«Болай дәвам итсә, Татарстанда бал корты 3 елда үлеп бетәчәк!»

«Болай дәвам итсә, Татарстанда бал корты 3 елда үлеп бетәчәк!»

Узган атнада газетабызның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов умартачыларның тирән кайгыда булуын язган иде инде.

Рапс басуларын, күбәләк үрчеде дип, быел аеруча еш агулап торалар. Умартачылар санап та чыгарган – егерме көн саен. Кирәкме, юкмы, һәр егерме көн саен сиптерәләр. Корткычлар белән беррәттән бал кортлары да, аларга ияреп ваграк кошлар да, хәтта керпеләр дә үлде… Бу мәхшәрне үз күзе белән күргән кеше еламыйча түзмәс. Мескен бал кортлары күпме ераклык үтеп, агуланган килеш барыбер умартасына кадәр кайтып җиткән әле. Шунда егылып үлгәннәр дә. Умарта яннарында үлән күренми: кап-кара. Үле бал кортлары.

«ТҮРӘЛӘР ГАЕПЛЕ!»

Умартачыларның үзара аралаша торган төркеме бар интернетта. Шундагы видеолардан күренә бу (кайберләрен газетабызның интернет сәхифәсеннән күрергә мөмкин). Аннан соң, тагын бер видео хәтердә калды. Шушы төркемгә Чувашия республикасының Канаш районы, Маяк авылында озак еллар умартачы булган бер ир видеосын җибәргән иде. Төнлә генә «Басуларны агулыйбыз, кортларыңны яп», – дип, хәбәр иткәннәр аңа. Һәм умартачы тыңлаган. Иртәнге биштә барып, кортларның очу тишеген томалаган. Күләгәдә 25 градус эсселек булган кызу көндә бу. Бер ояда 7-8 килограмм корт булуын исәпкә алганда, кечкенә генә умарта эчендә температураның нинди дәрәҗәгә җиткәнен фаразлау авыр түгел. Пешеп үлгән кортлары. Кәрәзләрдәге балы да эреп аккан. Умартачы үлгән кортларын умартасыннан учлап алып, рәнҗеп елый: «Карагыз, район түрәләре, нәрсә эшләдегез сез! Карагыз, сез гаепле моңа! Ярты корт басуларны агулаганнан соң үлеп беткән иде, инде хәзер яртысы пешеп үлде. Сөенегез. Мин сездән күпме ярдәм итүегезне сорадым! «Кортларыңа су куй, ябып куй», – дидегез. Алар яши алмый ул рәвешле. Алар үлә!» – дип елый ир. Аның район хакимиятендәгеләрне гаепләве юкка түгел. Кемгә барсын умартачы шушы хәл килеп чыкканнан соң? Кемнән ярдәм сорарга тиеш соң ул? Менә Мамадышта да шушы Чувашиядәге кебек хәл килеп чыккан. Анда да, ярдәм сорап хакимияткә мөрәҗәгать иткән булганнар, югыйсә. Тик файдасы булмаган.

Мамадыш районының Түбән Козгынчы авылында яшәүче Мөнир абый Ханов белән сөйләшкән идек. 40 еллык стажы булган бик тәҗрибәле умартачы ул.

– Ел да кортлагандыр ул рапс, ел да агулыйлар иде аны, тик мондый хәлне беркайчан да күргәнем булмады, – дип башлады ул сүзен. – Димәк монда агуның дозасын күпләп җибәргән булырга мөмкиннәр. Мамадышта бөтен умарталыкларга да зарар килде. Тәҗрибәм булгач, мин бераз сакландым әле. Күрше авылда 25 умартасы булган танышым шалтыратты. «Бездә агу сиптерәләр, минем кортлар үлеп бетте», – диде. Шул сүзне ишетүгә балдан сыек кына сироп ясадым да, савытларга салып умарталар янына куйдым, кортларны бик читкә җибәрмәдем. Җибәрсәм – үлеп бетәләр иде, – дип аңлата ул.

Шуңа карамастан, оча торган кортларының 70 проценты үлгән. «Иртә белән ояларының каршысында өелеп яталар иде. Очып барган җирләреннән бөгәрләнеп кенә төшәләр умарта каршысына», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Калган утыз проценты әле дә үлүен дәвам итә – һәр умартада көн саен ике-өч булса да үле корт чыга, ди Мөнир абый. Шуның аркасында 660 мең сум зыян килгән умартачыга. Быел бал уңышы ким дигәндә ике тоннага азрак та булачак.

– Миңа балы да түгел, кортларым кызганыч. Хәзер кире торгызып буламы аны, юкмы… Кортлар үлә башлагач, умарталыкка районыбыз башлыгы Анатолий Петровичны чакырдым. Белгечләре белән килде, «Башка агу сиптертмәскә кирәк», – дип китте. Ә ун көннән соң кабат агуладылар һәм бик начар агу белән – хәтта кошлар үлде. Әле берничә көн элек тагын агуладылар. Анысында кисәтеп тә тормадылар. Мин шуннан участок полициясен чакырттым, ул тагын берничә полиция хезмәткәрен ияртеп килде, үлеп яткан кортларны күрсәттем, фотога төшерде, акт төзеде. Умартаның мыжлап торырга тиешле магазинында нибары биш-алты корт йөргәнен күреп үзләре дә аптырады. Безнең басуларны инвестор Рифат Мотыйгуллин агулады, басулар аныкы. Мотыйгуллин белән бу хакта сөйләшеп карадык, аның белән сөйләшә торган түгел. «Миңа умарта кирәк түгел, миңа уңыш кирәк», – дип кенә бара ул, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

АГУНЫҢ ИСЕМЕ БИЛГЕСЕЗ

Бал кортлары иң күп үлгән районнар исемлегендә Мамадыш – беренчелектә. Мамадышның умартачылык буенча инспекторы Радик Гыймазов сөйләве буенча, район буенча уртача 5 мең бал корты гаиләсе үлгән.

– Йөзләгән кеше шалтыратты. Умартачылар елый! Нишли алабыз – хакимият йорты да безнең яклы түгел бит. Кортлар үлә башлагач та, 60 кеше җыелып, глава янына бардык. Инвестор Мотыйгуллин да шунда утыра иде. «Сиптерәчәкбез», – диде. Сиптерде, нәтиҗәсе билгеле. Быел нәрсә белән агулаганнардыр, мин белмим. Әмма бу әйбер моңа кадәр кулланылган пестицид кебек кенә түгел – бик көчле. Агуның исемен сер итеп саклыйлар, хәтта полициягә дә әйтмәделәр. Шушы куркыныч препарат белән рапсны гына түгел, башка культураларны да: арыш, бодай, тары, нәрсә бар, бөтенесен агулап чыктылар. Шуның аркасында Мамадышта кортлар бик күп үлде. Үземнең мәсәлән оча торган кортларымның берсе дә калмады. «Агулыйбыз», – дип, бер көн алдан кисәтәләр дә, ул вакыт эчендә ни эшләп җитешеп була соң? Каядыр читкә алып чыгып китәр идек, безнең районда мәсәлән 15 меңнән артык бал корты гаиләсе бар. Аны кайсы тишеккә алып барып тыгыйк соң без? Кем безгә ул кадәр умартаны күчереп торырга рөхсәт бирәчәк? Каян андый җир табасың? – ди Радик әфәнде.

Булган хәлләр турында прокуратурага хәбәр итеп кенә калмаган, үлгән кортларын Казанга лабораториягә дә тапшырган ул. Кортларда чир тапмаганнар. Ә нинди агудан үлгән булуларын лаборатория көз башларына гына хәбәр итәчәк. Лабораториягә мөрәҗәгать итүе – киләчәктә гаеплеләрне җәзага тарттырырга җиңел булсын өчен:

– Умартачылар, мәшәкатеннән куркып, лабораториягә мөрәҗәгать итәргә курка. «Бездән булмый ул!» – дип кул селтиләр, берсенең дә Казанга ук килеп йөрисе килми. Аннан соң, арзан түгел: бер проба алу 3 меңнән 10 мең сумга кадәр. Ләкин кортлары үлгән умартачыларга бу эшне эшләргә кирәк. Бәлки киләчәктә шуның ярдәмендә компенсация алып та булыр. Әгәр дә һәр ел шушылай дәвам итәчәк икән, Татарстанда өч ел эчендә бал корты бетәчәк. Бездә генә түгел, бөтен илдә бетәчәк бу болай булса. Бал корты гына түгел, кигәвен дә калмады бит инде, черки дә юк бездә. Су буена төшеп карагыз ышанмасагыз, – ди әңгәмәдәшем.

Умартачыларның зарын исәптә тотып, Мамадыш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Габделхәй улы Гаптрахимовка шалтыраттым. Тик ул: «Һәр кешенең үз бизнесы. Бернинди шәрехләмә дә бирмим, тикшерү бара әлегә», – дигән җавап белән генә канәгатьләнде. Ә басуларның нинди агу белән эшкәртелүе турында сорагач: «Мин сиңа агрономмы әллә, каян белим мин», – дип җаваплады коры гына. Белмәгәннең беләге авыртмый дигән принципка тугры калу юлын сайлады, күрәсең… Сорау туа: район басуларына нинди пестицидлар кертелүен сез белмәсәгез, кем белергә тиеш соң аны – мәгариф бүлегендә утыручылармы? Шушы агу аркасында Мамадышта хәтта 200 умартасы үлеп беткән умартачы да бар, диделәр. Бәлки монысын да белмәгән булгансыздыр, языйк…

КУКМАРАДАН ҮРНӘК АЛЫРЛЫК

Безнең илдә ниндидер тәртип булмаячак та, буласы да юк кебек. Тик аерым бер районнар бар, аларга карап, менә бит, болай да эшләп була икән, дип уйлыйсың. Мәсәлән, Кукмара районын гына алыйк. Анда мәсьәләне дә үзара тыныч юл белән хәл итә алганнар: умартачылар, хакимияттәгеләр һәм инвесторлар уртак тел тапкан. Кукмара районының баш умартачысы, умартачылык инспекторы Таһир абый Бариев сөйләде моның хакында:

– Бездә зыян күрүчеләр аз булды. Бер генә җирлектә – Пычак авылы җирлегендә генә булып алды. Кортлар агулануга, миңа шалтыратып хәбәр иттеләр. Авыл хуҗалыгы идарәсенә бардым, бөтен агрономнарны җыеп, сөйләшү үткәрдем. Аңлаштык, башка андый хәл кабатланмады. Басуларны «строго» кичке тугызда агуладылар, кирәкмәгән җирләргә бөтенләй сиптереп тормадылар. Шуның белән котыла алдык бу афәттән, – дип сөйли ул.

Таһир абый фикеренчә, кортларның агулануы пестицидларның дозасын арттыру нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Моңа кадәр кулланылган доза гына корткычларны үтереп бетерә алмагандыр, дип фаразлый инспектор. Кукмарада бу хәлдән соң, рапс чәчүне киметү турында сүзләр кузгатылган.

– Рапс чәчү бит ул табыш алу өчен эшләнә. Кукмарада аның урынына люпин чәчсәң әйбәтрәк дигән фикергә килделәр. Хакимият йортында, без – умартачыларның сүзен аңлап, бал кортларын саклап калу өчен әнә шул люпинга күчәргә дигән фикердә торалар. Барыбер шул ук азык. Уңышы да күп, бәясе дә кыйммәт. Рапс белән бер. Тик аңа ул кадәр агу сиптерәсе юк, – диде ул.

Татарстанның умартачылык идарәсе җитәкчесе Динмөхәммәтов Фаиз Нурмөхәммәт улы белән сөйләштек. Татарстандагы умарталарның 2 проценты үлеп бетте, диде ул. Әле бу – өстән-өстән генә санау. Билгеле, авылда үзе өчен генә дип биш-алты умарта тоткан һәм бөтен кортлары үлеп беткән кеше бу хакта чаң сукмагандыр. Күбрәк аерым корт бакчасы булганнар зарланып хәбәр итә бит идарәгә.

Фаиз Нурмөхәммәтович бал кортлары үлүгә берьюлы берничә фактор йогынты ясады, дип саный. Кеше битарафлыгы да, законнарга төкереп карау да.

– Беренчедән, бу агуларны төнлә, җилсез һавада сиптерергә тиешләр иде. Бу күп җирдә эшләнмәде. Икенчедән, рапс баштан ук авылларга бик якын урнашкан басуларга чәчелде. Ә санитар нормалар буенча ул кимендә 3 км ераклыкта булырга тиеш. Әле 3 км да аз. Умарта корты 10 кмга кадәр араны узып алып кайта балын. Көз көне басу әйләнешләрен, чәчү әйләнешләрен планлаштырганда ук, моны исәптә тотарга тиешләр иде. Рапсны алга киткән илләр үстерми дә аны. Безнең ише хәерчеләрдән сатып ала ул аны җүн бәягә. Үзендә үстерми – ник агуланып ятсын?! Аннан соң агу сиптерүнең үз тәртибе бар. Законда каралганы. Умартачыларны агулау башкарылганчы 3 тәүлек алдан кисәтергә тиешләр. Агуның исеме әйтелергә тиеш. Чәчәк атып утырган, серкәләнгән культураларны кортлар күпләп оча торган вакытта, әйтик июль аенда эшкәртү тыела. Ләкин болар бездә берсе дә үтәлми бит. Агрокомпанияләр, агрохолдингларның җитәкчеләре үзләрен зур кешегә санап, бу таләпләрне үтәргә «читенсенә». Хәтта агулауларның кайчан буласын хәбәр итәргә дә җөрьәт итми. ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бөтен район һәм шәһәр башлыкларына хат язып җибәрде: басуларны агулаганда барлык санитар таләпләр, нормалар үтәлергә тиеш, дип. Ләкин аның сүзенә колак салып тормадылар, аннан соң да Сабада, Әлмәттә, Минзәләдә агулауларын дәвам иттеләр. Агрохолдингларның кайсы Мәскәүдән килгән инвесторлар, кайсы башка төбәктән. Аларның бик буйсынасылары килми әйткәнгә. Тик бу оешмаларның җитәкчеләре әллә кем булгач та, бер нәрсәне онытмасын иде: рапсны да әллә кем килеп серкәләндерми, аны шушы бал кортлары серкәләндерә, – ди җитәкче. Умартачылык идарәсе җитәкчелеге хәзерге вакытта министрлык белән берлектә зыян күрүчеләргә компенсация түләтү буенча сөйләшүләр алып бара.

Коръәндә «Нәхел» сүрәсе бар. Нәхел – бал корты дигән сүз. Сүрәгә юкка гына исеме кушылмаган, бал корты – изге бөҗәк санала, аны Аллаһы Тәгалә кешеләр үзләренә дәва тапсын өчен дип яраткан.

Галим Альберт Энштейн да: «Бал кортлары юк икән, кешелек тә юк дигән сүз», – дип әйтеп калдырган. Шуңа күрә, зыян күрүчеләргә шуны әйтәсе килә: бу хәлне болай гына калдырырга ярамый. Үз хокукларыгыз өчен көрәшегез, прокуратурага, министрлыкка, кая яза аласыз – языгыз, кортларыгыз үлгәч лабораториягә җибәрегез. Мондый хәлнең килеп чыгуы, ниндидер бал табышы ала алмау белән генә түгел, кортларның – изге җан ияләренең агулап үтерелүе белән кызганыч. Лаборатория нәтиҗәләре билгеле булгач, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырбыз. Ә әлегә ике умартасыннан берне булса да ясарга азапланган умартачыларга сабырлык белән беррәттән, үз хокукларын яклауларын да телисе кала!

(Интернет сәхифәбез beznen.ru да видеоларны карагыз)

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии