Алдадым – котылдым димә, чыны алдыңа килер…

Алдадым – котылдым димә, чыны алдыңа килер…

Начар юллар, сусызлык һәм күпер булмау… Бу мәсьәләләр буенча шалтыратучылар шактый безгә. Мөрәҗәгатьләрнең кайсыларындыр урынга барып, кайберләренә телефон аша ачыклык кертергә тырышабыз. Җитәкчеләрнең «булыр, без моның өстендә эшлибез», дигән буш вәгъдәләренә генә ышанмыйча, сорауга төгәлрәк җавап бирүләрен таләп итәбез, тик барыбер күп очракта юмалап куярга тырышалар. Берсендә шулай Балтач районыннан шалтыраттылар. Эссе җәй, ә эчәргә су юк – укучыбызның проблемасы шундый иде. Ачыклык кертү өчен сусыз җирлекнең башлыгына шалтыраттым.

– Су кертергә акча каралмаган. Бездә бит чишмәләр бар, шуннан су алсыннар!

– Ике чишмәгез бар икән шул. Алары да каралмаган диделәр, –дим, мондый гына җавапның канәгатьләндермәвенә ишарәләп.

– Сез кайдан беләсез аны? Килеп карагыз – икәү генә түге-е-ел!

– Ничәү соң, санап күрсәтегез әле?

– Тәк. Тау башында берәү бар, авылны чыкканда тагын берсе…

Җитәкче тынып калды.

– Беттемени? – дим, аптырап. Әле күңелемнән «ике генә чишмә бар бит» дип шалтыраткан укучыбызны дөрес мәгълүмат бирмәвендә гаепләп тора идем.

– Бетте…

Менә шулай безнең күзгә төтен җибәрергә торучы җирлек башлыклары да бар. Бу татлы ялган өчен аларны тиргәргәме, юкмы – белмәссең. Район бюджетын ничек бүлгәләү турындагы фәрманны авыл җирлеге башлыгы бирми бит. Ул югарыдагылардан узып, әллә ни кыра алмый. Өйдәге чүпне тышка чыгармыйм дип, ярар, җирлек башлыгы ялганласын да, ди. Тик менә балаларны намуслы яшәргә өйрәтергә тиешле мөгаллим кеше ялган җавап бирсә, нишләргә?

«СӨЙЛӘҮ МАНЕРАҢНЫ ҮЗГӘРТ!»

Укучыларыбыз белән турыдан туры элемтәдә аралаша торган чәршәмбеләрнең берсе иде ул. Казан шәһәреннән Рифат әфәнде Җамал шалтыратып: «Чаллыдагы 2нче татар гимназиясенең диварында чиркәү рәсемнәре бар дип язма чыккан иде, алар кем кушуы буенча ясалды, хәзерге вакытта да шул килеш торалармы?» – дигән сорау бирде. («Алло Безнең гәҗитме?», «Б.Г», № 36, 7 сентябрь, 2016). Гадәт буенча, бу сорауга җавап алу өчен мин Чаллыдагы шушы татар гимназиясенә шалтыраттым. Белем йортының директоры урынында булмау сәбәпле, укучыбызның соравына гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Мирзанур кызы Харисова җавап бирде. «Безнең монда бернинди катнашыбыз да юк. 90нчы елларда ук ясалган рәсемнәр ул, алар без бу бинага күчеп килгәндә үк бар иде инде. Чиркәү рәсемнәренең эчтәлеге татарны мәсхәрә итү түгел, биредә тарихи вакыйгалар турында сүз бара иде. Рәсемнәрне юк иттек – өстеннән буяу белән буяп куйдык. Ышанмасагыз, килеп карагыз», – дигән иде ул.

Берничә көннән телефоныма Чаллыдагы хәбәрчебез Наилә ханым Вилданова шалтыратты.

– Айгөл, «Безнең гәҗит»не укыдым да, шаккатып торам менә. Кичә генә шушы мәктәптә булып кайттым бит – чиркәүләр урынында! Сезне алдаганнар бит, үскәнем! – диде ул, тел шартлатып.

Алдадым, котылдым димә – чыны алдыңа килер, дигән мәкаль бар бит. Энҗе Харисованың «ышанмасагыз , килеп карагыз!» дигән сүзләрен истә тотып, икенче көнне үк Чаллыга кузгалдым.

…Өч катлы зур гына бинада урнашкан белем йортының ишек төбенә килеп җиткәч тә, балаларның үзара русча сөйләшүләренә игътибар иттем. «Бу икенче гимназияме?» дигән сорауга ике укучы: «Да», – дип җавап бирде. Бәлки гимназия эчендә башка хәлдер? Юк, коридордагы балаларның да ана телендә аралашканын ишетмәдем. Акрын гына директор бүлмәсенә таба атладым. Сәер инде: бер карасаң, белем йортының татар гимназиясе булуы күзгә бәреп тора: бүлмәләр янындагы: «директор урынбасары», «хезмәткәрләр өчен», «дәресләр челтәре», «малайлар бәдрәфе» кебек элмә такталарга карап әйтүем. Тик татар мохите тудырылган бу бинада белем алучылар, ни кызганыч, урысча аралаша булып чыкты.

…Гимназия директоры Фирдүсә Фәнәвис кызы урынында юк иде. Шуңа күрә мине кабат Энҗе ханым янына җибәрделәр. Урынбасар белән исәнләшеп, нинди максат белән килүемне сөйләдем.

– Энҗе Мирзануровна, хәтерләсәгез, без сезнең белән гимназиягезнең диварындагы чиркәү сурәтләре турында сөйләшкән идек… Сез ул рәсемнәрне буядык, дидегез. Ышанмасагыз, килеп карагыз, дип чакырдыгыз. Без ышанмадык, кайтып күрик дидек. Буялган урынны карарга мөмкинме?

Завуч ханым башта «мин директордан башка берни дә күрсәтмим», дип карышты. «Үзегез чакырып кайтардыгыз бит», –дигәч исә, сүзне бүтәнчәрәк башларга булды.

– Әйдә, үскәнем, моны тыныч кына эшлик әле. Җинаять кылган кеше кебек итеп сөйләшмәгез минем белән. Мин инде бу мәктәптә күптән эшлим! Мин «ышанмасаң, килеп кара», дигән сүз әйтмәдем.

– Сөйләшүебез диктофонга яздырылган бит, теләсәгез, тыңлата алам?

– Нишләп сез шулай сөйләшәсез соң бүген? Гомумән, теге көнне дә әллә ничек гаепләп сөйләштегез. Балакаем, җинаятьчемени без? Әйдә, сөйләү манераңны үзгәрт әле, дусларча гына сөйләшик!

Үземне кабат мәктәп елларына кайтып, парта арасына кереп утыргандай хис иттем. Энҗе Мирзануровна мине мәктәп укучысы итеп кабул иттеме – тиргәп акылга утыртмакчы булды. Алдан ук шуны әйтим: «Б.Г» журналистлары нинди генә мәсьәлә буенча йөрмәсен – җитәкчеләр белән әңгәмә вакытында һәрвакыт нейтральлек саклый. Нәфрәтләнү, тавыш күтәрү, кычкыру һәм кешене түбәнсетү безгә хас әйберләр түгел. Шуңа күрә минем тыныч кына нинди мәсьәлә буенча, ни өчен килүемне аңлатып торганга завучның болай «кабынып китүе» бик аптыратты. Эш монда нинди манерада сөйләшүдә түгел, башкада иде. «Ышанмасагыз килеп карагыз», дигән сүзләрен әйткәндә бу ханым безнең чынлап та шушы әйберне күрү өчен генә дип, Чаллыга кайтачагыбызны башына да китереп карамаган булгандыр. Ә инде кайтып төшкәч, ялганының ачылуыннан куркып, мәсьәләне көйләп-чөйләп кенә хәл итәргә уйлагандыр, бәлки.

Мин әнә шулай фикер йөрткән арада, урынбасар тавышын йомшарта төшеп: «Утырып тор, үскәнем», – диде дә директорны эзләп чыгып китте.

«ЧИРКӘҮ БУЯДЫК, ДИМӘДЕМ»

Утырып торасы килми иде. Аз булса да гимназия белән таныша торыйм дип, Энҗе ханымның бүлмәсеннән коридорга чыктым. Каршыда гына юл йөрү кагыйдәләре турындагы плакатлар эленеп тора, шуларны укый башладым.

– Балакаем, бу элмә такталарга «русча язылган икән», дип карап тормагыз. Аны Казаннан бөтен мәктәпләргә дә шундыен җибәрделәр. Сүндер диктофоныңны, мин болай сөйләшә алмыйм!

Җитәкче «сез шулай дип әйттегез бит, менә, яздырылган, тыңлатыйммы», дигән сүзләрне кабат ишетүдән курыкты, күрәсең.

…Завуч мине рәсемнәр төшерелгән диварны күрсәтергә алып китте. Тик аңа кадәр бу сурәтләрнең кайдан барлыкка килүен аңлатырга тырышты.

– 1989нчы елда, татар мәктәпләре барлыкка килә башлагач, ике татар мәктәбе кушылып, шушы бинага күчте. Бик танылган Ким Сафиуллин исемле рәссам бар. Бу сурәтләрне күченгән чакта ул ясаган иде. Төшермәгез, нәрсәгә төшерәсез ул диварны фотога?

– Ник, төшерсәм нәрсә булган? Әллә күрсәтергә ярамый торган әйбер бармы?

Миңа гаеп эзләп йөрүче кирәкми, төшермәгез! Менә ул сез әйткән рәсем. Монда Казан алыну тарихы сурәтләнгән. Йә, нинди начарлыгы тия? Монда үзебезнең мәчетләребез дә ясалган, русның чиркәүләре дә… Кай җире начар? Монда бернинди начар әйбер дә юк!

– Энҗе ханым, сез бит бу чиркәүләрне өстеннән буядык дигән идегез?..

Җитәкче кулы белән бер чиркәүнең манарасына төртте:

– Тавыш чыга башлагач, менә монсының тәресен буяп куйдык. Ләкин соңыннан ата-аналар: «Бернинди зыяны да юк», – диде. Шул гына. Зур тәре иде анда. Ну аның бит инде начар әйберсе юк. Төшермәгез дим карточкага!

Ничек төшермисең инде? Монда мөселман балалары укыган гимназиядә тәреләр ясалуны мактап торалар, ә син төшермә, имеш! Күрсәтергә ярамый торган әйберегез бар икән, өстеннән буяп куегыз, беркем дә килеп төшереп йөрмәс.

Завуч ханымның дулкынлануы сизелде… Ул әллә үзен, әллә мине «начар әйбер юк», дип ышандырырга тырышса да, бирәсе сорауларым шактый иде.

– Энҗе Мирзануровна, чиркәүне буядык дип әйткән идегез бит сез. Тәре турында сөйләшмәдек лә сезнең белән?

– Чиркәүне буядык димәдем мин, балам. Чиркәүне буярга хакыбыз юк бит безнең. Тәрене дидем мин. Тәрене дидем!

Менә тагын бер мәртәбә алдап ташладылар. Мин җитәкчегә шалтыраткан вакытта сорауны чиркәү турында биргән идем, болар диктофонга да яздырылган. Чиркәү буялган диделәр. Хәзер бер манарадагы тәрене сөртеп ташлау чиркәү буяу дип атала микән? «Безнең гәҗит» укучыларын да алдау булып чыга инде бу, мине генә түгел. Завуч минем эндәшми генә карап торуымны күреп, дәртләнеп сөйләвен дәвам итте:

– Кемнеңдер фикерләве тар икән, монда мәктәпнең гаебе юк. Ким абый татар тарихын менә шулай итеп биргән иде. Бу – татарның акыллы, белемле, зыялы икәнен күрсәтә торган әйбер. Кай җире начар? Яркие цвета!

Телефон аша әңгәмә вакытында «бу сурәтләр без бинага күчкәндә үк ясалган иде», дип аңлаттылар. Тик туксанынчы елларда, әле гимназия яңа бинага күчкән генә вакытта биредә эшләгән бер укытучы белән сөйләштем. «Без килгәндә бер рәсем дә юк иде анда, тоташ ак стена иде. Сентябрь аенда төшкә чаклы шушы диварларны агарттылар, төштән соң гына балаларны укыта идек», –дип сөйләде ул. Бу хакта урынбасарга әйткәч, кабат мин ялганчы булып калдым. «Мин сезгә без күчкәндә бу рәсемнәр бар иде дип әйтмәдем», – диде Энҗе ханым. Чиркәү рәсемнәренең кайчан да булса сөртеп ташланачагына ышанычым тәмам бетте бу сөйләшүләрдән соң. «Кай җире начар?» дигән сорау белән бу мәсьәлә йомыла икән, димәк өмет аз.

ТАТАРЧА УКЫТАЛАР, ИМЕШ

Мәгариф министрлыгы тарафыннан Чаллының 2нче гимназиясендә беренче сыйныф укучыларын тулаем татарча укыту хакында фәрман бирелгән иде. Тик үзегез аңлыйсыздыр, фәрманнар күп бирелә бездә, үтәргә ашыгучы гына юк. Энгель Фәттаховның әйткәненә Чаллы гимназиясендә колак салганнармы-юкмы икәнен белү өчен, балаларның нинди телдә укуын ачыкларга булдым.

– Мәктәбегездә рус телендә укыталар диләр. Укытучылар урынындамы, алар белән сөйләшәсе иде. Безнең максат – бөтен сорауларга җавап табу һәм ачыклык кертү. Бер генә яклы язма язып, белмәгән килеш гаеплисебез килми.

– Бөтен балалар татар телендә белем алалар!

Энҗе ханым, сүзләрен расларга теләгәндәй, мине бер сыйныф ишеге төбенә алып килде дә өстәл артында утырган укытучыга миннән дә уздырып сораулар яудыра башлады:

– Кайсы телдә укытыла сездә фәннәр?

– Татарча. Рус теле русча укытыла.

– Математика нинди телдә укытыла дип сорыйм?!

– Татарча. Менә бит китаплары да бар.

Завуч белән укытучы арасындагы әңгәмәне өзәргә мәҗбүр булдым.

– Китапларыгызны карарга мөмкинме? Бармы сездә татарча уку әсбаплары?

– Бар. Менә карагыз: сынлы сәнгать, технология китаплары. Алар барысы да татар телендә.

– Математика китабын да күрсәтсәгез…

– Минем сыйныфта юк ул китаплар. Безнең математика ике сыйныфта русча укытыла, бер сыйныфта татарча. Минем сыйныфта математиканы русча укыйлар.

Менә инде, тагын бер ялган. Математика китабы да татарча дигәннәр иде, инде сораша торгач, русча гына икәнлеге билгеле булды.

Шулай да хатасын төзәтергә теләпме, завуч ханым математика фәне татарча укытыла торган 2«Д» сыйныфына алып керде мине. Биремнәр эшли торган дәфтәрләргә чишү-җавап дип, ана телендә язылган. Аз гына булса да, эчкә җылы йөгерде.

– Менә карагыз – бөтен нәрсә татарча. Казанда шундый мәктәп бар микән? Бездән шул кадәр күп бөек шәхесләр чыккан. 110 еллык тарихы булган мәктәп бит бу, үскәнем! Бу мәктәптә русча укытып булмый, шуның кадәр танылган кешеләр чыккан монда!

…Әңгәмә төгәлләнгәч, Энҗе Мирзанур кызы Харисова мине урамга кадәр озата чыкты. Тик туктап, тагын бер мәртәбә белем йортын «баштан-аяк» карарга булдым. «Рәхим итегез» диелгән элмә тактаның өстендә гарәп хәрефләре белән нидер язылган иде.

– Мәдрәсәтү сәнәвитү диелгән анда, – дип куйды урынбасар, минем карашымның кай якка юнәлгән булуын сизеп алып. – Урта мәктәп дигән сүз, бисмилла дигән сүз түгел, бутамагыз!

Андый сүз булмавы аңлашыла инде. Диварында чиркәү сурәте булган гимназиянең өстенә «бисмилла» дип яздырып куйсагыз, аннары бөтенләй каравыл кычкырасы гына кала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Чаллы – Казан

Алдадым – котылдым димә, чыны алдыңа килер..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии