Актанышта сәер аукцион. Әллә «сәяси уен»мы? – 2

Актанышта сәер аукцион. Әллә «сәяси уен»мы? – 2

Шушы исемдәге беренче язма газетабызда 2019нчы елның 16нчы октябрь санында (№41) басылып чыккан иде. Хәзер менә икенче өлешен язабыз. Чөнки Актанышта җир өчен көрәш дәвам итә. Көрәш мәйданының бер ягында – «Эконом» хуҗалыгы җитәкчесе, икенче ягында – район җитәкчелеге.

«СӘЕР АУКЦИОН»: БАШЛАНУ ТАРИХЫ

Кемнәр белми – кыскача гына аңлатып, белгәннәрнең исләренә төшереп китик.

Актаныштагы «Эконом» хуҗалыгы 2 мең гектар тирәсе дәүләт җирен арендалап торган. 2008нче елда 10 елга арендага алу турында килешү төзелгән булган. 2018нең җәендә бу килешүнең вакыты чыккан. Ләкин Алмаз Кәримов килешүне өзәргә ашыкмаган, җирдән файдалануын дәвам иткән, аренда хакын түләп килгән. Гражданлык кодексы буенча, әгәр яклар килешүне рәсми рәвештә өзми икән, ул дәвам итә булып санала – Алмаз Кәримов шуның буенча эш иткән. Район башкарма комитеты да (җирнең хуҗасы була инде) «килешүнең вакыты чыкты, җирдән законсыз файдаланасың» дип, Кәримов хуҗалыгын судка бирмәгән. Алай гына да түгел, 2019нчы елның гыйнварында, җирнең аренда вакыты чыккан булса да, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Наира Баһаветдинова Кәримовка хат юллаган: анда җирнең кадастр буенча исәпләнгән яңа бәясе язылган һәм аренда акчасын күчерү өчен реквизитлар күрсәтелгән. Дөрес, хатта җәя эчендә генә аренда килешүенең вакыты чыгуы да телгә алынган. «Аренда килешүенең вакыты чыкты» дип, Кәримовка берничә хат та юлланган – шуның белән шул. Әйткәнемчә, дәүләт органнары, җирдән законсыз файдаланасың дип, «Эконом» хуҗалыгына бернинди дәгъва да белдермәгән.

«Эконом» хуҗалыгы яңа (арттырылган) бәяне түли башлаган, җирләрне эшкәрткән, чәчкән. Ә 2019ның апрелендә Алмаз Кәримов аренда килешүен өзү турында гариза язган. Язарга туры килгән, дисәк – дөресрәк булыр. «Килешү вакыты чыкканнан соң да аренда хакын түләп килдем. Бер ел шулай түләп торганнан соң, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан «әйдәгез, килешүне формаль рәвештә өзәбез һәм шушы җиргә яңа килешү төзибез» дигән эчтәлектәге хат алдым. Моңа ышандым һәм килешүне өзү турында гариза яздым», – дип аңлаткан иде Алмаз Кәримов. Ләкин «Эконом» белән яңа килешү төзелмәгән. Моңарчы алар арендалап торган җир 2019нчы елның октябрендә аукционга куелды. 2 мең гектар тирәсе җир, 11 кисәккә бүленеп, чүкечтән 60 млн сумга «озатылды». Җирнең күпчелек өлешен авыл хуҗалыгына бернинди катышы булмаган кешеләр һәм оешмалар алды. Мәсәлән, Удмуртиянең Ижау шәһәрендә теркәлгән һәм геологик-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә торган җаваплылыгы чикләнгән «Геосервис» җәмгыяте (аның җитәкчесе – шушы Югары Яхшый авылында туып үскән Булат Әхмәдуллин) аукционда 1700 гектар җир отты. Ул алган җирләрнең еллык аренда хакы 52 млн сум иде. Кәримов хуҗалыгы 216 гектар тирәсе җирне генә ала алды.

«Эконом» хуҗалыгы һәм аның адвокаты Альберт Сафин, аукцион игълан итү һәм уздыру дөрес түгел иде дип, Актаныш районы башкарма комитетына дәгъва белдерделәр. Ул Татарстан Республикасы Арбитраж судында карала башлады һәм хәзер дә дәвам итә. Ә Актаныш районы шушы ук җирләрне яңадан аукционга чыгарган. Узган аукционда җирләрне откан кешеләр килешү төземәгәннәр – гади тел белән әйткәндә, үзләре откан җирләрне арендага алмаганнар булып чыга инде. «Геосервис» җитәкчесе Булат Әхмәдуллин «бу – сәяси уен» дигән иде шул аны үзе үк, серне яшермәде…

«АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫННАН АНЫҢ ХӘТЛЕ ТАБЫШ КЕРМИ»

Көз көне узган аукционнан соң бер кеше белән дә аренда килешүе төзелмәгәч, җирләр закон буенча «һавада эленеп калган» булып чыга инде. Шулай да Алмаз Кәримов бу җирләрне «минеке түгел» дип тормаган, тик яткырмаган: көздән эшкәрткән, быел да чәчәсен чәчкән. Хәзер басуларда тукландыру эшләре бара, кукуруз чәчү дәвам итә. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен кредитлар алганнар, дәүләттән субсидия бирелгән. Ә ул арада Актаныш районы башкарма комитеты шушы ук җирләрне яңадан аукционга чыгару турында белдерү биргән.

18нче май көнне көндезге 11дә аукцион башланып китте. Һәм бер тәүлек өзлексез дәвам итте. «Эконом» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримов икенче көнне көндезге 11дә генә элемтәгә чыга алды.

Бу юлы җир 10 кисәккә – 10 лотка бүленгән. Һәм күпчелек өлешен Алмаз Кәримов откан. Узган аукционда ул гомуми мәйданы 216 гектар булган 3 лот кына откан иде. «Бу юлы бөтен җирне үзем алып бетерә яздым. Мин откан җир – 900 гектар тирәсе. Барысының бергә еллык аренда бәясе – 19 млн сум тирәсе. Авыл хуҗалыгы җиреннән аның хәтле табыш керми. Елына 19 млн сум аренда бәясе генә түли башласаң, безгә бер тиен файда да калмый дигән сүз. Мин моны аңлый да алмыйм, аңлата да алмыйм. Без тырышып эшләрне башкарабыз. Коронавирус сәбәпле болай да мөмкинлекләр чикләнгән. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шушы проблема бар менә. Җирләрне эшкәртми калдырып булмый бит. Эшкәрткән идек. Безне Актаныш районы гына танымагач та, дәүләт таный бит. Субсидияләре дә кайтты. Нәрсә булып бетәр бу, әйтә алмыйм», – дип сөйләде Алмаз Кәримов. Һәм көрсенеп өстәп куйды:

– Яз! Ямьле яңгыры да ява, кояшы да чыга. Матурлык, яшеллек. Шушы эшләр белән йөреп, шул матурлыкка сокланып та булмый… Эшләп торган хуҗалык бит…

Аукционның калган 3 катнашучысы откан җирләр дә 20 млн сум тирәсе булган. Ягъни җирне отучылар башкарма комитет белән аренда килешүе төзесәләр, районга шушы 2 мең гектар тирәсе җирдән ел саен 40 млн сум тирәсе акча кереп барачак дигән сүз. Актанышта барлык дәүләт җирләрен арендага бирүдән казнага 9 млн сум тирәсе акча керә. Җир бәясенең аермасын күрү өчен икътисадчы булырга кирәкми. «Эконом» хуҗалыгының адвокаты Альберт Сафин: «Русиядә башка бер җирдә дә аукционнар болай узмый торгандыр», – дип юкка гына әйтмидер шул.

Адвокат Альберт Сафин 18е көнне төнге 10да «Монда «беспредел» дип язган иде, аукционнан соң менә ниләр сөйләде:

– Аукцион барышында кагыйдә бозулар бик күп булды. Аларның барысын да теркәдек.

Аукционны уздыручы 7 млн сумлык бер лотны Алмаз Кәримовка көчләп диярлек такты. Мин Алмазга консультация бирергә дип өстәле янына килдем, ул минем белән сөйләшә башлады. Шул вакыт аукционны уздыручы «бу лотны Алмаз отты» дип белдерде. Алмаз бернинди карточка да күтәрмәгән, әйткәнемчә минем белән аралашып тора иде.

Бу аукционда узган елгы ук кешеләр катнашты. Мәсәлән, шул ук «Геосервис» бар иде. Теге аукционда җирләрне откан кешеләр аренда килешүе төземәгән икән, алар закон буенча 2 елга Монополиягә каршы федераль хезмәтнең «кара исемлеге»нә кертелергә тиеш иде. «Кара исемлек»кә дә кертелмәгәннәр, бернинди штраф санкцияләре дә булмаган.

«Эконом» бу җирләрне эшкәрткән. Дәүләт бюджетыннан субсидияләр дә алган. Дәүләт субсидия бирә икән, димәк, җирдән файдалану законлы, дип таный бит инде. Әгәр җирне куллану буенча сораулар булса, субсидия түләнмәс иде. Дәүләттән субсидия алу өчен район башкарма комитетында һәм идарәләрендә имзалар куйдырырга кирәк. Башкарма комитет «бу җирдә Алмаз Кәримовның бернинди хокукы юк» дип бара, ә икенче яктан субсидия алуга киртә куймаган, – ди адвокат.

Закон бозу дигәннән, 18нче май көнне Актанышка ТНВдан коллегаларыбыз да кайткан иде. Тик аларны аукционга кертмәгәннәр. ММЧ турындагы Федераль закон буенча, журналистның ачык аукционны яктыртырга хокукы бар. «Башкарма комитет журналистларның хокукын бозган булып чыга. Нәрсәгә кертмәгәннәр аларны? Аукцион барышында яшерә торган нәрсә бар булып чыга мәллә?» – ди Альберт Кәримов.

Сорауларыбызны Актаныш районы башкарма комитетына һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгына юлладык. Димәк, тема әле ябылмый, һәм мәсьәләгә авыл халкы фикерләрен дә өйрәнеп, яңадан әйләнеп кайтырбыз. Әлегә, кыскача шуны гына әйтик: «Эконом»да эшләүчеләр хуҗалыкны «алда да бармыйбыз, артта да сөйрәлмибез» дип тасвирлый. Көз көне Актанышка барганыбызда хезмәткәрләр белән күрешеп сөйләшкән идек. Барысы да: «Хуҗалык шушылай барса бик әйбәт әле. Эшләгән кешегә акчасын түлиләр, печәнен, сенажын бирәләр. Бушка эшләгән юк. Читтән кеше килсә, хуҗалык таркалыр дип куркабыз. Район башлыгының «Эконом»га даими рәвештә бәйләнүе хуҗалыкны таркату өчен генә эшләнә, дип уйлыйбыз», – дип сөйләгәннәр иде.

Югары Яхшый авыл җирлеге рәисе Җәүһәрия Зиннәтуллина исә башкача фикердә:

– Аукционда катнашучы егетләрнең берсе дә читтән килгән кеше түгел. Шушында кендек каннары тамган, шушы җирлеккә зур көч белән ярдәм итеп тора торган егетләр (тик шул факт бар: катнашучыларның барысы да диярлек Җәүһәрия Зиннәтуллинага туган тиешле. – Авт.). Сабантуйны да шулар ярдәме белән үткәрәбез, Яңа елын да, 8нче Мартын да, Өлкәннәр көнен дә. Ә хуҗалыктан җирлеккә булган ярдәм «мизерный» гына. Бүген «Эконом»да халыкның 2 айдан артык хезмәт хакы алганы юк. Иң күп дигәне 5 мең сум ала.

«Хуҗалыкта түләмиләр» дигәнне ишеткәч, сыер савучылар белән дә сөйләштек. «Бушка эшлисезмени?» дигәнгә «Юу-ук, нишләп бушка эшлик?» дип аптыраштылар. Берсе 18 мең алам ди, икенчесенең – 15 мең сум чыккан.

***

Адвокат белән сөйләшәбез:

– Хәзер нәрсә эшләячәгебезне әлегә Алмаз Кәримов белән сөйләшеп бетермәдек, тәүлек буе утырганнан соң бик арган идек. Аукционны уздыруга дәгъва белдерербез, мөгаен.

– Актаныштагы сериал дәвам итә икән әле алайса, – дим.

– Актаныштагы триллер, – ди Альберт Сафин. 1975нче елда Филиппин башкаласы Манил шәһәрендә Мохаммед Али белән Джо Фрейзер арасында узган бокс матчын «Манилдагы триллер» дип атыйлар бит. Ике боксчы да бер-берсенә юл куймыйча, үләр дәрәҗәгә җиткәнче тукмашкан, ярыш 14 раундка сузылган. Менә Актаныштагы хәлләр дә шуны хәтерләтә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Хөсетләнми яшә, кеше!

Аңламыйм мин үзләренә

Дошман эзләп, тапканнарны:

Көнчелек белән хөсетлек

Сазлыгына батканнарны!

Ул сазлыкка баттың исә,

Чыгу авыр – сөйри аска;

Йөрәктәге кара уйлар

Авырттырып, бәрә башка.

Йөзең чытык, елмаймыйсың

Тирәңдәге кешеләргә.

Көнчелегеңнең шаукымы

Тия хәтта күршеләргә!

Туганнар да читтә калмый-

Көнләшәсең алардан да!

«Алар бездән баерак!» – дип,

Хөсетләнеп алудан да.

Тигез җирдә дә абынып,

Туры юлдан читкә атлап,

«Ник алар яхшырак яши?» –

Дип, күңелдә ачу саклап

Яшәү дөрес түгел бит ул!

Бик тырышып карасаң да,

Дөньяның бар байлыкларын

Җыю мөмкин түгел бит ул!

Дошман эзләп, тормышыңны

Нигә катлауландырырга?

Тырыш син һәр туган көннең

Рәхәтен күреп калырга!

Тормыш шундый матур бит ул!

Аяк йөреп, күз күргәндә!

Балаларың өйне ямьләп,

Шаярып-көлеп йөргәндә!

Тар күңеллелекне җиңеп,

Ачык йөзле булсаң үзең,

Тирә-юнең балкып китәр –

Дус күренер дошман кешең!

Яшәү дөрес түгел бит ул –

Дөньяга шатлык өләшми!

Яшә, кеше, хөсетләнми,

Якыннарыңнан көнләшми!

Әлфинур ВАФИНА,

Казан шәһәре

Комментарии