Казан пенсионеры Венера Ганиеваны һәм аның энесен мошенниклыкта гаепли

Казан пенсионеры Венера Ганиеваны һәм аның энесен мошенниклыкта гаепли

«Татарстанның алтын тавышы» Миләүшә Насыйбуллинаның еллар дәвамында кешеләрдән әҗәткә бик зур суммада акча алуы, аннары ул акчаны кайтармый тилмертүе турында берничә мәртәбә яздык. Инде радионың элекке дикторына җинаять эше кузгалтылып, аның хокук сакчылары тарафыннан эзләүдә икәнлеген дә хәбәр иттек…

Танылган йолдыз һәм әҗәт исемнәре янәшә куярлык кебек тоелмаса да, күптән түгел халык арасына шушыңа охшаш тагын бер яңалык калкып чыкты. Казанда яшәүче пенсионер җырчы Венера Ганиеваны һәм аның энесен мошенниклыкта гаепли. «Моннан 6 ел элек алган акчаларын һаман да түләгәннәре юк!» – дип мөрәҗәгать итте ул безгә.

«БУ АКЧАЛАРНЫҢ БЕР ТИЕНЕ ДӘ КҮКТӘН ТӨШМӘДЕ!»

Мөхәммәт абый Фәрзетдинов – заманында Казанда эшләп килгән иң һәвәскәр сәүдәгәрләрнең берсе. Базарда чит илдән кайтартылган келәмнәр сату белән шөгыльләнгән ул. Әнә шул келәм сату эше таныштырган да инде аны Венера Ганиева белән. Шундый танылган һәм талантлы җырчы белән дуслыклары башлануга горурланган да, сөенгән дә Мөхәммәт абый.

– Венера белән без 25 еллап таныш инде. Миннән берничә мәртәбә келәм сатып алды, соңрак яхшылап аралашып та киттек, концертларына, юбилейларына чакыра башлады. Минем маринадлаган помидорларымны да бик ярата иде ул, аларга барып, помидор ябып та йөрдем әле, – дип, дус вакытларын искә алды Мөхәммәт абый. Пенсионер әйтүенчә, 2011нче елда аның фатирына җырчы үзе дә килә. Тик ялгызы гына түгел, энесе һәм аның хатыны белән бергә. «Энем эш ачарга җыена, бер миллион сум акча биреп торалмассыңмы?» – дип сорый ул.

– Сәүдәгәр булсам да, аның кадәр акчам юк иде. «Венера, миндә кайдан шуның кадәр мая булсын? Сәүдә эшен ташладым, гади пенсионер бит мин», – минәйтәм. Шул пенсия акчаларымнан, аннан соң бераз эшләгән вакытымдагы акчалардан банкка җыеп барган 545 мең сумым бар иде. Бу акчаларның бер генә тиене дә күктән төшмәде миңа, 72 яшемә кадәр эшләдем! Шулай ялынып карап торгач, ярар инде, дим, миннән булсын изгелек: «Сез сораганның яртысы бар анысы», – дим. Боларга шушы сүз җитә калды, ялынып-ялварып акча сорый башладылар. Венера белән танышлар булгач, бары тик ул да килеп мөрәҗәгать иткәнгә генә, булган кадәр акчамны бирергә карар кылдым. Энесе Фәрит Ганиев, бер ел эчендә түләп бетерергә вәгъдә биреп, миннән 500 мең сум алуы турында расписка язды. Банкка барып, сораган суммаларын бирдем.

Үзеннән кайчандыр акча алулары турындагы төп дәлил булган распискада, Фәрит Ганиев пенсионерга алтын таулары вәгъдә иткән. Дөресрәге, бер ел эчендә синнән алган 500 меңне 750 мең сум итеп кайтарам, дип язган булган.

– Язган распискалары да булгач, күңелем тыныч иде. Кире кайтарачакларына ышандым. Бер ел узгач, акчаларны сорап, Венерага шалтыраттым. «Без бизнес ачмакчы идек тә, барып чыкмады бит әле, хәзер башка эш башларга җыенабыз, гафу ит инде, бер елдан «точно» акчаңны кайтарабыз», – дип әйтте, – дип сөйли Мөхәммәт Фәрзетдинов.

Тагын бер генә түгел, берничә ел вакыт уза. Мөхәммәт абый тавыш чыгарып йөрү яклы булмый, акчаларын да дауламый, кайтарырлар, дигән өмет белән яши.

– Венера үз исемен пычратмас, тап төшермәс, дип уйладым. Аннан соң, бу акчалар миңа 4 елдан соң гына кирәк булды. Бик яхшы урыннан бакча сатып алырга тәкъдим иткәннәр иде, әнә шуңа күрә узган елның декабрендә Фәриткә шалтыраттым. «Тагын бер ел көт инде», дигән җавап ишеткәч, ачуым кайнады. «Бер ел түгел, бер көн дә көтмим, сез нәрсә – мине карт кеше дип уйлап, алдарга, акчаларымны кире кайтармаска уйладыгызмы әллә?» – дим. «Юк, җитте, болай булгач, мин полициягә, судка мөрәҗәгать итәм, минем кулда распискаң бар», – минәйтәм. Шушы ук сүзне Венера Ганиевага да әйттем. Ул көлде генә. «Бар, судка да бар, полициягә дә бар, син барыбер җиңә алмыйсың, берни дәлилли алмыйсың, расписканың гамәлдә булу вакыты (срок давности – иск.) күптән чыкты инде, ди. Бактың исә, расписканың «гомере» өч ел гына икән, ә монда инде 6 ел вакыт үткән! Венера һәм Фәрит Ганиевларның вакытны ни өчен сузулары аңлашылды миңа шуннан.

Ганиевларның бу гамәлләрен Мөхәммәт абый мошенниклык дип саный, шул сәбәпле быел гыйнвар аенда ул Киров районының полиция бүлекчәсенә барып, гариза калдыра: Ганиевларга карата берәр чара күрелсен, акчалар кайтарылсын! Тик полициядә бу ике тараф арасында гражданлык хокукы белән бәйле низаг килеп чыккан дип аңлаталар, ә мондый мәсьәләләр бары тик суд ярдәмендә генә хәл ителә ала. Шул сәбәпле, апрель аенда Мөхәммәт Фәрзетдинов Казан шәһәренең Совет районы судына гариза калдыра.

– Полиция сорау алганда, болар әйтә икән: «Без аңа акчаны берничә айдан соң ук китердек, ул акчалар безгә кирәк булмады», дип. Имеш, болар ашыкканнар да, шуңа миннән «бурычымны кире алдым» дигән расписка сорап тормаганнар, ә мин, имеш, түләмәделәр, дип алдап йөрим икән. Шуннан боларны судка бирдем. Ике мәртәбә суд булды: килмәделәр. Минем файдага карар чыккан иде, жалоба биреп, эшне кире карарга, дип, мөрәҗәгать иттеләр. Югыйсә, мин суд буласы турында Фәритне алдан ук кисәттем. Минәйтәм, мәхкәмәдә очрашырбыз. «Әй, тукта инде, алай итмә, бераз көт инде», – дигән иде ул. Куркып калды. Распискада бу миңа бер ел эчендә акчаларны 250 мең сумга арттырып түлим дигән иде бит. Инде 6 ел узды. Димәк, бу кешенең миңа процентлар белән 2 млн сум бурычы җыелган дигән сүз. Шулай дип әйткән идем үзенә, мин анда ялгыш язганмын 1 ел дип әйтеп, мин 4 ел эчендә бирәм, дип язмакчы идем, ди. Алай булгач, распискаңда 1лене 4кә төзәт, минәйтәм. Бу төзәтте. Хәзер ник төзәттергәнемә үкенәм, чөнки распискага ялган төзәтү керткән дип, Ганиевлар мине гаеплиләр, бу расписканың дөрес булуын дәлилләүләрен сорап, экспертиза таләп иттеләр, безнең эшләр сузылды: хәзер экспертиза әзер булганын көтәбез, – дип сөйли пенсионер.

Венера Ганиева белән аның энесе үзен ни рәвешле кыен хәлгә куюлары турында безгә генә түгел, турыдан туры элемтә вакытында Путинга да шалтыратып сөйләгән инде пенсионер. Әлегә нәтиҗәсе булыр дип, өметләнеп яшәгән чагы.

«Ул карак, алыпсатар, җүләр бабай»

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, телефон аша Фәрит Ганеев белән элемтәгә кердек. «Акчаларны күптән кайтардык инде без аңа», – дип белдерде ул. Ләкин бу хакта артык сүз куертасы килмәде, сүзне кыска тотты:

– Ул абый – «жулик номер один», аферист – минем аңа карата кулланырдай башка сүзем юк. Карак, алыпсатар. Нинди нормаль кеше 6 ел вакыт узганнан соң гына үзенең бурычын сорап йөри ала? Үзегез уйлап карагыз. Мин аннан, чынлап та, 500 мең сум акча алып тордым, ләкин үз эшемне ачып җибәреп булмады, шунлыктан ай ярымнан соң акчаларны кире кайтардым. Ә ул бурычын кире алгач та безнең расписканы юк итмәгән. Аңа акчаларны кире кайтарганда яныбызда бер хатын да бар иде. Без ул хатыннан, Мөхәммәт абыйга рәхмәт әйтү йөзеннән бирү өчен, 50 мең сум алып торган идек. Аннан соң, ул распискага төзәтүләр керткән: 1 елга дип алдым дигән сүзне 4 елга дип төзәткән. Расписка хәзер экспертизада. Монда апаның исемен катнаштыру бөтенләй урынлы түгел. Әгәр дә без акча сорап килгәндә яныбызда Венера Ганиева да булса, ул аның исемен, гарант буларак, распискада да күрсәтер иде, тик күрсәтелмәгән. Бу кеше – ган…н, мин аны юк итәр идем.

Исеме распискада күрсәтелмәсә дә, җәмәгатьчелек арасына уңай яктан таралмаганга күрә, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Венера Ганиеваның үзе белән дә бу хакта сөйләшүне урынлы булыр дип таптык. «Сезнең күптән мондый җәнҗаллар турында язганыгыз юк, ахрысы, име? Нәрсәгә кирәк инде бу? Сез минем исемне язасызмы инде анда?» – дип кызыксынды ул башта, ләкин үз фикерен белдерергә риза булды. Озын булса да, аның аңлатмасын, эчтәлегенә зыян китерми генә кыскартып, үзгәрешсез бирәбез:

– Бер әйберне аңламыйм: бу гаугага минем ни катнашым бар? Туганнарым бик күп, хәзер мин, йолдыз булгач, аларның барысының да мөнәсәбәтләре өчен җавап биреп йөрим микән? Мин бу бурыч турында белмим дә, ә ул безне банкка бардык, акчаны син сорап килгәнгә генә бирдем, дигән сүзләр әйтә. Бу – провокация. Минем исемне кулланып, үз максатларына ирешү. Дөрес, без аның белән 90нчы еллардан бирле таныш. Ул сәүдәгәр иде, бөтен Казанны келәмнәр белән тәэмин итеп торды. Үзем дә, ярар, дус булгач, керемнәре булсын, дип, унлап келәм алдым, танышларымны шунда барырга өндәдем. Эш болай: энеләрем бу кешедән акча алганнар, бер елдан соң бирәбез, дип расписка язганнар. Өч айдан соң исә, минем бер иптәш кыз белән, хатыны белән бергәлектә кире илтеп биргәннәр акчаларны. Бу бик ашыгыч, ишек төбендә генә эшләнгән әйбер булган, Мөхәммәт абый акчаларын «ярар, ярар», дип алып калган, ә распискаларын юк итмәгән. Сез уйлап карагыз: кеше үзенең бурычын ала алмаса, 6 ел буе көтәме? Бу бит мантыйк ягыннан башка сыймый торган әйбер. Бу эшләр турында быел гына белдем, чөнки февраль аенда бер аноним хат алдым. «Сезнең энегез фәлән кешедән акча алган, әгәр кире кайтармаса, аның «неприятности булачак», диелгән ул хатта. Шундук энемә шалтыратам, минәйтәм, нәрсә бу? «Без бит аңа кайтардык, апаем!» – диде. Биш мең өчен дә, әгәр кайтармасалар, әллә ниләр эшлисең. Ә монда сүз ярты миллион турында бара. Бу бабай расписканы быел тапкан да инде, минем исемне кулланып, үзенә файда алмакчы була. Оятсыз бабай! Оятын югалткан! Ул бит сәүдәгәр, ул бит «мошенник натуральный», спекулянт! Юньсез бабай! Ояты юк аның! Үзе элиталы йортта яши, әле җитмәсә, шул ук йорттан тагын бер фатир сатып алырга җыена икән. Уйлап карагыз: сиксәнгә җиткән пенсионер бабай, элиталы йорттан тагын бер фатир алырга җыена! Это что такое?! Монда пенсионерлар ипигә акча җиткерә алмыйлар, ә бу элиталы йорттан фатир алмакчы була. Түбәсе киткән бу бабайның. Аның судка биргәнен без белмәдек, безгә түләтергә дип, карар чыгарган булганнар. Быел Җиңү көнендә булган Үлемсез полк вакытында, бөтен кеше каршысында төркемнән чыгып, бер хатын кычкыра миңа: «Сез судта җиңелдегез, сез акчаларны түләргә тиеш!» – ди. Син кем дигән идем, кагылма миңа кагылма, дип кычкыра. Менә бер акылдан язган хатын шулай ди. Соңыннан мин аның Мөхәммәт Фәрзетдинованың бер туганы булуын белдем. Бабай бит распискасында да, полициягә күрсәтмәләр бирергә баргач та минем исемемне кулланмаган булган. Ә кинәт кенә башы эшләп киткән дә, хәзер минем исемне кычкырып йөри. Мин аңа нинди начарлык эшләгән? Йолдызлар исемен пычрату – закон нигезендә саклана, һәм миңа полициядә, бабайны нахак яла якканы өчен судка бирергә хакым бар, диделәр. Мин уйладым да, минәйтәм, мин моның белән ник б.кланып йөрим әле. Аңа кирәк икән – йөрсен, нервы бетереп ник йөрим, шулай дип уйладым. Мин ул бабайны кызганам, чөнки ул аңламый дөрес эшләмәгәнен. Мин гомер буе сәнгатьне күтәрер өчен йөрим, шәкертләр укытам, бу нахак сүзләрне ишетү минем өчен авыр. Кешеләргә киңәш итеп шуны әйтер идем. Бурычны кайтарганнан соң, араларны дөрес итеп өзегез: расписка языгыз. Аферистлар хәзер бик күп, шундый акыллы аферистлар кулына эләкмәс өчен, дуслармы, туганнармы, расписка яздырыгыз. Тәгаен безнең ситуациядә мин энемнең апасы булуым белән генә гаепле. Бу – фантазияле бабай. Татарстан артистларына карата мондый резонанслы хәлләрнең булганы юк иде бугай әле. Имеш-мимеш сүзләр булды инде ул Салаватлар турында, ә мондые… Әгәр Мөхәммәт Фәрзетдиновка мине шулай яманлап йөрү канәгатьлек бирә икән – рәхим итсен, язсын газеталарга, бу миңа бик яхшы пиар. Пычрак пиар, лаексыз пиар булса да.

Бу очракта, кемнедер гаепле дип карар чыгарырга иртәрәк: карарны мәхкәмә генә чыгара ала, ә әлегә ул экспертиза нәтиҗәләрен көтә. Шулай да вакыйгада уйландырырлык урыннар шактый. Мәсәлән, Ганиевларның начар тормышта яшәмәүләрен дә, байлыклары җитәрлек булуын да, телевизор аша аларның зур йортларын, киемнәрен, машиналарын күреп-белеп торабыз. 500 мең сум өчен Венера Ганиева үз исемен пычраттырыр идеме икән? Ә икенче яктан караганда, сиксән яшенә җиткән пенсионер, бер сәбәпсезгә, уйлап чыгарып, атказанган җырчы исемен телгә алыр, аның энесен мошенниклыкта гаепләр идеме? Юкка гына шушы яшендә нервыларын бозып йөрер идеме?

500 мең сум аз акча түгел: Фәрит Ганиевның да, ашыгуны сәбәп итеп, расписка язмый гына бурычын кайтаруы ничектер сәеррәк тоела. Аннан соң, пенсионер үз фикерен дәлилләр, вакыйгалар агышын сурәтләү белән белдерсә, икенче як турыдан-туры мәсхәрәләү алымын куллана. Кешене гадәттә, башка әйтер сүзең булмаганда мәсхәрәлисең бит.

Якын айларда суд булачак. Анда без дә катнашырга уйлыйбыз. Һәрхәлдә, шушындый гаугалы вакыйгада кемнең хаклы, кемнең гаепле булуын Венера Ганиеваның меңләгән санлы тамашачысы белергә тиештер.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии