«Этләремә тимәгез, алар минем балаларым!»

 «Этләремә тимәгез, алар минем балаларым!»

Кукмара районының Березняк авылында яшәүче 75 яшьлек Сәкинә апа Шәрәфиева йорт хайваннарын бик ярата. Аеруча этләрне. Шуңа күрә, ишек алдында хәзерге вакытта 40лап эт асрый ул. Авыл халкы телендә – ул «эт фермасы» дип йөртелә. Әмма карчык белән ферманы таркатуын сорап, ачыктан-ачык сөйләшергә күпләр җөрьәт итми. Үзеңә генә начар була, диләр. Карчыкның этләргә булган бу зур мәхәббәтен уртаклашмыйча, газетабызга шалтыраттылар. Журналист тикшеренүе вакытында Сәкинә апа белән үзебезгә дә сөйләшергә туры килде. Һәм Березнякта яшәүчеләрнең ни өчен: «Аның белән сөйләшсәң, үзеңә начаррак кына була», – дигәнен дә аңладык кебек…

ЙОРТ САТЫП АЛГАНЫНА ҮКЕНӘ

Алим абый Садретдинов узган елның 17нче маенда Березняктан әзер йорт сатып алган. Озак вакытлар Таҗикстанда яшәгән ирнең бу авылга кайтып төпләнүе бер дә гаҗәп хәл түгел – ул биредә туган, үскән. Заманында чит җиргә күченеп киткән, ә хәзер – олыгая башлагач, кире кайткан. Үзе белән бергә гаиләсен дә иярткән. Арзан бәягә яхшы йорт тәтеячәген белеп, сөенгән ир. Шуңа күрә, күршесендәге карчыкның этләр асрап ятуына башта әллә ни исе дә китмәгән. Яши башлагач кына, фикере үзгәргән. «Болай булачагын белсәм, бөтенләй алмас идем бу өйне», – ди ул хәзер.

– Күченеп кенә килгән вакытта, Сәкинә апа белән күрешкәндә исәнләшә идек, артык уралышып йөргән булмады аның белән. Хәзер исәнләшмибез дә. Сәкинә апаның кырыкка якын эте бар. Ул кадәр хайванны ашатырга каян акча табадыр ул, белмим. Югыйсә, пенсионер гына бит. Тавык боты, сыер ите, колбасалар гына ашатып тора. Бакчасы артында «собачник» ясаган да – шунда яталар. Урамга якын җирдә дә берничә эте бар. Ноябрь аенда икесе урамга чыккан иде, аларны авыл советына әйттем. Ул этләрне соңыннан аттылармы, нишләттеләр, анысын белмим, ләкин шул вакыйгадан соң, Сәкинә апа мине күралмый. Мине күрдеме – беттем инде… Кычкыра башлый: «Синең аркада югалды, ике этемне кире китереп куй, син үтердең аларны», – ди. Этләре бөтен нервыны бозып бетерделәр – өрәләр, башлар авырта аларның тавышыннан. Алар өргән саен минем нервы бозыла. Күпме түзәргә була инде боларга? Исе дә бар аның. Кыш булганлык белән генә хәзер юк. Ләкин җәй көне бик каты. Өйгә исе кермәсә дә, тавышы керә. Иртән дә өрә бит алар, кич тә. Әле берсе өрә башласа, икенчесе кушылып китә дә, хор була монда. Филармония! Берни эшләтеп булмый инде ул әбине. Участковыйга да, авыл советына да яздык инде аның буенча без. Нәтиҗәсе күренми. Әбинең үзе белән дә сөйләшеп булмый, ул бит бер кешене дә кертми. Якын килсәң – сугыша, дөрес кеше дә түгел ул үзе. Әзрәк «җитешми» аңа, авылдагы теләсә кемнән сорагыз. Шуңа күрә сөйләшмим – файдасы да юк. Аның ул этләре ишәк хәтле. Ялгыш юлыңа очраса, ашап китә. Бөтен кеше зарлана, бер кешенең дә сөйләшәсе килми аның белән, – дип зарланды Алим абый.

Сәкинә апаның икенче ягында терәлеп диярлек яшәгән Хөсәен абый Закиров карчык белән туганнан бирле күршеләр булып яшибез, дип сөйли. Ләкин Хөсәен абыйга, өе кирпечтән салынган булгач, бу эт тавышлары комачау итми икән. Исенә дә борын ияләште, дип сөйли.

– Сәкинәнең эт асрый башлаганына 15 еллап бар инде. Үзе генә бит ул. Иптәш булсыннар дип уйлагандыр. Кайсы аксак, кайсы чирле ул этләрнең, кайсын юлда машина бәргән – шуларны алып кайта. Ул башта кияүдә иде, аннан ире үлде, балалары юк. Ничә эте барлыгын әйтә алмыйм – койма эчендә алар. Миңа кыенлык тудырмый. Ияләндек инде без. Миңа нәрсә – миннән ашарга сорамый бит алар, асрасын, – дип сөйли ир.

Шулай да, Сәкинә апаның этләренә болай дустанә мөнәсәбәттә булган кеше Березнякта Хөсәен абый гынадыр. Югыйсә, урамга чыгарга куркабыз, тавышыннан колак тонды, дип, редакциягә кадәр шалтыратмаслар иде. Сәкинә апаның авылдашы, бертуганы Сәүбән абый карчык белән шушы этләр аркасында бөтенләй сөйләшми башлаган. «Шул дәрәҗәгә барып җиттек инде. Сез үзегез дә, аның өенә барсагыз, ул этләрне күрә алмаячаксыз. Ашап бетерерләр… », – дип кисәтте. Сәүбән абый әйтүенчә, Сәкинә апага этләрне китереп тә бирәләр икән. Башка җирдә яшәп, артык кашыктан котылырга теләүчеләр өчен бу әбинең башкарган эше изге эш кебектер, анысы. Тик бу хайваннар белән терәлеп яшәгән күршеләр һәм авыл кешеләренә мондый хәйриячелек эше бер дә ошамый.

Сәкинә апаны этләрен кайсын-кая озатырга күндерә алсагыз, сез генә күндерә алырсыз, диделәр безгә. Авылдашлары карчык белән сөйләшүдән файда юк, ди. Шуңа күрә без аның үзенә дә шалтыратырга булдык.

«НЕ ИМЕЕТЕ ПРАВО!»

Сәкинә апа белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем – этләре турында аз гына «кыек» сүз сөйли башладыңмы, күкерт кебек кабына, кычкыра башлый, шуңа күрә әңгәмәбезнең иң соңында тыныч кына сөйләшүебез чын мәгънәсендә акырышка әверелде. Мин бу акырышның тыңлап кына торучысы идем, билгеле. Сәкинә апа үзе генә «эч бушатты».

– Минем күршедә таҗик яши. Таҗик бик яман кеше ул, җаныкаем, аны әйтеп аңлата торган гына түгел! Ноябрь аенда Коръән ашына киткән җиремнән, ике этемне үтергән. 3-4 яшьләрендәге шундый акыллы этләр иде бит алар! Үзем белән яши торган балаларым – минем балаларым алар, шампунь белән генә юа торган балаларым. Әле дә бик сагынам, әле дә көн саен елыйм ноябрьдән бирле. Шуларның башларын кисеп, кинжалларга кадап, ишек алдында ай ярым биеде бит теге таҗик. «Мин – король, ә эт башы кисү – савап ул!» – дип сөйли-сөйли биеде. Ул мине моннан куып җибәрергә тели, җир кирәк аңа, шуңа шулай кылана. Мин хәзер нишләргә дә белмим инде. Исән маэмайларыма да көн юк. Бөтен авыл дошман күрә. Сельсовет (җирлек башлыгын шулай дип атый Сәкинә апа – А. З.) көн саен этләргә агу ата. Өйдә саклап ятам балаларымны. Көндез дә сакта, төнлә дә сакта мин. Ишек алдында, урам ягында олы яшьтәге маэмаем бар. Егерме яшендә ул, аңа тынычлык кирәк. Арткы якта – бер этнең көчекләре. Бу таҗик белән сельсовет шуларны да тилмертә. Таҗик көн саен шул кечкенә маэмайларны бәдрәфкә барганда да, кайтканда да «Вау-вау, охохо-хо», – дигән тавышлар чыгарып, котырта. Көчек булып чиный. Мине күргән саен гел куркыту – «Мин сине капчыкка тураклап салам да, язгы ташуга алып барып ташлыйм, мин сине моннан юк итәм. Яхшы чагында моннан югал», – ди. Яный ул, мине куа…

– Ничә этегез бар сезнең Сәкинә апа?

– Ике карт этем бар дидем, калганнары көчекләр дидем. Бер эттән күпме туа ала соң инде, балакаем, шуннан сана инде!

Аксак, хуҗасыз калган этләрне дә өегезгә ташыйсыз, диләр, име, Сәкинә апа?

– Бернинди эт алып кайтмыйм, җаныкаем! Кая куйыйм – мин бит җитмешнең теге ягындагы кеше. Этне ничек алып кайтасың аны?! Бер мәртәбә генә алып кайттым – күрше авылда бер ана этне атканнар иде, балалары кар астында калып, өшеп беткәннәр иде. Мич башында җылытып, яхшылап тәрбияләп үстердем.

Сезнең бит кырык этегез бар диләр…

– Юк инде, каян аның кадәр! Арттырып сөйләп, болар мине вич бетермәкче була хәзер. Менә шулай итеп мыскыл итәләр.

Эт асраганга авыл халкы сүз әйтмиме?

– Беркемнең бер сүз дә әйткәне булмады. Аларның бит барын да, югын да белмисең, алар әйбәт кенә, акыллы. Кеше бит баласын да шулай иттереп тәрбияли белми, ә мин аларны нык тәрбиялим. Эт дигәч тә, сез аңлагыз – эт кешеләрдән акыллырак. Мин шуны аңладым этләр белән. Алар тәртипле. Баш мие эшчәнлеге буенча да этләрнең баш мие әйбәтрәк эшли. Минем үземнең дә, этләремнең дә кешеләргә зыяным тими, җаныкаем.

Тиешле органнардан килеп, авылдагы хуҗалыкта 40 эт асрап яту дөрес түгел, аларны алып китәбез, дип әйтсәләр, нишләячәксез?

– Беркая да алып китмисез балакаем!!! Не имеете право! Эт ничә ел яшәр, мин ничә ел яшәрмен – нишләп шулай итәсез? Сельсовет та бер көнне янады – бер этеңне дә калдырмый бөтенесен алып китәбез, дип. Кая алып китәсең син аны?! Сугыш вакытында да шулай итмәгәннәр! Нишлисез сез?!

Сез этегезгә колбаса гына ашатып ятасыз диләр, бу сүз дөресме?

– Шулайдыр!!! Миңа Казандагы бер энем бик булыша. Аның кафелары бар, кибетләре, ару тормыштагы кеше. Кукмарадагы бер ит сатучы арзанга гына сөякләр бирә. Шулар җитәрлек. Ашатырсың эткә колбаса – ул колбаса ашамый да. Нишләп нахак сүз әйтәсез сез миңа. Не имеете право! Этләргә үлем теләп йөрисез. Шуның белән нишләмәкче буласыз сез? Эт рәнҗеше, минем рәнҗешем белән нишләмәкче буласыз? Дөньяга сыймыйсызмы сез, әнә басуда яшәгез алай булгач! Мин бит ялгыз кеше. Этләр кемгә тигән беркемгә тими!!!

Сәкинә апа белән сөйләшүебез әнә шундый рухта тәмамланды.

ПРОКУРАТУРА ДА ТИКШЕРӘ

Сәкинә апа белән әңгәмәбезнең ничек тәмамланачагын белеп бетермәгән булганмын – икенче көнне үк телефоныма чит бер номердан шалтыраттылар. Кукмарадагы адвокат ир-егет газетада исемен күрсәтмәүне үтенеп, түбәндәгеләрне сөйләде: бактың исә, Сәкинә апа минем өстән барып зарланган икән аңа. Имеш, мин карчыкка янаганмын.

– Алып китәргә маташалар этләрне дә, үземне дә, ди. Мине «психушка»га җибәрттерәм диде, ди. Бик каты янады, куркам, кан басымым күтәрелде, дип сөйләде. Сәкинә апаны туксанынчы елларда мәҗбүриләп психбольницага тыккан булганнар, хәзер шуннан курка ул. Минәйтәм, хәзерге закон буенча, суд кына урнаштыра андый җиргә…

Бер сәгать тә вакыт узмады – тагын бер чит номер шалтырата… Монысы Сәкинә апаның «балаларын» сөякләр белән тәэмин итеп торган Казандагы энесе Вилдан әфәнде Мөхәммәтшин булып чыкты. Карчык аңа да минем өстән зарланып шалтыраткан икән. Сәбәбе шул ук – имеш мин аңа янаганмын. Әмма Вилдан әфәнде белән уртак телне тиз таптык. «Үпкәләмәгез инде карт кешегә. Курыккандыр», – диде ул аклангандай. Әңгәмә барышында шуны да аңладым – Вилдан абый апасының бу эшчәнлегенә каршы түгел. Киресенчә, аны хуплый:

– Этләр асрап кемгә зыян ясый инде ул? Хоспислар да тоталар бит этләр өчен, беркем сүз әйтми. Ә апа – энтузиаст, бөтен чыгымнарын үзе күтәрә. Балалары да юк. Кырыклап эте генә бар – шулар иптәш, шуларны тәрбияләп, күңел юанычы ала. Авыру этләрне дәвалый, үз пенсиясенә ашата, мин дә булышам кулымнан килгәнчә. Саваплы эш бит бу, – диде ул әңгәмәбез барышында.

Әйе, урамда ач йөргән этләрне ашату, тәрбияләү саваплы, ләкин бит эттән дә бигрәк, кеше турында уйларга кирәктер. Мәсәлән, мин күршемдә туктаусыз «һау-һаулап» өреп торган кырык баш маэмайдан бер дә мәмнүн булмас идем. Әле ярый, ябуда гына ятсалар, тавышларын гына ишетеп калсаң. Ә Сәкинә апаның, күршесе Алим абый әйтмешли, ишәк кадәр зурлыктагы этләре урамга да чыга. Берәрсен таларга да мөмкиннәр.

Шунысы да бар, Березнякта яшәүчеләр бу этләр өстеннән безнең редакциягә генә түгел, прокуратурага да зарланган. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара икән. Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакиров әйтүенчә, халык истән, тавыштан һәм этләрнең рәхәтләнеп урамда йөрүеннән канәгать түгел.

– Без Сәкинә апаның өенә барып, аның этләр асрала торган җире этләр приюты кебекме, булган очракта да, санитар нормаларны бозмыймы икәнен тикшерәчәкбез. Шуннан чыгып, билгеле бер чара күреләчәк, – дип аңлатты прокурор.

Авыл халкы өмет иткәнчә, этләр фермасын бетерерләрме, әллә ул яшәвен дәвам итәрме, монысын – тикшерү эшләре төгәлләнгәч белербез. Хәер, мондый очраклар бер Татарстанда гына түгел, башка өлкәләрдә дә очрый. Андый вакытта, этләрне куып җибәреп кенә проблема хәл ителми. Хуҗа кеше яңаларын бик тиз таба. Урамда эт бетә ди мени…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии