«Агропарк – авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре өчен түгел»

«Агропарк – авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре өчен түгел»

Редакциябезгә Казанда яшәүче Илмир Сафин килде. Аның Мамадыш районының Югары Сөн авылында умарталыгы бар. Балын исә – Казандагы Агросәнәгать паркында сата.

Агросәнәгать паркы үзен «Эшчәнлегебез авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән», – дип тәкъдим итә. «Монысы – җитәкчелек фикере. Ә эшмәкәрләрнеке башка төрле», – ди умартачы.

УЛ – «БАРИН», Ә БЕЗ «ХОЛОП»

Илмир Сафин – агропаркта сәүдә итүче эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы профсоюз оештырган кеше. Бу профсоюзның рәисе дә.

– Агропарктагы тәртипсезлек турында сөйлисем килә. Анда җитәкче Олег Власов. Ләкин миндә шундый фикер туа – әйтерсең ул – «барин», ә калганнар «холоп». Биредә агропарк ачылган беренче көннән бирле, 2008нче елдан эшлим. Гәҗиттә игълан күрдем: «Казанда агросәнәгать паркы төзелеп бетә, фермерлар килеп, шунда үзенең товарларын сата ала, бу авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре өчен зур мөмкинлекләр тудыру булып тора», – диелгән иде. Әйе, башта чынлап та анда Татарстан авылларыннан күп эшмәкәрләр килеп сәүдә итеп карады. Тик хәзерге вакытта ярты агропарк – буш. Ник дип уйлыйсыз? Сәбәп шунда – кешегә иркенләп эшләргә ирек бирмиләр. Штрафмы ул, башка яклапмы – бәйләнеп кенә йөриләр. Анда күпме эшмәкәр килеп китте инде, – дип башлады ул сүзен.

Беренче чиратта әңгәмәдәшем мондагы эшмәкәрләргә салынган законсыз штрафларны телгә алды. Үзе оештырган профсоюз исеменнән бу хакта журналистларга хәбәр биреп, җитәкчелеккә язып, штрафларны бетерүгә ирешкән икән Илмир Сафин.

– Бездә штрафны бары тик суд карары белән генә билгели алалар. Шуңа күрә Власов биргән «җәза» – законсыз иде. Ә штрафлар адым саен сугылды: агропаркның сары футболкаларын киеп килмәсәң дә, павильоныңны бер сәгать иртәрәк яки соңрак ачсаң да… Һәрберсе өчен – мең сум. Бөтен кеше туйган иде бу хәлләрдән. Шулай да, Власов белән арам ныклап торып бу хәлдән соң түгел, ә моннан 4 ел элек бозыла башлады. Бу ничек булдымы? Бер көнне Власов безгә хәбәр итте: умартачыларның барысын бер рәткә туплап сату иттерә башлыйм, диде. Аңа кадәр төрлебез төрле рәттә тора идек. «Алай ярамый, безне сугыштырасыз бит. Без ит сатмыйбыз, иткә генә кеше көтүе белән керә. Болай да санаулы клиентларны бүлешә алмыйча гаугалашып бетәчәкбез», – дидем. Шулай килеп чыкты да: хәзер умартачылар бер-берсе белән бөтенләй сөйләшми башлады. Чөнки син бәдрәфкә киткән генә арада павильоныңа берәрсе килә, сатучы юклыгын күреп, көтеп басып торганда, аны башкасы чакырып ала. Клиент югалды, дигән сүз… Безнең үтенечне Власов колагына да элмәде. «Мин ничек әйтәм – шулай була», – диде. Кем соң ул шул кадәр? Агропарк аның өчен төзелмәгән. Ул авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре, фермерлар өчен төзелгән. Башта безне җыеп сөйләшергә тиеш иде: шундый исәбем бар, ни диярсез, дип. Власов – безнең өстән яшәүче кеше. Без асрыйбыз аны. Аренда түлибез. Ул берәр нәрсә эшлимени – аренда акчаларын гына җыеп утыра, – ди Илмир Сафин.

Аренда түләүләре дигәндә, алар бер дә арзан түгел икән агросәнәгать паркында. Җиһазсыз, сусыз павильонның бер квадрат метры өчен ай саен 1200 сум түлисе. Мәсәлән Илмир әфәнде 9 квадрат метрлы җирне арендалап торган.

«МИНСЕЗ ӘЙБЕРЛӘРЕМНЕ БУШАТКАННАР»

Аренда өчен бу түләүләр коронавирус чорында да тукталмаган. Нинди тукталу ди ул – аз гына булса да, ташлама да ясамаганнар хәтта. Ә бит пандемия чорында, халык күбрәк өендә утырырга тырышкан вакытта агропаркка халык бик йөрмәде.

– Шулай булса да, барыбер, көн саен сәүдә итәргә чыгып баса идек. Безгә битлек һәм перчаткалар киюне мәҗбүри итеп куйдылар. Әйе, булдыра алганча кидек. Тик уйлап карагыз әле: көнозын битлектән һәм перчаткадан. Билгеле, кул тирли, сулыш ала алмый башлыйсың, коточкыч авыр хәл ул. Маска колакларны авырттыра. Шуңа күрә, вакыт-вакыт әзгә генә булса да, масканы авызга төшереп куясың, перчатканы салып торасың. Минем шушындый саклау чараларын тиешенчә кимәгән вакытларымны Власов камерадан карап, төшереп барган. Һәм шушыны сәбәп итеп, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен мине агропарктан куалап чыгарды. Бу куалап чыгаруы исә башка сыймаслык хәлләр белән үрелеп барды, – ди әңгәмәдәшем.

Низаг 10нчы июль – җомга көнне килеп чыккан. Бу көнне агропаркка бал сатарга Илмир әфәнденең әнисе килгән булган. Бераз гына сәүдә иткән дә, улына шалтыратып яңалык җиткергән: «Безнең павильонны ябарга килделәр. Каршыма җиде кеше килеп басты. «Аренда килешүен өзәбез», – дип әйтәләр».

– Әни шалтыраткач та, шундук Агропаркка киттем. Мин килгәндә павильоныбызны яртылаш япканнар иде. Ул көнне нәрсә дә булса ачыкларга вакыт булмады, умартачының урак өсте- умарталыкта эш күп. Шуңа Мамадышка кайтып киттем. 11нче июль көнне агропарктагы эшмәкәрләр шалтыратты. «Сез кайчан әйберләрегезне алып чыгып китәргә җитештегез ул?» – диләр. Аптырап калдым. Шуннан соң фото җибәрделәр – павильоныбыз буп-буш. Бер нәрсә юк. Ә анда бөтен продукцияләр һәм әнинең илле мең сум акчасы калган иде. 14нче июль – сишәмбе көнне агропаркка киттем. Шундук полициягә шалтыратып, «мине таладылар» дип хәбәр иттем. Күпмедер вакыттан соң полиция хезмәткәре үзе хәбәргә чыкты: «Анда талау булмаган, сезнең белән бары тик аренда килешүен генә өзгәннәр», – ди. Шуннан соң гына ачыкланды: бактың исә, Агропарк җитәкчелеге минем павильоныма полиция хезмәткәрләре белән бергә кергән булган икән. Бөтен әйберемне чыгарып атканнар. Кайда минем хокукым? Минем хокукым юк булып чыга бит инде? Минсез минем павильонга керәләр. Әйберләремне теләсә ничек буш бер бүлмәгә кертеп атканнар. Мин анда ревизия ясамадым, күпме әйберем калганын да төгәл белмим. Шушы эш законлымы сезнеңчә? – ди эшмәкәр.

АЛЫПСАТАРЛАР ГЫНА КАЛГАН?

Илмир Сафин әйтүенчә, санитар эпидемиологик таләпләр үтәлмәгән өчен аренда килешүен өзүләре – котылу өчен сәбәп кенә.

– Мин Олег Власов өчен бик уңайсыз кеше идем. 7 ел буе аренда килешүе төзедек, бер мәртәбә дә уставны, уставта ни язылганнарын күрсәтмәде. «Ошамаса – кит», – ди. Бу нормаль хәлме? Шуңа күрә дә бүгенге көндә чын фермер калмады да инде ул агропаркта. Җыенысы алыпсатар гына. Агропаркның төп максатларыннан берсе нәрсә иде? Шәһәр халкына авылда җитештерелгән продукцияне арадашсызларсыз гына, арзан бәягә сату мөмкинлеген булдыру. Тик гел ниндидер сәбәпләр белән бәйләнүләр булганга, күп фермерлар килми башлады агросәнәгать паркына. «Ник әле мин Власовка аренда өчен акча да түлим, әле җитмәсә башымны да юк-бар белән черетсеннәр?! Мин аны «лучше» өйдән генә сатам да, җибәрәм!» – диләр. Мәсәлән итчеләрне генә алыйк. Алып килми ул авылыннан итне, алыпсатарга гына сата да җибәрә. Алыпсатар башка берәүгә сата. Анысы исә паркта павильон арендалап торган берәүгә. Уйлап карагыз –авыл хуҗалыгының продукциясе туп туры шәһәр кешесенә эләгәме соң шулай булгач? Бер кул аша узганда гына да итнең килограммына кимендә 5 сум өстиләр. Әле кайберәүләр, бәлки, ун сум ук өстидер. Ә андый куллар ничәү, кем белә? Безнең татарлар һәм урыслар азайганнан-азая анда. Урта Азия, Кавказ халыклары басып ала башлады Агропаркны. Аңлар идем, яшелчә яки җиләк-җимеш сатсалар. Юк бит, иттә утыралар! Нинди ит җитештерүче булсын алар, кайда җитештерсеннәр ди?! Күрерсез – узар күпмедер еллар, безнең халык бөтенләй калмаячак, – дип фаразлый Илмир Сафин.

– Ә иң кызыгы шул: мине Агропарктан санитар таләпләрне үтәми дип, битлек кимәгәнгә куып чыгарган Власов үзе дә яланкул һәм маскасын авызына төшереп йөри. Миндә дә моны дәлилләрлек фотолар бар. Ник тәртип салуны үзеннән башламый икән соң ул? Аннан соң, Путин да, Мишустин да бер дә маска киеп утырмыйлар. Ник аларга бернинди таләпләр юк та, безгә бар? Битлек кидерүне Путиннан башларга кирәк! – ди умартачы.

«ПРЕЗИДЕНТКА ЭЛӘГӘСЕМ КИЛДЕ»

Илмир Сафинның әлеге шикаяте белән бәйле рәвештә, язмада берничә мәртәбә исеме телгә алынган җитәкче Олег Геннадий улы Власовның да фикерен ишетәсебез килде. Тик очрашу мөмкин булмады, чөнки ул ялга киткән иде. Әлеге вәзгыятькә карата фикерен җитәкче язмача – хат рәвешендә җиткерде. Аны үзгәртмичә бастыруыбызны сорады. Җавап катлаулы рәсми тел белән язылган булса да, шул аңлашыла: җитәкче гаепләүләрне танымый һәм эшмәкәрләрнең хокуклары кысыла дигән сүз белән килешми.

– Сафин Илмир белән аренда шартнамәсен өзүнең бердәнбер сәбәбе – катгый үзизоляция режимы чорында аның коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау таләпләрен белә торып үтәмәве булды. Covid-19дан саклау чараларын үтәвен кат-кат язмача һәм телдән кисәттек. Үз акылында булган һәр кеше саклану чараларының күрелергә тиешлеген аңлыйдыр. Илмир Сафин бездә беренче көннән үк эшләде. Аның белән турыдан-туры конфликтларыбыз булмады. Тик ул даими рәвештә уйдырма сәбәпләр белән төрле ММЧ, оппозицион фиркаләргә, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итте. Шул ук вакытта, үз карашларын, бөтен сәүдәгәрләрнең фикере буларак күрсәтергә тырышты. Аның әйтелгән фикерләре дәүләт оешмаларында беркайчан да расланмады. Әгәр без Сафинга карата хаталы мөнәсәбәттә булсак, аның белән шартнамәне дә күпкә иртәрәк өзә алган булыр идек, әмма 7 ел эшләде ул монда – без андый адымга бармадык. Шартнамә мөнәсәбәтләрен өзгәндә бернинди закон да бозмадык. Сәүдә урынын бушату процедурасы комиссия ярдәмендә, бәйсез әгъзалар һәм полиция хезмәткәрләрен җәлеп итеп, видеога төшереп, тиешле акт төзү белән башкарылды.

«Казан» агросәнәгать паркында сәүдә итүчеләр белән барлык мөнәсәбәтләрне, хокукларны һәм бурычларны чагылдыра торган, хокукый шартнамә төзелә. Шартнамә нигезләре ике як арасындагы мөнәсәбәтләрне детальләштерә. Шартнамәгә кул куйганда, арендаторлар Агропромпаркта билгеләнгән тәртип белән ризалашалар. Әлеге тәртип тайпылышсыз рәвештә санитар таләпләрне, югары хезмәт күрсәтү культурасын, эш вакытларын үтәү, продукциянең югары сыйфатлы булуын аңлата. Кануннан өстен һәм шартнамә таләбеннән тыш мин эшмәкәрләргә башка бернинди дә таләпләр куймадым, – дип язган ул җавап хатында.

…Илмир Сафин исә әле дә яклау булыр дип өметләнә һәм килеп чыккан хәлгә күз йомарга исәпләми. Зарларын Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән дә күрешеп уртаклашырга теләгән ул. Тик очрашу әлеге көнгә кадәр барып чыкмаган.

– Минем Рөстәм Нургалиевич янына ник эләгәсем килдеме? Кеше белән сөйләшкәндә, барыбер аның фикерләрен аңлыйсың. Аның Агропаркка һәм анда сәүдә иткән авыл эшмәкәрләренә фикерен беләсем килгән иде. Шуннан соң инде үзем өчен ниндидер нәтиҗәләр дә чыгарган булыр идем. Алга таба да гаделлек өчен көрәшергәме, әллә файдасыз эшме бу – шуны аңлар идем. Власов дигән кешенең шушылай кыланганын ул белми микәнни соң? Белмәсә – начар, белеп тә шундый нәрсәгә ирек бирә икән – тагын да начаррак. Елга ике мәртәбә президентыбыз Агропаркта булып китә. Ул килер алдыннан Агропарк чип-чиста, күпчелек павильоннар ачыла. Миңнехановка кайдан бара, ничек бара, маршрут ясыйлар, анда Власовның үз кешеләре кереп баса. Елмаялар, теге итәләр, бу итәләр. Болар барысы да күз буяу. Миңнеханов килгән вакытта Агропарк кеше белән тулы була. Ә ул чыгып китүгә барлык халыкның 30 проценты гына кала. Мин моңа инде берничә еллар игътибар итәм. Бу мине рәнҗетә. Минемчә бу – президенттан көлү. «Килдең, күрдең, күзеңне буядык, тагын берәр ел күрмибез әле сине», – дип, озатып калган шикелле. Аннан соң минем президентыбыздан сорыйсым килә: безнең хокукларны кем якларга тиеш, без кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешбез? Әгәр полиция дә якламый икән, кемнән яклау табыйк соң? Без бит шушы ил өчен хезмәт итәбез. Әби-бабайларыбыз шушы илне саклаган, әти-әниләребез шушы илне күтәргән, хәзер без тырышабыз, ә яклаучы юк. Мин «Безнең гәҗит»кә, безне кызганыгыз яки булышыгыз, дип түгел, ә агропарктагы чын хәлләрне халык белеп торсын дип мөрәҗәгать иттем. Ышаныгыз, бу темага сөйләргә теләүче башка эшмәкәрләр дә булачак әле! – ди әңгәмәдәшем.

Әгәр андый эшмәкәрләр табыла икән, редакциябезгә шалтыратсыннар. Әлеге теманы дәвам итәрбез. Олег әфәнде Власов белән дә күзгә-күз очрашып, бу зарларның һәрберсенә рәсми түгел, ә тулы җавап аласы килә. Утсыз төтен булмый диләр бит… Бу очракта да шулай микән?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии