Битлек кими чыксаң – кыйныйлар?

Битлек кими чыксаң – кыйныйлар?

Редакциябезгә Арча шәһәрендә яшәүче даими укучыбыз Ленар Габдрәшитов мөрәҗәгать итте. Ул – икенче төркем инвалид, эпилепсия белән авырый. 14нче май көнне ирне урамга битлек киеп чыкмаганы өчен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Тоткарлау барышында ирнең борыны сынган, баш мие селкенгән.

«ЙӨЗТҮБӘН АСФАЛЬТКА КАПЛАНДЫМ»

Безнең белән очрашуга Ленар әфәнде 80 яшьлек әнисе Фирдәвес апа Гадбрәшитова белән килгән иде. Булган хәлләрне алар чиратлашып сөйләде. Фирдәвес апа әйтүенчә, аның үзенә дә хокук сакчыларыннан «өлеш чыккан».

14нче майда сәгать ике тулырга унбиш минутта Ленар Габдрәшитов Арчаның сөт заводына дип чыгып киткән. Эремчек, ак майны шушыннан алырга күнеккәннәр. Тик завод ишегенә «31нче майдан соң гына эшли башлыйбыз», – дигән язу эленгәнен күреп, кире борылган.

…Өйгә кайту нияте белән юлга чыккач, ниндидер кычкырган тавыш ишетеп, артына әйләнеп караган. Вокзал территориясендә полиция хезмәткәрләре һәм хатын-кызлар басып торганын күргән. Аларга игътибар итмичә, үз юлы белән киткән. Бераздан артыннан полиция хезмәткәрләре чапканын күреп алган.

– Көн бик эссе иде. Һава җитмәгәч, битлегемне салган идем. Болар яныма килә башлагач, туктадым, кесәмнән битлекне чыгардым. Мине куып җитеп, кулымнан тоттылар да, «Син ник маскасыз, хәзер протокол төзибез, штраф түләрсең», – диделәр. «Мин бит халык күп җыелган урында түгелмен. Бу – буш урам. Аннан соң, беренче мәртәбә тотылганда сез башта кисәтү ясарга тиеш», – дим. Тыңлап тормадылар, кулны тагын да ныграк каерып, вокзалга таба өстерәмәкче булалар. Капитан һәм лейтенант булганнарының көчләре кулларымны каерырга җитеп бетми, мин аңлатам – тыңламыйлар. Шуннан майор булганы килеп, мине этеп җибәрде. Йөзтүбән асфальтка килеп төштем. Баш белән бәрелдем, борыннан гөжләп кан китте. Болар һаман мине изеп, кулларга богау салмакчы булдылар. Әлеге полиция хезмәткәрләре үзләренең Казанныкылар булуын әйтте. Шалтыратып, Арча полициясен ярдәмгә чакырдылар. Алары килгәч нәрсә өчен тоткарлануымны сорашып тормады, богаулар кигереп, төрткәләп, ашказаны тирәсенә сугып, машиналарына тыктылар да, бүлекчәләренә алып менеп киттеләр. Шунысы кызык – полиция хезмәткәрләренең үзләренең дә маскалары юк иде. Һәм тоткарлау вакытында документларын күрсәтмәделәр, кем булуларын әйтмәделәр. Арча полиция бүлекчәсендә протоколлар төзеделәр, тик аларда ниләр язылган булуын укытмадылар. Минем бик каты башым авыртты, Ашыгыч ярдәм чакыртып, рентгенга төшерделәр. Рентген нәтиҗәләре буенча борынымның сынган булуы, баш миемнең җиңелчә селкенүе ачыкланды, тәнемдә күгәргән урыннар да бар иде, – дип сөйли Ленар Габдрәшитов.

ӘНИСЕ ЭЗЛӘП ЧЫККАЧ…

Улының эремчек һәм май алам дип кенә чыгып китеп тә, һаман кайтмавына 80 яшьлек Фирдәвес апа борчыла башлаган. «Урап кайтуы өчен күп дигәндә бер сәгать вакыты китәр иде. Улымның эпилепсия өянәге дә булгач, борчылдым. Машиналар да күп йөри, бәлки бәрдергәннәрдер, дип, курыктым. Шуңа эзләп чыктым», – ди ул

– Башта май заводына бардым. Ишегендәге язуны укыгач, кире борылдым. Кайтып кына килә идем, Сәлимә исемле таныш хатын тавык куып йөри. «Фирдәвес, кулыңда перчаткаң да юк, полиция очрый күрмәсен, хәзер бит маска-перчаткаң булмаса, полиция бүлегенә алып менеп китәләр дә, штраф салалар икән», – ди. «Кул тирли», – дип, улым Ленар перчаткасын гел салып йөри иде. Әллә андый-мондый хәл булып, алып менеп киттеләр микән, минәйтәм. Шуны уйлап, полиция бүлекчәсенә киттем. «Шундый-шундый ир-ат, караңгы кызыл күлмәк кигән, килмәдеме сезгә?» – дим. «Апа, ул бездә, хәзер чакырабыз», – диделәр. Урындык бирделәр, утырдым, көтәм-көтәм, ә улым юк та юк. «Нишләп чыкмый инде?» – дим. Сәгать биш тулып килә иде инде бу вакытта. «Ул больницада әле», – диделәр. Шунда ук башымнан «кыйнаганнардыр әле» дигән уй узды, үзләренә дә әйттем. Сикереп тордым да, больницага киттем. Больницада кеше калмаган иде диярлек, эш сәгате беткән чак бит. Карасам – ишек төбендә полиция машинасы һәм берничә полицейский тора. Мине кертмиләр. «Ник кертмисез? Минем улым нишләгән, ник монда алып килдегез аны?» – дим. Бер полиция хезмәткәре поликлиникадан чыккан вакытта, ачык ишек аша гына улымны күрдем. Ул инвалидлар коляскасында утыра иде, борынына олы итеп мамык куйганнар, бите тулы кан. Мине барыбер кертмәделәр, дүрт сәгать буе тордым шунда. Чүгәләп тә торам, йөреп тә… Үтәли җил. Юка гына кофта кигән идем, туңдым. Сигезенче егерме минутлар тирәсе булгандыр, старшина дигәне машинасына утырып китте. Шунысы бик агрессия күрсәтеп, кертмәгән иде. Ул киткәч, кердем. Малаемның алдына бер кочак кәгазь китереп куйганнар, кул куйдырып маташалар. «Линар, укымыйча кул куйма», – дим. Укытмыйлар. «Өеңә кайтасың киләме? Куй кулыңны», – диләр. Шуннан соң бөтенесенә дә кул куеп чыкты. Безне кайтарып җибәрделәр. Тик хәлләрнең башы гына булган икән әле бу, – дип сөйли Фирдәвес апа Габдрәшитова.

«ҮТЕРГӘННӘРМЕ ӘЛЛӘ, ДИП УЙЛАДЫМ»

Икенче көнне – 15нче майда улын өйдә берүзен генә калдырып, чыгып китә ана. Ул арада Ленар Габдрәшитов янына кабат полиция хезмәткәрләре килә һәм аны мәхкәмәгә чакыралар. Бу хакта ир менә нәрсәләр сөйләде:

– «Әйдә суд залына киттек», – диделәр. «Судка повестка килмәде бит», – дигәч, «Бу чын суд түгел инде, аңлатма бирүең генә кирәк», – диделәр. Ул арада әни кайтты һәм киенеп, минем белән бергә чыкты. Машиналарына әнине утыртмаска тырыштылар башта. Барыбер утырды, бергә киттек. Арча судына килеп җиткәндә тагын биш полиция тора иде. Арасында Арчаныкылар да, узган көнне мине тоткарлаганнары да бар. Мине суд бинасына алып кереп киттеләр, ә әнине этеп-төртеп урамда калдырдылар. Суд залына минем белән дүрт полиция хезмәткәре менде. Казый утырыш тәмамланганнан соң, миңа таба ымлады да, полициягә: «Моны үзегез белән изоляторга алыгыз», – диде. Дүртесе дә шундук килеп ябыштылар. Чәчне умырып, кулларны каер-каера богау кигезмәкче булдылар. Чәчемне умырган вакытларында кычкырып җибәрдем. Бу кычкыруым урамга кадәр ишетелгән, әни шуны ишетеп, минем янга кермәкче булган, – ди ул.

Ленарның сүзләрен әнисе Фирдәвес ханым дәвам итте:

– Мәхкәмә бинасына улым кереп киткәннән соң егерме минутлап вакыт үттеме икән, әче итеп кычкырган тавышы ишетелде. Йөрәгем купты. Сакчыга һәм бер полиция хезмәткәренә: «Баламны йә үтерерләр, йә гарип калдырырлар, болай да авыру бит ул, кертегез инде?» – дип ялындым. «Ярамый», – диләр. Бераздан улымны алып төштеләр, урталай бөккәннәр, башы тезеннән дә астарак иде. Ул башын бераз гына идерсәләр дә була бит, качарга җыенучы юк. Икесе машина ишеген ачып, шунда төрткәләп кертергә тырышты, берсе чәченнән йолкып кертергә маташа… Аягы чыгып калды да, берсе бөкләп тыкмакчы була. «Тагын кая алып барасыз? Үтерәсез ич инде», – дим. Шуннан соң икесе ике яктан килеп, мине машина яныннан алып китә башладылар, берсе терсәге белән кабыргама бәреп алды. Бик каты итеп. Авыртуга чыдый алмыйча эчемне тотып чүгәләдем… Ул арада болар кузгалып китмәкче булдылар. Машиналарының каршысына чыктым. Туктарга да уйламый өстемә киләләр машина белән, «бәреп тә китәр болар», дип юл кырына чыктым һәм туп-туры прокуратурага киттем. Прокурорыбыз Фәнис Шәйхаттаров кабул итте. «Җаным, Алла хакы өчен, үтенеп сорыйм, ярдәм итегез. Акыртып тагын каядыр алып киттеләр улымны», – дидем. «Изоляторга барыгыз, хәзер мин дә килеп җитәрмен», – диде. Мин чабып бара алмыйм, акрынлап кына киттем, мин килгәндә улым бөкрәеп җирдә ята иде, чыгарып атканнар. Башта әллә үтергәннәрме дип уйладым. Аннан соң улым белән кабат больницага бардык. Шулай итеп көч-хәл белән өйгә кайтып җиттек. Шунысы да бар – бу хәлләр вакытында улымның кесәсендәге паспорты һәм 1400 сум акчасы югалды, – дип сөйли ана.

Үзләренең сүзләренә дәлил буларак, әңгәмәдәшләрем рентген нәтиҗәләрен, прокуратурага язган гаризаларының нөсхәләрен алып килгәннәр.

ШТРАФНЫ НӘРСӘ ӨЧЕН САЛГАННАР?

18нче май көнне Габдрәшитовлар гаиләсенә Арча район судыннан мәхкәмә карарын җибәрәләр. Бу карарда маска кию-кимәү турында бер сүз дә юк. Ләкин башка әйбер бар. Суд карарын тәрҗемә итеп газетабызда бирәбез: «15нче май көнне Ленар Габдерәшитов Арча районы мәхкәмәсендә булган вакытында үзен тиешсез рәвештә тота башлады: кулларын болгады, сүгенде, буйсынмаучанлык күрсәтте, полиция хезмәткәрләре – Якупов һәм Бариевны форма киемнәреннән йолкыды, сугыш чыгарырга маташты, бу хулиганлыгын туктатуны сораган кисәтүләргә колак салмады. Шушы рәвешле Ленар Габдрәшитов административ хокук бозды. Әлеге мәсьәләне ул судта үзенең катнашыннан башка гына карауларын сорады», – дип язылган.

Ленар әфәнде исә әлеге уңайдан, суд залында бернинди ходатайстволар да бирмәдем, биредә язылган калган гаепләүләр дә ялган, ди. Ләкин ирне гаепләп кенә калмаганнар, 500 сум штраф та сукканнар. Менә тамаша – маска кимәгән дип тоткарланган түгелме соң бу гражданин? Суд залына нәрсә өчен китерелгәне турында нигә ләм-мим?

РӘХӘТЛӘНЕП ПЛАН ҮТӘДЕЛӘР

…Хәзерге вакытта Габдрәшитовларның полиция өстеннән язган шикаятен Арча районы прокуратурасы тикшерә. Аның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Полиция хезмәткәрләре вәкаләтләрен арттырган дип табылганмы, юкмы, монысын соңрак беләчәкбез.

…Коронавирус – безнең полиция өчен искиткеч чор булып истә калыр, мөгаен. Чөнки Русиядә бу чорда башка җинаятьләр кылынмый, диярсең. Битлексез йөрүчеләрне тоткарлыйсылары булгач, хокук сакчыларыбызның да эшләре каты. Нинди генә видеолар төшереп интернетта таратмадылар бит: хатын-кыз дип тә тормыйлар, өлкән яшьтәге кеше дип тә – өстерәп диярлек алып баралар да, бөгеп машиналарына тыгып куялар. Тыңлап тору, итагатьлерәк булу дигән әйбер бөтенләй юк.

Әмма шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре үзләре битлек кияме соң? Бөтенесе дә кияме? Бу маска тәртибенең хокук сакчылары арасында ничек эшләвен редакциябез мөхәррире Илфат абый Фәйзрахманов мисалында яхшы күргән идек, төшереп алып интернетка да элде. Бу хакта язма да язган иде… Әмма хокук сакчысы барын да дөрес эшләгән булып чыкты… Эчке Эшләр министрлыгыннан шундый җавап алдык.

Маска режимы кертелгәннән соң, Татарстанда, елга буенда ялгызы гына иртәнге якта балык тотып утырган күпбалалы атага 15 мең сум штраф салып өнне алганнар иде. Кич белән ялгызы гына буш урамнан кайтып барган Алабугалыга да шундыйрак җәза бирелде. Саный китсәң бик күп. Әле коронавирус чыкмаса, бу кадәр «җинаятьчеләр»нең эзенә төшә алмаслар иде…

Сүз уңаеннан, үзизоляция чорында бу режимны бозган кешеләргә штраф салу буенча да Татарстан Русиядә беренчелеккә чыккан. Бу маддә буенча Татарстанда 33,9 мең кешегә штраф чәпәгәннәр. Бу яңалыкка гади халык сөенде дип уйлыйсызмы? Интернеттагы халык фикерен укысагыз – аңларсыз. «Әйдәгез, хәзер полициягә һәйкәл куйыйк! Батырлар! Халыкның соңгы трусигын салдырдылар. Нәрсәдә беренче булдык дип беләсез? Халыкны тезләндерүдәме? Браво. Зур казаныш», – дип язалар. Калган шәрехләмәләрне исә, сүгенү сүзләре дә булу сәбәпле, гәҗитебездә яза алмыйбыз.

Полициябез генә түгел, судьяларыбыз да тырыша, күз тимәсен. Чаллы шәһәре мәхкәмәсе казые Ленар Хасимов ил генә түгел, планета рекорды куйган әнә. 25нче майдан 31нче майга кадәр үзизоляция режимын үтәмәүчеләр турында 800 эш караган ул. 27нче майда – 252 эш буенча карар чыгарган. Санап карасаң, бер эшне карау өчен уртача 2,6 минут вакыты киткән булып чыга. Әле шуны исәпкә алыгыз – 111 материал буенча карарны 14:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр чыгарган булган, димәк бер материалга 16 секундлап вакыт сарыф иткән. Мәхкәмә картотекасына күз салсаң, бу эшләрне карау төрле-төрле залларда булган. 16 секунд эчендә бер залдан икенчесенә ничек күчеп өлгергәндер дә, ничек мәхкәмә утырышы уздырып, аны укып, танышып, карарлар чыгарырга җитешкәндер хөрмәтле казый, башка сыймый. Кем әйтмешли, «Без булдырабыз!».

Темабызның баш өлешенә кире әйләнеп кайтып, шуны өстисе килә: икенче төркем инвалид һәм сиксән яшендәге аксап-туксап йөргән ябык карчыкка көче җитә икән безнең полициянең, безгә оят булырга тиеш. Әйе, ояла гына алабыз, башка әйбер эшләү авыр. Чөнки хокук сакчыларына сүз әйтергә генә түгел, кырын карарга да ярамый торган заманда яшибез. Куркыныч.

Бу вакыйгалар уңаеннан Арча полициясенең дә җавабын белергә телибез. Шуңа күрә аларга рәсми хат җибәрдек.

Кыскасы, битлекләрегезне киеп йөрегез. Чир генә түгел, полициядән дә эләгүе бар…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии