буенча: февраль башында икенче подьездда яшәүчеләр газсыз калган, ә 13нче февральдә беренче подъездның да газүткәргеч торбалары кисеп ташланган.
Шул вакыттан бирле бу өч йортта яшәүчеләр көнен «Хәерле иртә!» дип түгел, «Су җылытырга кирәк!» дип башлый.
Башта, билгеле, газсыз калуларын техник сәбәпләр аркасындадыр, вакытлычадыр, дип уйлаган халык. Чын сәбәбен каян белсен инде: фатирларны газсыз калдырыр алдыннан, фатир хуҗаларының берсен дә кисәтүне кирәк дип тапмаганнар бит. Берни дә белмичә, газ колонкасының кабынуын көтеп, җылы суга тилмереп, берничә көн яшәгән әле мондагылар.
– «Ә» дә юк, «б» да юк, юк «кикрикүк!» дип әйтүчесе дә! Барысын да үзебез төрле оешмаларга шалтырата башлагач кына аңлаттылар. Йортыбызның идарә компаниясе, моңа кадәр беркемгә билгеле булмаган «Жилсервис» ҖЧҖсе белән килешү төзегән. Янәсе, «Жилсервис»тан кешеләр килә дә, йортның морҗаларын (дымоход) чистарта. Бу чистартулар барышында, имеш, безнең йортның җитди кимчелеге табылган. Фатирдагы сөрем газлары, морҗадан чыгасы урынга, вентиляция тишеге аша кире үзебезгә кереп бара икән. Имеш, бу йорт төзелгән вакытта ук төзүчеләр җибәргән хата, төзелеш брагы, һәм, янәсе, гомер буе без сөрем газлары сулап яшәгәнбез. Хөрмәтлем! Безнең бу йортта яшәвебезгә 46 ел! Шул гомер сөрем газы суласак, күптән үләр идек инде, – дип сөйли Нина Егорова.
Ул гына түгел, мондый хәлнең була алуына йортта яшәүчеләрнең берсе дә ышанмый.
Газлар өзелеп, чиләкләр шалтырый башлаганга бер ай тулгач, идарә компаниясе, ниһаять, биредә яшәүчеләр белән очрашырга карар кыла. Халык белән очрашуга оешмаларының баш инженерын җибәрәләр. Инженер аңлата: еласагыз да юк, сорасагыз да: йортны газ колонкаларыннан барыбер аерачаклар. Һәм алга таба ничек яшәргә, дигән сорауга бу инженер үз вариантларын тәкъдим иткән. Аларның кайсысына гына тукталырга уйласалар да, чыгымнарны йортта яшәүчеләр үз кесәсеннән түләячәк.
Бондаренко урамының 5нче йортында яшәүче Казанлылар бер үк фикердә: бернинди төзелеш брагы да, сөрем газлары белән агулану куркынычы да юк. Алардан бары тик акча суырырга гына телиләр.
БЕЗ ЗАРЛАНМАДЫК
Йортта яшәүчеләр бу хәлләргә күз йомып кына утырмый анысы. Прокуратурага да, торак инспекциясенә дә зарлы хатларын юллаган инде алар. Әлегә җавап алмаганнар. Әмма, күрәсең, хатларның йогынтысы булгандыр: Бондаренко урамындагы 5нче йорт халкын узган атна уртасында Казан шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетына чакырдылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әллә чынлап та аңлады газсыз яшәүчеләр хәлен, әллә киләчәктә ризасызлык белдереп митингка чыгучылар булмасын, дип сагайды: халыкны яклау позициясенә баскан иде. «Бу гади генә очрак түгел, шуңа күрә без җитди карап, аны төрле яклап өйрәндек, проблеманы хәл итү юлларын эзләдек. Аларны таптык та, бугай. Шуңа бу хакта сөйләшү өчен чакырдык үзегезне», – диде ул. Һәм үзенең сөйләвен тәмамлап, әлеге дә баягы «Жилсервис» ҖЧҖсе җитәкчесенә сүз бирде: аңлат, янәсе, ни өчен халыкның газын өзделәр?
Илнур Шәйхетдинов исемле җитәкче аңлатырга тырышып карады анысы. Бу йортта яшәүчеләрдән зарлы шалтыратуларны күп кабул иткәннәр: өйдә газ исе килә, дип зарланучылар шактый булган, шуңа алар йорт морҗаларын, вентиляция системаларын тикшерергә булганнар. Тикшерә торгач шул ачыкланган – бу ике канал бергә кушылган яки тоташкан урыннар булу сәбәпле, морҗа аша чыгарга тиешле сөрем газы вентиляция юлына барып керергә мөмкин, шул сәбәпле кемнәрдер исереп, үләргә мөмкин, бу хәл зур куркыныч тудырырга мөмкин… Кыскасы, «мөмкин»нәр күп булды монда. Шәйхетдиновның адәм аңламастай терминнар кушып сөйләвен тыңлап торгач, түзмәде, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе шелтә ясады үзенә: «Син моны кешечә генә аңлата аласыңмы соң ул? Моны бит мин дә аңламыйм! Халык та аңламый. Шуңа шаулаша бит алар!»
Халык аңламаганга түгел, башкага шаулашты: Шәйхетдиновның чыгышындагы «газ исеннән зарланып шалтыратучылар булды» дигән җөмлә ошамады аларга.
– Кем зарланды? Әйтегез әле миңа шуны! – дип торып басты Нина ханым Егорова.
– Мин сезнең бу соравыгызга әлегә җавап бирергә әзер түгел, –дип башын иеп куюдан башка чарасы калмады эксперт оешма җитәкчесенең. Нина ханымның чыгышын ялкынландырып җибәрергә шушы сүз җитә калды.
– Сез бит хәтта кем зарланганын да әйтә алмыйсыз! Ә мин алам! Башымны кисәргә бирәм – бер кеше дә зарланмады! 45 ел яшәдек, шәһәрнең газ оешмасында да тилеләр утырмый, газ исе чыкса, күптән бу хакта белерләр иде. Ә сез әле ике ел элек кенә оешкан! Сез вентиляция тишеге белән морҗага карап кына, газларын өзәргә кирәк дигән нәтиҗәне ничек ясый алдыгыз? Һичьюгы сөрем газы булу-булмауга фатирлардагы һаваны тикшереп карарга кирәк иде! Газны өздергәнче!
– Безгә кеше гомере кадерлерәк! – дип акланды Шәйхетдинов. Аның бу сүзе урынсызрак әйтелде кебек. Сиксән яшьлек картларны ашарына пешерә алмаслык шартларда калдырган оешма җитәкчесенә мондый купшы сүз сөйләп тору килешми лә инде!
– Ярар, әйдә, пафоссыз гына анда! – дип кычкырып җибәрде бу сүзләрне ишеткәч, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин да. Һәм, халыкның күңеленә тагын да ныграк үтеп керим, дипме, купшы сүз сөйләүгә үзе күчте: «Моны яхшы ниятләрдән генә эшләгәннәр сезгә. Куркынычсызлык кагыйдәсе дигән әйбер бар. Әгәр морҗагызда дефект бар икән, тагын нишләп булсын инде? Шәһәрнең газ оешмасы килгән дә өзгән газыгызны. Сезгә бит беркем дә зыян китерергә теләмәгән. Бәла була күрмәсен, дип шулай эшләгәннәр. Гыйнвар аенда гына казанлыларның сөрем газына агуланган 5 очрагы булган иде. Мөгаен, шуңа күрә шундый кискен карар кабул иткәннәрдер. Сөткә авызлары пешкәч, суны өреп кабулары булгандыр, бәлки…
Менә шулай шул бездә. Башта эшлиләр, аннан уйлыйлар. Сөрем газы фатирга керергә мөмкин, кеше исерергә мөмкин, дип фикер йөртү – эш түгел инде ул. Үткәр син экспертизаңны, дәлиллә – чынлап та газның, урамга чыгып китмичә, кабат фатирга керүен, кешеләрнең гомеренә куркыныч янавын. Анык һәм расланган дәлилләр юк бит. Мөмкин, дип, кешене атна буе ач, айлар буе җылы сусыз утырту эшме? Шуңа уйлый ул халык: ник болай безнең гомеребез өчен борчыла соң әле бу 2016нчы елда төзелгән оешма? Безнең идарә компаниясеннән аерылып чыккан контор булганга күрәме? Әллә берәр нинди акча эшләү әмәлен уйлап тапканнармы биредә оешма җитәкчеләре? Әйтик, морҗаны төзәтү өчен, хөкүмәттән күп итеп акча сорыйсың. Яки, халык кесәсеннән түләтәсең… Шик туарга урын да бар шул монда.
Мәсьәләне бер атна эчендә чишәргә тырышырбыз, диделәр халыкка. Ә алар шуңа өметләнеп кайтып китте. Бу вакыйгадан соң бер атнага якын вакыт үтте дә инде, әмма үзгәреш кенә юк. Су ничек салкын булса – шулай салкын, иртән чиләкләр ничек шалтыраса – шулай шалтырый. Күрәсең, җитәкчелек бу проблеманы хәл итүгә кайсы яктан тотынасын да белеп бетермидер әле. Менә шулай була ул, кычытмаган җирне кашысаң. Вентиляция тишеген тикшерәләр, имеш. Эш күрсәтергә теләсәгез, бу йортның канализациясен тикшерегез сез, әфәнделәр. Югыйсә, елга икешәр мәртәбә ташып чыга, дип зарлана халык.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии