Сталин вакыты кире кайта?

Сталин вакыты кире кайта?

13нче ноябрь көнне Югары мәхкәмәдә кабат Рафис Кашапов эше каралды. Исегезгә төшерәбез, Чаллы мәхкәмәсе аны өч елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. «Өчьеллык төрмә турындагы карар Кашаповның хатыны Нурзия ханымны бик тетрәндерде. «Аны акласыннар өчен, әллә мәйданга чыгып, үземне яндырыйммы икән», – дип тә әйткәне булды», – дип сөйли милли хәрәкәт әгъзасы Зилә Гариф.

Югары мәхкәмә бинасына Рафис Кашаповны яклап килүчеләр күп түгел иде. «Чаллыларны чәйләрендә наркотик эзләп мыскылладылар, Алабугада 80 яшьлек картларны егып салып мәсхәрәләделәр. Төрле ысуллар кулланып, безне менә шулай куркытырга телиләр. Шуңа кайберәүләр килергә курыккандыр да. Аннан соң халык Татарстан мәхкәмәләреннән гаделлек табасына өмет итми. Монда килүнең мәгънәсе юк дип саный алар», – диде җыелганнар.

– Монда килүебез мәхкәмә карарын үзгәртмәячәк. Рафиска теләктәшлек күрсәтү өчен генә җыелдык инде, – ди Зилә Гариф. – Мин бүген, мәсәлән, Югары мәхкәмәгә циркка килгән кебек килдем. Чөнки монда күз буулар, төрле фокуслар бик оста эшләнә. Хокук сакчылары законны үзләре теләгәнчә куллана. Сердюков белән Васильева әле дә иректә, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Аның сүзенә башкалар да кушылды:

– Җир сату буенча «гөнаһ»лары ачыклангач, Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиевны да министр урынбасары итеп куйдылар. Ә безнең Рафис әфәндене, «Кичә Гитлер һәм Данциг, бүген Путин һәм Донецк» дигәне өчен, өч елга төрмәгә утырталармы? Гаделлек кайда?

Суд утырышы сәгать 9га билгеләнгән иде, тик җыелган халык башта ук «утырыш үз вакытында башланмаячак» дип сөйләште. Чынлап та, мәхкәмә залына нибары ике сәгатьтән соң гына керергә рөхсәт бирделәр. Ике сәгать буе халык коридорның бер башыннан бер башына йөреп, утырышның тизрәк ачылуын теләде. Ә мин Рафис Кашаповның хатыны Нурзия ханымның килгәнен көттем, ләкин Нурзия ханым, авырып китеп, судка килә алмады.

Минзәлә изоляторында булу сәбәпле, Рафис Кашапов та судка килмәде. Ул мәхкәмә барышын видео аша турыдан туры элемтәдә күзәтеп барды. Мәхкәмә залындагы зур экраннан Рафис Кашаповның рәшәткә артында утыруын күреп, хатын-кызлар елап җибәрде. Ирләр, Кашапов белән исәнләшергә теләп, экран каршысына чиратка тезелде. Милләттәшләрен сәламләү өчен, Кашапов утырган җиреннән торып басты һәм, кулын күтәреп, берничә мәртәбә сәлам җиткерде. «Үзен кулда тота, нык тора, бирешми. Елмаеп та алды түгелме?» – диделәр Кашаповны яклап килгәннәр, үзара сөйләшеп.

Суд башлангач, казый Рафис Кашаповка Җинаять кодексының 282.1 («милләт һәм динара нәфрәт, ызгыш тудыру») һәм 280.2 маддәсе («экстремистик эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәү») буенча гаепләнүе турында искәртеп узды.

Суд барышында Рафис Кашаповны мәхкәмә залындагылар ишетсен өчен, «телевизор»ның тавышын ачып куйдылар. Шуның аркасында залда гүләгән, чыжлаган тавышлар ишетелде. Бу авазлар казыйның сөйләгән сүзләрен ишетергә бик комачаулады. Кашаповны яклап мәхкәмәгә килгәннәрнең барысы да өлкән яшьтә. «Безнең болай да колагыбыз ишетми, җитмәсә, тагын шушы ят авазлар ишетергә комачаулый», – дип сөйләште җыелганнар, үзара. Чынлап та, Кашапов эше белән танышканда, казыйның тавышы түгел, күбрәк Минзәлә изоляторындагы ишекләрнең ачып ябылуы һәм кеше йөргән тавышлар ишетелеп, суд барышын тыңларга комачау итте. Милли хәрәкәт әгъзасы Зилә Гариф бу хәлләргә алты минут кына түзеп торды.

– Казый әфәнде, мине гафу итегез, бернәрсә дә ишетелми. Ничек алай була ала инде, без утырабыз һәм берни аңламыйбыз, – диде ул.

–Тавышын махсус шулай ачып куйдыгызмы? – дип кычкырды арттан кемдер.

Казый Роман Давидов бераз кычкырып сөйләшә башлады, ләкин барыбер бернәрсә дә ишетелмәде. Залдагыларның тынычсызлануын күреп, ул бераздан тупас рәвештә кычкырып җибәрде:

– Нәрсә акырышасыз сез? Хәзер куып чыгарам барыгызны да!

– Безгә бернәрсә дә ишетелми бит, судья әфәнде, – диде Зилә Гариф.

– Сез күзәтүче генә! Иң мөһиме аңа (Кашаповка) ишетелсен. Акырышып утырмагыз, чыгарам хәзер. Театрга барырсыз, спектакльгә!

Бу сүзләргә җавап итеп, Зилә Гариф сикереп торды һәм: «Бу хәтта спектакль дә түгел, бу – цирк. Фокусниклар!» – дип, суд залыннан чыгып китте.

Суд башлангач, Рафис Кашаповка сүз бирделәр. «ФСБ һәм Совет районының тикшерү комитеты мине башта ук: «Татарстанда иҗтимагый эшчәнлек алып бармас өчен реаль срок белән төрмәдә утырачаксың», – дип кисәтеп куйган иде», – дип белдерде.

Җинаять эше ачылыр алдыннан, Кашаповның алты язмасы тикшерелгән. Аларны тикшергәч, ФСБ «биредә экстремизмга өндәү, милләтара низаг тудыру бар» дип нәтиҗә ясаган. Моның киресен исбатлау максатында, Кашапов психо-лингвистик суд экспертизасы уздырткан. Аның адвокаты Рушана Камалова әйтүенчә, экспертиза нәтиҗәләре авторның беркемне дә бернинди дә эшчәнлеккә дә өндәмәвен, ә Кырымның Русиягә кушылуы буенча үз фикерен белдерүен генә күрсәтә.

– Лингвист ясаган экспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә, язмаларда бернинди дин дә, милләт тә каралтып күрсәтелмәгән. Монда язылган фикерләр барысы да Кашаповның сәяси карашлары гына. Хокукый дәүләттә һәр кешенең дәүләт сәясәте турында үз фикерен әйтергә хакы бар һәм мондый сәяси карашлар эзәрлекләнергә тиеш түгел. Кашаповның Русия һәм аның Президенты турындагы тәнкыйть язмалары никадәр генә ачы булмасын, бу җинаять булып саналмый һәм моның өчен җәза бирелергә тиеш түгел, – дип чыгыш ясады адвокат.

«МИН ШУЛАЙ САНЫЙМ»

Хәтерегездә булса, узган ел Югары мәхкәмәдә Фәүзия Бәйрәмованың суды булган иде. Утырыш вакытында Илдар Мөхәммәтҗанов исемле прокурор: «Фәүзия апаны ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк», – дип белдерде. Ул вакытта милләтчеләр: «Анаң яшендәге хатынга төрмә сорарга ничек оялмыйсың?» – дип, прокурорга «ябырылган» иде. Кашаповның судында да шушы ук прокурор катнашты. Һәм аның чыгышы бу юлы да милли хәрәкәт әгъзаларының ачуын чыгарды.

– Вәкаләте булган дәүләт органнары Кашаповны мондый эшчәнлек алып бару, мондый фикерләр әйтүнең «недопустимо» булуы турында кисәтеп килде. Димәк, ул мондый эшчәнлекнең нәрсәгә китерәчәге турында яхшы белгәндер. Кашапов фикерләре сәяси карашлары өчен түгел, иҗтимагый яктан куркыныч булган, дәүләтнең бөтенлеген боза торган эшләре өчен хөкем ителде. Илдәге вәзгыять болай да бик катлаулы. Суд дөрес хөкем чыгарган. Бу очракта нинди дә булса экспертиза бөтенләй кирәкми. Бу экспертиза булмаса да, карар кабул итәргә мөмкин. Мәсәлән, миңа карар кабул итәргә Кашапов текстларын укып чыгуым гына да җитәр иде. Мин укып чыктым һәм аларны җинаять буларак бәяләнә, дип уйлыйм. Кашаповка хөкем карарын йомшартмаска!

Залда утыручылар бер-берсенә карашып куйды. «Аһ!» дип өзгәләнде кемдер. Прокурорның мондый чыгышы Кашаповны яклаучыларга ошамады. БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургали әлеге уңайдан, мәхкәмәнең «мин болай уйлыйм, мин тегеләй саныйм» дигәннәреннән чыгып түгел, дәлилләргә таянып, карар кабул итүен сорады. Аның сүзләренчә, прокурор сөйләгәнчә эш итсәк, текстларга бәяләмәне лингвистлар түгел, урамнан узып баручы теләсә кем дә ясый ала булып чыга.

– Француз кардиналы Арман де Ришельеның шундый сүзләре бар: «Дайте мне 6 строчек, написанных рукой самого честного человека, и я найду в них то, за что его можно повесить». Сез фикер йөрткәнчә эшләсәк, «Эхо Москвы», «Новая газета»да эшләүчеләрне бөтен редакцияләре белән халык дошманы дип танырга булыр иде, чөнки аларның халыкка җиткергән фикере Кашаповныкыннан берничә тапкырга ачырак, – дип белдерде ул.

Рафис Кашаповка соңгы сүз бирелгәч, зал тын калды.

Гаепләнүченең нәрсә сөйләве шәхсән миңа бик үк аңлашылмады. Бу видео аша алып барылган элемтә белән бәйле булдымы – тавыш яңгырап ишетелде. Үз чыгышында Рафис Кашапов: «Дин һәм милләтара низаг чыгаруда минем бернинди гаебем дә юк», – дип белдерде һәм Кырым татарлары турындагы язмаларын халыкка ярдәм итәсе килү йөзеннән генә язганлыгы турында сөйләде.

– Суд барышында миңа каршы чыгыш ясаган шаһитларның берсенә мин сорау бирдем. Син миңа каршы күрсәтмәләр бирергә килгәч, нинди кәгазьгә кул куйдың – әзер аңлатмагамы, дидем. Ул: «Әйе», – дип җавап бирде. Бу миңа гаепнең нахакка ягылуын күрсәтә. Димәк, мөгаен, шаһит булып килгәннәргә карата ниндидер басым да булгандыр, – диде ул.

Рафис Кашапов соңгы сүзен сөйләгәндә, залда утыручыларның күзе экранда булды. Бу күзләрдә милләт өчен янып йөргән кешеләрнең бердәмлеге дә чагылды кебек. Рафис Кашапов үзен бик тыныч тотты һәм «минем гаебем юк» дип белдерде. Ләкин Югары суд Чаллы мәхкәмәсе билгеләгән өч ел төрмә вакытын киметмәде, бары тик иреккә чыккач, ике ел интернет кулланмау турындагы җәза гына бетерелде.

Бу хакта ишеткән халык, бер берсенә мөрәҗәгать итеп: «Гаделлек юк дип әйттем бит мин сиңа», – дип сөйләште.

Нурзия Кашапова ирен хөкем итүләре, аның интернетка урнаштырылган язмалары белән бәйле түгел, дип саный. Ул бу җәза Кашаповның төркиядә пикетка чыгуы белән бәйле, дип шикләнә.

– Рафисны алып киткәнчегә кадәр бик күп хокук бозулар булды. Кулга алу турындагы карар булмаса да, аны өйдән алып чыгып киттеләр. Без аның кайда икәнен дә белмәдек, гаиләбез белән бик кайгырдык. Өч-дүрт көн узгач кына, тикшерү комитетыннан: «Ул бездә», – дип шалтыраттылар. Рафиска адвокат ялларга мөмкинлек бирмәделәр. «Без сиңа үзебезнең адвокатны бирәбез», – дигәннәр. ФСБ хезмәткәрләре кереп, Рафисның чит ил паспортын да алып чыгып китте. Хәзер ул паспорт беркайда да юк. Бу, йортка кереп, әйбер урлап чыгып киткән кебек була бит инде. Башта Рафиска: «Гаебеңне танысаң, ике ай гына утыртабыз да чыгарабыз», – дигәннәр. Ләкин Рафис гаепсез булуын белә, шуңа күрә риза булмады. Аннан соң ай буе диярлек көн саен иртәнге 8дән кичке 10га кадәр сорау алдылар. Бу психик басым, дип саныйм. Хәзер Рафисның, булган хәлләргә протест йөзеннән, сәяси ачлык игълан итүеннән генә куркам. Ул Казан төрмәсендә өч тапкыр сәяси ачлык тотты. Беренчесе – законсыз рәвештә кулга алу, икенчесе – төрмәдә мөселманнарга шартлар булмау һәм аларга дуңгыз ите ашату мәсьәләсе буенча. Өченчесендә – сәяси законсыз арестлар буенча. Хәзер ул бик каты ябыкты – 40 кг авырлыгын югалтты. Дүртенче мәртәбә дә ачлык тотса, исән калырмы, дип куркам, – дип сөйли Нурзия ханым.

Бөекбританиядә оешкан кеше хокукларын яклау оешмасы Amnesty International Рафис Кашаповны сәяси тоткын итеп таныды. «Кашапов кичекмәстән азат ителергә тиеш» дип язылган оешманың рәсми сайтында. Өч елга хөкем ителгән милләтче төрмәдә кул кушырып утырмый. Зиндандагы тормыш турында яза икән. Якыннары: «Ул язган әйберләр Гаяз Исхакыйның «Зиндан»ын хәтерләтмәсме икән», – дип тә фаразлый.

– Сталин вакытлары кире кайта кебек. Ул чорларда кешеләрне өйләренә кереп берәмләп җыйганнар, ә хәзер оешмалардан чүплиләр. Әгәр Сталин вакыты кебек булмаса, барысын да закон буенча эшләрләр иде. Сталин чорында бернинди закон кирәк булмаган бит – кергәннәр дә алып киткәннәр. Хәзер дә нәкъ шул хәл, – ди Нурзия ханым.

– Хәзер милләтченең адвокаты Европа судына гариза бирергә уйлый. Бу суд гадел булачак, дигән ышанычым бик зур. Безнең җиңәргә яхшы гына мөмкинлекләр бар, чөнки мин Рафис Кашаповны гаепләүләре дәлилләрсез генә башкарыла, дип саныйм, – дип, планнары белән уртаклашты Рушана Камалова.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии