- 22.04.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Акча белән эш иткәндә, маңгай күзең дүртәү булсын икән – сатып алганда гына түгел, сатканда да алдана бездә халык. Әле кайчан гына беркатлылыгы аркасында дүрт үгез сатып, акчасын җилгә очырган Зәй районы пенсионеры турында язган идек («Дүрт үгез акчасын җилгә очырдым»«Безнең гәҗит», №9 (2 март), 2016), менә хәзер Азнакайдан ук килделәр. Бу юлы фермерларны сөтләрен тапшырган вакытта төп башына утыртканнар. Казандагы бер оешма Югары Стәрле авылы фермеры Фәсәгать абый Хәсәновның 372 мең сумын «йолкып калган». «Акчагызны кайтарабыз, көтеп торыгыз», – дигән сүзне күп ишеткән инде ул. Тәмам туеп беткән хәтта. Хәзер менә хет шул сүзне булса да ишетергә риза булыр иде, тик сөт кабул иткән оешма да, аның җитәкчеләре дә язын эрегән кар төсле… юкка чыккан.
«АКЧА КЫЗЫКТЫРА БИТ ИНДЕ УЛ»
Азнакай районының 250 хуҗалыклы Югары Стәрле авылы – районнарында сөтчелек, мал саны буенча алдынгы урыннарда тора. Район үзәгеннән бик читтә урнашкан бу авыл халкы гомер-гомергә үз көче белән генә көн күрергә өйрәнгән – авылда эш юк, ә район үзәгенә барып эшләү мәшәкатьле дә, чыгымлы да булачак. Шуңа күрә күп итеп мал тотып, саткан сөтенең, итенең акчасына яши алар. Аеруча сыер асраучылар күп – үгезне бит уптым-илаһи бер сатсаң, 80 мең сум акча кертәсең дә, шуның белән бетте. Ә сыер сөте китергән акча белән ел әйләнәсе яшәп була.
Бу авылда фермерлар да җитәрлек. Менә Фәсәгать Хәсәновны гына алыйк. Колхозда 20 елдан артык эшләгән ул. Инвесторлар килгәч кенә аның зоотехник белгечлегенә урын калмаган. Балаларының үсеп килгән вакытлары, гаиләне алып барырга кирәк – тоткан да үз авылларында сөт җыярга тотынган. Фәсәгать абый гына түгел, сөт җыю белән башка авылдашлары да шөгыльләнә башлаган. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, дисәләр дә, Югары Стәрле авылының сөт казанына берьюлы биш сөт җыючы башы сыйган.
– Көндәшлек коточкыч зур булды. Шулай да бирешмәдем, эшләдем дә эшләдем. Төрле вакытлар булды – акчаны вакытында түли алмаган чаклар да… Халыкка рәхмәт – барыбер ташламады, сөтен ышанып тапшыруны дәвам итте, – ди Фәсәгать Хәсәнов, эшенең акрынлап җайга салынуы турында сөйләгәндә. – Сөтне башта Азнакай май заводына тапшырдык, бер литрдан бер тәңкә акчаны үзебезгә калдырып була иде инде. Һәм бер дигән итеп эшләп ятканда, күрәчәгемдер инде, мин «Союз» ҖЧҖ дигән оешма белән таныштым…
«Союз» оешмасы Азнакайга Казаннан ук «килгән». Сөт саклый торган җиһазлары булган бер бинаны арендага алган һәм эшмәкәрләрне халыктан җыйган сөтләрен Азнакай май заводына түгел, үзенә китерергә өнди башлаган. Менә бер мәлне Азнакай эчендә таралган бит гайбәт – Казан оешмасы акчаны Азнакайның май заводына караганда күбрәк түли икән, дип, очрашкан саен бер-берсенә сөйләгән фермерлар. Ахыр чиктә, шушы сүзләргә кызыгып, үз теләге белән барып кергән әңгәмәдәшем «Союз» оешмасына.
– Чынлап та, болар литрына бер сум артыграк түлиләр иде. Акча кызыктыра бит инде ул. Аны-моны уйлап тормадым, килешү төзедем. Үз пичәтемне суктым, тегеләр – үзләренекен, хилафлыклар күрмәдем, – ди Фәсәгать Хәсәнов. – Килешүнең шартларында язылганча, мин ай буе сөт тапшырам, алар ай ахырында бер тапкыр акча күчерә. Аны алгач, халыкка сөт акчасы өләшәм… Бернинди проблемасыз ике ел эшләдем шулай. Айныкы-айга күчеп барды, дөньялар түгәрәк иде. 2014нче елның майларында акчаны күчерергә соңара башладылар…
Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул дигәндәй, «Союз» оешмасы белән проблемалар килеп чыга башлагач та, кабат май заводына әйләнеп кайткан булган фермер. Түләнмәгән акчага өметләнеп, тагын ай буе бушка эшләсенмени?! Тик һаман да шул колак гаепле дигәндәй, фермерлар арасында таралган чираттагы имеш-мимешләр төн йокыларын калдырган Фәсәгать абыйның. Бу юлы: «Союз җитәкчеләре, әгәр бездән киткән кешеләр кире җыелып килмәсә, аларга бурычларыбызны түләмибез, дип әйтә икән», – дигән сүз ишетеп алган ул.
– Теге акчаны алу өчен генә кабат «Союз»га килдем инде. Монда килгәч, чынлап та, бурычларын түләде болар. Әйткән сүзләрен үтиләр икән, дим, хәзер кабат эшли башладым. Иртә таңнан торып сөт җыям, рәхәтләндереп илтеп бушатам тегене «Союз» мичкәләренә. Акча түлиләр, рәхәт булды инде… ике ай… Шуннан тагын түләми башладылар. Минәйтәм, әһә, болар койрык болгый башлады, бушка сөт тапшырыр хәлем юк әле, дип киттем мин кабат май заводыбызга. Телефоннарына шалтыратабыз, «Түлибез, көтегез», – дип әй ышандыра тегеләр. Ышанмый чараң юк инде, нишли аласың. Түләмәгән 372 мең сум акчаларын көтеп, кыш та үтте, яз да җитте…
СИБАГАТУЛЛИНГА ЫШАНСАҢ…
Син ашыкканда, ул кабалана, диләр бит. Акчаларын алырга фермер ашыкса, «Союз» оешмасы, итәк чабуларын җыйнап, районнан мәңгегә китеп югалырга кабаланган.
– Булган акчаларны бирмичә, безне матур иттереп төп башына утырттылар. Арендалап торган биналарына йозак элеп китеп бардылар, – ди әңгәмәдәшем, авыр сулап.
Әле ул гынамы соң – Азнакайда бу рәвешле алданган фермерлар тагын байтак ди. Бер бичараның 700 мең сумы шулай янган. Фәсәгать абый сөт тапшырган акчаларны халыкка өләшергә тиеш булган бит – үз кесәсеннән алып түләгән инде, нишләтәсең.
– Авыл халкына рәхмәт, хәлгә керделәр, ашыктырмадылар. Берничә ай көтеп тордылар, – дип искә ала ул булган хәлләрне. – Яңа куртка алып кияргә дә оялдым, Айгөл, беләсезме! Берәр авылдаш килеп: «Карале бу оятсызны – үзенә яңа куртка алган, ә безгә сөт акчасын да бирми!» – дип әйтер төсле тоелды… Югыйсә акчаларны кайтарсыннар өчен, «Союз»га йөз мәртәбә шалтыраттык, Сибагатуллин дигән җитәкчесен дә эзләттек – ни хикмәт, табып кына булмады…
Фәсәгать абый әнә шулай аңлатып, «Союз» оешмасы белән төзегән килешүләрен күрсәтә башлады. Оешманың җитәкчесе куярга тиешле имзаны карадым – Сибагатуллин И.Г дип язылган.
– Нигә акчаны бирмичә качтыгыз, дип, менә бу җитәкчеләре белән сөйләшеп карамадыгызмы соң?
– Тукта, исеме ничек соң әле аның. Сибагатуллин Илнур Габделәлләкемович инде, «даже» исемен белмим. Ул Сибагатуллин дигән кешене бер тапкыр да күргәнем булмады минем. «Мин Сибагатуллинның «представителе» дигән булып, гел бер Айдар дигән егет йөрде, документларны да ул йөртте, килешүләрне дә шуның белән төзедек. Булдымы икән андый кеше чынлап та, әллә юкмы ул – менә анысын әйтә алмыйм, – ди әңгәмәдәшем.
И гади дә инде авыл кешесе – җитәкчесен карап тормый-нитми сөт тә тапшыра, кулында кәгазе булгач, бөтенесе закон буенча эшләнә бит, дип уйлый, күрәсең. Тик Фәсәгать абыйга Сибагатуллин Илнур «Габделәлләкемович» турында күңелсез хәбәр җиткерергә мәҗбүрмен. Сибагатуллин фамилияле кеше «Союз» оешмасы белән беркайчан да идарә итмәгән. Моны ничек ачыкладыкмы? Союздан бурычын кайтарттыра алмагач, Фәсәгать Хәсәнов эшне судка тапшырган булган. Мәхкәмә, бурычларны кайтарттырырга, дип карар чыгарган һәм эш суд приставларына тапшырылган. Фәсәгать абыйның акчаларын Диана Купцова исемле приставка «йөкләгәннәр». Диана Юрьевна безгә барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты.
«Союз» оешмасының Азнакай гына түгел, башка район фермерларына да бурычлары бар. 3 миллион сумнан артык ди! Бурычлы үлмәс дигән булалар тагын, әкият икән – «Союз» оешмасы «үлгән» менә! Эшчәнлеген туктатып, «Фалькон» дигән яңа оешмага берләшкән.
– Бу ике оешма белән дә Мохов дигән кеше идарә иткән. Ул оешмаларга Сибагатуллинның бернинди катнашы юк, бәлки ул вакытлыча гына куелган җитәкче булгандыр, шуннан да артыгы түгел, – дип сөйләде Диана Купцова. – «Союз»ның милке дә юк, Volvo маркалы ике машинасы гына бар. Хәзерге вакытта ул машиналарны эзлибез, алар розыскта. Табылсалар, Фәсәгать Хәсәновка тиешле акчаларын кайтарырга булыша алачакбыз. Әлегә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешә алмадык, кызганыч. «Союз» яңа оешмага кушылган икән, аның бурычлары да шул оешмага күчүен сорап, судка мөрәҗәгать иттек. Әлегә менә карарны көтәбез. Әгәр суд риза булса, ул вакытта без «Фалькон»ның милкен Хәсәнов файдасына тартып алачакбыз.
Суд приставы әйтүенчә, әлегә берни дә эшләп булмый – көтәргә генә кирәк. Ә мине «мәрхүм» «Союз» оешмасының бурычлы җитәкчесе Мохов кызыксындыра иде.
– Сез ул кешене күреп сөйләшә алдыгызмы соң? – дип сорадым.
– Юк, мин аның белән күрешмәдем. Ләкин сезгә бу оешманың юридик адресын әйтә алам, әгәр үзегез барып күрергә теләсәгез…
Рәхмәт яусын инде! Тик бурычлы оешманың җитәкчесен журналист эзләп йөрергә тиешме икән соң ул? Мондый эшләр белән шөгыльләнергә тиешле кешеләр кайда, ни өчен бу аларның игътибарыннан читтә кала? Әлеге сорауларга җавап табып өлгермәдем, чираттагысы туды – кайда урнашкан ул оешма?
«ТЕЛЕФОН ТӨЗӘТӘБЕЗ»
Казан шәһәренең Спартак урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан 245нче офисны эзләп киттем. Оешма җитәкчесен суд приставы шушыннан табып була дигән иде. Фәлән катлы бинаның йөзләгән ишекләреннән кереп-чыгып йөри торгач, «өстәмә корпус» дип аталып, әллә кайда ишегалдында урнашкан бер өлешенә килеп чыктым. 245нче бүлмә шушында, дип аңлатканнар иде. «Фалькон» оешмасы, Союз кебек үк, ит, сөт сату белән шөгыльләнә, дип сөйләгән иде суд приставы. Шуңа ишекне ачып җибәргәнче, киштәсендә сырлар, казылыклар өелеп торган берәр кибет сыман нәрсәме әллә дип уйладым бу оешманы. Ни гаҗәп, мине күзенә бинокль сыман җайланма киеп, микроскоплар астында нәрсәдер эшләп утыручы егет каршы алды. Дөресен әйтим, көтелмәгән бу күренештән бераз каушадым хәтта.
Ә бинокльле егет журналист килгәнен ишеткәч, миннән дә катырак гаҗәпләнде. Шулай да, минем сорауларымны җавапсыз калдырмады – үзенең телефоннар төзәтүче булуын, бу офисны күптәннән арендалавын, тик бернинди дә Мохов фамилияле кешене белмәвен сөйләде.
245нче бүлмәне арендага биреп торучы егетне эзләп таптым. Ул да кайчан да булса биредә «Союз» яки «Фальколн» оешмасы эшләгәнен исенә төшерә алмады. Кыскасы, оешманың юридик адресы ялган булып чыкты. Менә шулай булгач, үзегез нәтиҗә ясагыз инде – бурычларын кайтарырдаймы ул Азнакай фермерына берәр вакыт, әллә юкмы.
Безнең редакциягә килеп зарларын сөйләгәннән соң, Фәсәгать абый яңалыклар белән гел кызыксынып торды. Аңа 245нче офиста бернинди дә сөт кабул итә торган оешма булмаган һәм юк дип әйтүе җиңел булмады, әлбәттә.
– И Айгөл, шулай булганмыни? – дип шаккатып тыңлап торды ул мине. Аннары өзелгән өметен ялгап җибәрергә теләгәндәй: – Инде бу акчаларны бер ала алырбызмы икән соң без? – дип сорап куйды. Диана Купцовага бу сорауны бер түгел, биш биргән идем инде. Була, тик көтәргә кирәк дип тынычландырды ул мине.
Фәсәгать абый өчен көтү – ят әйбер түгел, анысы. Тик файдасы булыр микән соң? Хәер, ул үзе 400 мең сумга якын акчасы белән әкренләп саубуллаша башлаган инде:
– Башка бу акчалар артыннан йөрмим дә. Башы булмагач, койрыгы юк та юк инде аның. Бик шәпләп төп башына утырттылар. Калган гомеремә җитәрлек сабак булды инде бу минем. Әле менә районга Мөслимнән ике егет килеп, үзләренә сөт тапшыруны сорап йөргән иде. «Юк инде, минәйтәм, егетләр, бер тапшырып карадым мин «частный» оешмага. Әле һаман да акчасын алып бетерә алмыйм», – дидем. Хәзер андыйларга ышанмыйм. Яшәсен май заводыбыз – аңа тапшырам. Акчасы азрак булса да, гарантиясе бар ичмасам…
Айгөл ЗАКИРОВА
«Ник тапшырдым сиңа сөтемне, Сибагатуллин?!»,

Комментарии