Саба больницасы спектакле: хирург авыруларга ташлана, баш табибның вакыты юк, урынбасары «колакка каты» (ВИДЕО)

Саба больницасы спектакле: хирург авыруларга ташлана, баш табибның вакыты юк, урынбасары «колакка каты» (ВИДЕО)

Узган атнада социаль челтәрләрдә видеоязма таралды: бер табибның коридорда чират көтеп утырган хатын-кызларга җикеренеп кычкыруы, ыргылып, алар өстенә килүе төшереп алынган. Бу гадәттән тыш хәл 7нче май көнне Саба район больницасында булган.

– Милиция чакыртам! – дип, бер ханымның кычкыру тавышыннан башланып китә язма. Аның йөзенә терәлеп үк диярлек, табиб кеше кычкыра:

– Утыр тиз генә! Утырдың! Утырдың!

– Үзең утыр! – талашка икенче бер хатын-кыз тавышы кушыла.

– Утыр! Утыр! – дип, табиб ызгышучыларның берсе өстенә килә башлагач, аны читкә төртеп җибәрәләр. – Этмә мине, б…, этмә мине! – монысы табибның сүгенә үк башлавы.

– Милиция чакыртам! Вәт врач бу!

– Бар, чакырт б…, чакырт б…, бар чакы-ы-ырт!!! – Бу мизгелдә табибның адекват булуы шик уята башлый. Ул арада ак халатлы ике ханым (хезмәттәшләре дип аңладык) ирне: «Кер әле, әйдә», – дип, бүлмәсенә алып кереп китәләр.

Видеоязманы карау белән «Нинди имансыз табиб!» дияргә ашыкмадык. Ә, бәлки, җыелганнарның берәрсе аңа китереп суккандыр яки берәр нәрсәсенә зыян китергәндер? Шуңа күрә вакыйгаларны төшереп алган кешене эзләп таптык. Газетабызда үзенең исем-фамилияләрен күрсәтмәүне шарт итеп куеп, Саба районы авылларының берсендә яшәүче егет барысын да сөйләргә риза булды. Язмада аның исемен Динар дип кенә куйыйк.

БУШЛАЙ ЭШЛӘҮ СӘГАТЕ ЧЫККАН

Ул көнне миңа военкоматка тапшыру өчен хирургтан белешмә кирәк иде. Больницага баргач, чиратта утыручыларның күп булуына игътибар иттем. Ә хирург Рөстәм Мортазин кешеләрне кабул итми дә итми: төрле кабинетларга кереп, хезмәттәшләре белән сөйләшеп йөри. Шулай озак кына утыргач, минем чират та җитте. Әмма тиз генә кереп чыгарга язмаган икән. Хирург чыгып китте, 5 минуттан аның бүлмәсенә шәфкать туташы керә башлады, мин дә шәфкать туташыннан калмадым. «Хирург кайда соң?» дип сорагач, «Ник чыгып киткән чагында үзеннән сорамадың соң?» – дип, мине чыгарып җибәрде. Чиратта утыручылар белән коридорда көтеп калдык. Бераздан Хирург Мортазин күренде. «Ниһаять!» дип җиңел сулап куйган гына идем – тагын бер хезмәттәшенең бүлмәсенә кереп югалды. Бу вакытта хирургның эш сәгатендә авыруларны кабул итмичә, тегендә-монда йөрүе чираттагыларның ачуын китерә башлаган иде инде, – дип сөйли егет.

Динар табиб кереп югалган бүлмәнең ишеген ачып: «Сез бүген эшләргә җыенасызмы-юкмы?» – дигән сорау бирә. «Юк, мин бүген башка бушлай эшләмим, түләп кенә», – монысы ул сорауга бирелгән хирург җавабы. Суммасын да атый табиб: кабул итүенең бәясе – мең сум. Егеткә кенә түгел, табиб янына керергә дип чиратка басканнарның калганнарына да: «Мин бушлай эшләмим!» – дип кычкыра-кычкыра, табиб акрын гына эш бүлмәсенә юнәлә.

– Коридордагы халык: «Нинди хәл инде бу?!» – дип үзара сөйләшеп тора башлаган иде, хирургка бу хәл ошамады бугай – ишеген тибеп ачып җибәрде, ишек стенага килеп сыланды. Ишекнең ул типкән җирендә – тишек. Ярый әле ишек артында кеше басып тормый иде, йә барып төшкән булыр иде йә берәр җире сынар иде, билләһи! Алла саклаган, күрәсең. Шуннан соң видеоязмадагы кычкырышу башланды да инде, – дип сөйли егет.

Видеоязмадагы хәлләрдән соң, ниһаять, егеткә хирург бүлмәсенә керергә насыйп була. Анда да тиз генә тиешле белешмәне биреп, пациентны чыгарып җибәрү турында уйламый табиб, бүлмәсендәге икенче бер хезмәттәше белән гәп кора. Шәфкать туташы кереп: «Һаман язып бетермәдеңмени әле, Мортазин? Тизрәк яз инде, анда кешеләр көтә бит!» – дигәнгә кул гына селти: «Мин анда җыелганнарның бөтенесен кабул итәргә җыенмыйм, бүген болай да күп кешене карадык инде. Шушы малайга белешмә язып бирәм дә, чыгып китәм», – ди.

– Миңа белешмәне бик озак итеп язды, кабат коридорга чыгуыма, анда бер кеше дә калмаган иде инде – бөтенесе кайтып киткәннәр. Шул хирург аркасында үзем дә ни баш табибның имзасын алырга, ни мөһер суктырырга өлгермәдем. Минемчә, мондый кеше больницада эшләргә тиеш түгел. Шуңа күрә видеоязмамны интернетка куйдым: күрсеннәр бездә нинди табиблар эшләгәнен. Ул акрын гына бөтен кешегә таралды, – дип сөйләде Саба егете.

«ӘЛҮ, МИН СЕЗНЕ ИШЕТМИМ!»

Дәүләт оешмасы булсынмы ул, шәхси оешмамы, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кем җавап бирергә тиеш? Җитәкче! Ул бит шуңа күрә дә җитәкче. Гади эшченекенә караганда берничә тапкыр күбрәк хезмәт хакы алып, йомшак кәнәфидә күрсәтмәләр биреп утыру гына түгел, җаваплылык дигән әйбере дә бар җитәкче вазыйфасының. Ә менә Саба район больницасы баш табибы Марат Йосыповның халык алдында әллә ни җавап тотасы килми, күрәсең. «Юк, ике минут вакытым юк. Юк, кабат шалтыратмагыз, интервью бирмим. Мин бер тапкыр интервью бирдем инде. Я на вас только работать не должен!» – диде дә, телефонын куйды ул. Минем ниндидер сораулар бирергә җыенып талпынуым бушка китте – тыңлап та тормады.

Тыңларга яратмаган кеше укырга яратадыр, үзе турында бер укып кинәнсен әле баш табиб!

Марат Рафаэлович, беренче сорау мондый – сезнең больницада авыруларга хезмәтләрне, ярдәмне түләүле генә күрсәтәләрмени? Ни өчен сезнең хирург халыктан мең сум акча даулаган? Бу законлымы? Башка табибларыгыз да авырулардан шулай акча таләп итәме? Конституциядә, кешенең бушлай медицина ярдәме алырга хакы бар, дип язылган. Ни өчен сезнең табиблар кайчан бушлай, кайчан түләүле хезмәт күрсәтәсен үзләре хәл итә? Сез бу турыда белсәгез һәм моңа юл куйсагыз, бу – кеше хокукларын бозу, ә белмәгән булсагыз – бик начар. Без беләбез, сез белмисез. Бу сезне бер дә уңган-булган җитәкче буларак күрсәтми. Чөнки больницадагы тәртипне нәкъ менә сез оештырырга тиеш, бурычлы һәм «Я на вас только работать не должен!» дип утырырга түгел – сез халык өчен эшләргә тиешле. Сезгә хезмәт хакын билгели торган бюджет шул халыктан җыелган салымнар хисабына җыела.

Икенчедән, ни өчен сездә эшләүче табиб авырулар белән үзен шулай тота? Сезнең больницада гади кешегә мөнәсәбәт һәрчак шундыймы? Бу сорауларга җавабыгыз миңа кирәкми, сезнең янга ярдәм сорап килгән авыруларга аңлатыгыз моны. Иманым камил, әлеге сораулар аларны да бик борчый.

…Баш табиб белән гаять «эчтәлекле» әңгәмәбездән соң, нинди дә булса аңлатма алып булмасмы, дип, аның урынбасары Минһаҗова Дания Гыйльметдин кызына шалтыраттык. Алма агачыннан ерак төшмәде ләкин.

– Исәнмесез! Сезгә «Безнең гәҗит» редакциясеннән шалтыраталар.

– Кайдан?

– «Безнең гәҗит»тән. (Бу исемне ишетүгә, урынбасар кинәт кенә ашыга башлады – А. З.)

– Гафу итегез, эшем күп иде. Казанга җибәрәсе материалым бар, ямегез, үтенеп сорыйм сездән. Эшем каты әле минем.

– Кайчан шалтыратыйк соң?

– Аннан соң «субботник»ка чыгасыбыз бар, җыештырырга… Эшем күп, вакытым юк, ямегез.

– Тыңлап бетерегез әле, нәрсә өчен шалтыратуымны да белмисез бит.

Ну, әйтегез, эшем күп!

Нәрсә булды дип уйлыйсыз? Ситуацияне аңлатырга тотынуга, җитәкченең колагы ишетми башлады. Чынлап. «Але, але! Өзелде инде… Але! Але! Але!» – дип, ике секунд эчендә шушы сүзләрен әйтеп бетерде дә, шартлатып телефонын куйды. Җитәкчеләргә уңайсызрак сораулар бирә башласаң, шулай телефоннар «өзелгәли» башлый инде ул. Дания ханым, телефоныгыз «өзелеп китте» микән, үзегез өздегез микән? Моңа кадәр бик әйбәт ишетеп торган идегез, больницадагы вакыйгалар турында сөйли башлагач кына нишләп «көйсезләнде» икән инде ул каһәр! Ә-ә, сүз уңаеннан шуны да әйтим – элемтәбез «өзелгәч» тә кабат берничә тапкыр шалтыратып карадым мин урынбасарга. Телефонын алмады. Журналист сорауларыннан спектакль куеп котыла алуы хөрмәтенә алкышлар яңгыратыйк әле Дания ханымга! Афәрин! Гәҗит аша ишеттереп булса, бу осталыгыгыз алдында баш иеп, сызгырыр һәм тыпырдар да идем. Саба районы больницасында эшләүчеләрне бүген таңда тотып, Камал театрына эшкә алырга була икән.

ХАЛЫККА ЯНЫЙЛАР?

Бу вакыйгалардан соң, Саба больницасында чиратта торганнардан гафу үтенүче дә, башка мондый хәл кабатланмас, дип вәгъдә эчүләр дә булмады. Ашык-пошык кына тиз арада хирургны эштән җибәрделәр дә, шуның белән вәссәлам. Кая киткән ул хирург, кем булачак ул – монысы сер. Табибларны җыеп, авырулар белән эшләү тәртипләрен яңадан аңлатучы булгандырмы-юкмы, әйтә алмыйм. Ә менә халыкны акылга утырту әмәлен тапканнар! Шушы хәлдән соң, Саба больницасының һәр ишегенә һәм тишегенә «Фото һәм видеога төшерү ТЫЕЛА» дигән язулар ябыштырып куйганнар. Ул язулар һәр адымда. Ярый әле табибларга да ябыштырып чыкмаганнар, билләһи. Димәк, бу больницада шушыңа охшаш хәлләр дәвам итәчәк, ләкин моны видеога төшерергә инде ярамаячакмы? Шулай дип аңлашыла шикелле бу…

Ә Саба халкы әлеге язулардан курыкмасын! Больницагызда кабат андый-мондый хәл була икән – рәхәтләнеп төшерегез. Моның өчен сезне беркем дә берни эшләтә алмый.

Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы ШАКИРОВ болай дип аңлатты:

– Больницада фото һәм видеога төшерү тыела дигән закон юк. Ләкин палатага кереп, үз рөхсәтеннән башка гына, әйтик, эчке киемнән генә йөргән яки интегеп яткан авыруны төшерә алмыйсың. Әмма ул да больницаның түгел, шушы авыру кешенең хокукларын бозу булып санала. Ә больница коридоры җәмәгать урыны санала, анда «съемка»ның тыелган булуы – юк сүз. Камерага төшергәнеңне күреп, яныңа баш табиб килеп басса да, аның кешене җаваплылыкка тарту вәкаләте юк. Сине ни дә булса эшләтү өчен, тиешле органнарга материаллар җибәрәсе булачак, гаебең барлыгы, ягъни фотога-видеога төшергән булуың ачыкланса да, бернинди җәза төре каралмаган, – дип сөйләде ул «Безнең гәҗит»кә.

Менә шундый хәлләр Сабада. Ә сезнең районда табиблар ничек эшли, зарларыгыз бармы? Булса, безгә дә хәбәр итегез.

Ә Саба табиблары белән булган тамашаларны газетабызның интернет сәхифәсендә күрергә була, шулай ук телефон аша сөйләшү язмаларын да тыңларга мөмкин. Журналистлар белән шулай сөйләшкәнне күреп, халыкка нинди мөнәсәбәт булганын чамалавы кыен түгел. Зурларның «ватык телефон» уены шундый була инде ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии