- 23.02.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
(Дәвамы. Башы газетабызның 14нче февраль санында)
Газетабызның узган атнада чыккан санын Актанышта кулдан-кулга йөртеп укыганнар. Ничә кеше укыса, фикерләр дә шуның кадәр булгандыр. Кемнәрдер, дөресен язгансыз, дип, «Эконом» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримовны мактаса, икенче берәүләр, киресенчә, Кәримовны герой итеп калдыргансыз да, Энгель Фәттаховка «атака ясагансыз», дип гаепләде. Бу язма – сезнең хуҗалык җитәкчесен мактау өчен дә, кемнедер хурлау өчен дә язылмады, Актанышта башланган «җитәкчеләрне алмаштыру сәясәте» чынлап та бармы, юкмы, Энгель Нәвап улы министрлыктан киткәч, эшен ничек дәвам итә – без шуны ачыкларга теләгән идек. Әйе, шулай туры килде – Яхшый авылындагы исәп-хисап җыелышына эләктек. Әмма бу бит әле без кемнедер мактап, икенче бер кешене хурларга теләгәнбез дигән сүз түгел! Язманы игътибар белән укыган кешегә аңлашыла – Актанышта хуҗалык җитәкчеләрен эштән куу сәясәте киң масштабта алып барыламы, юкмы – без шуны ачыкларга теләгән идек.
«КИТМИМ МИН!»
«Эконом» хуҗалыгында узган исәп-хисап җыелышында Алмаз Кәримовны эштән җибәрү турында сүз булмаган иде, дидек. Ләкин берничә көннән соң хуҗалык җитәкчесе безнең белән үзе элемтәгә чыкты.
Җыелыш булып, ике көн узгач, Энгель Нәвап улы аны үз янына чакыртып алган.
– «Хуҗалыгыңны калдырырга кирәк, әйдә, кит! Мин сине башка эш белән тәэмин итәм», – диде. «Нигә?» – дип сорадым. «Син фермаңда терлек башларын 400 башка киметкәнсең, документта –бар, фактта – юк», – диде. «Терлек башы буенча гаеп атта да, тәртәсендә дә бар – аларның саны сезнең вакытта ук «приписка» ясап арттырылган иде бит, шул саннар ул», – дидем. 400 баш сыерны тора салып үзем бетергән булсам, яки берәр җиргә озаткан булсам, аны бөтен кеше белер иде, минәйтәм. Казанга министр булып киткәндә, Фәттахов хуҗалыкларны, күпме малы, икмәге бар, дип тикшереп китмәде, үзе эшләгән вакыттагы «приписка»лар бит инде ул! Бөтен хуҗалык җитәкчесе дә моны раслар: «приписка»лар мал башы буенча гына түгел, көзен җыеп алган иген күләме буенча да бар иде, Фәттахов эшләгәндә хуҗалыклар 90 центнерга кадәр уңыш «җыя» башлаганнар иде. Шушы күрсәткечләрне «булдырып» китте китүен, әмма хәзер кайткач, «приписка өстенә приписка» ясатып булмый бит: күрәсең, чын саннарга кире кайтып: «Менә мин нинди начар күрсәткечләрдән югары мендем!» – диясе киләдер, – дип сөйли «Эконом» хуҗалыгы җитәкчесе Азат Кәримов.
«Эш урынымнан үз теләгем белән китмим», – дигәч, «Әйбәтләп китмәсәң, мин сине бүтәнчә алып куям», – дигән җавап яңгырады, дип сөйли ул. Әмма Кәримов барыбер фикерен кирегә үзгәртмәгән. Үзе аңлатуынча, сәбәбе дә саллы. Районда кайчандыр 31 хуҗалык булган. Оптимизация булып, күп хуҗалыклар берләшеп беткән: хәзерге вакытта Актанышта 13 хуҗалык, 3 агрофирма эшли. Шушы «үлемнән калучылар» арасына керү, хуҗалыкны икенче бер җиргә берләштерми саклап калу җитәкче өчен җиңелләрдән булмагандыр.
– Башка хуҗалыклар арасында урталыкта барабыз бит әле. Алдынгы урында булмасак та, тырышабыз. Әйе, районда бөтен хуҗалыкларның да хәле бертөрле түгел. Әмма аның сәбәбе – җитәкчесе булдыра алмаудан түгел. Райондагы бөтен хуҗалыклар да бер күләмдә субсидия алмый, республикадан кайтарылган акчаларны күп очракта аерым бер хуҗалыкларга гына җибәрәләр, – дип сөйли Алмаз Кәримов.
Менә шундый «тарткалашулар»дан соң, озак та узмый, «Эконом»га яңа җитәкче кайтаралар. Бу кешенең исем-фамилиясен газетабызда күрсәтмәскә булдык. Чөнки безгә бирелгән мәгълүматларга ышансаң, яңа җитәкче – заманында банкта эшләгән, анда төрле махинацияләр оештырып, акча үзләштерүе аркасында суд алдына баскан булган. Әмма яңа кешенең җитәкчелеге ике-өч көн генә дәвам иткән. Ул хуҗалыкның фермаларын гына карап чыгарга өлгергән, диләр. Бу вазифага законсыз куюлары буенча Алмаз Кәримов прокуратурага гариза язып керткәннән соң, элеккеге «банкир»ның бу хуҗалыкта башкача эзе-юлы булмаган.
Кәримов моның белән генә тукталып калмаган. Үзен законсыз юл белән эштән җибәрергә теләүләре хакында берничә органга тапшырылган гаризасы бар. Әлегә тикшерү эшләре бара. Үз урынын болай гына калдырырга җыенмый җитәкче.
КАЙТУЫН ТЕЛӘМӘГӘННӘР
Акрынлап төп темага якынаябыз. Язмабызның исеменә Фәттаховны Актанышта көткәннәрме, дигән җөмлә чыгарган идек. хуҗалык җитәкчеләренең сөйләгәннәре аша ул сорауга җавапны тиз таптык: бу хәбәргә сөенмәгәннәр, «кайтуына без каршы» дигән имзалар да җыйганнар хәтта.
Фәттаховның Актанышка кабат башлык булып кайту яңалыгын хәбәр итәргә бер көн кала, Казаннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кайткан һәм хуҗалык җитәкчеләре белән җыелыш уздырган. «Нишләп сез каршы киләсез? Энгель Нәвап улы моңарчы да яхшы эшләде, хәзер тагын да яхшырак эшли башлаячак. Борчылмагыз, берегезгә дә зыян китермәс, бергәләп эшләрбез. Ул бит район өчен эшләргә кайта», – дип чыгыш ясаган.
Шул вакыт хуҗалык җитәкчеләре арасыннан берсе торып басып, Марат Әхмәтовка турыдан-туры белдергән: «Үзе урынына Камаевны калдыргач (Фаил Камаев – Актанышның элеккеге башлыгы): «Мин аңа эшләргә ирек бирмим, район өчен министрлардан бер тиен дә акча бүлдертмим», – диде. Кешедән ишеткән булсам, әллә ышанмас идем – бу сүзләрне Фәттахов үземә әйтте бит. Шулай булгач, кабат эшләр өчен кайтмый бит инде ул», – дигән. Шулай булса да, Энгель Нәвап улы барыбер Актанышка кайтты, һәм аның бу районга кире кайтуын гадәттән тыш хәл итеп кабул итәргә кирәкми дә. Бу районда туып-үскән, 15 ел җитәкче булып уңышлы гына эшләгән, шушында тормышын булдырган. Нишләп әле ул каядыр читкә китәргә тиеш? Монда аптырарлык хәл дә юк кебек. Әмма хуҗалык җитәкчеләре арасында, Энгель Нәвап улын үз мәнфәгатьләрен яхшырту өчен кайтты дип санаучылар шактый.
– Аның төп максаты – безне җибәреп, безнең урынга үз кешеләрен куйдыру, дип саныйм, – дип фикерен җиткерә, әйтик, Алмаз Кәримов. Ә менә ул үз кешеләрен кую нәрсә өчен кирәк дигән сорауга башка хуҗалык җитәкчеләренең аңлатмалары җавап булып тора.
ҖИР КИРӘК?
«Чишмә» – Актаныш районының бик алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Аның җитәкчесе Рәфыйк Вагыйз улы Сәхәбетдинов үз вазифасын 15 елга якын башкара. Кайчандыр бу хуҗалык үз эченә дүрт авылны алып торган: Чишмә (Энгель Нәвап улының туган авылы), Меңнәр, Аккүз, Михайловка. Тик хәзер әзрәк «штаты кыскарган» хуҗалыкның.
– Энгель Нәвап улы әле Казанга киткәнче үк, безнең хуҗалыкка мәктәптә укытучы булып эшләүче туганын – Фазлыев Алмаз дигән кешене учредитель итеп «тыкты». Әмма бу әйбер законлы булмады. Учредитель булып кергәндә, кеше взнос түләргә тиеш (Устав капиталы – 10 мең сум дип бәяләнгән – А.З). Ә бу кеше бернинди взнос та кертмәде, шулай булса да хуҗалыкның якынча 38 процент өлешен үзенә алды.
Җитәкче фикеренчә, бу Фәттаховның алга карап эш итүе булган, булса кирәк. Ник дигәндә, моннан берничә ел элек, Энгель Нәвап улы Казанда министр кәнәфиендә төпләнгән чорларда ук, Чишмә ҖЧҖсеннән 38 процент өлешен ала да, Алмаз Фазлыев «Чишмә» агрофирмасы төзи. Агрофирмага җитәкче итеп Фәттаховның киявен, ягъни төпчек кызының ирен билгелиләр. Һәм актанышлылар бу агрофирманың рәсми хуҗасы Фәттаховның туганнары саналса да, чын хуҗасы аның үзе булуы турында сөйли. Хәер, экс-министр моны үзе дә яшерми икән. «Җыелышларда Чишмә агрофирмасы турында, «минем хуҗалык», дип чыгышлар ясый», – диләр.
Хәзерге вакытта Рәфыйк Сәхәбетдиновка, эшеңнән кит, дип әйтүче юк әле, әмма ул районда мондый сәясәт башланды, дип саный. Һәм үзенә чират җиткәнен көтеп яши икән.
– Безгә чират кына җитмәде әле. Барлык хуҗалык җитәкчеләрен дә берьюлы алырга көче җитми бит инде Энгель Нәвап улының. Әгәр дә миңа, кит, дип әйтә икән, мин ахырга кадәр барам – китмим, чөнки бу урында законлы эшлим. Артта баручы хуҗалык түгел без, алда барабыз. Быел күрсәткечләрем яхшы булса да, урын бирмәделәр – урын бирсәләр, эштән җибәрүе авыр бит кешене. Ә болай гел беренче өчлеккә кереп бардык без: 2016нчы елда, яхшы эшләгән хуҗалык буларак, район буенча икенче урынны алдык, 2015нче елда беренче урынны. Кайбер хуҗалык җитәкчеләрен эштән җибәргәч, Фәттахов алар урынына үз кешеләрен куяр, мөгаен. Минем очракны гына алыйк. Чишмә авылы кырында ул мең баш сыер өчен ферма төзеттерә башлады. Мең баш сыер тотар өчен өч мең ярым тирәсе мөгезле эре терлек тотарга кирәк. (Сыер мең баш була икән, аның бит әле таналары, бозаулары да була – А.З) Ә өч мең баш мөгезле эре терлек тотар өчен аның җирләре җитмәячәк, чөнки хәзерге вакытта агрофирманың ике мең гектар тирәсе генә җире бар, алары да законлаштырылып бетмәгән, минем хуҗалыктан арендага гына алынган. Терлек тотар өчен азык әзерләргә кирәк, ә җир юк. Җир җитми. Бу проблеманы хуҗалыкка яңа җитәкче куйган очракта бик тиз хәл итеп булачагы аңлашыладыр. Шуңа күрә әйтәсем килгәне шул – Энгель Фәттахов бөтен кешегә дә, мин кайттым, эшләргә дип кайттым, начар эшләргә кайтмадым, дип сөйли. Әмма ул бит үзе өчен эшләргә дип кайтты, – ди җитәкче.
Газета аша үз фикерен җиткерергә курыкмаган хуҗалык җитәкчеләренең тагын берсе – Илфат Миңсаф улы Андерьянов – Актанышның «Саф» ҖЧҖсен җитәкли. Ул да «эш урыныннан җибәрү сәясәте» хуҗалыкларга чират буенча килеп җитәчәк дип саный. Андый-мондый хәл булып, эш урыныннан җибәрсәләр, үз хокукларын якларга җыена.
– «Саф» хуҗалыгыннан аласы әйберем юк минем, кирәкми дә. Әмма мин – үземә күрә бер шәхес, мине эштән алып, әһә, Андерьянов шушылай булган икән дип, минем исемгә тап төшермәс өчен, Алмаз Кәримов кебек көрәшәчәкмен, – ди ул, һәм шул ук вакытта Фәттаховның Актанышка кабат кайтуына хуҗалык җитәкчеләренең ни өчен каршы булуларына да аңлатма кертә. –Әгәр дә ул, кайтып, хуҗалык җитәкчеләре белән килешеп эшләсә, без аңа каршы да булмас идек. Ә нигә ул кайтмас борын ниндидер «наезд» эшли? Алай ярамый. Бездә ничә хуҗалык бар – берсенең дә җитәкчесе, хуҗалыкны таратам әле, эшләмим әле монда юньләп, дип эш башкармый. – диде ул.
Соңгы сүз
Язмабызда шундый мәгълүматны телгә алып үткән идек – үзе урынына Фаил Камаевны калдыргач, имеш, Энгель Фәттахов, мин аңа эшләргә ирек бирмим, район өчен министрлардан бер тиен дә акча бүлдертмим, дигән булган. Бу уңайдан хәзерге вакытта Тукай районы башлыгы кәнәфиендә утыручы Фаил Мисбах улының үзенә шалтыраттык. Әмма ул аңлаешлы җавап бирмәде.
– Программалар буенча акчаларны алдым, төзелеш эшләре алып барылды, туктап тормады. Кемнеңдер нәрсәдер әйткәне буенча мин берни дә әйтә алмыйм. Бу телефоннан сөйләшә торган сүз түгел, – диде ул.
…Без бу язмада кемгәдер нахак гаеп ягарга ниятләмәдек. Шуңа күрә югарыда китерелгән мәсьәләләр буенча безнең хәзерге вакытта Актаныш башлыгы вазифаларын үтәүче Энгель Нәвап улы Фәттаховның үзе белән сөйләшәсебез килгән иде. Аның аңлатмасы бу язмада бик урынлы булыр иде. Әмма кызганыч, ул бу уңайдан нинди дә булса шәрехләмә бирергә теләмәде. «Кайсы хуҗалыкның ничек эшләгәнен яхшы беләм, сезгә дә аны бик әйбәтләп аңлатып күрсәтә алам. Әмма минем газета аша дискуссия корасым килми. Нәрсә язсагыз да язарсыз», – диде ул тыныч кына.
Бу язмада, кабатлап әйтәбез, кемнедер махсус каралтып күрсәтергә тырышу юк. Безнең илдә сүз иреге бар, зарлы хатлар, зарлы шалтыратулар килә икән, алар «аноним» түгел икән һәм кеше үз сүзләрен курыкмыйча, дәлилли алачагына ышанып сөйли икән, массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, без аны халыкка җиткерергә тиеш. Язмада да бу вазгыятькә карата үз фикеребезне белдермичә, хуҗалык җитәкчеләренең фикерләрен генә бирдек. Әмма Актаныш темасы моның белән бетмәгәндер, дип уйлыйбыз. Бәлки бу әле бөтенләй, башы гына булгандыр…
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан–Актаныш–Казан
Комментарии